Современные здоровьесберегающие технологии в образовательном процессе.
консультация

Консультация для родителей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekologik_kvn.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Экологик КВН

(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән)

Тәрбияче: Бәдретдинова Гөлия Равил кызы

Тема: Табигатькә сәяхәт

Максат: балаларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту һәм туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: табигать темасына рәсемнәр,балалар рәсемнәреннән күргәзмә, кошлар, агачлар, хайваннар рәсемнәре.

Экологик КВН барышы:

Хәерле иртә, алсу таңнарга,

Хәерле иртә, сайрар кошларга,

Хәрле иртә, матур кызларга,

Хәерле иртә, батыр улларга,

Хәерле иртә, һәммәбезгә!

Исәнмесез, кадерле балалар! Бүген бездә экологик КВН.

Нәрсә соң ул зкология? Экология киң мәгънәле төшенчә, ул үз эченә бөтен әйберне, шул исәптән табигатьне дә үз эченә ала. Табигать безнең уртак йортыбыз. Экология шушы йортта яшәүче тереклек ияләренең үзара һәм әйләнә-тирәлек белән бәйләнешен өйрәнә торган фән.

 Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Табигать – анабыз безне туендыручы, яшәргә көч бирүче дә. Ә без кешеләр – табигать баласы,безгә яшәү өчен, Җир, Һава, Су, Кояш кирәк.

 Бүген балалар без сезнең белән табигать турында киң итеп сөйләшербез. Сорауларга җаваплар эзләрбез.

 Бүген ике команда “Табигать дуслары” һәм “Яшеллек сакчылары” көч сынашачак.

 Уенны бәяләүче жюри белән танышыйк.

КВН ны башлыйбыз!

Командаларга сүз бирик, алар үзләре белән таныштырсыннар.

“Табигать дуслары”:

Яратабыз җир тереклеген.

Табигать дуслары без!

Саклыйбыз җирне,

Яклыйбыз тереклекне!

“Яшеллек сакчылары”:

Саклыйбыз язын уянган

Тал-тирәкләр бөресен,

Бөҗәкләрне-ерткычларны

Яратабыз барысын!

Ә хәзер беренче конкурс.

1 нче конкурс. Сорау-җавап. “Табигать дуслары” на.

 1. Агачлар кышын үсәләрме? (Юк).

 2. Планетаның “үпкәләре” дип нәрсәне атыйлар? (Урманны, чөнки агачлар кислород бүлеп чыгаралар).

 3. Безнең якларда, елга буенда үсә торган сыгылмалы агач (Тал).

 4. Чишмәләргә су каян килә? (Җир асты суларыннан).

 5. Агач куактан ничек аерыла? (Агачның кәүсәсе бер генә, ә куакның кәүсәләре күп).

“Яшеллек сакчылары”на сораулар:

1. “Урман санитары” дип кайсы кошны атыйлар? (Тукран).

2. Яз көне беренче булып чәчәк атучы чәчәк. (Умырзая).

3. Ә яз көне иң алдан чәчәк атучы үсемлек. (Үги ана яфрагы).

4. Ни өчен наратның аскы ботаклары корый, ә чыршының яшел булып тора? ( Нарат агачы яктылык ярата).

5. Кайсы бөҗәк иң көчле? (Кырмыска).

2 конкурс. Танып бел. Тасвирлама буенча.

  “Табигать дуслары”на.

Бу бик ерткыч хайван. Алар урманда яши. Ләкин аларны хәтта чүлдә, далада, тундрада да очратырга була. Бик оста аучылар. Гадәттә хәлсез, авыру хайваннарга хөҗүм итәләр. Шуның белән урманга, кешеләргә файда китерәләр. Шуңа күрә аларны “урман санитазлары” дип атыйлар. Ләкин кайбер очракларда сарык- кәҗәләргә, сыерларга да ташланырга да бик мөмкиннәр. Кышын алар бергәләп көтү булып йөриләр. Ә яз җитү белән көтү тарала. (Бүре)

  “Яшеллек сакчылары” на.

Бу хайван – иң гадәти ерткыч. Ул кечкенә эт зурлыгында, колагы очлаеп тора. Аларны урманда гына түгел далада да очратырга була. Аларның төсләре дә төрлечә. Җирән төстәгеләре күбрәк очрый. Тагын көрән, көмеш каралары була. Ул арт аякларына басып йөрергә, сикерергә, әйләнергә мөмкин. Ул бик сизгер. Барлык әкиятләрдә аны хәйләкәр дип тасвирлыйлар. (Төлке)

3 конкурс. Нинди кош?

1. Бу кошлар кешеләр яшәшәседә яшиләр. Алар төрле шартларда яшәргә җайлашканнар. Оялары - тәрәзә башында, йорт кыекларнда, агач куышында. Җиләк-җимеш агачларындагы бөҗәкләр, орлыклар белән тукланалар. (Чыпчык)

2. Нәни кошчык, ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә. Безнең бакчабызның да исеме, шушы кош исеме белән атала. (Тургай)

3. Бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә төсле. Бик матур итеп сайрыйлар. Яз җитү белән безнең якларга очып кайталар. ер-берсе белән дус, тату яшиләр. Алар – игенче ярдәмчеләре. Җәй буена бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Кырлар игеннәрдән бушагач, көзге яңгырлар сибәли башлау белән көньякка китәләр. (Сыерчык)

4. Кыш көне без аларга җимлекләр ясап элеп куябыз. Кышын алар иртәдән кичкә кадәр азык эзли. Кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туеналар. Алар шулай ук бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. (Песнәк)

Алып баручы: Ә хәзер капитаннарны бәйгегә чакырабыз. Рәхим итегез. Сорауларга башта берегез, аннан соң икенчегез җавап бирер.

Сез әзерме? Башлыйбыз.

1. Иң күп ашаучы кош? (песнәк)

2. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (саескан)

3. Нинди кош үз балаларын бердә карамый? (күке)

4. Дөньяда иң зур кош нинди? (тәвә кошы)

5. Безнең яклардан җылы якка нинди кошлар иң соңгы булып очып китәләр? (казлар)

6. Сан буенча иң күп таралган кошлар? (чыпчыклар)

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар. Сез кошлар турында бик күп беләсез икән. Кошларга карата һәрвакыт игътибарлы булыйк. Без игътибарлы булсак, кошлар да туган як табигатен саклауда зур ярдәм итәрләр.

 Ә хәзер жюри безгә нәтиҗәләрне әйтер, җиңүчеләрне билгеләр.

Сүз жюри әгъзаларына бирелә. (Аларның теләк, фикерләре)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для педагогов, тема: «Современные здоровьесберегающие технологии в образовательном процессе».

Рассказывается о видах здоровьесберегающих технологии, как они приминяются в работе с детьми....

Использование современных здоровьесберегающих технологий в образовательном процессе

Использование современных здоровьесберегающих технологий в образовательном процессе, воспитателя МБДОУ МО г. Краснодар "Детский сад № 36"...

Современные здоровьесберегающие технологии в образовательном процессе дошкольного образовательного учреждения (методические рекомендации)

Дошкольное образовательное учреждение должно постоянно осваивать комплекс мер, направленных на сохранение здоровья ребенка на всех этапах его обучения и развития....

«Авторская циклограмма использования современных здоровьесберегающих технологий в образовательном процессе»

laquo;Авторская циклограмма использования современных здоровьесберегающих технологий в образовательном процессе»...

«Современные здоровьесберегающие технологии в образовательном процессе в соответствии с ФГОС в ДОУ»

Цель здоровьесберегающих технологий в дошкольном образовании –  обеспечить высокий уровень реального здоровья воспитанников детского сада и воспитание культуры здоровья.Приме...