Сценарий праздника на татарском языке
методическая разработка по музыке (подготовительная группа) на тему

Новыйгод на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el._stsenariy._shayhutdinova_l._s._rahimova_g.k.docx25.38 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Чыршы бәйрәме

(Зурлар төркеме өчен)

Төзеделәр: 87 нче “Көлбикә” балалар бакчасы тәрбиячеләре – Шәйхетдинова Л.С., Рәхимова Г.К.

(Музыка астында балалар залга үтәләр, чыршы янында калалар.)

Ал.б.:Хәерле кич кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә тагын Үзенең сөенеч шатлыклары, борчу-мәшәкатҗләре белән бер ел үтеп китте.Балаларның иң яраткан чыршы бәйрәмнәре килеп җитте. Яңа елга да санаулы көннәр генә калды. Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Яңа ел һәрберебезгә бары тик бәхет шкатлык, сәламәтлек кенә алып килсен!

  Шулай итеп, балачакның иң гүзәл бәйрәмен Яңа елны башлыйбыз.

1-б   Менә тагын бакчабызга

Чыршы бәйрәме килде

Уртада ул балкып тора

Ничек матур, күңелле!

2-бала  Яшел энәле күлмәге

Бик килешә үзенә.

Ялтыравык бизәкләре

Юк анда ниләр генә

3-бала   Яңа ел чыршысы бүген

Гүзәлләрнең гүзәле

Чыршыбызга бүләк булсын

Җырлап әйләник әле.

4-бала   Все красиво, точно в сказке

Хоровод несется в пляске

И над этим хороводом

Говор, песни, звонкий смех.

Поздравляем с новым годом

Поздравляем всех всех всех.

(Вместе): С новым годом, с новым годом

Поздравляем всех, всех, всех.

5-бала   Елка, елка, счастья сколько

Кружим кружим хоровод.

Хорошо что нынче елка

К нам пришла на новый год.

                                                      Җыр: “НОВЫЙ ГОД”

6-бала  Менә тагын бер ел үтте

Чыршы бәйрәме җитте.

Ап-ак кышның зур шатлыгы

Сөенечләр китерде.

7-бала   Матур килсен, тыныч килсен

Яңа ел илебезгә.

Җырлар аша изге теләк

телибез үзебезгә

Ал.б.  Балалар, җайлашып утырдыгызмы?Мин хәзер сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз:

Килә ерак җирләрдән

Кар-бураннар туздырып

Ел да олы капчыгына

күчтәнәчләр тутырып.

Үзе шаян, сүзгә бай

Ул кем була?.. (Кыш бабай)

Б-р: Кыш бабай!

Ал.б.  Дөрес,дөрес Кыш бабай.

Чакрыйк аны тизрәк.

Ансыз бәйрәм күңелсез,

Безгә кыш бабай кирәк

Б-р: Кыш бабай, Кыш бабай!

К.б. тавышы: Ишетәм, ишетәм. Тик килә алмыйм. Юлга буран сарган. Адаштым. Юлны югалттым. Берәр ярдәм җибәрә алмассызмы?

А.б.  Хәзер, хәзер, бабакай. Тиз генә киңәшләшик тә, берәр чарасын табарбыз.

Бию: “СЫЩИКИ”

1 сыщик: Урман юлын бездән дә

                 Яхшы белүче юктыр.

                  Кыш бабайсыз күңелсез бит

                  Эзләп тапмый булмастыр.

Ал.б.  Безнең нәни сыщиклар эшләрен яхшы башкарганнар. Кыш бабай хәзер тиз килеп җитәр инде. Әйдәгез аны Җыр белән каршылыйк әле.

ҖЫР “КЫШ БАБАЙ”

А.б. Бар да тәртиптә. әйдәгез тагын кыш бабайны чакырып карыйк әле

Б-р: Кыш бабай

(МОТОР ТАВЫШЫ ишетелә. Кулына мотоөикл руле тотып К,Б. керә. )

Исәнмесез, нәни дуслар!

Исәнмесез кунаклар!

Котлы булсын Яңа еллар

Телим бәхет шатлыклар!

Никадәрле танышларым

якыннарым дусларым!

Рәхәт миңа биредә,

әйтерсең үз илемдә

Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,

Сез дә үсеп җиткәнсез.

Рәхмәт сезгә балалар,

Мине сагынып көткәнсез!

Ал.б. Кыш бабай, без сине шундый көттек! Килгәч тә чыршыбызның уты яныр дип уйладык. Ә син бу турыда онытып җибәргәнсең ахрысы.

К.Б.  Юк, юк, кызым, онытмадым.

Кая минем йолдызларым?

Ягез әле килегез

Сихри сүзләр әйтегез!

Ике кыз шигырь сөйли.Аннары Кыш бабай чыршы кабыза.

ҖЫР:”ЧЫРШЫКАЙ”

Ал.б.  Кыш бабай, карагыз әле, чыршы өстендәге йолдызлар бигрәк матур яна!

(Шул арада бер бала кыш бабайның бияләен алып йөгерә.башкаларга бирә. Кыш бабай ах сез наяннар дип куа.)

К.Б. Көчкә тоттым бияләемне. Мин дә сезнең кебек шаярырга яратам. Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк.

УЕННАР

Ал.б.  Кыш бабай, безнең бабалар синнән дә җитезерәк булып чыктылар. алар синең белән уйнадылар. Ә син аларга шуның өчен бер биеп күрсәт әле.

К.Б. Ә нигә биемәскә, бик рәхәтләнеп. Әйдәгез, бабалар, бергәләшеп биибез.

КЫШ БАБАЙ БЕЛӘН БАЛАЛАР БИЮЕ

Утыралар.

К,Б, Арыттыгыз, балалар.

Кая, бераз ял итим.

Мин шигырьләр яратам

Шигырьләр тыңлап китим.

ШИГЫРЬЛӘР

К.Б.  Балалар, мин сезне бүген Үземнең иң яшҗ дустым – тылсымчы кызым белән таныштырырга телим.

Тылсымчы чыга.

Т. Сез чакырдыгызмы, хөрмәтлем ?

 К.Б. Таныш булыгыз, минем кечкенә өйрәнчегем – Тылсымчы кызым. Ул тылсым – могҗиза мәктәбенең 1-сыйныфында гына укый әле. Шуңа караматан, бик оста Могҗизалар күрсәтә ала. Әйе, ышанмыйсызмы? Хәзер ышанырсыз. Тылсымчы кызым, (уйлана) Син шулай итеп эшлә: бәйрәмгә Карсылу килсен.

Т. Әй, бу бик гади теләк, кыш бабай. Моны эшләү миңа бик җиңел.

Ахрый-тахрый, шухрый-мур,

Карсылу, монда бул!

(Өч тапкыр кул чаба). Биеп УБЫРЛЫ керә

Уб.  (кыш бабайны кочаклап) Исәнме бабакай, менә мин килдем. Син чакырдыңмы мине?

К. Б. Мин нишләптер үз оныгымны танымыйм. Тылсымчы кызым, әллә берәр ялгышлык ңибәрдеңме? Кызым, нәрсә булды сиңа? Син нишләп болай киендең? Нигә борының бик зур, тешләрең ямсез?

Уб. Бабакай, нишләгән минем борыным. тешләремә ни булган? Белсәң иде бабакай, минем нинди зур йөрәгем!(Чүпрәк йөрәк тартып чыгара)Минем сине яратасым килә.(Кочакламакчы була, кыш бабай сикереп тора)

К.Б. Тылсымчы, син кая? Кем бу? тизрәк хатаңны төзәт!

Т.  Ой, хәзер, төзәтәм. Хөрмәтлем. Кечкенә Төгәлсезлек киткән. Ахрый-тахрый, Шухрый-муур,Карсылу монда бул.

Убырлы китә.Аның себеркесенә атланып Карсылу керә.

Кар. ха-ха-ха, Нәрсә картлач, күңелсезме әллә? Нишләп җырламыйсыз ә?  Хахаха.

К.Б.(Авыр сулап) Күрәм болай бәйрәмне дәвам итеп булмый. Бу хаталарны үземә төзәтергә туры килер. (таягын алып шакый)

Бер ике өч дүрт биш,

Карсылуга әйлән тиз!

Кар.(Кире үз хәленә кайта) Ой, бабакай, әллә нәрсә булды миңа.

К.Б. Борчылма кызым, бу теге җүнсез Убырлы карчык эше. Тылсымчы кызымның да тәҗрибәсе җитеп бетми әле. Өйрәнәсе бар. Кызым әйдә әле, кунакларны яңа ел белән котлап үт.

Яңа ел белән котлыйм,

Сезне нәни дусларым.

Акыллы булып үсегез

Тыңлап сүзен олыларның.

Кунакларга теләгем шул,

Исән-имин булыгыз.

Язмыш биргән сынауларны

Җиңел итеп узыгыз.

Кая минем сеңелләрем,

Һәм гайрәтле энеләрем?

Котлавымны дәвам итеп

Биеп китегез әйдә.

 

КАР КЫЗЛАРЫ ҺӘМ ГУСАРЛАР БИЮЕ

К.Б. Менә рәхмәт сезгә. Ничек рәхәт булып китте. Әйдәгез, хәзер уйнап алабыз.

УЕННАР,(Кыш бабай урындыгы...     )

К.Б. Балалар сез бүген шундый шат күңелле. Миңа бик тә ошыйсыз. Минем сезгә бер әкият бүләк итәсем килә.(китә)

1-бала. Әллә дөрес, әллә ялган.

Бик ышанмыйм үзем дә

Могҗизалар була диләр

Һәр Яңа ел төнендә.

2-бала.  Чыршының уты сүнде,

Күктә яна йолдызлар.

Яңа елның әкияте

Башлана хәзери дуслар.

Залда ут сүнә. Чыршы уты кала. Убырлы керә. Себеркесен карый(Урал мотоөиклы тавышы),кабыза алмый.

Уб. Тфү, бу техника тагын мине подводитҗ итә. Әллә бензины беткән инде, әллә тасул салынмаган, Совсем моторы эшләми. Списатҗ итсәк яңасы юк. Мондый самалутны бер завод та эшли алмый шул хәзер.(Ут яна. Балаларны күрә). Ә сез нигә монда җыелдыгыз?

Ал.б. Ә син үзең нишләп йөрисең?

Уб. Ярый, ярый, сезнең миндә, минем сездә эшем юк. Монда хәзер шундый әкият була. Аның катнашучы геройлары – мин һәм минем якын дустым...(чаңгыда разбойник керә) әнә, үзе дә килә. Сугыш чукмары – разбуйник, русча әйтсәк. Хәзер инде татарларда да әллә нинди исемнәр бюар. Ярамаган тагын бала-чагага, үзем куштым разбуйник дип.(аркаларыннан сөя).

Р.  Безнең урманда тагын Карт бабай. әй. түгел, Кыш бабай белән Кар кызы яши. Бабай тунын салмый, радикулит(йөреп күрсәтә). Нәфесе бик зур: һаман да эшләп йөри. Пенсиягә китәргә уйламый да. (Чаңгыларын салып) Әболар чаңгылар. Кыш бабайның өеннән чәлдереп чыктым. Шундый матур пластик чаңгылар. Пластинка дигән сүздәндер инде. Кыш бабайның яратып йөри торган тылсымлы чаңгылары. Үзйөрешле – самаходный алар.

Әле бу урманда (Убырлыга күрсәтеп) бер әби, бетәшкән карчык яши, үзе җен төсле...

Уб. (Ачуланып)Нинди карчык, нинди җен?

Р. Алай дип әйтмәдем бит. Бер матур кыз, авызында тешләре бик күп, әз сөйли, дидем.

Уб. Разбойник-дустым, әйт әле, яңа елга балаларга нәрсә кирәк?

Р. Нәрсә булсын инде. Бүләкләр, кыш бабай, карсылу...

Уб.  Дөрес. Ә бүләкләр артыннан Кыш бабай фәкать самаходный чаңгылар белән генә бара. Ә чаңгылар бездә. әйдә аларны яшерәбез дә , балаларны бүләксез калдырабыз. Бүләкләрсез Яңа ел яңа ел түгел инде ул.

Р.  Вәт синдә баш! Карчык кына димәссең. Дом совет бу! Ха-ха-ха. Алга!(китәләр)

Кыш бабай белән кар кызы керәләр.

К.Б. Бәйрәм дәвам итә дуслар.

Ару-талу белмибез
Яшел чыршы тирәсендә

бергә-бергә биибез

Ал. б.  Тукта әле кыш бабай, Безгә биергә кирәкми әле.

К.Б. Нигә? Нәрсә булды? Нәрсә җитми? Кар яудырыйммы? Буран чыгарыйммы?.

Бал-р.: Юк!

К.Б. Ә нәрсә кирәк?

Бал-р. Бүләкләр.

Кар.: Бабакай, ә кая соң безнең бүләкләр.

К.Б. Ах, җүнсез баш, бүләкләр турында онытканмын бит. Мин хәзер үзйорешле чаңгыларымда аларны алып киләмен. (Карый, эзли)

ә кая соң минем чаңгылар? (Чыгып китә)

Ал.б.  Кыш бабай кайтып җиткәнче бәйрәмебезне дәвам итик. Карагыз әле, дуслар, безне котларга нинди матур чегән кызлары килгәннәр?

ЧЕГӘН БИЮЕ.

Кыш бабай белән карсылу керәләр. Алар артыннан Убырлы керә, чегән булып киенгән.

Уб. Нәрсә, картлач, бик күңелсез? Берәр нәрсә булдымы әллә?

К.Б. Ә син мени әле бу, убырлы? Нәрсә булды соң сиңа? Әле карсылуга әвереләсең, әле чегәнгә... Булды шул. Чаңгыларны урлаганнар.

Кар.  Әбекәй, син аларны күрмәдеңме?

Уб. Әгәр дә мин монда күргәннәрне сөйләсәм... Нәрсә булыр икән миңа?

Ә син нәрсә телисең, кортка?

Уб.  Нәрсә, нәрсә, акча бир.

К.Б. Тукта, тукта, ул хәтле җәелмә.
Уб.  Шулаймы, бер нәрсә дә сөйләмим.

Кар. Сез бит киң күңелле, олы йөрәкле, зинаһар сөйләгез инде.

Уб.  Акча бир, сөйлим.

К.Б. Ярар инде, мә ал.

Уб.  Мин моннан разбойникның чыгып киткәнен күрдем. Караңгы иде. Ә шулай да култык астына кыстырган чаңгыларын күреп калдым.

К.Б. Ә ул кайсы якка китте?

Уб.  Әллә монда, әллә тегендә...(китә)

К.Б. Карсылу, кызым. әйдә эзлик.Киттек.

Чыршыны урап чыгалар. Каршыга разбойник чыга.

К.б. Менә ул үзе. Разбойник, әйт әле, кая безнең чаңгылар?

Р.  Юк. Мин алмадым. Убырлы алды. Теләсәгез мин сиңа булышам. Сезгә нигә кирәк ул чаңгылар?

К.Б. Чаңгылар белән бүләкләр алып килергә.Балалар бит яңа ел күчтәнәче көтәләр.

Р. Пүчтәк эш бу. Хәзер эшлибез. карасин аны, лыжи таба алмыйлар икән аны.

 Алты өчең унсигез,

Әй, чаңгылар, килегез!

(Ишек янына бара. Чаңгыларны җебе белән тартып ала. Чаңгы артыннан убырлы йөгерә. )

Уб. Кая барасыз, юнсезләр. Туктагыз. Бу чаңгылар минеке.

К.Б. Юк инде убырлы, бу чаңгылар минеке. Хәзер без бу чаңгылар белән бүләкләргә барабыз. Ә сез, балалар, без килгәнче уйный торыгыз.

УЕННАР

Ледянкага шар салып йөгерү.

Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тартып керәләр.

К.Б. Менә сезгә күчтәнәчләр.

 Рәхим итеп алыгыз.

Яңа елда шатланышып,

уйнап көлеп калыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий на осенний праздник(на татарском языке).

                                                    ...

Сценарий праздника для национальной (средней) группы “Навруз- весенний праздник” (на татарском языке)

“Нәүрүз – язгы бәйрәм”Составили: Шамсутдинова Сирина Абдулловна, Рахимова Лилия Фанисовна...

Сценарий праздника для национальной (средней) группы “Навруз- весенний праздник” (на татарском языке)

“Нәүрүз – язгы бәйрәм”Составили: Рахимова Лилия Фанисовна, Шамсутдинова Сирина Абдулловна...

сценарий праздника на татарском языке "На лесной полянке"

В данном материале дети знакомятся с фольклором татарского народа....

Сценарий праздника для средней группы “Навруз- весенний праздник” (на татарском языке)

Сценарий праздника для средней группы "Навруз-весенний праздник" (на татарском языке)...