Сценарий праздника "Бабушкин сундук"
материал (подготовительная группа) на тему

Хисамиева Гульфания Газизулловна

Развлечение для родителей подготовительной группы № 7

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ebiem_sandygy.docx19.69 КБ

Предварительный просмотр:

 Зал бәйрәмчә бизәлгән : залның  түрендә  өйнең эчке күренеше: өстәлгә матур ашъяулык ябылган,самовар,татар орнаменты төшерелгән чәй сервизы куелган; карават өстендә чиккән япма,чигүле мендәрләр,чигүле сөлгеләр. Сандык эчендә Казан сөлгесе, күкрәкчә,алъяпкыч, түбәтәй,калфак,чиккән кулъяулык,татар күлмәге бар.
Әби йон эрләп утыра.Зур кыз чынаяклар сөртеп,табын җыештыра.
Әби: кызым,мине күрше Бибиәсма түтәй кич утырырга чакырган иде,кермичә дә булмас инде,яхшы түгел.
Кыз: әбекәем, ярамас шул ,кермичә булмас,Бибиәсма түтәй көтеп утырыр үзеңне.Керерсең инде.

Әби: Ярый,җыеныйм инде,алайса,кул эшемне дә алыйм.Кызым,син яхшы гына утыр,сабагыңны кара,ярыймы?!
Кыз : Әбекәем,без кызлар белән бераз җырлап-биеп,күңел ачып утырыйк әле.

Кыз: Әби: соң,кызлар белән матур гына утырсагыз,кул эшләре дә тотып,уйнап –биеп ял итсәгез,нишләп ачуланыйм,җегет-фәлән генә кертмәгез,кызым,ярыймы?

Кыз: юк,әбекәем,кызлар белән генә утырабыз.

(Әби җыенып китә).

Кыз (шатланып): булды бу,хәзер кызларны чакырам –Камилә,Алия ,әйдәгез безгә,әбием кич утырырга китте.

Милли кием кигән Камилә,Алия керәләр ,исәнләшәләр.
Зур кыз: кызлар,барыгыз Сабирны,Ниязны, Алинәне,Зиләне ,Элинаны чакырыгыз.

Татарча көйгә төркем балалары кереп,түгәрәк ясап басалар,исәнләшәләр.
Зур кыз : егетләр,кызлар,әйдәгез,парлашабыз. Җыры- биюле уеннар уйныйбыз.

“ Зилем- зиләле”
“Миңлебай”
“Күрсәт әле ,үскәнем”
“Чума үрдәк,чума каз”
“Утыр,утыр,Мәликә” татар халык уены уйныйлар.Җәзага- “Сәгать”, “Әтәч” (диск № 21) җырлары,”Күке” шигыре,татар халык мәкалләре,алдавыч әкият,татар биюе башкарыла.
Кыз: егетләр,кызлар,әйдәгез,”Капкалы” уены уйныйбыз.( ике бала “капка” ясап,кулларын күтәрәләр,башкалар биеп, “капкадан “ чыга.Көй бетүгә, кем “капка “алдында кала,шул җәза ала ( җыр-бию, “Командир “уены). Шау-гөр килеп,уйнаган вакытта,әби кайта.(Малайлар әбине күрүгә ,карават,өстәл артына качалар).

Әби: (шаккатып) бу нинди тавыш? Кызым, нишләвең бу? Җегетләр кертмә дигән идем бит!
Кыз: әбекәем-алтыным,ачуланма инде,без җырлап-биеп кенә утырдык.Кул эшләре дә тоттык.Менә нинди матур кулъяулыклар чиктек.
Әби: ярар инде алайса,кул эшләре дә тотып,җырлап-биеп, матур итеп ял иткәч,ачуланмыйм ,балакайларым ,килегез утырышыгыз (малайлар качкан җирләреннән чыгып,урындыкларга утыралар).

Кыз: әбием, хәзер кызлар синең хөрмәткә “ Әбием”җырын башкарырлар.
( фонограмма ,диск №7).

Кыз: әбием,карале, синең бу серле сандыгың мине күптәннән кызыктыра,әйдә ,ачып карыйк әле шуны.
Әбиемнең серле  сандыгын
Бер ачасы иде,ачасы...
Әби-баба белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде,ачасы...
Әби: ярар инде,алай бик сорасагыз,ачып карыйк сандыкны. (Әби әкрен генә сандыкны ачып,суккан сөлге чыгара).Балалар,бу  Казан сөлгесе.Әбиләребез үзләре тукып эшләгәннәр.Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да,нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлге?! Менә монысы “күкрәкчә” дип атала. Русча әйткәндә “нагрудник” була. Беренчедән,ул бизәнү әйбере,икенчедән,хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән саклаган. Карагыз әле,ничек матур итеп чигеп эшләнгән ! (күрсәтә).

Менә монысы-алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш.Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора. Балалар,бу нәрсә? ( түбәтәй). Дөрес,балакайларым.Түбәтәй чигә һәм тегә белгән кеше алтын куллы оста саналган.Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән белән чиккән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә генә кигәннәр.
Кыз: әбекәй,кая әле шушы түбәтәй белән уен уйнап алыйк. (“Түбәтәй җибәрешле” уены уйнала.Көй туктауга ,түбәтәй кемдә кала,шул җәза үти).
Әби: тагын нәрсәләр бар икән сандыкта? Менә монысы калфак,балалар.Калфак чигү һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп иткән. Ул ак сәйлән белән күпертеп эшләнелә. Мондый калфакны бай хатыннары гына кия торган булганнар. Балалар, бу кулъяулыкны яшь чагымда чигеп,бабагызга бүләк иткән идем. Менә ничә еллар инде шушы сандыкта саклана!

Кыз: кызлар,карагыз әле,нинди матур! Төсләре дә уңмаган! Без дә менә нинди матур кулъяулыклар чиктек. Әйдәгез,кызлар ,шушы кулъяулыклар белән уен оештырабыз.( унике кызга унбер кулъяулык идәнгә түгәрәкләп җәелә Кызлар кулъяулыклар тирәли биеп йөриләр .Көй туктауга, һәрберсе кулъяулыгын алып,өскә  күтәрә. Кулъяулык җитмәгән бала уеннан чыга.Бер кулъяулык та алына. Шулай итеп,бер кыз һәм бер кулъяулык җиңүче санала).
Әби: И- и-и-и,балакайларым,менә әле бик матур күлмәгем калган икән.Яшь чакларда шушы күлмәкне киеп,Сабантуйларга чыга торган идек.
Кыз: бигрәк матур күлмәк шул,бәйрәмнәрдә генә кия торган. Әбекәем,үзегез яшь чакларда уйнаган берәр уенны искә төшереп китмәссеңме икән?
Әби:Балакайларым,без яшь чакларда бик яратып  “Йөзек салыш”уенын уйный торган идек. Менә сандыкта көмеш йөзегем дә саклана.Әйдәгез,булмаса, бергәләп уйнап алыйк әле.

“Йөзек салыш” уены уйнала .Җәзага җыр- бию башкарыла.

Кыз: без бүген әби-бабаларыбыздан калган хатирәләрне яңарттык.Уйнадык-көлдек,җырладык-биедек.Әбекәем,бик зур рәхмәт сиңа! Ә хәзер,хөрмәтле кунаклар,барыгызны да зал уртасына балалар белән бергәләп биергә чакырабыз. (Бәйрәм күмәк бию белән тәмамлана).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного праздника "Волшебный сундук Василисы"

Выпускной праздник в подготовительной логопедической группе. Дети с удовольствием выполняют задания Василисы, и помогают ей расколдовать замки....

Новогодний сценарий "Пять ключей от сундука"

Увлекательные путешествия и встречи с героями сказок...

Сценарий праздника «Сундук новогодних сказок»

Сценарий мы подготовили совместно с коллегами: другими воспитателями и музыкальным руководителем. Я взяла на себя подготовку выступления младшей группы. Получился настоящий волшебный праздник, с сюрпр...

сценарий праздника " Сундук домовёнка"

в содержании праздника песни , стихи,танцы, игры , посвящённые 8 марта...

Сценарий "Волшебный сундук Деда Мороза" (старшая группа)

Сценарий преднозначен для встречи нового года с детьми старших групп. На прздник к детям приходит Дед Мроз и приносит с собой волшебный сундук с сюрпризами.  Что бы увидеть эти сюрпризы, детям ну...

Сценарий праздника "Сундук знаний"

Создать радостную и весёлую атмосферы праздника, мотивацию к получению новых знаний....