Осенняя сказка для детей 4-5 лет
план-конспект занятия по музыке (средняя группа) на тему

Осеннее развлечения для дошкольников

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Осенняя сказка для детей 4-5 лет18.15 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Көзге (бәйрәм) әкият.

Уртанчылар төркеме өчен

бәйрәм сценарие.

Тәрбиячеләр:
Ильязова Ф.Ш.
Хисамутдинова Г.Р.

А.б.:
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте
Рәхим итегез,
Көзге бәйрәмгә.
Яфраклар тотып
Бер биик әйдә.

“Яфраклар белән бию”

А.б.:
Игътибар, игътибар балалар!
Матур итеп утырыгыз
Безнең көзге урманда
хәзер әкият башлана.
Бер көнне Мәрьям исемле кыз иптәш кызлары белән урманга гөмбәгә китә.

Мәрьям:
Карагыз әле кызлар, нинди матур кояшлы көн. Әйдәгез, тизрәк кәрзиннәребезне алыйк та, урманга барыйк.

А.б.:
Менә таныш сукмак буйлап, кызлар урманга борылдылар. Ә урманда күккә кадәр терәлеп наратлар үсә һәм бик матур булым миләшләр утыра.

Миләшләр:
Я наряженной была,
Белым цветом я цвела,
Соловушки свистели
Про весну мне пели.

А как лето пришло,
Жарко солнце запекло,
Я зазеленела,
Листьями шумела.

А в осенний денёк,
Хоть наряд мой поблёк
Бусы я надела
И повеселела!

А.б.:
Миләшләр, әйдәгез бер биеп күрсәтегез
“ Миләшләр” биюе

Мәрьям:
Миләшләрне күп итеп җыйдым.
Хәзер гөмбәләр эзләп киләм

Гөмбәләр чыга.

1 гөмбә:
Мин – ак гөмбә
Мин – батыр гөмбә
Курыкмыймын беркемнән дә
Менә шундый кыю гөмбә

2 гөмбә:
Мин – гөреҗдә гөмбәсе
Бөтенебез бер төсле
Безне табу кыен түгел
Урман юлыннан эзләгез

3 гөмбә:
Мин – баллы гөмбә
Үсәм көндез һәм төнлә
 Гөмбәләр биюе

1 бала:
Көз шулай төрле төсләргә
Буйый бөтен җирне дә
Җиләк – җимпеш белән сыйлый
Шатландырып безне дә

2 бала:
Алтын көз кунакка килгән,
Сары күлмәген кигән.
Елмаеп карый безгә
Җырлап уйнашыйк бергә.

3 бала:
Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар.
Кәбестә, кишер, суган,
Алтын көз безнең унган.
  Җыр “Яшелчәләр”

Мәрьям:
Монда күпме гөмбәләр(яшелчәләр)
Хәзер мин аларны җыям
Мин гөмбәләр(яш-р) белән күңел ачып
Урманда адаштым бит
Ау – ау! (китә)

А.б.:
Балалар, Мәрьям китте, әйдәгез без аның артыннан урманга барыйк һәм көзге урман турында җыр җырлап алыйк.
     
Хоровод

А.б.:
Балалар, әйдәгез бергәләп Мәрьямне чакырыйк “Мәрьям ау – ау”

Аю:
Кем минем урманда шаулый, кем “Ау – ау” дип кычкыра???”

А.б.:
Исәнмесез Аю абзый. Безнең бер кызыбыз югалды, шуңа без аны чакырабыз. Син аны урманда күрмәдеңме?

Аю: шундый кечкенәме?
А.б.: әйе
Аю: шундый яхшы кызмы?
А.б.: әйе
Аю: шундый акыллы кызмы!
А.б.: әйе
Аю: Мәрьям исемлеме?
А.б.: Әйе, Мәрьям исемле!
Аю: Юк, очратмадым да, эзен дә күрмәдем.
А.б.: Юк, монда нәрсәдер шикле, балалар, әйдәгез тагын Мәрьямне чакырабыз.


Балалар: Ау – Мәрьям!

Мәрьям:  
Исәнмесез балалар, ярый әле сез мине таптыгыз!

Аю:
(Мәрьямне үз өенә алып китә). Юк Мәрьям мин сине бирмим, син миндә яшәрсең. Өйне җыештырырсың, ашарга пешерерсең. Ә инде күңелсез булса, минем күңелне ачарчың.

Мәрьям:
Аю бабай җибәр инде мине, минем бакчага кайтасым килә.

Аю:
Юк, җибәрмим, миңа моңсу. Мин бит җырлый да, бии дә блемим.

А.б.:
Аю абзый, безнең балалар сине күңел ачарга өйрәтсәләр, син Мәрьямне җибәрәсең ме?

Аю:
Белмим шул. Сез бакчагызда нинди җырлар ңыйлыйсыз соң?

А.б.:
Аю абзый син  тынлап утырып тор.
        Җыр “ Көз җиткәч” 

Аю:
Мин хәзер урманда яшәүче барлык җәнлекләрне шаккаттыра алачакмын. Сезнең белән бик күңелле. Әйдәгез бер күңелле уен уйнап алабыз.
      Уен “ Түбәтәй”

А.б.:
Аю абзый, хәзер Мәрьямне җибәр инде – без сине биергә, җырларга өйрәттек бит.

Аю:
Ярый, Мәрьям, мин сине бакчаңа җибәрәм, миңа хәзер урманда күңелсез булмас. (Кәрзин чыгара). Үзең белән пирожкилар  да ал. Кара аны юлда ашый күрмә, балаларга алып бар.

Шуның белән бәйрәм дә бетә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ совместной деятельности взрослых и детей с использованием элементов сказкотерапии в период адаптации «Осенняя сказка» для детей 2-3 лет и родителей

в адаптационный период очень важно наладить контакт не только с детьми, но и с их родителями. Именно на это направлено предложенное совместное занятие для детей раннего возраста и родителей с использо...

Конспект непосредственно образовательной деятельности по рисованию с использованием ИКТ по теме: «Подарочек осеней сказки» для детей средней группы

Цель:  формирование  образных  представлений о  дарах осени, включающее  знания о  осенних   явлениях  растений  осенью  и его  причинах,...

Сценарий осеннего праздника «Осенняя сказка» для детей подготовительной группы

Вот опять пришла пораНа дары благая.Называется она…Осень золотая!Снова птицы в сентябреНа юг стремятся стаей.Потому что на дворе…Осень золотая!Нету играм и деламНи конца, ни края.За руку...

Осенний физкультурный праздник «Осенняя сказка» для детей старшего дошкольного возраста

Повышение интереса старших дошкольников к подвижным играм через сказку....

Сценарий осеннего праздника "Осенняя сказка" для детей старшей группы 2019

Методическая разработка. Сценарий осеннего праздника "Осенняя сказка" для детей старшей группы....

Сценарий осеннего праздника "Осенняя сказка" для детей средней группы.

Способствовать созданию положительных эмоциональных переживаний детей и родителей, воспитывать культуру поведения на массовых мероприятиях....