Көз-тылсымчы
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа) по теме

Шарафеева Гульнур Акрамутдиновна

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koz_bairame.doc61 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Көз-тылсымчы  

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме)

Зал төсле  яфраклар  белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр.

Алып баручы. Балалар, карагыз әле. Бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.

Әйе, бүген Көз бәйрәме!

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр...

“Яфрак ява” җыры  башкарыла (И.Саитова көе, Л.Лерон сүзләре).

Җыр барышында “Яфраклар” биюе башкарыла.

Алып баручы.  Нинди матурлык!  Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу!  Балалар, күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт “күлмәген” кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.

1 нче бала.   Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Көзнең матур бәйрәме.

2 нче бала.    Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы чаганнар

Утларда янган сыман.

3 нче бала.    Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

“Көз” җыры  башкарыла (М.Әндерҗанова сүзләре һәм көе).

Аудиоязмада салмак кына яңгыр яуган тавыш ишетелә.

Алып баручы.  Кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә...

Яңгыр яуган тавыш катырак ишетелә. Залга Болыт йөгереп керә. Кулында

яңа ел ялтыравыгы белән бизәлгән таякчыклар.

Болыт.     Мин  көзге болыт булам!

Җиргә  яңгыр яудырам.

Телим икән, сезне дә мин

Яңгыр белән чылатам!

Күңелле көй уйный. Болыт балалар янында йөгереп йөри, таякчыклары белән

хәрәкәтләр ясый: “яңгыр яудыра”.

Алып баручы.  Болыт, Болыт, тукта әле,

Син алай шаярма әле.

Без бик матур җыр беләбез,

Сиңа аны бүләк итәбез.

“Яңгыр”  татар халык уен җыры башкарыла.

Болыт.    Нинди матур җыр! Нәкъ менә минем өчен. Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күтәрдегез.

Яңгыр ява иләкләп,

Яңгыр ява чиләкләп.

Тып та тып, тып та тып,

Тәрәзә шакылдытып.

Шаян, нәни тамчылыр

Уйнарга чакыралар:

“Чыланам дип курыкма,

Зонтик ал син кулыңа”.

“Зонтиклар” эстафетасы уздырыла. Балалар 2 командага бүленә. Һәр командага берәр зонтик бирелә. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар. Эстафета ахыргы уенчыга кадәр дәвам итә.

Болыт.  Сез бик җитез икәнсез. Булдырдыгыз. Молодцы! Яңгырдан куркып тормадыгыз.

Алып баручы.   Юк, без яңгырдан курыкмыйбыз. Яңгыр безгә бик кирәк. Яңгыр җиләк-җимеш, яшелчәләрне үстерә, һаваларны сафландыра. Ләкин хәзергә яңгыр туктап торсын, кояш чыксын иде.

1 нче бала.    Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

2 нче бала.    Кояш, чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Барысы бергә.  Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

Матур көй  астында залга Кояш керә.

Кояш.   Исәнмесез, мин килдем,

Чакыруыгызны ишеттем.

Мин Кояш – алтын Кояш!

Мин Кояш – матур Кояш!

Бар дөньяны яктыртам,

Бар дөньяны җылытам!

Болыт.  Әйе, Кояш, син якты да, син җылы да. Ә менә миңа кара әле. Мин су белән тулы. Ә сусыз яшәп тә булмый. Димәк, мин дә кирәк бу җирдә.

Кояш белән Болыт кем мөһимрәк, кирәгрәк булуы турында бәхәсләшә башлыйлар.

Алып баручы. Сез безгә икегез дә бик кирәк. Зинһар өчен, тынычланыгыз. Тату булырга кирәк.

Әйдәгезче, дуслашыйк,

Бергәләп биеп алыйк!

“Дуслаштык” биюе башкарыла. (Р.Бойко көе).

Кояш.   Без бүтән талашмыйбыз.

Болыт.   Без дуслаштык инде.

Алып баручы.  Бик яхшы.  Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.

Кигән ап-ак эшләпә,

Төшереп кашына ук.

Эшләпәсен салдырсаң,

Каш түгел, башы да юк.

Бу нәрсә?

Балалар.        Гөмбә!

1 нче бала.      Кәрзиннәрне алабыз,

Урманга без барабыз.

Барабыз, барабыз,

Гөмбә күреп алабыз.

Иеләбез, алабыз

Һәм кәрзингә салабыз.

“Гөмбә җыябыз” эстафетасы уздырыла.  Идәнгә төрле гөмбә муляжлары (яисә гөмбә рәсеме ясалган карточкалар) куела. Балалар 2 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемдә әйдәүче билгеләнә, аларга кәрзиннәр бирелә. Тәрбияче сигналы буенча һәр ике төркемдәге балалар гөмбә җыя башлыйлар. Алар кәрзингә ашарга яраклы гөмбәләрне генә салырга тиешләр. Ахырдан һәр ике төркемнең кәрзине тикшерелә. Гөмбәләрне тиз һәм иң күп җыйган төркем җиңүче була.

Кояш.  Бигрәк күңелле итеп уйнадык. Сезнең янда кызык, ләкин безгә китәргә вакыт. Әйдә, Болыт дустым. Сау булыгыз, балалар!

Болыт.  Сау булыгыз!

Кояш белән Болыт күңелле көй астында бии-бии чыгып китәләр.

Алып баручы.  Бу якка кемдер килә...

Үзе дер-дер-дер килә.

Кем булыр икән ул шаян?..

Куян сикереп керә.

Алып баручы.  Ай, бу бит куркак Куян!

Куян.  Бар көчемә мин чаптым,

Бүредән көчкә качтым!

Куркуымнан дерелдим,

Кая качарга белмим!

Алып баручы.    Курыкма син, Куянкай,

Тынычлан син, Шаянкай.

Без сине шатландырыйк,

Бик матур бер җыр җырлыйк.

“Уңыш җыябыз” җыры башкарыла. (Т.Волгина сүзләре, А.Филиппенко көе, Г.Гәрәева тәрҗемәсе).

Җырдан соң көзге уңышка кагылышлы үсемлекләр битлеген кигән балалар

үзләре турында сөйлиләр.

Арыш.  Кар астында кыш үткәрәм,

Яшел тунымны киеп,

Көздән чәчеп калдырганга

Өлгерәм мин иң элек.

Башта буынга сикерәм,

Аннан серкә очырам.

Мин буламдыр арыш,

Буем була ун карыш.

(арыш салынган капчыкны кәрзингә сала)

Бодай.   Буем озынлыгы белән

Аз калышам арыштан.

Мин аңардан күп уздырам

Уңыш өчен ярышта.

Эшкәртсәләр бөртегем

Бөтен шартын китереп,

Бодайдан күмәч пешә,

Күбек кебек күпереп.

(бодай салынган капчыкны кәрзингә сала)

Солы.   Мин бигрәк сусыл солы,

Бөртекләрем сулы-сулы.

Балаларны тиз үстерәм,

Атларга көч-куәт бирәм.

Солыны күбрәк чәчегез,

Файдасы күп, белегез.

(солы салынган капчыкны кәрзингә сала)

Тары.    Солыныкы шикелле үк

Чукларым бар.

Меңәрләгән бөртегем бар.

Мин бит тары булам,

Сөттә җидегә ярылам.

Алтын сары бөртекләрдән

Бик тәмле ботка булам.

(тары салынган капчыкны кәрзингә сала)

Карабодай.     Бал кортлары үбә,

Карабодай керфекләрем.

Тары кебек бик вак түгел

Минем бөртекләрем.

Соң чәчеләм, иртә кайтам

Басу, кырдан.

Табыннарда мин бик затлы

Ризык булам.

(карабодай салынган капчыкны кәрзингә сала)

Борчак.     Сабакларым җиргә ятып

Үсә минем.

Чәчәкләрем ал-шәмәхә

Төстә минем.

Балаларга ошый минем

Яшел чагым.

Карабодай белән һич юк

Охшаш ягым.

(кәрзингә борчаклар сала)

Кукуруз.    Озын-озын егетләр без,

Кукуруз исемле без.

Кәүсәләребез биекләр,

Башыбызда бүрекләр,

Чәчләребез сары хәтфә,

Орлыгыбыз алтын гәрәбә.

(кәрзингә кукуруз чәкәне сала)

Көнбагыш.    Сары эшләпә киябез,

Җем-җем итә күзебез.

Гел кояшка караганга

Кояш төсле үзебез.

Көн багабыз, төн йоклыйбыз,

Без булабыз – көнбагыш.

(кәрзингә көнбагыш сала)

Суган.      Тышым сары, эчем ак,

Исемем дә бит суган.

Ай-һай, бигрәк яратам,

Ерактан торып елатам.

(кәрзингә суган сала)

Кишер.     Таң нурларын, кичке шәфәкъ төсен

Җәй буена үзем җыйдым да,

Алтын казык булып, татлы булып,

Үстем менә җир куенында.

(кәрзингә кишер сала)

Шалкан.  Түгәрәк мин, ай түгел,

Сары, тик кояш түгел.

Тәмле, тик алма түгел.

Койрыклы, тычкан түгел.

(кәрзингә шалкан сала)

Чөгендер.     Берсеннән аның заводлар

Тәмле шикәр алалар.

Исенчесен вак-вак итеп

Турап ашка салалар.

Без икебез бертуган –

Беребез кызыл, беребез ак,

Чөгендер без, күреп бак.

 (кәрзингә чөгендер сала)

Кабак.   Үзем бер бөртек,

Эчемдә мең бөртек.

Башым җирдә,

Койрыгым комда.

(кәрзингә кабак сала)

Кәбестә.   Кәбестәләр үсеп утырды,

Тәгәрәп китәрдәй булып,

Витамин күп кәбестәдә,

Уңды быел күп булып.

(кәрзингә кәбестә сала)

Бәрәңге.   Яшелчәнең иң туклыклысы мин,

Аларның аксакалы.

Эшем күп, ашым тәмле,

Иренмичә генә эшлә, яме!

(кәрзингә бәрәңге сала)

Куян.  Ай, яратам да инде мин кәбестә белән кишер ашарга.

Алып баручы.  Без, Куянкай, сиңа кәбестә белән кишерне бүләк итәрбез. Ләкин син башта аларны эзләп табарга тиеш. Әгәр балалар каты итеп кул чапса, димәк, син кирәкле урынга якынайгансың, ә инде балалар кулларын әкрен генә чапса, димәк, син яшелчәләр яшерелгән җирдән ерак киткәнсең. Аңладыңмы, Куянкай?

Куян.  Әйе!  Әйдәгез, уйныйбыз!

“Яшелчәләрне тап” уены уздырыла. Куян яшерелгән кишер белән кәбестәне таба.

Алып баручы.  Менә булдырдың, Куянкай. Бу сусыл кәбестә белән баллы кишер сиңа бүләк булсын!

Куян.  Рәхмәт сезгә күчтәнәчләрегез өчен!

Күчтәнәчләрне алып, куана-куана Куян чыгып китә.

Алып баручы.  Менә безгә кунаккка яңгырлы Болыт та,  якты Кояш та, куркак Куян да килеп киттеләр. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Көз, көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә.

Алтын Көз.    Исәнмесез, дусларым,

Балаларым, матурларым.

Чакырдыгыз, ишеттем,

Ашыгып килеп җиттем.

Алып баручы.  Рәхим ит, әйдә, Алтын Көз,

Тансык кунак син безгә.

Уйна, бие, күңел ач,

Ямь бир бәйрәмебезгә.

“Алтын көз” җыры башкарыла (З.Нури сүзләре, А.Батыршин көе).

Күңелле көй яңгырый. Залга Тычкан йөгереп керә.

Тычкан.    Исәнмесез, балалар,

Матур кызлар, малайлар!

Сез шат күңелле булганга

Килергә булдым монда.

Сезгә уеным да бар,

Кем минем белән уйнар?

“Шалкан” уены уздырыла. Балалар түгәрәк ясап басалар, уртада – “шалкан”; түгәрәкнең тышкы ягында – “тычкан”.  Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк буенча җырлап баралар:

Бакча җирен йомшарттык,

Язын шалкан утырттык.

Шалкан, үс нык булып,

Зур булып, тәмле булып!

Шалканны тычкан күрде,

“Шалкан минеке!”– диде.

Шалкан, кач! Тычкан, ку!

Чынлап түгел, уен бу!

Җыр дәвамында “шалкан” “үсә”, ә “тычкан” түгәрәкнең тышкы ягы буенча йөри. Җыр бетүгә балалар кулларын өскә күтәрә. “Шалкан” качмакчы була, ә “тычкан” аны тотарга  тырыша. “Шалкан” тотылгач, икесе бергә түгәрәк уртасына кереп бииләр.

 Алтын Көз.    Күзләрегезне йомыгыз.  Тыныч кына торыгыз...

Бу вакытта залга эченә алмалар тутырылган, папье-машедан ясалган зур шалкан кертелә.

Алтын Көз.    Бер, ике, бер, ике,

                         Күзләрне ачтык инде.

Тычкан (шалкан тирәли әйләнә-әйләнә карый, гаҗәпләнеп):

Мондый шалканнар сирәк,

Нинди матур, түгәрәк!

Мин шалканны яратам...

Ярыймы ашап карасам?

Алтын Көз.  Син ашыкма әле, Тычкан.

Гади түгел бу шалкан.

Аның серен без табыйк,

Җирдән тартып чыгарыйк.

Алтын Көз шалканга тотына, аның артыннан бер-бер артлы балалар басалар.  Тычкан булышырга  теләмичә читтә тора.

Алтын Көз һәм балалар (тарта-тарта):

Тартабыз, тартабыз,

Тартып чыгара алмыйбыз.

Алтын Көз.   Һай, тартып чыгарып кына булмый бит. (Читтә торган Тычканны күреп ала). Тычкан, дустым, син безгә булышчы.

Тычкан арттан килеп баса һәм шалканны тартырга булыша.

Бергә.  Тартабыз, тартабыз,

Тартабыз, тартабыз,

Һәм тартып та чыгардык шалканны!

Алтын Көз.  Менә булдырдык та! Без бит бердәм булдык! Бердәмлектә – көч!

Күңелле көй яңгырый. Тычкан “шалкан” эченнән берничә алма ала.

Тычкан   (гаҗәпләнеп):

Карагыз әле монда:

Шалкан эчендә алма!

Алтын Көз.    Шалканның серен ачтык,

Тәмле алмалар таптык.

Алтын Көз белән Тычкан, “шалкан” эченнән алмаларны алып, балаларга тараталар.

Тычкан.  Монда шундый күңелле булды.  Уйнадык та, биедек тә.

Алтын Көз.  Менә, Тычкан дус, сиңа да бар минем күчтәнәчем. (Кәрзиннән алып Тычканга чын шалкан бирә).

Тычкан.   Рәхмәт, Алтын Көз. Мин чыннан да бик яратам шалканны.

Алтын Көз.  Миңа инде китәргә вакыт.

Алып баручы.  Рәхмәт сиңа, Алтын Көз. Икенче елга безнең бәйрәмебезгә тагын кил.

Алтын Көз белән Тычкан.   Сау булыгыз!

Чыгып китәләр.

Алып баручы.    Шатлыклар – күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә!

Рәхәтләнеп бәйрәм иттек –

Алтын Көз килде безгә!

“Әйлән-бәйлән уйныйбыз” җырлы-биюле уены оештырыла

(Л.Батыр-Болгари көе, Р.Батулла сүзләре).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспктивное планирование по изо в мл.группе "Тылсымчы"

Перспективное планирование работы кружка по изо«Тылсымчы» в младшей группе детского садасентябрь№ ЗанятиеЦель1.«Розовый букет» Рисование тычками.Познакомить детей с «тычком» Учить детей рисованию тычк...

Көз Тылсымчы.

Сценарий утренника для разновозрастной группы....

Көз бәйрәме-"Көз тылсымчы"

Сценарий осеннему празднику.Предназначен для детей татарской национальности ,  подготовительной к школе группы...