Консультация: "Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?"
консультация (младшая группа)

Князева Надежда Михайловна

Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзенә яңа шөгыль тәлап итә. Баланы өйдә ни белән кызыксындырырга соң?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл oyd_bala_beln_nichek_shogyllnerg.docx17.62 КБ

Предварительный просмотр:

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?

Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзенә яңа шөгыль тәлап итә. Баланы өйдә ни белән кызыксындырырга соң?

Балаларны телевизор алдына утыртып, башка уен белән кызыксындырмау, бу бик яхшы ысул түгел, шуңа күрә дә төрле-төрле кызык уеннар, шөгыльләр табырга мөмкин бит. Бу шөгыльләр бала өчен мавыктыргыч, кызыксындыручан, шулай ук яшь үзенчәлекләренә туры килергә тиеш.

Кызыклы китап уку баланың сөйләм телен үстерүдә дә, тирә-юнь белән таныштыруда да зур йогынты ясап тора. Балаларга татар халык әкиятләрен, рус халык әкиятләрен укырга кирәк. Китаплар матур рәсемле булса, бик яхшы, чөнки бу баланың игътибарлыгын ныгыта.

Пластилин белән яки тозлы камыр белән төрле рәсемнәр, җәнлекләр, кошлар әвәләргә мөмкин. Бу баланың иҗади яктан үсешенә зур йогынты ясый.

3-4 яшьлек балаларга кайчы биреп төрле фигуралар, буягычлар кисәргә дә мөмкин. Әгәрдә бала бик кечкенә икән, кәгазьне бармак очлары белән өзеп алуы да балаларга бик күп сөенеч китерә.

Әгәр дә бала ясарга ярата икән, балага фломастер, төсле карандашлар, краска бирергә мөмкин. Рәсемнәрне кисточка белән, шулай ук бармаклар белән, табигый материаллар (орлыклар) белән оештыру бик кызык.

 

Юыну бүлмәсендә балаларга кечкенә генә лейка, чәйнек, курчак, уенчыклар белән чәй эчү уенын оештырырга мөмкин.

Әниләргә өйдә эшләрен башкарганда да баланы җәлеп итеп, аны мактап торырга кирәк. Бу баланың кызыксынучанлыгын үстерә. Ашарга әзерләгәндә ясалма пычак, яшелчә, җиләк-җимеш биреп салат ясарга тәкъдим итү һ.б кызыклы уеннар оештыру балада уңай эмоция тудыра. 

Ял көннәрендә бала белән табигатьтә ял итүне оештыру, сәламәтлеккә карата да, гаиләне ныгытуда да зур роль уйнап тора. Урамда җәй көне теннис, велосипедта йөрү, футбол уеннарын оештырсаң, ә кыш көне чаңгы-чана шуарга чыгарга мөмкин.

Бала белән уеннарны, ял вакытларын әти-әни бердәм оештырганда гына уңай нәтиҗә булачак.

 

Без барыбыз да җәяүлеләр

 

Әйе, юлдагы төрле һәлакәтләрнең сәбәпчеләре булып балалар торалар. Юл һәлакәте юл йөрү кагыйдәләрен белмәү, олыларның салкын каравы нәтиҗәсендә килеп чыга. Балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтенең күбесе аларның уйламыйча эш итүеннән килеп чыга. Аларның иң киң таралган сәбәпләре:

-мәктәпкәчә яшьтәге балалар якынлашып килүче машинаның арасын, аның тизлеген дөрес билгели алмыйлар, алар үзләренең мөмкинлекләрен дөрес бәяләмиләр, үзләрен тиз һәм җитезгә саныйлар;

-юл аркылы чыкканда тиешсез урыннан чыгу;

-светофор һәм регулировщик сигналына буйсынмау;

-алар юлда килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлне аңлап бетермиләр.

 

Шуңа күрә алар юлга бик тиз йөгереп чыгалар, үтеп баручы машина каршына да кисәктән килеп чыгалар һәм тагын кечкенә велосипедта машина юлына чыгуны, тиешсез, куркыныч урында күңелле генә уеннар оештыруны, роликларда, самокатта йөрүне алар табигый хәл дип саныйлар.

Юлда килеп чыга торган күңелсез хәлләргә тәэсир итә торган тагын бер фактор – ул баланың сәламәтлеге. Баланың эмоциональ булуы, төрле күңелсезлекләр юлдагы һәлакәтләрне арттыралар.

Кызганычка каршы, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар бакчасында алып барылган эш гаиләдә ныгытылмый. Нәтиҗәдә балаларның белеме очраклы факторларга бәйле була. Балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтен олылар очраклы хәл дип бәялиләр. Ләкин юл транспорт һәлакәтен билгеле ялгышлар, тәҗрибәсезлек, күреп бетермәгәнлек, дөрес карар кабул итә белмәгәнлек күренеше дип карарга кирәк.

Балаларны юлдагы күңелсез хәлләрдән ничек сакларга? Балаларны без ничек кенә өйрәтсәк тә, тормышта алар олыларның эшен кабатлыйлар. Юл аркылы тиешсез урыннан чыккан өчен баланы ачуланганчы, иң башта сез үзегездән сорагыз. Һичшиксез ул сезгә ничек олы кешенең тиешсез урыннан юл аркылы чыкканын күрүе турында сөйләячәк. Бала күзлегеннән караганда әти-әнисе эшләгәннән дә яхшырак эш булмый. Әти-әниләр бала өчен үрнәк булып торалар. Әти-әниләр юлда булганда шуны истә тотсыннар иде.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рекомендации для родителей " Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?"

Исегездән чыгармагыз ,балагызның балачагы бер генә килә,аны кире кайтарып алып булмый!!!...

Рекомендации для родителей " Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?"

Исегездән чыгармагыз ,балагызның балачагы бер генә килә,аны кире кайтарып алып булмый!!!...

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?   Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзе...

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?...

Консультация для родителей "Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә"

Консультация для родителей "Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә"...

Консультация "Ҡыҙ баланы, малайҙы тәрбиәләү"

   Биш йәштән балаларҙың танып-белеү, нимәгәлер өйрәнеү кеүек яңылыҡҡа ынтылышы тағы ла көсәйә. Ул барған һайын күберәк уйлана, фекерләй, һәр нәмәнең нилектән тап шулай килеп сығыуын ...

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?

ата-аналар өчен киңәшләр....