Ата-аналар белән эш
методическая разработка (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Ата-аналар белән эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_beln_esh.docx890.8 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе -«Зәңгәр вагон”

 балалар бакчасы

                             Төзеделәр:

                                                                    Югары категорияле тәрбияче     Фассахова Г.Н.

                                                                 Беренче категорияле тәрбияче  Сабитова Г.Н.

   

Эчтәлек

Дидактик уен “Купшы чыршы”

Дидактик уен “Яшелчәләр”

Дидактик уен “Туп”

Дидактик уен “Поезд”

Дидактик уен “Лототрон”

Дидактик уен “Өй”

Дидактик уен “Ком анимациясе”

Дидактик уен “Акбай белән Мияу”

Дидактик уен “Көз”

Дидактик уен “Кыш”

Дидактик уен “Җәй”

Дидактик уен “Яз”

Дидактик уен “Урманда”

Дидактик уен “Бармак”

Дидактик уен “Алмагач”

Дидактик уен “Борчак”

Дидактик уен “Бу өйдә кем яши?”

        Балаларның уенын оештыруда педагогларга берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.

-Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз.

-Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.

-Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.

-Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз.

-Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.

-Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз!

Сезнең алдыгызда – балалар бакчасы тәрбиячеләренә иҗади яктан куллану өчен методик белешмә. Белешмәдә  3-7 яшьтәге балалар өчен тәгаенланган  дидактик уеннарны ясау һәм аларны практикада куллану ысуллары тәкъдим ителә. Кече яшьтәге балаларның сөйләм теле, сенсор кабул итү сәләте, кул моторикасы үсмәгән була. Шуңа күрә аларның үсеше өчен дидактик уеннарның әһәмияте зур. Бары уен аша гына балаларны өйрәтеп, тәрбияләп, үстереп була.

Әлбәттә, кибет киштәләрендәге уенчыкларның исәбе-саны юк. Ләкин алар, беренчедән, кыйммәт, икенчедән, уенчыкларны еш алыштырып торырга кирәк. Ә бу белешмә кул астындагы материаллардан кызыклы һәм файдалы, балаларны туйдырмый торган  уеннар оештырырга өйрәтә.

Актуальлеге
          Татар балалары өчен рус теле, ана теле һәм рус, башка милләт балаларына татар теле өйрәтү өчен яңа укыту методика комплектлары (УМК) булдырылды.  Татарстан республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ике телне дә өйрәнүләре мөһим бурыч итеп куелган.
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулай да, әһәмиятле чара булып – уеннар тора. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Баланың кызыксындыруын көчәйтә, уенны җанландыра, ихтыяр көчен, зирәклеген үстерә, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.
“Туган телдә сөйләшәбез”, “Татарча сөйләшәбез” (УМК) буенча эшчәнлек оештырганда дидактик уеннар куллану бик кулай метод. Бу уеннарны шулай ук тәрбиячеләр төркемнәрдә өйрәнгән материалны ныгыту өчен куллана алалар.
Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Баланың сөйләм телен, сүз байлыгын, хәтерен, иҗади фикер йөртүен, игътибарын үстерә, мөстәкыйльлеген арттыра, бер- береңне тыңлый, ишетә белү сыйфатларын тәрбияли. Бу уеннар аша балаларга акыл тәрбиясе бирүнең дә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.
Максат: “Туган телдә сөйләшәбез”, “Татарча сөйләшәбез” УМК лары  буенча дидактик уеннар кулланып баланың сөйләм телен үстерү.
Бурычлар:

- Балаларның көнкүрештә, табигатьтә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету.

- Балаларны санарга, төсләрне, геометрик фигураларны танырга, зурлыкны аерырга, сорауларга җавап бирергә өйрәтү.

-Балаларның хәтерен, игътибарын, логик уйлау сәләтен,сөйләм телен, эшчәнлеген үстерү.

Дидактик уен

“Купшы чыршы”

3 яшьтән алып 7  яшькәчә балалар өчен

D:\разработка фото\DSCF2705.JPG

D:\разработка фото\DSCF2706.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: Сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

- Балаларны төсләрне, геометрик фигураларны танырга өйрәтү.

- Билгеле бер формадагы һәм төстәге уенчыкларны табып, чыршыга беркетергә өйрәтү. Санау күнекмәләрен үстерү.

- Зурлыклары буенча чагыштырырга өйрәтү (зур – кечкенә).

- Кул моторикасын үстерү, тою сәләтен ныгыту.

- Табигатькә карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Кулланылган материал:

Катыргы, кызыл, яшел, сары, зәңгәр төстәге флиз тукыма

Клей

Тимерчыбык

Әзерлек барышы:

1. Катыргыны түгәрәкләп кисәбез һәм тимерчыбыкка ябыштырабыз.

2. Яшел тукыманы өлешләргә кисеп, чит-читләрен телгәләп чыгабыз һәм түгәрәкләргә ябыштырабыз.

3. Кызыл ,сары, зәңгәр тукымалардан геометрик фигуралар кисеп, юка катыргыга ябыштырабыз.

 Балалар өчен уен кагыйдәсе:

1. Балага чыршыны бары сары (зәңгәр, кызыл) төстәге уенчыклар белән бизәргә тәкъдим ителә.

2. Чыршыга түгәрәкләр ( шакмаклар, өчпочмаклар) эләргә кушыла.

3. Чыршыга зур кызыл шакмакларны эләргә тәкъдим ителә.

4. Чыршыга кечкенә зәңгәр өчпочмакларны эләргә кушыла.

Уен барышы:

1. Бала сары төстәге уенчыкларны табып, нинди формада икәнлеген  әйтә һәм чыршыга элә.

2. Бала  түгәрәкләрне эзләп табып, төсен әйтә һәм чыршыга элә.

3. Бала зур шакмакларны табып,төсен әйтә һәм чыршыга элә.

4. Бала кечкенә өчпочмакларны табып, төсен әйтә һәм чыршыга элә.

5. Тәрбияче җавапларның дөреслеген тикшерә.

Дидактик уен

“Яшелчәләр”

3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен

C:\Users\ЧУЛПАН\Desktop\P1030097.JPG D:\разработка фото\DSCF2639.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: Сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

1. Балаларны төсләрне танырга өйрәтү.

2. Зурлыклары буенча чагыштырырга өйрәтү (зур – кечкенә).

3. Яшелчәләрне танып белү.

4. Кул моторикасын үстерү, тою сәләтен ныгыту.

5.Табигатькә карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Кулланылган материал:

Бәйләү өчен кызыл, яшел, сары, кара төстәге җепләр.

Ыргак (крючок), кайчы

Катыргы тартма

Әзерлек барышы:

1. Кызыл, сары төсләрдән яшелчәләр бәйләү.

2. Кара җептән түтәлләр, яшел җептән сукмаклар бәйләп, тартманы тышлау.

Уен кагыйдәсе:

1. Яшелчәләрне түтәлдән төсләре буенча җыю яки түтәлләргә кую.

2. Яшелчәләрне түтәлләрдән зурлыклары буенча җыю яки түтәлләргә кую.

3. Яшелчәләрнең исемнәрен әйтү.

Уен барышы:

1. Тәрбияче яшелчәләрне билгеле бер төс буенча җыярга һәм яшелчәнең исемен, төсен әйтергә тәкъдим итә.

2. Тәрбияче кушуы буенча бала зур яки кечкенә яшелчәләрне таба, шунда ук нинди төстә икәнлеген әйтә.

Дидактик  уен

“Бу нәрсә? Нинди? Ничә? – Это что? Какой? Сколько?”

к  проекту «Уйный – уйный үсәбез»

Бала 1: Бу нәрсә?

Бала 2: Бу кишер (суган, бәрәңге, кыяр, кәбестә,алма).

Бала 1: Нинди кишер?

Бала 2:  Тәмле (баллы), зур (кечкенә), чиста (пычрак) кишер.

Бала1: Ничә кишер?

Бала 2: Бер ( ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде,сигез, тугыз, ун) кишер.

Дидактик  уен

“Нәрсә кирәк” –“Что надо?”

к проекту «Уйный – уйный үсәбез» 

- Бала 1:Нәрсә кирәк?

- Бала 2:Бәрәңге кирәк (кәбестә, помидор, суган, кишер, кыяр..).

-Бала 1: Нинди бәрәңге?

-Бала 2: Зур, тәмле, чиста, сары бәрәңге

-Бала 1:Ничә бәрәңге?

-Бала 2:Биш бәрәңге.

-Бала 1: Мә зур, тәмле, чиста, сары, ун  бәрәңге (суган, кишер, кыяр, помидор).

-Бала 2: Рәхмәт.

- Ничә кәбестә?

- Дүрт кәбестә.

- Мә, дүрт кәбестә.

- Рәхмәт.

Дидактик уен

“Туп”

5   яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен

D:\разработка фото\DSCF2634.JPG D:\разработка фото\DSCF2638.JPG

Туп,туп,матур туп. Сикер,сикер, матур туп!

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: Сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

- Төсләрне танып белү һәм дөрес итеп әйтү.

- Тупның формасын әйтү.

- Зурлыклары буенча чагыштырырга өйрәтү (зур – кечкенә).

-  Кул моторикасын үстерү.

-  Сенсор тою сәләтен ныгыту.

- ”Туп” шигырен өйрәнү; сөйләм телен үстерү.

Кулланылган материал:

Кызыл, яшел, зәңгәр,сары төстәге җепләр

Кайчы

Ыргак (крючок)

Әзерлек барышы:

Төсле җепләрне чиратлаштырып, зур туп формасына кертеп бәйләү.

Төрле төсләрдән кечкенә туплар бәйләү.

Уен кагыйдәсе:

1. Балага, тупны тотып, үзе атаган төсне эзләп табарга тәкъдим ителә.

2. Тәрбияче төс әйтеп тупны ыргыта, бала тупны тотып, тәрбияче атаган төсне күрсәтә.

3. Балага кечкенә тупны алып төсен әйтергә, шул төсне олы туптан табарга тәкъдим ителә.

4. Балага олы һәм кечкенә тупны күрсәтеп, аермасын табарга тәкъдим ителә.

5. “Туп” шигырен сөйләү.

Уен барышы:

1. Бала нинди дә булса төс әйтә һәм шул төсне тупта күрсәтә.

2. Бала тәрбияче әйткән төсне туптан эзләп табып күрсәтә.

3. Бала үзе теләгән кечкенә тупны алып төсен әйтә, шул төсне олы туптан эзләп таба.

4. Тәрбияче әйтүе буенча бала зур тупны яисә кечкенә тупны күрсәтә.

5. Тәрбияче дөреслеген тикшерә.

6. Тупны кулына алып, “Туп” шигырен сөйләү.

Дидактик уен

“Поезд”

5 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен

D:\разработка фото\DSCF2739.JPG

D:\разработка фото\DSCF2740.JPG D:\разработка фото\DSCF2749.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Бурычлар:

1. Балаларны төсләрне танырга өйрәтү.

2. Предметларны аерым билгеләре буенча җыярга өйрәтү.

3. Геометрик фигураларны танырга өйрәтү (түгәрәк, дүртпочмак).

4. Зурлыклары буенча чагыштырырга өйрәтү (зур – кечкенә).

5. Предметларның күплеген, азлыгын ачыклау.

6. Кул моторикасын үстерү.

7. Сенсор тою сәләтен ныгыту.

8. Сөйләм телен үстерү.

Кулланылган материал:

Төсле кәгазь

Катыргы

Төсле баулар (шнурлар)

Клей

Дермантин

Ламинат

Әзерлек барышы:

1.Төсле кәгазьдән поезд, вагоннар формасын кисеп алып, катыргыга ябыштырабыз.

2.Ламинатлыйбыз һәм вагоннарны тоташтыру өчен тишекләр тишәбез.

3. Кечкенә карточкаларны ламинатлыйбыз.

4. Карточкаларны урнаштыру өчен дермантиннан кесәләр ясап, ябыштырабыз.

Уен кагыйдәсе:

1. Карточкадагы рәсемнәрне төсләре буенча җыябыз.

2. Карточкадагы рәсемнәрне аерым билгеләре буенча җыябыз.

3. Рәсемнәрне зурлыклары буенча җыябыз һәм чагыштырабыз.

4. Рәсемнәрне сан ягыннан (күп, аз) чагыштырып җыябыз.

5. Геометрик фигураларны  (түгәрәк, дүртпочмакларны) табып күрсәтәбез.

6. Вагоннарны шнурлар ярдәмендә бер-берсенә тоташтырабыз.

Уен барышы:

1.Тәрбияче кушуы буенча, бала бертөсле рәсемнәрне җыеп, вагоннарга урнаштыра.

2. Тәрбияче кушуы буенча, бала рәсемнәрне аерым билгеләре (киемнәр, яшелчәләр, мебель; йорт һәм урман хайваннары) буенча җыя.

3. Бала рәсемнәрне зурлыклары буенча җыя һәм чагыштыра.

4. Бала рәсемнәрне сан ягыннан (күп, аз) чагыштырып җыя.

5. Бала геометрик фигураларны  (түгәрәк, дүртпочмакларны) табып күрсәтә.

6. Бала вагоннарны шнурлар ярдәмендә бер-берсенә тоташтыра.

Дидактик уен

“Лототрон”

5 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен

H:\103_PANA\P1030025.JPGH:\103_PANA\P1030027.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: Сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

1. Балаларны төсләрне танырга өйрәтү.

2. Геометрик фигураларны танырга өйрәтү (түгәрәк, дүртпочмак, өчпочмак, шакмак).

3. Рәсемнәрдә кем, нәрсә сурәтләнгәнен дөрес итеп әйтү, сөйләм телен үстерү.

4. Кул моторикасын үстерү.

5. Сенсор тою сәләтен ныгыту.

Кулланылган материал: ДВП, кадак, чүкеч, пычкы, тимер, акварель буяу.

Әзерлек барышы:

1. ДВПдан дүртпочмаклар кисеп алып, төрле төсләргә буйыйбыз.

2. Әзер дүртпочмакларны бер-берсенә шөрепләр ярдәмендә тоташтырабыз.

3. Лототронны тимер аякка беркетәбез.

Уен кагыйдәсе:

1. Лототроннан тартып чыгарган предметның нинди төстә булуын ачыклыйбыз, шул ук төсне лототронның тышыннан да эзләп табабыз.

2. Предметның нинди формада булуын ачыклыйбыз.

3. Рәсемдә кем яки нәрсә сурәтләнгәнен әйтеп, аның үзенчәлекләрен атыйбыз.

Уен барышы:

1. Бала лототроннан бер предметны алып, аның нинди төстә икәнлеген әйтә һәм шул ук төсне лототронның тышыннан да эзләп табып күрсәтә.

2. Бала лототроннан алган предметның формасын атый.

3. Бала лототроннан алган рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен, аерым билгеләрен әйтә (мәсәлән, куян сикерә).

Дидактик уен “Гаилә”

D:\разработка фото\DSCF2806.JPGD:\разработка фото\DSCF2803.JPG

D:\разработка фото\DSCF2804.JPGD:\разработка фото\DSCF2805.JPG

H:\103_PANA\P1030005.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: Сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

1. Балаларны гаилә әгъзаларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

2. Балаларны йорт хайваннарын һәм кошларын танырга, исемнәрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

3. Балаларны дөрес итеп исәнләшергә һәм саубуллашырга өйрәтү.

4. Зурлыклары буенча чагыштырырга өйрәтү ( зур – кечкенә).

5. Сөйләм телен үстерү.

Кулланылган материал:

ДВП

Төсле кәгазь

Акварель буяу

Әзерлек барышы:

Материалдан өй формасын кисеп ясау.

Материалдан әби, бабай, әти, әни, малай, кыз, эт, песи, әтәч, тавык, үрдәк кисеп ясау.

Уен кагыйдәсе:

1. Әби, бабай, әти, әни, малай, кыз белән исәнләшү һәм саубуллашу.

2. Акбай һәм Мияу белән исәнләшү һәм саубуллашу.

3. Үрдәк, әтәч,тавык белән исәнләшү һәм саубуллашу.

Уен барышы:

1. Бала өйдән әби белән бабайны чакырып чыгара һәм исәнләшә.

2. Бала өйдән әти белән әнине яисә малай белән кызны чакырып чыгара һәм исәнләшә.

3. Бала өйдән Акбай белән Мияуны чакырып чыгара һәм исәнләшә.

4. Бала өйдән үрдәк яки әтәч, тавыкны чакырып чыгара һәм исәнләшә.

5. Бала әби һәм бабай белән саубуллаша.

6. Бала әти һәм әни белән саубуллаша.

7. Бала Акбай һәм Мияу белән саубуллаша.

8. Бала үрдәк яки әтәч һәм тавык белән саубуллаша.

Дидактик уен D:\разработка фото\P1020336.JPG

“Акбай белән Мияу”

5 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен

Маэмай!

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын, Акбаем,

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

       

D:\разработка фото\P1020335.JPG

           Мияу!

Песи,песи,пескәем,

Актыр  синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: Сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

-  Балаларны Акбай һәм Мияу белән таныштыру.

-  Зурлыклары буенча чагыштырырга өйрәтү( зур – кечкенә).

- Сөйләм телен үстерү.

-  Кул моторикасын үстерү.

- Йорт хайваннарына карата кызыксыну уяту һәм аларга карата игътибарлы булу.

Кулланылган материал:

Ак, кара, алсу төстәге җепләр

Бәйләм өчен ыргак

Сәйлән (бисер) төймәләре

Синтепон

Әзерлек барышы:

1. Ак һәм кара җепләр кулланып, көчек формасын бәйләү.

2. Ак, алсу, кара җепләр кулланып, песи формасын бәйләү.

3. Сәйлән төймәләре белән бизәү.

Уен кагыйдәсе:

1. Акбай белән Мияу арасындагы аерманы табып әйтү.

2. “Маэмай” шигырен сөйләү.

3. “Мияу”шигырен сөйләү.

Уен барышы:

1. Бала Акбай белән Мияуны чагыштырып, кайсы зур, кайсы кечкенә икәнлеген әйтә һәм күрсәтә.

2. Бала Акбайны кулына алып, “Маэмай” шигырен сөйли.

3. Бала Мияуны кулына алып, “Мияу”шигырен сөйли.

4. Тәрбияче дөреслеген тикшерә.

2. Бизәкнең үзенчәлекләрен атау.

Уен барышы:

1. Бала рәсемнән тәрбияче әйткән төсне күрсәтә.

2. Бала тәрбияче белән бергә рәсемдәге бизәкләрнең үзенчәлекләрен әйтә.

Дидактик уен

“Көз”

5 яшьтән алып  7яшькәчә балалар өчен

D:\разработка фото\DSCF2697.JPGD:\разработка фото\DSCF2687.JPG

D:\разработка фото\DSCF2674.JPG

 

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү. 

Максат: сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

- Балаларны ел фасылларын дөрес итеп әйтергә, танып белергә өйрәтү.

- Ел фасылы – көзнең үзенчәлекләрен ачыклау.

- Сөйләм телен үстерү.

- Кул моторикасын үстерү.

-  Сенсор тою сәләтен ныгыту.

- Табигатькә карата кызыксыну тәрбияләү.

Кулланылган материал:

ДВП

“Ковралин” тукыма

Җеп, кайчы, энә

Липучка

Клей

Әзерлек барышы:

1. ДВПдан агач формасын кисеп алабыз.

2. Элеге формага клей сөртеп, тукыма белән әйләндереп алабыз.

3. Яшел, сары тукымалардан яфраклар ясыйбыз һәм “липучка” ябыштырабыз.

Уен кагыйдәсе:

1. Ел фасылын ачыклау, үзенчәлекләрен әйтү.

2. Санау күнекмәләрен үстерү.

Уен барышы:

1. Балага көз аеның үзенчәлекләрен әйтергә тәкъдим ителә.

2. Балага агачтан бер яфрак сорап  алырга кушыла.

3. Балага ике яфрак (өч, дүрт, биш, алты, җиде...) алып агачка беркетергә кушыла.

Дидактик уен

“Җәй”

2 яшьтән алып 3 яшькәчә балалар өчен

D:\разработка фото\DSCF2671.JPGD:\разработка фото\DSCF2683.JPGD:\разработка фото\DSCF2680.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: Сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

-Балаларны ел фасылларын дөрес итеп әйтергә, танып белергә өйрәтү.

- Ел фасылы – җәйнең үзенчәлекләрен ачыклау.

- Балаларны төсләрне танырга өйрәтү.

- Сөйләм телен үстерү.

- Кул моторикасын үстерү.

-Сенсор тою сәләтен ныгыту.

- Табигатькә карата кызыксыну тәрбияләү.

Кулланылган материал:

ДВП

“Ковралин” тукыма

Җеп, кайчы, энә

Ябыштыргыч (липучка),клей

Әзерлек барышы:

1. ДВПдан агач формасын кисеп алабыз.

2. Элеге формага клей сөртеп, тукыма белән әйләндереп алабыз.

3. Кызыл, сары тукымалардан алмалар ясыйбыз һәм “липучка” ябыштырабыз.

Уен кагыйдәсе:

1. Ел фасылын ачыклау, үзенчәлекләрен әйтү.

2. Санау күнекмәләрен үстерү.

3. Алмаларны төсләре буенча җыю.

Уен барышы:

1. Балага җәй аеның үзенчәлекләрен әйтергә тәкъдим ителә.

2. Балага агачтан ике алма алырга кушыла.

3. Балага бер алма алып агачка беркетергә кушыла.

4. Балага агачтан ике кызыл алманы алырга тәкъдим ителә.

5. Балага агачка бер сары алма беркетергә тәкъдим ителә.

Дидактик уен

“Яз”

5 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен

D:\разработка фото\DSCF2692.JPGD:\разработка фото\DSCF2698.JPG

D:\разработка фото\DSCF2690.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: сөйләм телен үстерү

Бурычлар:

- Балаларны ел фасылларын дөрес итеп әйтергә, танып белергә өйрәтү.

- Ел фасылы – язның үзенчәлекләрен ачыклау.

- Сөйләм телен үстерү.

- Кул моторикасын үстерү.

- Сенсор тою сәләтен ныгыту.

- Табигатькә карата кызыксыну тәрбияләү.

Кулланылган материал:

ДВП

“Ковралин” тукыма

Җеп, кайчы, энә

Ябыштыргыч (липучка)

Клей

Әзерлек барышы:

1. ДВПдан агач формасын кисеп алабыз.

2. Элеге формага клей сөртеп, тукыма белән әйләндереп алабыз.

3. Ак, сары тукымалардан чәчәкләр ясыйбыз һәм “липучка” ябыштырабыз.

Уен кагыйдәсе:

1. Ел фасылын ачыклау, үзенчәлекләрен әйтү.

2. Санау күнекмәлерен үстерү.

Уен барышы:

1. Балага яз аеның үзенчәлекләрен әйтергә тәкъдим ителә.

2. Балага агачтан бер чәчәк алырга кушыла.

3. Балага биш чәчәк алып агачка беркетергә кушыла.

Дидактик уен “Кыш”

5 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен

D:\разработка фото\DSCF2678.JPGD:\разработка фото\DSCF2677.JPG

D:\разработка фото\DSCF2676.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

1. Балаларны ел фасылларын дөрес итеп әйтергә, танып белергә өйрәтү.

2. Ел фасылы – кышның үзенчәлекләрен ачыклау.

3. Санау күнекмәләрен үстерү.

4. Сөйләм телен үстерү.

5. Кул моторикасын үстерү.

6. Сенсор тою сәләтен ныгыту.

7. Табигатькә карата кызыксыну тәрбияләү.

Кулланылган материал:

ДВП

“Ковралин” тукымасы

Җеп, кайчы, энә

Ябыштыргыч (липучка)

Клей

Әзерлек барышы:

1. ДВПдан агач формасын кисеп алабыз.

2. Элеге формага клей сөртеп, тукыма белән әйләндереп алабыз.

3. Зәңгәр тукымадан кар бөртекләре ясыйбыз һәм “липучка” ябыштырабыз.

Уен кагыйдәсе:

1. Ел фасылын ачыклау, үзенчәлекләрен әйтү.

2.  Кар бөртекләрен тәрбияче әйткән санда агачтан алу яки агачка беркетү.

Уен барышы:

1. Балага кыш аеның үзенчәлекләрен әйтергә тәкъдим ителә.

2. Балага бер кар бөртеген алырга кушыла.

3. Балага бер(ике,өч, дүрт, биш) кар бөртеген агачка беркетергә кушыла.

Дидактик уен  “Урманда”

5 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен

H:\103_PANA\P1030010.JPGH:\103_PANA\P1030013.JPG

H:\103_PANA\P1030015.JPGH:\103_PANA\P1030018.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

1. Балаларны кыргый җәнлекләрне танырга, исемнәрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

2. Балаларны дөрес итеп исәнләшергә һәм саубуллашырга өйрәтү.

3. Санау күнекмәләрен үстерү.

4. Сөйләм телен үстерү.

Кулланылган материал:

ДВП

Акварель буяу

Әзерлек барышы:

Материалдан урман формасын кисеп ясау.

Материалдан аю, бүре, төлке рәсемнәрен кисеп ясау.

Уен кагыйдәсе:

1.”Урманда бар аю, зур аю, матур аю...” шигырен уку.

 2. ”Урманда бар төлке, зур төлке, матур төлке...” шигырен уку.

3. ”Урманда бар бүре, зур бүре, матур бүре...” шигырен уку.

4. Урмандагы җәнлекләрне санау. Аларны сыйлау

Уен барышы:

1. Бала кулына аюны алып, нәрсә икәнен әйтә, шигырьне сөйли.

2. Бала кулына бүрене алып, нәрсә икәнен әйтә, шигырьне сөйли.

3. Бала кулына төлкене алып, нәрсә икәнен әйтә, шигырьне сөйли.

4.Тәрбияче тәкъдиме белән бала кулына аюны алып, шигырьне сөйли.

5. Тәрбияче тәкъдиме белән бала кулына бүрене алып, шигырьне сөйли.

6. Тәрбияче тәкъдиме белән бала кулына төлкене алып, шигырьне сөйли.

7. Тәрбияче тәкъдиме белән бала кулына бер җәнлекне алып, аның нинди икәнлеген әйтә (зур, матур, чиста, әйбәт).

Дидактик уен “Бармак”

3 яшьтән алып 5 яшькәчә балалар өчен

I:\Шакирова-фото\P1010917.JPGI:\Шакирова-фото\P1010915.JPG

I:\Шакирова-фото\P1010913.JPGI:\Шакирова-фото\P1010918.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: сөйләм телен үстерү

Бурычлар:

1. Балаларны гаилә әгъзаларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

2. Балаларны кыргый җәнлекләрне танырга, исемнәрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

3. Балаларны яшелчәләрне танырга, исемнәрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

4. Аерым билгеләре буенча җыелган төркемне танып әйтергә өйрәнү.

5. Сөйләм телен үстерү.

Кулланылган материал:

ДВП

Акварель буяу

Әзерлек барышы:

Материалдан кул формасын кисеп ясау.

Кулның бармак очларына яшелчәләрне, гаилә әгъзаларын, кыргый җәнлекләрне, уенчыкларны беркетү.

Уен кагыйдәсе:

1. Бармакларны аерым-аерым күрсәтеп, гаилә әгъзаларын атап чыгабыз.

2. Бармакларны аерым-аерым күрсәтеп, кыргый җәнлекләрне атап чыгабыз.

3. Бармакларны аерым-аерым күрсәтеп, яшелчәләрне атап чыгабыз.

4. Бармакларны аерым-аерым күрсәтеп, уенчыкларны атап чыгабыз.

 Уен барышы:

1.Тәрбияче балага гаилә әгъзалары беркетелгән бармакларны бирә, бала бармакны тотып, кем сурәтләнгәнен әйтә.

2. Тәрбияче балага кыргый җәнлекләр беркетелгән бармакларны бирә, бала бармакны тотып, нәрсә сурәтләнгәнен әйтә.

3. Тәрбияче балага яшелчәләр беркетелгән бармакларны бирә, бала бармакны тотып, нәрсә сурәтләнгәнен әйтә.

4. Тәрбияче балага уенчыклар беркетелгән бармакларны бирә, бала бармакны тотып, нәрсә сурәтләнгәнен әйтә.

Дидактик уен  “Алмагач”

5 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен

H:\разработка фото\DSCF2800.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

1. Балаларны төсләрне танырга өйрәтү.

2. Геометрик фигураларны танырга өйрәтү.

3.Санау күнекмәләренә өйрәтү.

4. Сөйләм телен үстерү.

5. Кул моторикасын үстерү.

6. Сенсор тою сәләтен ныгыту.

7. Табигатькә карата кызыксыну тәрбияләү.

Кулланылган материал:

ДВП

Акварель буяу

Әзерлек барышы:

1. Материалдан агач формасын кисеп ясау.

2. Акварель буяу белән агачны буяу һәм алмалар ясау.

Уен кагыйдәсе:

1. Алмаларны төсләре буенча күрсәтү.

 2. Алмаларны билгеле бер төс буенча җыю.

 Уен барышы:

1. Балага кызыл алмаларны күрсәтергә тәкъдим ителә.

2. Балага сары алмаларны күрсәтергә тәкъдим ителә.

3. Балага ике (өч, дүрт, биш)  кызыл алма күрсәтергә кушыла.

4. Балага бер (ике,өч, дүрт, биш) сары алма күрсәтергә кушыла.

Дидактик уен  “Борчак”

5 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен

H:\разработка фото\DSCF2613.JPG    H:\разработка фото\DSCF2633.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

1. Төсләрне танып белү һәм дөрес итеп әйтү.

2. Тупның формасын әйтү.

3. Кул моторикасын үстерү.

4. Санау күнекмәләрен үстерү.

5. Сенсор тою сәләтен ныгыту.

Кулланылган материал:

Кызыл, яшел, зәңгәр,сары төстәге җепләр

Кайчы

Ыргак

Әзерлек барышы:

Яшел җептән борчак кузагы бәйләү.

Төрле төсләрдән борчаклар бәйләү.

Уен кагыйдәсе:

1. Бала кулына бер борчак алып, нинди төстә икәнлеген әйтә.

2. Тәрбияче әйткән төстәге борчакны эзләп таба.

3. Бала төс әйтә, шул төстәге борчакны эзләп таба.

4. Бала кузакка бер борчак сала.

 5. Бала кузакка ике борчак сала.

Уен барышы:

1. Бала нинди дә булса төс әйтә һәм шул төстәге борчакны алып күрсәтә.

2. Бала тәрбияче әйткән төстәге борчакны эзләп табып күрсәтә.

3. Бала үзе теләгән борчакны алып, төсен әйтә.

4. Тәрбияче әйтүе буенча бала кузакка бер сары борчак сала.

5. Тәрбияче әйтүе буенча бала кузакка ике борчак сала.

Дидактик уен “Бу өйдә кем яши?”

4 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен

C:\Users\ЧУЛПАН\Desktop\P1030080.JPGC:\Users\ЧУЛПАН\Desktop\P1030077.JPG

C:\Users\ЧУЛПАН\Desktop\P1030083.JPGC:\Users\ЧУЛПАН\Desktop\P1030074.JPG

C:\Users\ЧУЛПАН\Desktop\P1030069.JPGC:\Users\ЧУЛПАН\Desktop\P1030071.JPG

                     

C:\Users\ЧУЛПАН\Desktop\P1030087.JPGC:\Users\ЧУЛПАН\Desktop\P1030085.JPG

Эшчәнлек төре: уен, танып белү, эзләнү.

Максат: сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

1. Балаларны төсләрне танырга өйрәтү.

2. Балаларны гаилә әгъзаларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

3. Сөйләм телен үстерү.

4. Кул моторикасын үстерү.

Кулланылган материал:

ДВП

Төсле кәгазь

Акварель буяу

Әзерлек барышы:

1. ДВПдан өй формасын кисеп алабыз, аңа тәрәзә уеп ясыйбыз.

2. Акварель буяу белән кызыл, зәңгәр, сары, яшел төсләргә буйыйбыз.

 3. Тәрәзәләргә бабай, әби, әти, кыз сурәтләрен ябыштырабыз.

Уен кагыйдәсе:

1. Өйләрне төсе буенча күрсәтү.

 2. Өйдә кем яшәгәнлеген әйтү.

 Уен барышы:

1. Тәрбияче балага кызыл өйне күрсәтергә, анда кем яшәгәнлеген әйтергә куша.

2. Тәрбияче балага  зәңгәр өйне күрсәтергә, анда кем яшәгәнлеген әйтергә куша.

3. Тәрбияче балага сары өйне күрсәтергә, анда кем яшәгәнлеген әйтергә куша.

4. Тәрбияче балага яшел өйне күрсәтергә, анда кем яшәгәнлеген әйтергә куша.

«Игры по обучению детей татарскому и русскому  языкам по УМК «Говорим по- татарски», «Изучаем русский язык»

Название игры: «Мой дом»

D:\Фото умк 2\_DSC0536.JPG

Данные дидактические игры разработаны на основе дидактических материалов, которые используются воспитателями и воспитателем   по обучению татарскому и русскому   языкам в дошкольных учреждениях. Также при разработке дидактических игр были учтены требования федерального образовательного стандарта дошкольного образования. Оформление и содержание игр соответствует возрастным особенностям детей дошкольного возраста. Данные игры можно  использовать как во время НОД  воспитателем по обучению детей татарскому языку, так и воспитателями во время проведения индивидуальной и коррекционной работы по УМК с детьми в режимные моменты. Все игры можно использовать с детьми по возрастам: 4-5 лет, 5-6 лет; 6-7 лет.

Цель:

Развитие устной  монологической и диалогической речи на двух государственных языках.

Расширение у детей словарного запаса по тематическим принципам.

 Как сделать  домик и огород   своими руками?

          Развивающий  домик и огород своими руками изготовляется очень просто, а сам процесс не займет у вас много времени. Материал может быть любой.  Два куска плотного  желтого  материала  подойдут для основы дома.  Между картоном и материалом положить кусок  флиза соответствующего размера. Для каркаса   понадобится картонная  коробка, материал желтого цвета для стен, материал зеленого цвета для крыши дома,  пряжа красная, желтая, зеленая, белая,  крючок для вязания овощей, посуды, корзин разного цвета.

Для изготовления  кукол - членов семьи использовали разные по составу  материалы.  Костюмы, платок, тюбетейка  украшали бисером, блестками, и различными аксессуарами. Так же платья, камзол, грядки изготовили из ткани: драпа, ситца, атласа.  Овощи обвязали крючком по всему периметру.

Как связать овощи,  чтобы он был интересен малышу? Свяжите  овощи из разных ярких цветов пряжи   крючком.  

Детский домик и огород  своими руками специально предусматривает все потребности маленького ребенка. Он удобный  и комфортный для детей дошкольного возраста.

Акбай и Мияу  сшито из искусственного меха,  которая  поддается стирке. Для глаз, для носа использовали различные аксессуары.

 Хорошо сделанный развивающий  домик  и огород для детей своими руками, вызовет у ребенка интерес, и он станет его любимой игрушкой, с которой можно играть часами, а вы получите массу свободного времени.

Ата- аналар һәм балалар белән өйдә диалогик сөйләмне үстерү өчен төзегән дидактик уеннар.

Дидактик уен “Әбине сыйла”.

 (“Уйный-уйный үсәбез” проекты буенча (зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен)

Цель: закрепить в режимных моментах и в игровой деятельности лексический минимум по обучению детей татарскому языку, предусмотренный учебно-методическим комплектом для старшей  группы.

Развивать диалогическую речь.

Задачи:

- формировать  навыки правильно составлять предложения на татарском языке;

- развивать память, мышление, связную речь;

- воспитывать интерес к изучению татарского языка.

Максат: Укыту- методик комплектларында каралган зурлар төркеме өчен, лексик минимумны режим вакытларында, уйнаганда ныгыту.

Бурычлар:

-Җөмләләрне татар телендә лөрес итеп төзү күнекмәләре  формалаштыру.

-Аңны, фикерләүне, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

-Татар телен өйрәнергә кызыксыну тәрбияләү

Слова:

  1. Для старшей группы: Морковь-кишер, лук-суган, огурец-кыяр, яблоко-алма.

Ход игры: дети угощают бабушку с овощами и фруктами.


Әбине балалар яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр белән сыйлыйлар
Бала:
- Әби, мә алма аша(суган, кыяр,помидор, кишер) аша!

-Әби: Рәхмәт.
-Бала: Әби алма  нинди?

-Әби: Алма(суган, кыяр, помидор, кишер)  зур, яшел (кызыл, сары), тәмле, баллы.Мин алма(суган, кишер, помидор) яратам.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен:

-Бала: Әби, мә алма(Суган, кишер, кыяр, помидор) аша.

-Әби: Рәхмәт

-Бала: Әби син нишлисең? Что ты делаешь?

-Әби: Мин алма (Суган, кишер, кыяр, помидор )ашыйм.

- Тәрбияче:  Әби нишли? Бабушка что делает?

-Бала: Әби алма(Суган, кишер, кыяр, помидор )ашый.

-Тәрбияче:  Әби нинди?  Бабушка какая?

-Бала: Әби матур, чиста, әйбәт.

-Ничә әби?

-Бала: Бер әби.

Дидактик уен “Әбине сыйла”

 “Уйный-уйный үсәбез” проекты буенча зурлар  төркеме өчен  һәм “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар  проекты буенча мәктәпкә  әзерлек төркеме  балалары  һәм аларның әти- әниләре белән өйдә  диалогик сөйләмне үстерү өчен.

Максат: Күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, уен ситуацияләре куллану, татарча  арашу теләге тудыру, диалогик сөйләмне үстерү.

Җиһазлар: (кул белэн бәйләнгән әби,бәйләнгән суган, алма, помидор, кыяр, кишер макетлары)

Уен барышы: Әбине бала  яшелчәләр һәм жиләк-жимешләр белән сыйлый. Шунда ук төсләр дә  кабатлана. Әни : Әби, мә алма аша (суган, кыяр, помидор, кишер) аша!

Бала  (Әби): Рәхмәт.

Әни: Әби алма нинди?

Бала (Әби): Алма (суган, кыяр, помидор, кишер ) зур, яшел, (кызыл, сары), тәмле, баллы. Мин алма (суган, кишер, помидор) яратам.

Мәктәпкә  әзерлек төркеме өчен:

Әни: Әби, мә алма (суган, кишер, кыяр, помидор) аша.

Бала  (Әби): Рәхмәт.

Әни: Әби син нишлисен?

Бала (әби): Мин алма (суган, кишер, кыяр, помидор) ашыйм.

Әни: Әби нишли?

Бала: Әби алма (суган, кишер, кыяр, помидор) ашый.

Әни: Әби алма (суган, кишер, кыяр, помидор) тәмле?

Бала: (Әби) Әйе алма (суган, кишер, кыяр, помидор) тәмле. Мин алма (суган, кишер, кыяр, помидор) яратам.

Әни:  Әби нинди?

Бала: Әби  матур, чиста, әйбәт.

Әни: Рәхмәт

Дидактическая игра «Угости бабушку»

(По проектам “Растем, играя”,  “Мы теперь уже большие, в школу ведут дороги” для детей старшей и   подготовительной группы).

Цель: Изучать татарский язык,  используя макеты, использовать игровые ситуации с детьми дома, выработать желание разговаривать дома  на татарском языке, развивать диалогическую речь.

Рабочий материал: Макет бабушки ручной работы. Вязанные  макеты: лук, яблоко, помидор, огурец, морковь.

Нужно угостить бабушку фруктами и овощами и при этом повторить цвета. Сначала  родитель  объясняет и показывает  правила  игры, а потом играют вместе. Родитель и ребенок  по очереди угощают  бабушку.

 Әби: Бабушка, на яблоко (лук, огурец, помидор, морковь) ешь!

Ребенок  (Бабушка)  Спасибо.

Әби: Бабушка яблоко какое?

Ребенок (Бабушка) : Яблоко (лук, огурец, помидор, морковь) большой, зеленый (красный, желтый) вкусный, сладкий.  Я яблоко (лук, морковь, огурец, помидор) люблю.

Для подготовительной группы по проекту

Мы теперь уже большие, в школу ведут дороги”

Мама: Бабушка на яблоко (Лук, морковь, огурец, помидор) ешь.

Ребенок  (Бабушка): Спасибо.

Мама: Бабушка, ты что делаешь?

Ребенок (Бабушка): Я яблоко (лук, огурец, морковь, помидор) ем.

Мама: Бабушка что делает?

Ребенок: Бабушка яблоко (лук, помидор, огурец, морковь) ест.

Мама: Бабушка яблоко (лук, помидор, огурец, морковь) вкусный.

Ребенок (Бабушка) : Да  яблоко (лук, помидор, огурец, морковь) вкусное.  Я яблоко (лук, помидор, огурец, морковь) люблю.

Мама: Бабушка какая?

Ребенок: Бабушка красивая, чистая, хорошая.

Дидактик уен “Син нишлисең?”

(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Максат: Күргәзмәлелек кулланып өйдә  татар теле өйрәнүне дәвам итү, диалогик сөйләмне үстерү, төсләрне кабатлау.

Жиһазлау: Уен өчен картоннан ясалган чәчәк тажлары  формасында макетлар. Бер ягында төсләр, икенче ягында рәсем (малай юа, утыра, сикерә, эчә, уйный, йөгерә, ашый). Түгәрәктә телефоннан шалтыратучы кыз рәсеме. Уен барышы: Башта  чәчәкне  төсле ягы белән чәчәкне әйләндереп куясың hәм  баланы  чакырасың. Бала төсне  сайлый. Төсне әйтә. Икенче ягын әйләндереп рәсемне  карый. Әни  телефоннан шалтыратып   “Син нишлисең?” дип сорый.  Бала  “Син нишлисең?” дигән сорауга  жавап бирә. Аннары бер- берсеннән сорыйлар.

- Алло.

- Алло, исәнме!

 - Исәнме! Хәлләр ничек?

- Әйбәт.

- Син нишлисең?

- Мин уйныйм. Син нишлисен?

- Мин чәй эчәм ( юам, утырам, сикерәм, ашыйм, уйныйм, йөгерәм).

- Чәй тәмле?

Әйе, чәй тәмле. Мин чәй яратам.

- Сау бул.

Кулланылган әдәбият:

 1.“Туган телдә сөйләшәбез”, Ф.В.Хазратова, З.М.Зарипова

2.Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. "Хәзерге татар әдәби теле"

3. Ф.М Хисамова, Р.А.Борһанова. Татар теле өйрәнә нәниләр. - Казан “Мәгариф”, 2005.

4. Ф.М.Зиннурова. Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү. Казан, “Мәгариф”, 2005.

5. Э. Хөснуллина Белем ачкычы – сүз. Яр Чаллы, ӨПББИ, 2007.

6. С.Г. Исмәгыйлева. Туган тел- очар канат. - Чаллы, “Камаз” , 1994.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)

Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Ата-аналар өчен анкета

Анкета ата-аналар өчен төзелде. Ул балаларга тагын да якын килергә ярдәм итүче чара булып тора....

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия"

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була....

Аналар көне

Аналар көне (мәктәпкә - әзерлек төркемендә күңел ачу)...