Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк
консультация на тему

Малыгина Ильсеяр Рашитовна

Консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kognsul_hlaksyz_zhmgyyatnen_kilchge_yuk.docx20.63 КБ

Предварительный просмотр:

Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк

Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк

     Хәзер җәмгыятьтә әхлак мәсьәләсе җитди тора. "Алай эшләмә", "тегеләй итмә" кебек кисәтүләр бала колагында даими яңгырап тора. Ә ни өчен алай ярамаганны аңлата алабызмы?

     "Шәкертнең рухында аң уяту, әхлак тәрбиясе бирү, шуңа тырышу иң беренчел шартлардан. Укыган, ятлаган нәрсә тиз онытыла, онытылмаса да телдә генә йөререгә мөмкин. Бу бик аз. Төп максат: шул нәрсәләр рухыбызның үз хәзинәсе булып китсен. Рухыбызда шул хакта мәсьәләләр тусын. Гакылыбыз, шөбхәләр, ялгышулар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле булган иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр" (Г. Ибраһимов).

     Борынгы фәлсәфәчеләр: "Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенче тапкыр рухи яктан", – дигән. Икенче тапкыр туу иң катлаулы, дәвамлы процесс.

     Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул. Бу хакта Тукай да еш искәртә. Аның "тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буынныр, эш белү уңайсыз ул!" дигән шигырь юлларын гына да искә төшерү җитә. Ни өчен иртәрәк? Чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бала мәктәпкә кадәр үз тирә-янындагы мохит тәэсирендә формалаша. Моны табигать мизгелләре белән чагыштырырга мөмкин: билгеле бер вакытта гына кояш чыга, көн туа, яз килә һ.б. Кеше аңының, әхлагының формалашуы да эзлекле рәвештә бер вакытка туры килә. Шул моментны үткәрдекме – соңга калуыбыз да бик мөмкин.

     Ә аннан соң кеше  үзен-үзе тәрбияләргә күчә. Үзенең тискәре гадәтләрен җиңә алган кеше генә бөек җәмгыятькә лаеклы шәхес була ала. Ә инде татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы – милли рухтагы әхлаклы балалар тәрбияләү булырга тиеш.

     Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Мондый шартларда әдәби әсәрләрнең яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте гаять зур.

     Минем методик темам – балаларда милли рухлы әхлак тәрбиясе. Балаларга әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирү зарур. Татар халкының табигать күренешләре, ел фасыллары, бөҗәк, кош, җәнлекләр турында әхлакый эчтәлекле күпме табышмак, әйтем, сынамыш, бәйрәм-йолалары бар. Мәсәлән:

"Җәен – соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак".

     Укучыларда экологик белем һәм тәрбия бирүдә мәкаль-әйтемнәрне еш файдаланырга мөмкин.

"Кул пычранса,

су белән юарсың,

Су пычранса,

ни белән юарсың".

     Халкыбыз су турында нинди зирәк фикер әйткән.

     Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары күп. Мәсәлән, кышкы һәм җәйге Нардуган бәйрәмнәре, Сөмбелә, Карга боткасы һ.б. Без бу бәйрәмнәрне табигатьтә, урманда уздырырга тырышабыз. Мондый бәйрәмнәр белән танышу ерак бабаларыбызның табигать белән бер бөтен булып яшәгәнәрен күзалларга ярдәм итә.

     Әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу, Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуында искәртергә кирәк иде.

     Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыкка килгән. Шуңа күрә балаларны татар халкының рухи тамырлары, ерак бабаларыбызның яшәү рәвеше, һөнәрләре белән таныштыру, аларда милли горурлык тәрбияләү мөһим. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче.

"Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем".
                                                                                  (Г. Тукай. "Туган авыл")

     "Су анасы", "Шүрәле" әсәрләрендә баланы гаҗәеп табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылу хисе уята. Бу әсәрләр аша балаларда кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына, батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр, хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул.

      "Кешенең борынгыдан килгән гуманлы карашларына, гореф-гадәтләренә, еллар буена сыналып килгән тормыш тәжрибәсенә хилаф килердәй, аны рухи, әхлакый яктан рәнжетердәй башабаштаклык ахыр чиктә табигатькә дә зарар булып төшә" дип язган халык язучысы Г. Бәширов. Димәк, яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне кешедә гасырлар буе тупланган, аңа хезмәт аша сеңгән гомумкешелек әхлак сыйфатларын, тирә-юньгә кешенең элеккеге мөнәсәбәтен эзләү белән тыгыз бәйләргә кирәк.

      Халкыбызда "Эш сөйгәнне ил сөя", "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс", "Эше барның, ашы бар" дигән һәм башка шундый мәкаль, әйтемнәр бар. Хезмәт – тормыш шатлыгы, бәхет, хөрмәт чыганагы.  

"Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңда бик тыныч һәм бик җиңел".("Эшкә өндәү")

       Ул шулай ук җәмгыять тормышында бара торган тискәре күренешләрне, жинаятьчелекнең башы бала характерына кунган иренү, ялкаулык икәнлеген шигъри юлларында күрсәтте. Бәхетсезлек, оят, хурлык, тубәнлекләрнең чишмә башы ялкаулыкта, иренгәнлектә, ә зур бәхетләрнең башында тырышлык, эшчәнлек ятканлыгын шигъри юллары белән бала акылына салды.

"Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәнлектән килә".
                                                                                 (Г. Тукай. "Эшкә өндәү")

      Матур гадәтләр, әдәплелек, шәфкатьлелек Г. Тукайның "Бәхетле бала" шигырендә чагылыш таба. Әхлаксызлык, мәрхәмәтсезлек шәхесне бизәми, хурлыкка алып бара.

"Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без,
Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без.
Тик хәзер йөз сумны урлап килүче угры кеби,
Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без.
Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без".
                                                            (Г. Тукай. "Әхлаксызлык")

      Хәзерге җәмгыять байлар, урта хәллеләр, ярлыларга бүленде. Патриотик тәрбиягә игътибар да бик нык кимеде. Бу тема элек яктыртылып килсә, хәзер матбугат битләреннән дә төшеп калды. Патриотизм – ул кешеләрне рухи һәм әхлакый сыйфаты: туган йортыңа, җиреңә, телеңә, мәдәниятеңә мәхәббәт, илеңнең героик үткәне һәм хәзергесе белән горурлану. Укучыларда патриотик аң формалаштыру үзеңнән үзе генә түгел, эзлекле алып барылырга тиеш. Ул өйдә башланып, балалар бакчасы, мәктәп һәм кешенең гомере буе ныгытыла.

      Патриотизмның иң югары ноктасы – герой-шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. Тәрбияченең  бурычы – герой-шагыйрьнең тормыш юлы үрнәгендә патриотизм хисләре тәрбияләү. М. Җәлилнең әхлак темасын яктырткан шигырьләрен өйрәнү мәслихәт, чөнки патриотизм – әхлак тәрбиясенең алыштыргысыз бер өлеше. "Карак песи", "Ишек төбендә", "Сәгать" шигырьләрендә җәмәгатьчелек урыннарда үзләрен ничек тотарга белми торган балаларга сабак бирелә. Кайбер балаларга урлашу, алдашу, соңга калу кебек кире сыйфатлар хас. Шигырьдә китерелгән тискәре күренешләр мисалында әхлак нормаларына сыймый торган хаталар кисәтелә.

      Яңа гасыр, яңа тормыш өчен мөстәкыйль уйларга сәләтле шәхесләр кирәк. Аларның юлында акны – карадан, чынны – ялганнан, вөҗданны – намуссызлыктан аерып бирергә өйрәтүче маяк булып – әхлак тәрбиясе тора.

      Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы – телне саклап калу. Тел сакланса – милләт саклана. Тел югалса, милләт башка милләт тарафыннан йотыла.

     Җирдә тереклек дәвам итә. Изге куаткә ия булган әхлак орлыклары мәктәптә шытым биреп, алар һаман да үсеп җимешләрен бирсен иде. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешенең җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.

      Без, балаларны маңгай күзе белән генә түгел – күңел күзе белән дә "укырга" өйрәтергә тиешбез. Бала  әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш.

      Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә балаларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак (76 нчы балалар бакчасының зурлар төркемендә региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак(76 нчы балалар бакчасының  зурлар төркемендә  региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )...