Ата- аналар өчен консультация: "Музыканың сихри тәэсире"
консультация

Турдыкулова Назлыгуль Надиловна

Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.

Алабуганың 30 балалар бакчасының  музыка җитәкчесе.

Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үсәләр.Мондый музыка баланың шәхес буларак формалашуына зыян китерми ме соң?-дигән сорау күп кенә ата-ананың башына да килми торгандыр. Әйе шул, хәзерге тормыш ритмы белән аякка аяк атлаучы заман кешесенең уйланырга вакыты азрак шул. Кечкенә шәхеснең акыл үсентешен арттырырга, сөйләм кимчелекләреннән арындырырга сезгә ярдәмгә музыка килә ала. Моның өчен музыка белгече булырга кирәкми бит.Бары тик  файдалы сәнгать тармакларын дөрес куллану да җитә.Буген әнә шулар белән уртаклашасым килә.

Классик музыка тыңлау.

Борыңгы заманнардан әниләр балаларына бишек көйләрен көйләгәннәр,бала бу тавышларны тыңлап татлы йокыга киткән. Бала туганчы ук ана карнында барлык тавышларны да ишетә, шуна да булачак әниләргә нинди җырлар тыңларга кирәк икәне турында уйланырга кирәк. Мин аларга классик музыка тыңларга тәгъдим итәр идем.

Галимнәр ачыклавы буенча классик музыка балаларны гына тугел,өләннәрне дә тынычландыра ала. Нерв системасын җайга салырга булыша һәм балаларны акыл үсешен камилләштерергә ярдәм итә. Балалар өчен  Бетховен,Моцарт,Вивальди иҗатын тыңлау файдалы булачак.

Музыка тыңлар өчен иң кулай вакыт йокларга ятыр алдыннан.Баладан бу музыканы тыңлаганда нәрсә күз алдына килде? Музыка нинди?(тыныч,әкрен,шатлыкллы) ,сиңа бу музыка ошыймы? Тыңлаганда нинди хисләр кичерәсең? дип сорарга онытмагыз,кем язганын һәм ничек аталганын әйтү мөһим. Музыка истә калу өчен гадәттә 3-4 тапкыр тыңлау да җитә, шуңа берничә көннән  чиратлаштыру кирәк. Мөһим!тавышны артык ачып тыңлау зыян китерергә мөмкин, шуңа музыка әкрен уйнарга тиеш.

Җырлар өйрәнү.

Мультфильмнарда, радиода яңгыраган, татар халыкының балалар өчен иҗат ителгән җырларны ятларга омтылырга кирәк.Беренчедән бу хәтер өчен бик файдалы,бала шәхес буларак та ачыла,икенчедән сез бу шөгылнең нәтиҗәсеннән канәгать калырсыз дип көтелә.Өйдәгеләргә кечкенә концертлар да куярга мөмкин. Бәлкем сезнең балагыз булачак йолдыз дыр? Әгәрдә җырлау балага ошый икән,хич шиксез җыр түгәрәгенә юл тотыгыз. Сәхнәдә гадәттә бик кыенсына торган балалар да ачылып китәләр.

Музыка аша эмоцияләрне өйрәнәбез.

Музыка сәнгатьнең иң эмоцияле төре буларак кешеләрнең барлык төрле хис-кичерешләрен өйрәнүгә ярдәм итә.Мин сезгә Пётр Ильич Чайковский иҗат иткән “Балалар альбомын “ (Детский альбом) тәгъдим итәр идем. Анда музыканың һәм эмоцияләрнең барлык төре диярлек чагылыш тапкан. Балага музыка тыңлаганнан соң мондый сораулар бирергә була :Курчакның кәефе ничек? Ә син моны ничек аңладың? Ни өчен курчакның кәефе юк? Бу көй шатлыклы мы әллә моңсу мы? Балалар аеруча музыканың “Кәефен” тиз аңларга өйрәнәләр.

Бер үк көндә барлык күнекмәләрне дә эшләргә ярамый, чиратлаштырып бару кирәк. Заманча музыканы бала тормышыннан бөтеләй үк “Кысып” чыгарырга кирәк түгел, бары тик бала өчен файдалы музыканы барлыгын онытмау мөһим.Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzyka_tesire_2.docx13.98 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.

Алабуганың 30 балалар бакчасының  музыка җитәкчесе.

Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үсәләр.Мондый музыка баланың шәхес буларак формалашуына зыян китерми ме соң?-дигән сорау күп кенә ата-ананың башына да килми торгандыр. Әйе шул, хәзерге тормыш ритмы белән аякка аяк атлаучы заман кешесенең уйланырга вакыты азрак шул. Кечкенә шәхеснең акыл үсентешен арттырырга, сөйләм кимчелекләреннән арындырырга сезгә ярдәмгә музыка килә ала. Моның өчен музыка белгече булырга кирәкми бит.Бары тик  файдалы сәнгать тармакларын дөрес куллану да җитә.Буген әнә шулар белән уртаклашасым килә.

Классик музыка тыңлау.

Борыңгы заманнардан әниләр балаларына бишек көйләрен көйләгәннәр,бала бу тавышларны тыңлап татлы йокыга киткән. Бала туганчы ук ана карнында барлык тавышларны да ишетә, шуна да булачак әниләргә нинди җырлар тыңларга кирәк икәне турында уйланырга кирәк. Мин аларга классик музыка тыңларга тәгъдим итәр идем.

Галимнәр ачыклавы буенча классик музыка балаларны гына тугел,өләннәрне дә тынычландыра ала. Нерв системасын җайга салырга булыша һәм балаларны акыл үсешен камилләштерергә ярдәм итә. Балалар өчен  Бетховен,Моцарт,Вивальди иҗатын тыңлау файдалы булачак.

Музыка тыңлар өчен иң кулай вакыт йокларга ятыр алдыннан.Баладан бу музыканы тыңлаганда нәрсә күз алдына килде? Музыка нинди?(тыныч,әкрен,шатлыкллы) ,сиңа бу музыка ошыймы? Тыңлаганда нинди хисләр кичерәсең? дип сорарга онытмагыз,кем язганын һәм ничек аталганын әйтү мөһим. Музыка истә калу өчен гадәттә 3-4 тапкыр тыңлау да җитә, шуңа берничә көннән  чиратлаштыру кирәк. Мөһим!тавышны артык ачып тыңлау зыян китерергә мөмкин, шуңа музыка әкрен уйнарга тиеш.

Җырлар өйрәнү.

Мультфильмнарда, радиода яңгыраган, татар халыкының балалар өчен иҗат ителгән җырларны ятларга омтылырга кирәк.Беренчедән бу хәтер өчен бик файдалы,бала шәхес буларак та ачыла,икенчедән сез бу шөгылнең нәтиҗәсеннән канәгать калырсыз дип көтелә.Өйдәгеләргә кечкенә концертлар да куярга мөмкин. Бәлкем сезнең балагыз булачак йолдыз дыр? Әгәрдә җырлау балага ошый икән,хич шиксез җыр түгәрәгенә юл тотыгыз. Сәхнәдә гадәттә бик кыенсына торган балалар да ачылып китәләр.

Музыка аша эмоцияләрне өйрәнәбез.

Музыка сәнгатьнең иң эмоцияле төре буларак кешеләрнең барлык төрле хис-кичерешләрен өйрәнүгә ярдәм итә.Мин сезгә Пётр Ильич Чайковский иҗат иткән “Балалар альбомын “ (Детский альбом) тәгъдим итәр идем. Анда музыканың һәм эмоцияләрнең барлык төре диярлек чагылыш тапкан. Балага музыка тыңлаганнан соң мондый сораулар бирергә була :Курчакның кәефе ничек? Ә син моны ничек аңладың? Ни өчен курчакның кәефе юк? Бу көй шатлыклы мы әллә моңсу мы? Балалар аеруча музыканың “Кәефен” тиз аңларга өйрәнәләр.

Бер үк көндә барлык күнекмәләрне дә эшләргә ярамый, чиратлаштырып бару кирәк. Заманча музыканы бала тормышыннан бөтеләй үк “Кысып” чыгарырга кирәк түгел, бары тик бала өчен файдалы музыканы барлыгын онытмау мөһим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация "Музыка на физкультурных занятиях"

Консультация для воспитателей и узких специалистов....

Консультация: «Музыку и песню в каждый дом».

Семья должна помочь детям полюбить и понять хорошую музыку. Уже с младенческих лет ребенка нужно приобщать к музыкальной культуре....

Консультация «Музыка как средство развития творческой индивидуальности ребенка»

Консультация«Музыка как средство развития творческой индивидуальности ребенка» Музыка — сильное и яркое средство развития творческой индивидуальности, духовного становления личности. Она неоспори...

Консультация "Музыка - как объединяющее начало в эстетическом развитии"

Представление о прекрасном в жизни и искусстве формируется в детстве. Есть утверждение, что для гармоничного развития необходимо преобщение к трём базовым видам искусств: музыке,живописе, литературе....

Консультация "Музыка в нашей жизни"

Консультация для родителей о влиянии музыки на ребенка во всех сферах его жизни....

Консультация " Музыка и эмоции. Словарь эстетических терминов в музыке"

Консультация " Музыка и эмоции. Словарь эстетических терминов в музыке"...

Консультация "Музыка дома. Музыка на кухне"

Консультация для родителей...