Кечкенәләр төркемендә Предметлы үсеш бирүче тирәлек оештыру
презентация к уроку (младшая группа) на тему

Шафигуллина Зиля Рафисовна

I нче кечкенәләр төркемендә "Предметлы  Үсеш бирүче тирәлек оештыру"

Тәрбиячеләр:

Хөснетдинова Сәкинә Арсиновна

Шәфигуллина Зилә Рафисовна

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya.docx15.17 КБ

Предварительный просмотр:

Балачак - кеше тормышында мөһим чор, киләчәк тормышка әзерлек түгел, ә хәзерге вакыт, кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең кем булачагы күп очракта аның белән булган олы кешедән һәм аңга-йөрәккә сеңгән әйләнә-тирә мохиттән тора. 

                                            (В.А.Сухамлинский)

Предметлы  үсеш бирүче тирәлекне оештырганда тирәлекнең ачык, үзгәрергә сәләтле, үсешне тәэмин итә алуын, эстетик җәлеп итүчән булуын исәпкә алдык. Кечкенәләр төркемнәрендә балалар уенының идеясе нигезендә предмет тора, шуңа күрә һәрвакыт уен мохитен (корылмалар, уенчыклар, материаллар һ.б.) яңартып торабыз. Мохитне үзгәрткәндә һәм тулылындырганда түбәндәге принципларга таяндык: 
1. Ачыклык- ябыклык, үзгәрүгә әзерлеге. 
2. Зоналарның сыгылмалылыгы, бер-берсенә комачауламыйча төрле эш белән шөгыльләнү.
 

3. Активлык, мөстәкыйльлелек  һәм иҗадилык. 
4. Эстетик яктан дөрес оештыру. 
5. “Аралык” (дистанция, позиция). Тәрбияче белән “күзгә-күз аралашу”. 
6. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу. 

Югарыда күрсәтелгән принципларны исәпкә алып эшләгәндә балада психологик яктан яклану хисе туа. Бу принциплар шәхесне, аның иҗади фикер йөртүен, индивидуальлеген, активлыгын үстерергә, кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә. Болар тормышка ашсын өчен без уеннар, уенчыклар, дидактик материалларны балаларның буе җитәрлек җиргә  урнаштырырга тырыштык һәм түбәндәге үсеш үзәкләре оештырдык:

•гаилә белән эшләү үзәге;

•сюжетлы-рольле уеннар үзәге;

•мөстәкыйль сәнгать үзәге;

         •музыкаль – театраль үзәк;

•китапханә үзәге;

•конструктив төзелеш үзәге;

•сенсорик үсеш •куркынычсызлык үзәге;

•табигать почмагы һәм тәҗрибәләр үткәрү үзәге;

•спорт үзәге

Оештырылган предметлы үсеш бирүче тирәлек балаларда шатлык хисе, балалар бакчасына карата эмоциональ уңай караш, бакчага йөрү теләген арттырыр, яңа белемнәр тупларга ярдәм итәр, танып-белүләрен, актив иҗади сәләтләрен үстерер дип ышанабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы            2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...

Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты

Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша  табигатьнең матурлыгын кү...

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

Хуш киләсең, Яңа Ел! Кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе.

Кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме...

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....