Консультация для родителей
консультация

Мингазова Римма Рифовна

Консультация для родителей

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫНЫҢ БҮГЕНГЕ КӨНДӘГЕ РОЛЕ

76 нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Мингазова Р.Р.

Халык авыз иҗатының бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуы берәүгә дә яңалык түгел. Бу җәүһәрләр - әхлак чишмәсе дә, белем чыганагы да. Үзенең авыз иҗаты әсәрләре аша халык элек-электән үк кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында, туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркем сыйфатлар тәрбияләп килгән. Фольклорны тулы нигез белән халыкның әдәп-әхлак кодексы, җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белергә өйрәтүче язылмаган кануннар дип бәяләргә мөмкин.

Халык авыз иҗаты әсәрләрендә, бер яктан, кешедә булырга тиешле күркәм холык, югары рухи сыйфатлар төрлечә мактау-хуплау тапса, икенче яктан, аларда ялкаулык, наданлык, куркаклык, саранлык, комсызлык, ялагайлык,  мактанчыклык, көнчелек, кирелек һ.б. шундый тискәре сыйфатлар һәм гадәтләр каты тәнкыйть, ачы көлү астына алына.

Соңгы елларда төрле сәбәпләр аркасында җәмгыять рухи-әхлакый яктан таркала башлады: эчкечелек, наркомания, урлау-талау, җинаятьчелекнең башка күренешләре гадәти хәлгә әверелә башлады. Боларга каршы торып, яшьләребезне яман күренешләрдән һәм гадәтләрдән яклап  һәм саклап калырга кирәк.

Халкыбызның мәшһүр мәгърифәтчесе, галим, дин белгече, журналист Ризаэддин Фәхретдиннең “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас” дигән сүзләрен истә тотып, мин халык авыз иҗаты әсәрләрен туплап, аларның яшь буынны тәрбияләүдә нинди роль уйнауларын өйрәндем. Һәм фәнни эшем дә татар халык авыз иҗаты әсәрләренең бүгенге көндәге роле,  яшь буынга  әдәп-әхлак тәрбиясе бирүе турында.

Бу әсәрләр ничәмә-ничә буын балаларын тәрбияләгән һәм  ул бүгенге көн яшьләрен, киләчәк буын балаларын тәрбиялиячәк. Чөнки яшь буынны иҗтимагый тормышка алып керүдә, аны намуслы, игелекле итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә аның әһәмияте бик зур.

Минем фәнни хезмәтемдә халык авыз иҗаты әсәрләрендә күтәрелә торган төп әдәп-әхлак мәсьсәләре яктыртыла: туган илне сөю, хезмәткә карата мөнәсәбәт, һөнәр, осталык, фән-белемгә омтылыш, батырлык һәм куркаклык, гаилә һәм бала тәрбияләү, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре, юмартлык, ризыкны кадерләү, аңа хөрмәт, пакълык, сафлык, ихтирамлы-игъбарлы булу, кече күңеллелек.

   Туган илне сөю хисе – кеше күңелендәге иң нечкә һәм иң олы хис. Халык аны әхлакый сыйфатларның иң югарысы итеп исәпли. Туган илнең якынлыгы, газизлеге турында сөйләүче мәкальләргә хис-тойгы тирәнлеге, самимилек хас:

                Ватан барыннан да газиз.

                Ватансыз кеше – бакчасыз сандугач.

           Әйе, Ватанны ярату хисен халык байлык, дәрәҗә кебек нәрсәләрдән чагыштыргысыз өстен куя. “Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык”, “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил” кебек мәкальләр дә моны бик ачык күрсәтәләр.

Туган илдән аерылу, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр булу, халык карашынча, кеше башына килә торган бик зур бәхетсезлек булып санала. Мондый эчтәлектәге әсәрләр шушы фаҗигале язмышны кичергән татар халкының ачы тәҗрибә авазы кебек кабул итәләр.

                Иң зур сагыш – Ватан сагышы.

                  Ачтан үлсәң дә, туган илеңне ташлама.

Халык иҗатында хезмәткә багышланган әсәрләрнең сан ягыннан күп булуын басым ясап әйтәсе килә. Әлбәттә, бу табигый күренеш. Чөнки халык хезмәтне яшәүнең, тормыш көтүнең төп һәм зарури шарты итеп саный:

                 Эш эшләгән интекмәс,

                Эшләмәгән көн итмәс.

Бер үк вакытта халык хезмәткә рухи канәгәтьләнү, шатлык һәм сөенеч чыганагы итеп карый, хезмәттән тәм таба белергә, аны яратырга чакыра. Мәкальләрдә эшчәнлек, тырышлык һәм уңганлык кебек сыйфатлар кешедә булырга тиешле иң югары рухи сыйфатлар рәтенә куела, кешенең чын матурлыгы, көче, абруе, беренче чиратта, аның хезмәте белән билгеләнә:

Агачны яфрак бизи,

                Кешене хезмәт бизи.

Хезмәт темасына караган мәкальләрнең зур гына өлеше һөнәргә өндәү, һөнәр иясенең өстенлекләрен раслау белән бәйләнгән.

                Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

                Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык.

Халык иҗатында эшлексезләр, ялкаулар, күз буяучылар, бушка шапырынучылар аяусыз фаш ителәләр. Күп кенә очракларда уңай һәм тискәре сыйфатлар һәм аларның нәтиҗәләре бер үк мәкаль эчендә чагыштырып күрсәтелә:

               Уңган кеше – ун кеше.

               Ялкау кеше – ярты кеше.  

Ялкаулар, үз һөнәрен тиешенчә үзләштермәгән, эш рәтен белмәүче кешеләр мәзәкләрдә дә һәрвакыт көлке астына алыналар:

КАЙЧАК НИЧЕК БИТ

 Авылдан авылга икәүләп мич чыгарып йөрүче агай-эненең берсеннән: “Кайсыгыз оста?” – дип сораганнар. Бу әйткән:

   - Кеше алдында – мин оста, икәү генә калсак, - ул оста, - дигән.

Халыкның фән-белемгә булган  зур хөрмәтен ике яклап аңлатып булыр иде. Беренчедән, ул белемгә олы рухи хәзинә, күңел нуры, акыл-хикмәт чыганагы итеп карый:

 Тән рәхәте – сәламәтлек,

                Җан рәхәте – гыйлем.

  Икенчедән, халык белемнең гамәли файдасына да гаять зур әһәмият бирә, аның тормышын алга җибәрү, уңышка ирешү юлында көчле корал булуына басым ясый. Шунысы игъбарга лаек: бу хактагы мәкальләрдә аерым шәхес кенә түгел, бәлки бөтен ил,халык, җәмгыять мәнфәгатьләре күздә тотыла:

Укыган ил узар,

                Укымаган ил тузар.

Батырлык һәм куркаклык сыйфатларын чагылдыруга фольклор әсәрләрендә шулай ук зур урын бирелә.

Батыр туса – ил бәхете,

                Яңгыр яуса – җир бәхете.

Гаилә һәм бала тәрбияләү темасы – халык иҗатында киң яктыртыла торган темаларның берсе. “Кошлар оясыз булмый, кеше семьясыз булмый”. “Гаилә кормый бәхет күрмисең” кебек мәкальләрдә, гаилә кору шәхси тормышның зарури шарты булып санала. Ә гаиләнең иң зур байлыгын, ата-ананың иң олы куанычын халык балаларда күрә: “Әүвәлге байлык – бала”, “Балалы кеше – бай кеше”, һ.б.

   Фольклор әсәрләрендә баланы ничек тәрбияләү буенча бик күп акыллы киңәшләр бирелә:

                 Баланы эшкә өйрәт,

                Эшен бетерергә дә өйрәт.

Халык дуслыкны кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре итеп саный, аны дөньяда яшәүнең, тормыш көтүнең зарури шарты дип бәяли. Күп санлы мәкальләрдә шушы хакта бик ачык һәм матур итеп әйтелгән:

Кош – канаты белән,

                 Кеше – дус-иш белән.

Фольклор әсәрләрендә авырлык, бәла килгәндә дусларыннан йөз чөерүчеләр генә түгел, ә дуслары өстенә салынырга яратучылар, дуслыкка файда, табыш күзлегеннән генә чыгып караучылар да нык гаепләнә. “Берәү – җан дусың, берәү – мал дусың”, “Берәү – күңеле белән дус, берәү – исәбе белән”, “Кесә дусы – кесә бушаганчы” һ.б.  

Кешедәге иң күркәм рухи сыйфатларның берсе буларак, юмартлык фольклор әсәрләрендә бик югары бәяләнә, һәрвакыт мактау, хуплау таба. “Юмартлык белән батырлык икесе бер чишмәдән ага”, “Юмартның кулы – дәрья, күңеле – диңгез” кебек мәкальләр шуны ачык раслый. Моның капма-каршысы буларак, саранлыкка фольклорда бәя үтә тискәре: “Саранга мал бирүдән җан бирү җиңел”, “Саранлык – сары авыру”.

Ризыкны кадерләү, аңа хөрмәт белән һәм хәтта изгеләштереп карау халкыбыз өчен элек-электән үк хас сыйфат. Мәгълүм булганча, берәр эшкә тантаналы вәгъдә биргәндә, ант эчкәндә кешеләр “Кояш”, “Җир”, “Ана” кебек олы төшенчәләргә киң таяналар. Телебездәге ант формулаларында без “икмәк” сүзенең дә шундый ук рольне үтәвен күрәбез. “Икмәктер газим” (ягъни: олы, изге икмәк белән ант итәм), “Ипи орып үтерсен”, “Икмәк чыраен күрмим” һ.б. гыйбарәләр әнә шуңа мисал булып торалар.

   Икмәкнең бәһасе, кадере хакында фикер йөрткәндә, халык аны алтын белән чагыштыру алымына еш мөрәҗәгать итә. “Арыш икмәге аш була, алтын-көмеш таш була”, “Яхшы аш начар кашыкны да алтын итә”, “Алтынсыз торып була, икмәксез торып булмый” кебек мәкальләр ризыкның алтыннан кыйммәтрәк булуын раслыйлар. Шушы ук фикер күп кенә әкиятләрдә, риваять-легендаларда да кызыл җеп булып сузыла. Мисал өчен халкыбызның “Алтын алма” исемле әкияте.

 Татарлар – бик пөхтә халык. Өйләрендә чисталык, мичне елга берничә мәртәбә агартып чыгаралар, хәтта искереп беткән өйдә дә шундый тәртип хөкем сөрә. Хатын-кызлар үз хуҗалыкларын бик җыйнак һәм пөхтә тоталар.

 Халкыбызның бу сыйфаты фольклор әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. Аларда көнкүрешне дөрес оештыру, гигиена таләпләрен төгәл үтәү кирәклеге турында даими искәртеп торыла. Өй-йорт пакьлеге, савыт-саба, кием-салым, урын-җир әйберләренең чиста һәм тәртиптә тотылуы кешенең сәламәтлеге, күңел көрлеге, матурлыгы-күркәмлеге өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Халык мәкальләре бу теманы әнә шулай киң планда һәм төрле яклап яктырталар:

        Тән дә пакь булсын,

        Җан да пакь булсын.

 Һәр кешеләргә ихтирамлы-игъбарлы булырга, кече күңеллелек күрсәтергә чакыра. Кешене хурлау, мәсхәрәләү, үзеңне башкалардан өстен куярга тырышу, масаю, тәкәбберләнү кебек сыйфатлар халык этикасында гаять тискәре бәя алалар:

Акылның галәмәте – түбәнчелек, ахмакларның галәмәте – тәкәбберлек.    

Туган телебездәге мәкаль һәм әйтемнәр хәзинәсе берничә дистә меңнәр белән исәпләнә. Алар күп гасырлар дәвамында төрле-төрле юллар белән иҗат ителә килгәннәр.

Халкым тудырган йөзәрләгән акыл ияләренең акыллы, тапкыр, зирәк фикерләрен өйрәнгәннән һәм анализлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер юл - әхлак тәрбиясе бирү. Аны, бала туганнан алып, аның гомере дәвамында алып барганда гына халык, нинди генә әфәткә юлыкса да, яшәвеннән туктамыячак.

Шуның өчен дә бүгенге көн яшьләре халкыбыз язып калдырган ”хикмәтле энҗеләрне”, халык авыз иҗаты әсәрләрен,  өйрәнергә, белергә тиеш. Чөнки алар безне әдәпкә, тәртипкә өйрәтә.   Фольклор әсәрләре турында, күренекеле әдибебез Гомәр ага Бәширов сүзләре белән әйтсәк, “...халыкның тормышка, хезмәткә, җәмгыятькә мөнәсәбәте, әхлак мәсьәләренә карашы белдерелә. Алар һәммәсе дә тыңлаучыга ниндидер бер яхшы фикер, акыллы уй бирү, аны халыкның мең еллардан бирле тупланып килгән бай тормыш тәҗрибәсе белән коралландыру өчен хезмәт итәләр.” (Тормыш юлында. – Казан, 1986. 198, 209 битләр.)

Әдәбият

1. Ашукин Н. С, Ашукина М. Г. Крылатые слова.—М., 1966.

2. Бәширов Г. Тормыш юлында. – Казан, 1986. 198, 209 битләр.

3. Добротворский И.Г. Үз-үзеңне ничек тотарга һәм ничек яши башларга.-Воронеж, 1994  

4. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы, 1998

5. Мәхмүтов Х.Ш. Язылмаган кануннар. — Казан, 1995

6.Татар халык иҗаты. Мәкальләр   һәм   әйтемнәр / Төзүчесе X. Мәхмүтов.— Казан, 1987

7.  Татар халык мәкальләре / Җыючысы һәм төзүчесе Н. Исәнбәт.  Өч томда.—Казан, 1959, 1964,1967.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей на тему "Трудности с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения". Консультация для родителей на тему "Игры и упражнения зимой".

Материал в первой консультации рассказывает родителям о трудностях с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения, при освоении предметного мира.Материал во второй консультации подскажет родителям ,...

Консультация для родителей на тему: "Речевая готовность ребёнка к школе — консультация для родителей"

Школьное обучение предъявляет ребенку новые требования к его речи, вниманию, памяти.Наиболее значимым для ребенка 7 лет является переход в новый социальный статус: дошкольник становится школьником. Пе...

Консультация для родителей «Театрализованная деятельность в детском саду. Театр и родители». Консультация для родителей

«Театрализованная деятельность в детском саду. Театр и родители».Важнейшей предпосылкой совершенствования речевой деятельности дошкольников является создание эмоционально благоприятной ситуации, ...

Консультация для родителей «Кризис трёх лет» во второй младшей группе. Консультация для родителей «Родитель-пример поведения на улице и дороге»

Консультация для родителей «Кризис трёх лет» во второй младшей группе.Консультация для родителей «Родитель-пример поведения на улице и дороге»...

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?» Консультация для родителей Особенности речевого развития детей 2–3 лет. Консультация для родителей«Понимаем ли мы друг друга?»

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?»Зачем читать детям книги?Дети имеют огромную потребность, чтобы родители читали им вслух. Для благополучного развития ребенка семейное...