Балалар бакчасы хэм ата-аналар дуслыгы
консультация (старшая группа) на тему

Камалова Александра Павловна

Балалар бакчасы һәм ата-аналар дуслыгы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_5.docx14.5 КБ

Предварительный просмотр:

БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ҺӘМ АТА-АНАЛАР ДУСЛЫГЫ

ХI гасырга аяк бастык. Аның нинди булуы билгеле, безгә дә, педагогларга, һәм ата-аналарга бәйле. Чөнки балалар бакчасы белән гаиләнең бурычы бер үк. Без физик яктан, әхләкый һәм рухи яктан хасил, шәфкатьле, ихтирамлы, эш сөйгән шәхес тәрбияләргә тиеш һәм шуңа һәрвакыт омтылабыз да.

Һәркем баласының тулы әти-әниле гаиләдә тәрбияләнүен телим.

Ә сабыйга беренче көннән үк әти-әни кирәк, аның теле “Әти, әни” дип ачыла, ул шушы иң кадерле сүзләрне әйтүдән мәхрүм булырга тиеш түгел, һәрдаим ата-ана җылысын, назын тоеп, аларның тәрбиясендә яшәргә тиеш. Баланың бер генә якын кешесе булмаса да, ул үзен ятим тоячак. Һәм шушындый хәләт гаилә тәрбиясендә дә үзен тискәре яктан гына күрсәтәчәк. Менә шуңа күрә без, педагоглар, гаиләне игелектә саклап калырга тырышабыз һәм шушы максатта ата-аналар белән төрле эшләр алып барабыз. Безнең максат – әти-әниләрне балаларны тәрбияләргә җәлеп итү, күп проблемаларны бергәләп чишү, һәм без моңа ирешергә тырышабыз да. Күренекле педагоглар фикеренчә, “Мәхәббәт, ихтирам, яхшылык” кебек сүзләр гаиләдә барлыкка килгән. Үз халкыңның гаиләнең тарихын белү моның бер мисалы булып тора. Ата-аналар белән үткәрелгән күңел ачулар, уеннар, “Сабантуй, Әбием сандыгы, Боз озату” кебек бәйрәмнәр халкыбызның милли киемнәре, көйләре, биюләре, гореф-гадәтләре, кыскасы, бай мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә. Гаиләдә нинди кыенлыклар кичерсәгез дигән сорауга, нинди кыенлыклар бар, “вакыт җитми”, “бернәрсә дә комачауламый”, башка төрле сәбәпләр кебек җавап алынды. Һәм бер генә әти-әни дә педагогик белемнең җитәрлек булмавын сәбәп итми.

Тагын бер үзенчәлек, ул ата-аналар белән балаларның сирәк очрашуы. Аларның күбесе болай уйлый: төрле уенчыкларны җитәрлек итеп аласың, һәм бала өлкәннәрне борчымый башлый, шулар белән үзе генә мәш килә. Ләкин алар иң мөһим бер нәрсәне оныталар: бик кыйммәтле уенчыклар да әти-әнине алыштыра алмый. Гаиләсендә җылылык күрмәгән бала хиссез, бөтен нәрсәгә битараф, тормышка яраксыз булып үсәчәк. Яшерен-батырын түгел, ата-аналар арасында төрлесе бар. Яхшысы белән беррәттән баласы белән шөгыльләнергә кирәк, тәрбия мәсьәләсенә битараф караучылар да шактый. Андыйлар белән аерым эш алып барырга, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Гаилә тәрбиясенең дәрәҗәсен күтәрүдә һәм бакчабызда барлыкка килгән проблемаларны хәл итүдә ата-аналар комитеты безнең ышанычлы ярдәмчебез. Аның составына актив, инициатив, ихтирамга лаеклы башкаларга үрнәк булырлык әти-әниләрне сайлыйбыз. Замананың тагын бер тискәре ягы бар. Хикмәт шунда, гаилә өлкәнннәрдән аерым яшәргә омтыла. Нәтиҗәдә балалар әби-бабайларның кыйммәтле рухи мирасыннан мәхрүм кала, элек-электән саклап калган гаилә традицияләрен гореф-гадәтләрен белмичә үсә. Программаны уңышлы үтәү өчен әти-әниләр ярдәме белән бай альбомнар булдырылды.

Кыскасы, барлык өлкәләрдә ирешкән уңышларыбызның төп сере – балалар бакчасының гаилә белән бердәм булып, хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләвендә һәм яшәвендә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасы хэм ата-аналар дуслыгы

Ата-аналарны тэрбиячелэр бн бердэм булырга чакыру...

Балалар бакчасы һәм ата-аналар дуслыгы

Ата-аналарны тэрбиячелэр бн бердэм булырга чакыру...

Балалар бакчасы, ата-аналар һәм мәктәпнең хезмәттәшлеге

Тәрбиянең төп асылы -  балалар бакчасы белән гаиләнең, мәктәпнең  бердәмлегендә.   Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ир...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...

Балалар бакчасы, ата-аналар хэм мэктэпнен хезмэттэшлеге

Тәрбиянең төп асылы -  балалар бакчасы белән гаиләнең, мәктәпнең  бердәмлегендә.   Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ир...