Бала тәрбияләгәндә
консультация по теме

Ганиева Ляйсан Магсумовна

Бала тәрбияләгәндә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_trbiyalgnd.docx15.2 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар өчен чыгыш.

Тема: “ Бала тәрбияләгәндә”.

I кв.категорияле тәрбияче

Ганиева Л.М.

Ата-ананың кайсы гына үз баласының иң акыллы, ид матур, иң көчле һәм батыр булып үсүе турында хыялланмый да, кем генә үзенең улын һәм кызын кешеләр хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле булганы өчен хөрмәт итәрләр дип өметләнми икән. Икенче төрле әйткәндә, без балаларыбызның бар яктан да камил булулары турында хыялланабыз.

Бала – язылмаган ак кәгазь кебек. Аңа нинди сурәт төшерсәң, ул шундый кеше булып формалаша. Тәрбия тулаем гаиләдәге хәлләргә, ата-анага бәйле. Димәк, баланың дөньяга карашы, аның тормышта үз урынын таба алуы әти-әниләр тәкъдим иткән күзаллау белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа да сабыйның һәрбер адымы игътибар үзәгенә алынырга тиеш.

Ата-ана тату булган, эшчән гаиләләрдә, кагыйдә буларак, әйбәт гражданнар үсә. Алар шәхси тормышта да, эштә дә үзләрен уңай яктан күрсәтәләр. Моның капма – каршысы булган күңелсез мисаллар да бар. Шул ук вакытта бер генә ата-ана да баласының начар кеше булып үсүен теләми. Шулай булгач, сәбәп нәрсәдә соң? Моңа бер генә сүз белән җавап биреп булмый. Иң төп сәбәп – зурларның тәрбиягә кагылышлы теория һәм практиканы белмәве. Тәрбия эше шулкадәр катлаулы һәм күп факторларга бәйләнгән ки, ата-аналарга аларны анализлавы, шулардан чыгып дөрес карарга килүе җиңел түгел. Моның өчен аларга күп нәрсәләрне белергә, мәсәлән, тәрбия эшенең принциплары белән таныш булырга, балаларның яшь һәи индивидуаль үзенчәлекләрен дөрес күзалларга, түрбиягә йогынты ясаучы факторларның, “тәрбия механизмы”ның алымын төшенергә кирәк. Шуларны белми торып, гомуми сөйләнәрсә ул тәрбия? Дигән сорауга җавап бирүе кыен түгел кебек.

Тәрбия методларын түбәндәгеләргә бүләргә мөмкин:

  1. Үз-үзеңне тотуга кагылышлы күнегүләр үткәрү.
  2. Таләпчәнлек.
  3. Мактау, дәртләндерү.
  4. Җәзага тарту.

Соңгы өчесе методлар дип шартлы рәвештә генә атала. Чөнки алар төп методларга өстәмә генә булып киләләр.

Таләпчәнлек методын файдаланганда, конкрет шартларны, баланың темпераментын, сәламәтлеген истә тотарга кирәк. Мәсәлән, тәмәке тарта торган ата-ананың баласына “тәмәке бик зарарлы, агулы, аны тартма” дип әйтүе уңай нәтиҗә китерер микән? Авторитеты булмаган ата-ананың да балага тәэсире юк дәрәҗәсендә.

Балаларга хәлләреннән килмәслек эш йөкләү һәм шуны үтәүне таләп итү бөтенләй урынсыз. Һәм ул еш кына кире нәтиҗәләргә китерә. Урынсыз таләпләр аркасында тора – бара алар кулларыннан килгәнне дә эшләмәскә мөмкиннәр.

Мораль яктан дәртләндерү чарасы – ул мактау. Мактау – тәрбия чарасы буларак практик эшчәнлектә торган саен киңрәк урын ала бара. Кайбер ата-аналар мактау- баланы боза дип уйлыйлар. Бу ялгыш фикер. Урынлы мактау балага көч бирә, аны яңа уңышларга дәртләндерә. Әлбәттә, юк өчен дә һәм еш мактап тору балалар алдында кыйммәтен югалта. Бу мәсьәләдә алтын урталыкны табарга кирәк.

Баланы җәзага тарту юлы белән тәрбияләү дә, белеп файдаланганда, шәхесне формалаштыру процессында үз үз ролен үти. Ләкин бу чараны кулланганда аеруча сак булырга кирәк. Җәза бирүнең формалары күп төрле: ачулану, искәртү, чикләү, балага бөтенләү әһәмият бирмәү һ.б. әмма баланы хезмәт белән җәаламаска кирәк. Чөнки хезмәт бервакытта да җәзалау методы була алмый. Киресенчә, хезмәткә кечкенәдән үк мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Баланы үзегез янында эшләтеп үстерегез.

Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә уен тәрбия эшенең бер өлеше булып тора. Уен барышында бала төрле кичерешләрдә була: кайгыра, дулкынлана, чын күңеленнән шатлана. Уен балаларны тәртип кагыйдәләрен үтәргә дә өйрәтә.

Гаиләдә баланы әхлаклы, әдәпле итеп тәрбияләү никадәр иртә башланса, шулкадәр нәтиҗәлерәк. Вакытында балагыз белән идарә итә алмыйсыз икән, ул үзсүзле, бәхәсләшүче, тыңлаусыз булып үсәчәк. Бала үзенә өйрәткәнне аңлар дәрәҗәгә җиткәч аны төрле гыйбрәт булырдай китаплар, вакыйгалар белән таныштыра башлау кирәк. Ул алардагы геройларның гадел булуын, зирәклеген, һ.б. яхшы сыйфатларны үзендә барлап, аларга охшарга тырышып үссен.

Баланы үз тәнен тәрбияләргә өйрәтегез. Һәрвакыт чисталык, пөхтәлек сагында булыгыз. Балага тәрбия бирү – үтәргә дә, үтәмәскә дә мөмкин булган ирекле эш түгел. Ул ата-ананың изге бурычы. Шуңа күрә дә , хөрмәтле ата-аналар, бала тәрбияләүгә көчегезне кызганмагыз, шул юлдагы авырлыкларны җиңеп чыгарга әзер булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бала тәрбияләүдә әтинең роле

Әти гаиләнең башлыгы . Ул кинәт кенә килеп чыккан ситуациядән чыгу юлын табарга тиеш Һәм һәрвакыт гаиләсе һәм баласын кайгыртып торырга тиеш. Балага кечкенәдән үк нәрсә ярый , нәрсә ярамый икәнен аңла...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Сәламәт бала тәрбияләүдә тәрбияченең роле

Балалар бакчасында сәламәт бала тәрбияләүгә багышланган чыгыш....

“Бала тәрбияләүдә театрның роле”

“Бала тәрбияләүдә театрның роле” Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, ...

Бала тәрбияләүдә әти роле.

ата-аналар белән эш...

"Бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле"

"Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”...