"Нәүрүз кичәсе"
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа) по теме

Мязитова Зульфия Саитовна

"Нәүрүз кичәсе", Воспитатели Мязитова З.С., Ахмадиева Г.С., музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nuruz.doc189.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче   372 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Нәүрүз кичәсе »

. 

Рамазанова Э.Т.

Ахмадиева Н.М.

Мәзитова З.С.

Казан

2013 – 2014

Алып баручы:        Кырыс кышлар үтеп, табигать  җанланганда үзенең сайрар кошлары, умырзаялары белән тирә - юньгә ямь өстәп яз килә. Яз айларында Нәүрүз башлана. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Нәүрүз бәйрәменә рәхим итегез! (Татар киемнәре кигән малай һәм кыз алып баручы янына килеп басалар.)

Малай:                 Нәүрүз килә, Нәүрүз!

Бу татлы сүз!

Җир йөзендә тоташ бер ямь ул!

Җир табигать белән җанын

Игез – тигез иткән бәйрәм ул!

Кыз:                        Нәүрүз килә, Нәүрүз!

Бу тәмле сүз.

Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз,

Тирәбездә бөтен терелекне шул,

Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз!

1 бала:        Снег последний сметает и тает

Рвы водою полны до краев.

Отступает зима, отступает

Истекают мгновенья её.

2 бала:        С днем Науруз

С днем весны

Мы поздравить к вам пришли..

        

3 бала:          Навруз- это праздник дружбы,

Навруз - это праздник гостеприимства,

Навруз- это праздник миролюбия,

Навруз- это праздник милосердия.

А. Б.                        Мөбәрәк булсын, Нәүрүз!

Кил, түргә уз!

Яңарыштан дөнья шатлансын,

Асылына кайтсын рухларыбыз,

Халкыбызның күңеле сафлансын!

Бала:                         Нәүрүз юлга чыккан бит,

Умырзая шыткан бит!

/Нәүрүз керә, кулы белән җиңелчә селтеп ала, чәчәкләр уяна./

Нәүрүз:                Табигать татлы йокыга талган.

Күбәләкләр йоклый, чәчәкләр йоклый,

Умарталар йоклый. Яз җитте!

Барыгызда уяныгыз!

Җыр “Нәүрүз”

Чәчәкләр биюе башкарыла.

Нәүрүз:                Җылы җил сирпеп үтте,

Агачларны селкетте.

Уяныгыз, уян тизрәк,

Яз җитте, әй яз җитте!

Күбәләкләр биюе башкарыла.

Нәүрүз:                Сыерчык сайрап үтте,

Һавалар зынлап китте.

Чыгыгыз, чыг, әй, балалар,

Яз җитте, әй, яз җитте!

Кошлар биюе башкарыла.        

А.Б.:                        Хуш килдең, Нәүрүзбикә, рәхим ит!

                        Без сине сагынып көттек.

Нәүрүз:                Исәнмез, дусларым! Мине шулай сагынып көткәч,

мин бик шатмын!

А.Б.:                        Кайларда булдың, Нәүрүз?

Кайларда йөрдең, Нәүрүз?

Нәүрүз:                Ялан кырда идем, инде сезгә килдем.

Урман буйлап, хуҗалардан аш – су юллап,

Килдем сезгә, игелекләр теләп.

Күгегезгә якты нур булсын,

Туфрагыгыз уңыш бирсен күпләп,

Юлдашыгыз яхшы җыр булсын!

А.Б.                        Рәхмәт, Нәүрүзбикә, яхшы, изге теләкләреңә.

Алар чынга аша күрсеннәр. Бу балар нәүрүз көннәрендә шулай уйнап – җырлап йөресеннәр.

Җыр

“Түбәтәй”(Малайлар, 8 төркем)

“Минем җырлыйсым килә”(Кызлар, 8 төркем)

А.Б.:        Әйдәгез, без дә сезнең белән, уеннар уйнап, көчләрне сынашып карыйк әле, балалалар.

Уеннар:                “Чума үрдәк, чума каз” – 8 төркем

“Кулъяулык” – 9 төркем

А.Б.                        Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Биеп алыйк әйдәле,

Котлы булсын, гөрләп торсын

Безнең Нәүрүз бәйрәме!

Мәрҗәннәр белән бию башкарыла.

А.Б.                        Инде бәйрәмне тәмамлар вакыт та җитте.

Нәүрүз:        Минем теләк шул: үләннәр һәрвакыт яшел торсын, игеннәр мул уңыш бирсеннәр.

А.Б.        Дөньялар тыныч булсын, зәңгәр күкне кара болытлар капламасын.

Җыр “Яз җитте”.