Консультация для родителей
консультация

Мингазова Римма Рифовна

Консультация для родителей 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsultatsiya_bishekt_chakta_achylgan_tatar_telem.docx17.43 КБ

Предварительный просмотр:

БИШЕКТӘ  ЧАКТА АЧЫЛГАН ТАТАР ТЕЛЕМ

76 нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Мингазова Р.Р.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

 Туган тел халыкның тарихын,  рухын, ерак гасырлардан буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрне чагылдыра. Ул – җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек, һәрьяклап сакланырга һәм үсәргә тиешле зур хәзинә. Сабый чактан алып өлкән яшькә кадәр туган телгә мәхәббәт, аның аһәңе белән хозурлану, мәдәният җәүһәрләренең кадерен белү мөһим. Тел – бер милләт вәкилләрен берләштерә торган, бербөтен итә торган ышанычлы корал ул. Газиз әниләребезнең бишек җыры яңгыраган, дөньяга иң беренче аваз салган һәм аны танып белергә өйрәткән тел – ул туган тел! Кызганычка каршы, без туган тел, сүз кадере беткән заманда яшибез. Иң зур фаҗига шунда – татар үз баласын татарча укытырга теләми. Ата-аналар үзләре балаларын җитәкләп, урыс мәктәпләренә илтеп бирәләр, татар класслары ачтыруга каршы киләләр, мөмкинлекләр була торып та, балаларын татарча укытырга теләмиләр.Татарстандагы татар авылларында тоташ урысча укытуга күчү – бу инде милләтнең юкка чыгуы белән ризалашу, шуңа ярдәм итү, дигән сүз. Узенен бер чыгышында Туфан Миңнуллин :"Без татар телен саклап калу турында шулкадәр күп сөйлибез: инде бу еллар эчендә сарык та татарча сөйләшә башлар иде. Ләкин татарлар акрын кыймылдый", - диде. Әйе, Туфан абый белән килешми мөмкин тугел.Гасырлар буена камилләшкән, әмма бер бөек милләт булдыру чорында кысрыклап чыгарылган татар телендә, югыйсә, мәхәббәт тә, нәфрәт тә белдерергә, фәннәрне дә укытырга мөмкин. Татарстанда туган телебезне авыллар саклап килә. Шәһәрләрдә исә татар теле югала бара. Монысын һич аңлый алмыйм . Ана телеңне югалту – денеңне, динеңне, үткәнне, киләчәкне югалту шикелле бит ул.

         Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел ! Мәңге аерылгысыз , изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та: «Ана теленең нигезе гаиләдән башлана. Гаиләдә үзара туган телдә сөйләшүгә, ана теленә карата ихтирам хисе уятуга зур әһәмият бирергә кирәк. Бүгенге заманда телгә кагылышлы нинди генә законнар чыкса да, иң отышлысы- шәхси үрнәк! Минемчә, тел тәрбиясендә ул- нигез ташы. Туган телгә өйрәтүдә әни кешенең үзенә аерым җаваплы урыны барлыгын искәртеп үтү дә зарур. «Тел- ананың балага иң зур бүләге», диде.

Безнең милләт кайсы чорда сынды соң, кайсы чорда шулай үзенең ана теленә карата суынды, аннан бизде? Югыйсә, безнең әби-бабаларыбыз татар теле яшәсен, ислам дине булсын, халкыбыз милләт булып исән калсын өчен гасырлар буе көрәшкәннәр, сугышканнар, кан койганнар бит... Инде шулар барысы да булды дигәндә, кемнәр шулай ваемсыз рәвештә милләт язмышын, татар телен тагы тарих пычагы астына сала? Үз теләге белән сала! Милләт тормышында моннан да зур җинаятьнең булуы мөмкинме? Ни өчен без, XXI гасыр балалары, татар булуыбыздан кыенсынабыз? Нигә арабызга берәр рус кешесе килеп кушылса, татарча сөйләшергә оялабыз? Оялу тугел, горурлану булырга тиеш бит, ләбаса!

Мин үзем –  татар баласы. Үз телемне ихтирам итәм, туган телем - татар телем белән горурланам.Мин белем ала торган Азнакай шәһәренең № 9 урта гомумбелем бирү мәктәбе ачылганга әле нибары 4 ел гына. Мәктәбебезне республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ачты. Ачу тантанасында ул болай диде: “Татарстан татар халкына таянган шикелле, милләтебез дә республикабызга өмет баглый. Асылда, бу безнең ныклы һәм иң ышанычлы - нигез ташыбыз. Безнең тарихыбыз искиткеч бай, мондый тарих белән теләсә нинди милләт горурланыр иде. Һәм без горурланабыз да”.      

  Безнең мәктәптә уздырылган ана теле атналыкларында, класстан тыш бәйрәмнәрдә,татар теле укытучыларыбыз Рүзилә апа Низамова, Флера апа Хәйретдинова үткәргән иҗади кичәләрдән мин шуны аңладым: туган тел һәр бала өчен иң кадерле, иң изге нәрсә ул. Һәр гаиләдә туган тел, халкымның гореф-гадәтләре сакланырга тиеш. Шулай булса гына безнең татар телебез  сакланып калыр. Ә инде мәктәбебездә укучыларны ана теленә, тарихына, гореф-гадәтләренә, йололарына өйрәтү максатыннан төрле чаралар үткәрелә: “Нәүрүз” бәйрәме, күренекле шәхесләр, шул исәптән якташларыбызның юбилейлары уңаеннан әдәбият-сәнгать көннәре оештыру күркәм гадәтка әйләнде. Мәктәбебезнең татар теле укытучысы Рүзилә Рәис кызы җитәкчелегендә нәшер ителүче “ Шәкерт”газетасында укучыларның иҗади эшләре урын ала. Үз исемеңне, эшеңне газета битендә күрү, шатлык, горурлык хисе тудыра, әлбәттә, һәм бу киләчәк уңышларга этәргеч бирә. Мәктәптә бүгенге көндә 242 бала белем ала. 242 баланың 236 сы- татарлар. 1класстан алып 11 класска кадәр барлык классларда да ана теле укытыла. Ә бу уку елында татар классы да ачылды. Мин туган телемне урыс теле белән бертигез үсүен телим. Чөнки минем туган телемнең гасырлар буе килгән тарихы бар, ул безнең әби-бабаларыбызның теле, Тукай теле, татарны дөньяга таныткан герой-шагыйрь Җәлил теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине,

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.            

         “ЮНЕСКО мәгълүматы буенча, татар теле дөньяның иң еш кулланыла торган 14 теле исәбенә керә. Хәзерге вакытта, глобальләшү заманында, ел саен берничә тел җир йөзеннән югалып барганда, татар теленең киләчәгенә дә куркыныч яный. Биредә шуны аңларга кирәк, тел — халкыбызның гасырлар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне саклаган, камилләштергән һәм буыннан-буынга тапшырып калдырган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып, зур гаеп кылабыз дигән сүз.”[ Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, «Таян Аллага» конкурсының оештыру комитеты рәисе. ]

          Киләчәктә мин татар телен үстерү өчен күбрәк татар мәктәпләрен ачар идем, телевидениедә тагын берничә татар каналын булдырыр идем, ешрак татар дискотекалары оештырыр идем. Кулга-кул тотынышып кына татарлыгыбызны саклап кала алырбыз. Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар. Фәнис абый Яруллин да бит :«Тел- халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый»,- дип язган. Әйдәгез әле әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк.

Туган тел ул .Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

Әдәбият

1. Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шаймиевның Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтаенда чыгышы.

2. 2010 елның 27 февралендә Татарстан мөселманнарының Дүртенче корылтаенда Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб чыгышы.

3. 2006 елның 18 декабрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуга заман таләпләре" дип аталган форумы материалы.

4. Лотфуллин М.Телне саклап калу-халыкны саклау ул.-Казан: Мәгариф,1998-№9.-78-79.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей на тему "Трудности с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения". Консультация для родителей на тему "Игры и упражнения зимой".

Материал в первой консультации рассказывает родителям о трудностях с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения, при освоении предметного мира.Материал во второй консультации подскажет родителям ,...

Консультация для родителей на тему: "Речевая готовность ребёнка к школе — консультация для родителей"

Школьное обучение предъявляет ребенку новые требования к его речи, вниманию, памяти.Наиболее значимым для ребенка 7 лет является переход в новый социальный статус: дошкольник становится школьником. Пе...

Консультация для родителей «Театрализованная деятельность в детском саду. Театр и родители». Консультация для родителей

«Театрализованная деятельность в детском саду. Театр и родители».Важнейшей предпосылкой совершенствования речевой деятельности дошкольников является создание эмоционально благоприятной ситуации, ...

Консультация для родителей «Кризис трёх лет» во второй младшей группе. Консультация для родителей «Родитель-пример поведения на улице и дороге»

Консультация для родителей «Кризис трёх лет» во второй младшей группе.Консультация для родителей «Родитель-пример поведения на улице и дороге»...

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?» Консультация для родителей Особенности речевого развития детей 2–3 лет. Консультация для родителей«Понимаем ли мы друг друга?»

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?»Зачем читать детям книги?Дети имеют огромную потребность, чтобы родители читали им вслух. Для благополучного развития ребенка семейное...