Көзге күңел ачу
материал по музыке (младшая группа) на тему

Князева Надежда Михайловна

сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_kunel_achu.docx17.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Көзге күңел ачу

СЦЕНАРИЙ

/ беренче кечкенәләр төркеме балалары өчен /

Залга керү. Балалар “Алмалар коела” көенә керәләр.

Тәрбияче: -  Исәнмесез, балалар! Без сезнең белән бүген “Көз” бәйрәменә җыелдык. Кадерле балалар, бүген безгә кунакка Петрушка киләм дигән иде. Сез аны күрмәдегезме?

Балалар: -  Юк.

Тәрбияче: - Әллә онытты микән? Әллә безнеҗ бакчаны тапмый йөри микән? Әйдәгез, балалар, матур итеп кул чабып, чакырып карыйк аны. Ул безне ишетер дә, безнең янга килеп җитәр.

Балалар кул чабалар, музыка астына Петрушка керә.

Петрушка:

Исәнмесез, балалар!

Мин Петрушка, шук малай.

Таныш булыйк без давай.

Мин яратам балаларны,

Кызларны, малайларны.

Тәрбияче: - Балалар, Петрушканың сезнең белән уйныйсы килә. Әйдәгез әле бергәләп уйнап алыйк. (Шалтыравыклар белән уен)

Петрушка балаларны мактый. – Бигрәк матур уйнадыгыз. Балалар, мин сезнең бәйрәмгә үзем генә килмәдем. Аю дустымның да сезнең янга күңел ачарга киләсе килде. Минем Аю дустым качышлы уйнарга бик ярата. Ә сез качышлы уйный беләсезме? (музыка астына “Качышлы” уенын уйнау)

Петрушка: - Ярый, балалар, сезнең белән бик күҗелле булды миңа. Мин сезгә дустым аюны калдырам. Сез аның белән төркемегезгә кайткач уйнарсыз. Ә миңа китәргә кирәк. Сау булыгыз, балалар.

Тәрбияче: - Әйдәгез, балалар, Петрушка белән сау буллашыйк. Сау бул,Путрушка. (Музыка астына Петрушка чыгып китә)

Тәрбияче: - Балалар, безгә кунакка Көз кызы да киләргә чыккан. Әйдәгез әле аны “Әйе шул” җырын җырлап каршы алыйк. (Җыр “Әйе шул”).

Музыка астыны Көз кызы керә.

Көз: - Исәнмесез, нәниләрем. Мин Көз кызы булам. Көттегезме мине? Минем кәрзинемдә көзнең матур бизәкләре. Мин көзнең уңышларын, яфракларын җыя-быя сезнең янга бераз соңгарак та калганмын.

Тәрбияче: - Без сине көттек. Син килүгә бию дә әзерләдек. Балалар, әйдәгез әле Көз кызына үзебезнең биюне биеп күрсәтик. (Яфраклар белән бию)

Көз кызы: - Бигрәк зарыгып көткәнсез икән. Бигрәк матур итеп биедегез.

Тәрбияче: - Ә хәзер Көз, безнең балалар сиңа үзләренең җитезлекләрен күрсәтерләр. Без хәзер сезнең белән “Яфрак җыю” уенын уйнарбыз. (уенга 2 бала чакырыла. Музыка астына яфракларны җыялар). Әйдәгез әле карыйк әле нинди яфраклар җыйдыгыз икән.

Бу нинди яфрак? (яшел, сары, кызыл)

Яфраклар күпме? (күп)

Менә нинди җитез, уңган безнең балалар.( Көз кызы да балаларны мактый)

Тәрбияче: - Көз, безнең балалар сиңа тагын бер бүләк әзерләделәр. Менә тыңлап кара әле. (Җыр “Без килдек бакчага”).

Көз: - Сездә бик күңелле булды балалар. Ләкин мин китәм инде. Минем әле көзге яңгырларымны яудырасым, көзге уңышларны быясым бар. Мин сезгә уңышларымның берсен күчтәнәчкә алып килдем. (Көз балаларга алма тарата)

Тәрбияче: - Әйдәгез әле балалар, Көз кызына рәхмәт әйтеп, аның белән саубуллашыйк. Рәхмәт, Көз кызы, сау бул!

Көз: - Сау булыгыз, балалар.

Тәрбияче: - Менә, балалар, безнең бәйрәмебез үтеп тә китте, без сезнең белән бик матур ял иттек. Сезгә бәйрәм ошадымы? (ошады). Ә хәзер, балалар, төркемебезгә кайтабыз. ( Музыка астына залдан чыгалар).