"Бармак уеннары"
материал

Идрисова Гульназ Рафиковна

Бармак белән уйный-уйный сөйләмне үстерәбез.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Төрле сәбәпләр аркасында, соңгы елларда балаларның сөйләм теле үсешендә  кимчелекләр еш күзәтелә. Педагогик фәннәр академиясенең балалар һәм яшүсмерләр физиологиясе институты хезмәткәрләре балаларның сөйләм үсеше турыдан-туры бармакларның нәфис, нечкә, хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйлелеген күрсәтәләр. 

Бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып, балаларның сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин. Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. 

Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлеге күнекмәләрне инде балага алты-җиде ай вакытта башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен ике-өч минут дәвам итәргә тиеш. Күнегүләр дә бик гади – турайтып уйнау. Алар һәр көн 2-3 минут дәвамында ясарга кирәк. Балага ун айдан соң, бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздыралар. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый. Әйтик, сабыйларга төрле диаметрдагы агач шарларны тәгәрәтергә бирергә мөмкин. Яшьярымлык балалар өчен биремнәр катлаулырак: төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү һ.б. 

Балаларның бармакларын ныгыту өчен “Бармак театры” оештыру бик файдалы. Тик шуны истә тотарга кирәк: бармак уеннары биш минуттан озаграк булмасын, бу аның сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен бик җиткән. Кул чукларының хәрәкәтен үстерү – язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек эше дә әле ул. Төрле предметлар, кош-корт, хайван фигураларын ясаганда, бармакларның мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнүенә ирешергә тырышырга кирәк.

Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра. Бармак уеннары сабыйлар үсешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк “телен ачарга” ярдәм итә. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Бармак уеннары"

Төрле сәбәпләр аркасында, балаларның сөйләмендә кимчелекләр күзәтелә. Билгеле, баланың теле ачыла башлаганда ук бу кимчелекләрне ата-аналар  булдыра алганча бетерергә тырышалар. Сөйләме аңл...

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

Табышмаклы бармак уеннары

Пальчиковые игры-загадки на татарском языке. Учебно-методический материал....

Методические разработки на тему "Бармак уеннары"

Материалы для развития мелкой моторики.Новые пальчиковые игры с авторскими текстами на татарском языке...

Авторская программа " Бармак уеннары"

Пальчиковые игры на татарском языке  для детей с3-7 лет....

“Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр”.

Консультация для родителей на тему:"Пальчиковые игры в развитии речи детей"...