Предметлы үсеш бирүче тирәлек
проект на тему

Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна

Предметлы үсеш бирүче тирәлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл predmetly_tir.docx427.54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :“Балалар бакчасында предметлы – пространстволы  үсеш бирүче тирәлекне оештыруда проект                 эшчәнлеген куллану”

Балачак - кеше тормышында мөһим чор, киләчәк тормышка әзерлек түгел, ә хәзерге вакыт, кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең кем булачагы күп очракта аның белән булган олы кешедән һәм аңга-йөрәккә сеңгән әйләнә-тирә мохиттән тора.
                                                                                          В.А.Сухомлинский

Проекта катнашучылар: мөдир, тәрбиячеләр,  әти-әниләр, балалар.

Тема буенча сораулар:

- Әйләнә - тирә мохитнең баланың индивидуаль иҗади сәләтләрен ачарга, һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп үстерү өчен шартлар тудыру.

- Предметлы – пространстволы үсеш бирүче тирәлекне яңарту, җиһазлау, уңайлы итеп урнаштыру.

Проектны тормышка ашыру срогы: сентябрь, 2014 ел – май, 2015 ел.

Бурычлар.
1. Баланың яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, предметлы - үстерелешле тирәлекне үзгәртү, баету.
2. Үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү өчен төрле яклы үстерелешле тирәлек булдыр

3. Максатка ирешүнең төрле юлларын эзләү,  хәзерге заманга туры китереп җиһазлау   4.Тирәлекне яңарту, үзгәртүгә әти - әниләрне тарту.

                                                                                                                                                               

   

                                                                                                                                                                                                                       

Этаплары.
1. Проекта катнашучылар белән фикерләшү һәм эш планын төзү .
2. Һәр группа өчен төзү принципларын өйрәнү.
3. Башка балалар бакчаларының предметлы - үстерелешле тирәлекләре белән танышу.
4. Үстерешле тирәлекне зоналарга бүлүне планлаштыру.
5. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә тәҗрибәле кешеләр белән уртаклашу.
6. Кирәкле җиһазларны, материалларны барлау.
7. Әти-әниләр җыелышы үткәрү һәм аларның ярдәм итү мөмкинчелекләрен ачыклау, эшләр бүлеп бирү.
8. Мөдир контролендә, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән берлектә төркемнәрне бизәү .
9. “Предметлы - үстерелешле тирәлек балаларның сәләтләрен ачуда, белемнәрен үстерүдә һәм бер – беренә игътибарлылык тәрбияләүдәге роле” темасына чыгыш ясау, җитешсезлекләрне ачыклау, киңәш һәм тәкъдимнәр алу.
10.Группаның бизәлешен карау, актив әти - әниләрне бүләкләү.

    Предметлы - үстерелешле тирәлекне оештырганда тирәлекнең ачык, үзгәрергә сәләтле, үсешне тәэмин итә алуын исәпкә алдык. Мохитне тулысынча үзгәртү авыр һәм бик күп чыгымнар таләп итә, шуңа күрә күбесен яңартырга, тулылындырырга тырыштык, боларны тормышка ашыру өчен түбәндәге принципларга таяндык.
1. Ачыклык- ябыклык, үзгәрүгә әзерлеге ( өй почмагын кибет, тамаша күрсәтү почмагы итеп файдалану)
2. Зоналарның сыгылмалылыгы, бер-берсенә комачауламыйча төрле эш белән шөгыльләнү.

3. Активлык, мөстәкыйльлелек  һәм иҗадилык.
4. Эстетик яктан дөрес оештыру.
5. “Аралык” (дистанция, позиция). Тәрбияче белән “күзгә-күз аралашу”.
6. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу.

       Югарыда күрсәтелгән принципларны исәпкә алып эшләгәндә балада психологик яктан яклану хисе туа. Бу принциплар шәхесне, аның иҗади фикер йөртүен , активлы-гын үстерергә, кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә. Болар тормышка ашсын өчен уеннар, уенчыклар, дидактик материаллар балаларның буе җитәрлек җиргә урнаштырылган булырга тиеш.
    Әти - әниләр безнең беренче ярдәмчеләребез, шуңа күрә проектны эшләгәндә алар-  ны да бу эшкә тартырга тырыштык. Группа җыелышларында әти –әниләрне  проект белән таныштырдык. Аларның күбесе бу эшне хуплады һәм кулларыннан килгәнчә ярдәм итәчәкләре турында белдерде.
    Проектны төзегәннән соң группаларда нәрсәләр эшләнде соң ?  Гаилә почмагын        өй рәвешендә әйләндереп алдык, пәрдәләр, карават, өстәл япкычларын яңарттык, курчакларның киемнәрен яңарттык, уенчык савыт – сабаларны яңарттык, табигать почмагына эксперимент үткәрү өчен комлы-сулы савытлар, үлчәү һ. б. урнаштырдык, ясалма аквариум ясадык, милли почмакны тулыландырдык, утырып ясарга уңайлы өстәл булдырдык, өстәлләргә милли бизәкләр төшердек, физкультура һәм “доктор Айболит” почмагын ясадык, яңа китаплар белән баеттык. Балаларның яшь үзенчәлеге принцибына таянып эшләргә тырыштык, шул яшьтәге кызыксынуларын исәпкә алдык.
    Оештырылган предметлы - үстерелешле тирәлек балаларда шатлык хисе, балалар бакчасына карата эмоциональ уңай караш, бакчага йөрү теләген арттырыр, яңа белемнәр тупларга ярдәм итәр, танып-белүләрен, актив иҗади сәләтләрен үстерер дип ышанабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенәләр төркемендә Предметлы үсеш бирүче тирәлек оештыру

I нче кечкенәләр төркемендә "Предметлы  Үсеш бирүче тирәлек оештыру"Тәрбиячеләр:Хөснетдинова Сәкинә АрсиновнаШәфигуллина Зилә Рафисовна...