Шамакайдан Әниләргә бүләк.
материал по музыке (средняя группа) по теме

Галлямова Гульнара Мазитовна

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз — әниләр, әбиләр, апалар,бакчабызның барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламэт, бәхетле булыгыз. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shamakaydan_nilrg_bulk.docx25.92 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Шамакайдан Әниләргә бүләк.

(Уртанчылар төркеме өчен 8 - Март)

А.Б. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз — әниләр, әбиләр, апалар,бакчабызның барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламэт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның бугенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын

А.Б.  Балалар, карагыз әле ничек матур итеп бизәлгән безнең залыбыз. Ә сез беләсезме нәрсәгә?

Балалар: Әниләр бәйрәменә!
А.Б. Ә сез әзерләндегезме әниләрегезне һәм әбиләрегезне бәйрәм белән котларга?
Балалар :Без әзер!

(Зал уртасына, бии-бии – Ләйлә чыга, Йокысыннан торган хәрәкәтләр ясый)

А.Б.                 Иртүк торып,  битен юган,

                     Кем уяткан Ләйләне?

Ләйлә:         Уятмады,үзем  тордым,

                     Бүген әни бәйрәме.

Балалар:         Бүген әни бәйрәме!

А.Б.                 Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Ләйлә:         Якты булсын, балкып торсын,

Әниләрнең бәйрәме.

Балалар:         Бүген әни бәйрәме!

А.Б.                  Өстәл өстен кат-кат сөртте

                     Җәйде ап-ак җәймәне.

 Ләйлә:          Чиста булсын, пөхтә булсын,

                     Бүген әни бәйрәме.

Балалар:         Бүген әни бәйрәме!         (Монтаж 3 бала)

А.Б. Шуңа күрә бәйрәм концертын җыр б-н башлыйбыз.

Җыр «Бер матур җыр җырладык»

А.Б. Әйе, балалар, әни – һәркем өчен кадерле, иң якын,иң газиз кеше ул. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерлергә, олыларга тиешбез. Шулай бит балалар?

        - Безнең кызларыбыз әниләргә бүләк итеп бию әзерләделәр

“Көянтә белән бию”

А.Б. 8 нче Март — узенә күрә бер үзенчәлекле матур бәйрәм инде ул. Бу көнне малайлар да  әниләрен бию белән котларга әзерләгәннәр.

“ Татар биюе”

А.Б. Менә безнең балалар әниләрен ничек яраталар.

Ә хәзер карыйбыз ничек әниләр үзләренең балаларын яраталар.

Әниләр белән уен үткәрелә.

Балалар урындыкларга утыралар.
 «Үз балаңны таны!?» дигән уен үткәрелә.

А.Б.  Әфәрин әниләр. Менә ничек алар да  үз балаларын яраталар.
Ә менә хәзер, сезгә чит илдән килгән кунак малайлары әниләрен котларлар.

Әзербәйджан биюе

(Күңелле көйгә залга шамакай керә).

Шамакай: Исәнмесез балалар, иң яхшы сез дөньяда!!!

Хәерле көн әтиләр, кирәкми-кирәкми эшләпәләрегезне салып тормагыз.

Исәнмесез әниләр – ин кадерле кунаклар!!!

Аерым игътибар әбиләребезгә - әйдәгез әле кул чабыйк без аларга!!!

Ә сез монда нәрсә җыелдыгыз - Ә-Ә-Ә…?
А.Б. Без бүген  әниләребезне, әбиләребезне һәм казларыбызны 8 март бәйрәме белән котларга җыелдык.

Шамакай: һай!!! Мин дә аларны котларга телим!!!  

(Зал буенча йөгереп хатын – кызларның кулларын кыса.)
Шамакай: Мин бит болай сезне барыгызны да кичкә кадәр  котлаячакмын…
А.Б.  Ә син шамакай, шигырь сөйләп котла.

Шамакай:Ярар тыңлагыз!!!

Котлыйм сезне, әниләр,

Келәч йөзле әбиләр,

Эштә уңган апалар,

Сезне дә котлыйм нәни кызлар.

А.Б.  Рәхмәт сиңа шамакай.

Шамакай: Бәлки бүген бүләкләр дә бүләг итергә кирәк? Нәрсә уйлап чыгарарга икән? Аңладым!!! Минем бит каядыр кечкенә генә сумкам бар иде… Нәрсә генә юк аның эчендә!?  Балалар сез аны күрмәдегезмә? Кая куйдым  икән мин аны?

(Шамакай зур гына сумка табып чыгара – эзләнә торгач тавык һәм әтәч киемен  чыгара)

Шамакай: (гәҗәпсенә) Бу нәрсә!?
А.Б. Нәрсә аптырап калдың? Без беләбез алар белән нишләргә икәнен, бир монда. Алар сиңең өчен дә, безнең кунакларыбыз өчен дә бию биерләр.

Җырлы - бию “Әтәч б-н тавык”.


Шамакай:  Менә рәхмәт балалар,  бик оста икәнсез. Шундый матур итеп җырлап биедегез сез!!!

А.Б. Шамакай, ә синең сумканда тагын нәрсә бар?

(Ш.- сумкасыннан  эзләнә дә хат  тартып чыгара һәм укый.)
Шамакай: И-И-И-И, гел дә онытканмын, бу хатны укырга.

 Исәнме, Шамакай! Син барасы балалар бакчасы шундый серле, анда шундый оста балалар йөри, бигьрәк тә “Тамчыкай” төркемендә. Алар үзләренең әниләренә булган мәхәббәтен җырлар  аша җиткерәләр.

Яз кызы.

Шамакай: Ягез, кайсыгыз җырга оста?

А.Б. Ә хәзер, сезгә осталыкларын, Чулпан күрсәтер.

Чулпан - татарча җыр

А.Б. Әле безнең Нурия дә әнисен русча җыр б-н котларга тели.

Җыр“Мамочка”

 
Шамакай:
 Әфәрин! Ә минем әле сезнең өчен тагын Бер шундый күңелле, уеным бар. Карагыз әле, нәрсә бу?

( сумксынн ручкага уралган җеп  чыгара).

Әниләр өчен уен.

  «Кем җитезрәк?». озын җепкә тигез итеп ручка бәйләнгән. Җепнең ике башыннан ручкаларга җепләрне урыйбыз. Кем беренче уртага килеп җитә, шул җиңүче..


Шамакай:ҺАй безнең әниләр нинди җитезләр. Ничек кызык итеп уйнадылар.

А.Б. Шамакай, ә безнең балаларның, әниләре өчен тагын бер бүләге калды. Алар хәзер әниләре б-н түгәрәккә басып  җырлап – биеп алырлар .Ә син безгә кушыл.

Җырлы – бию “Түгәрәк”

Шамакай:Әфәрин дусларыбыз! Күңелле уйнадыгыз!

Кунакларга борылып

Ә сезгә Әниләр, әбиләр Һәм кунаклар ошадымы?

Ә минем теләгем шундый.(сумкасынн күчтәнәч алып)

Тизрәк зур булып үсегез, дуслар булып тату яшәгез.

Әниләрегезне яратыгыз, Әбиләрегезне хермәт итегез.

Әтиләрегезне тыңлагыз - ә мине онытмагыз!!!

( күчтәнәчне тәрбиячегә бирә, саубуллашып чыгып китә).

А.Б.                     Яз җитә, тамчы тама,

  Кояш назлы елмая

  Бүген Әниләр бәйрәме

Балалар:                    РӘХМӘТ әнием сиңа.

А.Б.   Шуның белән безенең бәйрәмебез тәмам. Сезгә озын гомер, саулык сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык теләп калабыз. Ә күчтәнәч б-н төркемдә чәй эчәрбез .

Балалар залдан чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шамакайдан Әниләргә бүләк. Cценарий 8 марта.

Әниләр бәйрәменә багышланган кичә. 3-4 яшьлек балалар өчен.Сценарий праздника 8 марта для детей 3-4 лет....