Татарча бармак уеннары.
консультация (старшая группа)

Салихзянова Алсу Фавасимовна

Әти-әниләр өчен консультация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл консультация для родителей125.13 КБ

Предварительный просмотр:

Бармак уеннары

(Әти-әниләр өчен консультация)

http://images.myshared.ru/6/625683/slide_1.jpg

Ноябрь, 2017 ел.

Бармак уеннары

Төрле сәбәпләр аркасында, балаларның сөйләмендә кимчелекләр күзәтелә. Билгеле, баланың теле ачыла башлаганда ук бу кимчелекләрне ата-аналар  булдыра алганча бетерергә тырышалар. Сөйләме аңлаешсыз балаларның кул, бармак моторикасы начар усеш алган була. Сөйләм усеше  вак моторика (кул, бармак хәрәкәтләре) белән тыгыз бәйләнгән.

Авазларны әйткәндәге кимчелекләр – балага начар тәэсир итә, ул эченә йомыла, кырыслана, тынгысызга әверелә, аның кызыксынучанлыгы кими. Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым урын алып тора. Бармак күнегүләре һәм бармаклар белән ритмик хәрәкәтләр ясау баш миенең сөйләм өчен җавап бирүче өлкәсенең ярсынуына һәм сөйләм зоналары эшчәнлеге көчәюгә китерә. Нәтиҗәдә сөйләм усешеннә уңай  тәэсир ясала.

Бармак моторикасын ныгыту өчен үз эшемдә бармак уеннарына аеруча зур игътибар бирәм. Түбәндә балалар куллана торган бармак уеннары тәкъдим итәм.

1. Без кәбестә турыйбыз, (бармак чуклары белән кисү хәрәкәтләре ясау)

    Кишерен дә уабыз, ( кулны йодрыклап, уу хәрәкәтләре ясау)

    Тозларны да  сибәбез, (тоз сибү хәрәкәте)

    Кәбестәне кысабыз. ( учларны  йодрыклау һәм ачу хәрәкәтләре)

2. Карга килде – казан асты,

    Торна килде – тоз салды,

    Саескан килде – салма  салды

    Күгәрчен килде – куп ашады,

   Аккош килде – туймый калды,

    Кетер-кетер, казан төбен кимерер.

3. Биек нарат астында куркак куян утыра ( бер кул – “нарат”(кул чугы өскә караган, бармаклары аерылып тора), икенче кул – “куян” (имэн һәм урта бармаклар –“куян колагы”, ә калган бармаклар  кысылып тотыла)

4. Бармакларны эләктерәбез,

    Терсәкләрне күтәәбез,

    Килеп чыкты чыршы,

    Сөендереп безне. (кулларны эләктереп тотырга,  уч төпләре бер-берсенә почмак астында, бармакларны алга чыгарырга, терсәкләрне гәүдәгә терәмәскә).

5. Мин перчатка киям, һәрберсе үз өендә,

    Уңайлы, җылы булсын, мин урамда йоргәндә.

(берәм-берәм бармакларга перчатка кию хәрәкәте эшләү.)

6. Бармакларны саныйм, берәмләп бүлеп карыйм:

    Баш бармак. Бер. Әткәйгә. Әткәй өйдә баш кеше.

    Имән бармак. Ике. Монысы - әнкәемнең өлеше.

    Бер булды, ике булды, уртак бармак - өченче.

    Бусы инде,  билгеле әбиемә тиешле.

    “Әбкәм” дип кадерләп, эндәшәбез без аңа,

    Йомшак урын әзерләп, утыртабыз уртага.

    Дүрткә - абый чиратта, аңа – атсыз бармагым,

    Ай, үзем иң азатка чәнти булып калганмын.

    Чәнти-чәнти-чәнтекәй, ул да, мин дә бәләкәй!..

    Бишебезгә биш тиде, - һәркемгә өлеш тиде.

(Кулны йодрыкларга һәм чират буенча берәм-берәм, зур бармактан башлап, учны башларга).

  1. Бу бармак – бабай,

Бу бармак - әби,

Бу бармак - әти,

Бу бармак - әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – чәнти.

Ясалган күнегүләр кул чугы һәм бармаклар ныгуга китерә, ә бу үз  чиратында  киләчәктә язу күнекмәләрен җиелерәк үзләштерергә ярдәм итә. Шуны истән чыгармаска кирәк: вак моториканы ныгытуга файдалы булсын өчен, бармак уеннары һәрвакытта да  чиратлап ике кул белән кабатлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Бармак уеннары"

Төрле сәбәпләр аркасында, балаларның сөйләмендә кимчелекләр күзәтелә. Билгеле, баланың теле ачыла башлаганда ук бу кимчелекләрне ата-аналар  булдыра алганча бетерергә тырышалар. Сөйләме аңл...

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

Табышмаклы бармак уеннары

Пальчиковые игры-загадки на татарском языке. Учебно-методический материал....

Методические разработки на тему "Бармак уеннары"

Материалы для развития мелкой моторики.Новые пальчиковые игры с авторскими текстами на татарском языке...

Авторская программа " Бармак уеннары"

Пальчиковые игры на татарском языке  для детей с3-7 лет....

“Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр”.

Консультация для родителей на тему:"Пальчиковые игры в развитии речи детей"...