Мастер-класс. Декупаж.
опыты и эксперименты на тему

Мастер- класста мин сезгә гади генә салфеткалар ярдәмендә декупаж күрсәтергә телим.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass._dekupazh.docx12.7 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс. Декупаж.

Француз теленнән тәрҗемә иткәндә “декупаж”- “кисеп алу” дигәнне аңлата. Сәнгатьнең бер төре буларак декупаж Германиядә унбишенче гасырда ук барлыкка килүе билгеле. Ул вакытта кисеп алынган картиналар белән җаһазларны бизәгәннәр.

Бүгенге көндә декорациянең бу төре нык үсеш алып алга китеп бара. Аның ярдәмендә киемнәрне, сумка, савыт-сабаларны, төрле шкатулкаларны декорациялиләр.

Бүгенге мастер- класста мин сезгә гади генә салфеткалар ярдәмендә декупаж күрсәтергә телим. Без аны сезнең белән бергәләшеп эшләп карарбыз.

Декупаж өчен кирәк булган предметлар:

Аның өчен бүген безгә иң беренче чиратта үткен кайчылар, кисточка, салфеткалар, тәлинкә, ПВА кләе яки акриловый кләй, акриловый лак, бизәү өчен төрле төстәге контурлар кирәк була. Декупажны кыска аралыкта эшләгәндә тиз киптерү өчен феннар кулланабыз.

Иң беренче чиратта нинди предметка төшерү турында уйларга кирәк һәм шуннан чыгып салфетка сайлыйбыз. Декупажның гади төрен зуррак балалар белән дә эшләргә була. Бары тик алдан куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып китү зарур.

Башта декупаж өчен предметларны әзерләргә кирәк. Әгәр агач икән, аны шкуркаларга, пыяланы спирт яки жидкость для снятия лака белән сөртеп алырга, металлны күгәрегеннән чистартырга кирәк. Салфетка аркылы предметның фоны күренеп тормасын өчен аны ак аклриловый буяу белән буясаң эшләгән эш тагы да ачык һәм матур булып торачак.

Аннары салфеткадан кирәкле рәсемне кисеп алырга яки ертырга кирәк. Киселгән әзер салфетканың аскы ике катын салдырырга. Эш өчен рәсемле өске өлеше генә кирәк булачак.

Кисеп алынган салфетканы предметка урнаштырабыз һәм кисточка ярдәмендә рәсемнең уртасыннан башлап ПВА кләе сылыйбыз. Киресенчә дә эшләргә мөмкин- предметның ябыштырачак өлешен кләйләргә һәм шуңа салфетканы ябыштырырга. Кләйләнгән салфетка җыерчыклана башлый, шуңа күрә аны каты басмыйча гына кисточка ярдәмендә җәябез. Төгәл генә эшләмәсәң салфетка ертылып та китәргә мөмкин. Әз генә кләйнең кипкәнен көтеп торабыз. Өстеннән берничә кат лак белән лаклыйбыз. Матовый яки глянцевый лак белән. Лаклар алдыннан да, лаклаганнан соң да төрле контурлар белән бизәргә мөмкин. Шулай эшләгәндә безнең эшебез тагы да оригиналь булачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс по "Декупажу"

Истори возникновения нетрадиционного метода "Декупаж"...

Мастер-класс по декупажу

Предлагаю вам познакомиться с самым, на мой взгляд, простым способом декорирования, который под силу даже тем, кто не владеет навыками рисования. Декупаж - это наклеивание бумажного мотива (в данном с...

Мастер-класс по декупажу на диске

Пошаговый мастер класс...

Мастер-класс «Чудо-декупаж»

Это нетрадиционная форма проведения родительского собрания - мастер-класс. Цель - знакомство родителей и детей с техникой декупаж и возможностью ее применения на практике....

Мастер-класс по декупажу на камнях

Фотоотчёт по мастер-классу "Декупаж на камнях"...

Мастер класс "Техника Декупаж"

Мастер класс "Техника Декупаж"...

Мастер - класс «Волшебный декупаж».

Слово decoupage происходит от французского “вырезать”. Соответственно “техника декупажа” – это техника украшения, декорирования с помощью вырезанных бумажных мотивов....