Сценарий проведения мероприятия с писателем Гузалией Галлямовой и ее книги"Яфраклар биюе"
календарно-тематическое планирование по музыке (подготовительная группа) по теме

Чикурова Люция Ханифовна

Сценарий проведения встречи с писателя родного края на татарском языке.На мероприятии зачитываются стихи , песни на слова стихов писателя, а также танцы под татрские народные мелодии.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл сценарий на татарском языке31.41 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре 65-нче баланың сәләтен үстерү үзәге балалар бакчасы

“Бөдрә тал”мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе”

Яфраклар биюе

(Әлмәт районында яшәп иҗат итүче язучы Гүзәлия Галлямова белән очрашу һәм яңа китабы белән танышу)

 Тозеде һәм үткәрде:                                                            Ямалиева Ф. Л.

Музыкальный руководитель:                                              Атаханова Л.Х.                                                        

Әлмәт – 2015 ел

Максат: туган шәһәребезнең күренекле иҗат кешеләре турында белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү.

Тәрбия бурычлары: туган җиргә һәм туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү;

матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту.

Үстерү бурычлары: телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычлары: шигырьдәге, җырдагы төп фикерне аңларга, әсәрнесәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлек өстендә эш: шагыйрь, язучы, композитор, иҗат.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, матур әдәбият, музыка.

Методик алымнар: сорау, аңлату, күрсәтү, мөстәкыйль эш, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: мультимедия-проектор, видеосюжетлар, магнитофон.

Алдан үткәрелгән эшләр: Чакырылган авторларның иҗатлары белән танышу; шигырьләрен уку, әсәрләрен сәхнәләштерү; костюмнар әзерләү, нәфис сүз әзерләү, методик алымнар карау.

Образовательная область «Музыка»: обогащать чувственно – эмоциональный опыт, воображение через интеграцию музыки, творчество детей.

Задачи и цели в образовательной области « Музыка»: воспитывать любовь и интерес к музыке родного края, обогащать впечатления детей, знакомя с музыкой и культурой родного языка.

“Туган тел”көенә залга балалар керә, басалар.

А.Б.укый

ОНЫТМА «ТУГАН ТЕЛ» НЕ

Ишетелә “Туган тел”дән чишмә чыңы,

Манарадан яңгыраган азан моңы.

Әнкәйләрнең, әбкәйләрнең бишек җыры,

Шул вакытта кузгаладыр күңел кылы.        

Тыңлаганда “Туган тел”не горурланам,

Көйләгәндә туган җирдән моңнар алам.

Мин халкымның барыр юлын яктыртучы

“Туган тел”ен онытмавын теләп калам

Беренче  куплет бергә җырлана:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

 Син туган тел аркылы.

А.Б.Нинди матур җыр. Балалар без сезнең белән бүген бик матур чарага җыелдык. Ә менә нинди дип сорасагыз, мин аны сезгә әйтми торам әле.

Безгә кунаклар да шактый җыелган, кунаклар белән матур итеп туган телебездә исәнләшик һәм сәламлик.

Балалар: Исәнмесез кунаклар.

Тәрбиячеләр башкаруында җыр:

ӘССӘЛАМЕГАЛӘЙКЕМ!

                                                                          Госман Садә сүзләре,

Резеда Ахиярова музыкасы

Таң ата да кояш чыга,

Кояшны сәламли көн.

- Саумы, кояш, сүнмәс учак!

Әссәламегаләйкем!

Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган илем!

Үз телемдә сиңа сәлам,

 Әссәламегаләйкем!

Әй игенче, күкрәп үссен

Кырларда синең иген.

Икмәк тотып сәлам юллыйм,

Әссәламегаләйкем!

Ачыйк бәхет ишекләрен,

 Бәхетле булсын һәркем.

Әй кардәшләр, милләттәшләр,

Әссәламегаләйкем!

Таң ата да кояш чыга,

Кояшлы бездә һәр көн.

Кояш белән сәлам юллыйм,

Әссәламегаләйкем!

А.Б.Безгә тагы бер кунак килермен дип вәгъдә биргән иде. Әле алай гына да түгел, ул безгә ниндидер әйбер тапшырасым бардигән иде. Нишләптер соңга калды. Ярар, киләсе кунак килер. Без аны көткән арада менә нәрсә турында сөйләшеп алыйк әле. Сез нинди ел фасылларын беләсез?

Балалар: - кыш, яз, җәй һәм көз.

А.Б.Хәзер кайсы вакыт?

Балалар: Кыш

А.Б.Яратасызмы? Ни өчен?

Балалар: Кыш көнне чана шуарга була, кыш бабай килә һ.б.

Кыш булып киенгән тәрбияче керә, шигырь укый:

ТӘҮГЕ КАРЛАР

Куышып, шаярып,

Очына-очына.

Беренче ак карлар

Кундылар учыма.

Күр, нинди матурлар,

Бизәкле-бизәкле.

Кемнәр соң аларга

Ясаган бизәкне?

Тирә-юнь сафланып

Төренде аклыкка.

Минем дә күңелем

Күмелде шатлыкка.

        -Исәнмесез балалар. Таныдыгызмы? Мин кыш, мин бик шат мине шулай сагынып көткәнегез өчен. Тик  мин озак тормыйм, бары тик 3 ай. Алар да минем белән килделәр, үзләре турында сөйләп күрсәтсеннәр әле, танырсызмы икән?

 Бала: Декабрь

Чын-чынлап кыш килеп җитте,

Тәрәзләрдә - бизәкләр.

Әкрен генә карлар ява,

Тәрәз шакый песнәкләр.

Бала:   Гыйнвар

Яңа ел да килеп җитте

Кыш бабай белән бергә.

 Биедек тә, җырладык та,

Күңелле булды безгә.

Бала:   Февраль

Тирә-юньдә ап-ак кар,

Урамда күз камаша.

Җил-буран һич тынып тормый,

Менә сиңа тамаша!

А.Б.Кыш турында нинди матур шигырьләр беләсез?

Бала:   САГЫНДЫМ КЫШ БАБАЙНЫ

Тәрәзәләргә элеп куйдым

Ап-ак кар бөртекләрен.

Кыш бабай белсен әле, дип

Аны сагынып көткәнем.

Керсен әле өебезгә,

Шакылдатып таягын.

Өшегәндер-җылытырбыз

Кулларын һәм аягын.

Безне биетеп, җырлатып

Таратыр бүләкләрен.

Кыш бабайга минем дә бар

Әйтәсе теләкләрем.

Бала:  

ҖИЛӘКЛЕ ЧӘЙ

Тышта салкын буран дулый,

Җил йөри тәрәз кагып.

Без җиләкләп чәй эчәбез,

Җәйләрне искә алып.

Җиләк исе, җиләк тәме

Өебегә таралды.

Хәтерләтеп гөлчәчәкле

Җиләк пешкән аланны.

Тәрәзәдә кышкы бизәк,

Ә табынга җәй килгән.

Чәй эчәбез мәтрүшкәләп

Җир җиләкләре белән.

Музыкаль номер:“Кар бөртекләре биюе”

Чыгып китәләр

А.Б.Кышлар китүгә, язлар җитәр.

Яз булып киенгән тәрбияче керә, шигырь укый:

ЯЗ ҖЫРЫ

Бар дөньяны ямьгә күмде

Кояшның назлы нуры.

Болын-кырларны уятты

Кошларның дәртле җыры.

Ямь-яшел күлмәк киярләр

Куаклар һәм агачлар.

Ак яулык ябыныр тиздән

Чиәләр, алмагачлар.

Урамда уйный балалар,

Тарала шат авазлар.

Куанычлар белән килсен

Сагынып көткән язлар!

  • Исәнмесез балалар. Таныдыгызмы? Мин яз, минем үз айларым бар. танырсызмы икән сез аларны?

Бала:   Март

Түбәләрдән тамчы тама,

Карлар әйләнә суга.

Кайтып җылы яклардан

Сыерчыклар җыр суза

Бала:   Апрель

Елгалардан бозлар ага,

 Әй балалар куана.

Агачларның бөреләре

Йокысыннан уяна.

Бала:   Май

Имәннәр күлмәген кия,

Үләннәр баш калкыта.

Яфрак исләре тарала,

 Алмагач чәчәк ата.

А.Б.Безнең балалар яз көннәрен дә бик сагынып көтәләр, узләрен тыңлыйк әле:

Бала:                          СЫЕРЧЫК КИЛДЕ

Яңа ояга

Сыерчык кунды.

Җыры-моңына

Тирә-юнь тулды.

И сайрый кошчык,

Канат кагынып:

“кайтып җиттем мин,

Сезне сагынып.

Мине көткәнсез,

Рәхмәт, ди, сезгә”.

Аның сайравы

Күңелле безгә.

Бала:                        КОШКАЙЛАР

Язлар җитте. Туган якка

Кошкайлар кайтыр очып.

Тынычлык теләп бу җиргә,

Зәңгәр күкләрне кочып.

Исән-имин кайтыгыз сез,

Канатыгы талмасын.

Берегез дә ерак юлда

Аерылып калмасын.

Күкләрдән аваз салыгыз,

Каршыларыз куанып.

Хәерле яз, яңгырлы җәй

Килегез безгә алып.

Музыкаль номер:“Әпипә” флейтада башкарыла

А.Б.Язлар китүгә, җылы җәйләр җитәр.

Җәй булып киенгән тәрбияче керә, шигырь укый:

БОЛЫНДА

Ямьле җәй көнендә

Бардык без болынга.

Чәчәкләр хуш исе

Бәрелде борынга.

Тиз генә аларны

Өзим дип үрелдем.

Тик кинәт янымда

Бал корты күренде.

Безелдәп очты ул,

Әйткәндәй: “Өзмә!” – дип.

Тешләде бармакны,

Үзем дә сизмәдем.

Авртты бармагым,

Еладым, түзмәдем.

Тукталып калдым шул,

Чәчәкне өзмәдем.

Җәйнең табигате искиткеч матур, һәр үләнне, бөҗәкне, чәчәкне тотып карыйсы килә. Ләкин шуны онытмаска кирәк, табигатне без сакламасак, аның матурлыгы юкка чыгыу бар. Ә сез җәй айларын беләсезме?

Бала:   Июнь

Сайрый-сайрый кошлар оча,

Зәңгәр күкләрне иңләп.

 Болын чәчәккә күмелә,

Үләннәр үсә гөрләп

Бала:   Июль

Җәйнең иң кызу чаклары,

 Кызаралар җиләкләр.

Күләгәгә яшеренгән

Җәнлекләр һәм бөҗәкләр.

Бала:   Август

Бакчаларда җиләк-җимеш,

Яшелчәләр өлгерә.

Барысы үзенә дәшә,

Син җыеп өлгер генә.

А.Б.  Җәй турында да бик матур шигырьләр бар, әйдәгез шуларны искә төшерик.

СУ БУЕНДА

Ял көнендә апа белән,

Бетереп эшебезне,

Су буена төшеп киттек

Ияртеп этебезне.

Аркаларны да кыздырдык,

Аяк-куллар каралды.

Тик аякның табаннары

Кояш күрмичә калды.

Тезелешеп ятып комда

Кыздырабыз табанны.

Без түзәбез, тик Акбайның

Түземлеге чамалы.

Тик кенә ятып торалмый,

Юк, тыңламый безне һич.

Нигә аңа каралырга,

Ул болай да кара ич!

Музыкаль номер:  “Гөлләрем” – җыр

                                   “Әйлән-бәйлән” - бию

Көз булып киенгән тәрбияче керә.

  • Исәнмесез балалар. Таныдыгызмы? Мин көз, танырсызмы икән минем айларымны?

Сентябрь

Шау-гөр килеп, балалар

Мәктәпкә юл алалар.

Алтын яфрак - юлларда,

Гөлчәчәкләр - кулларда.

Октябрь

Көн ничә төргә үзгәрә:

 Салкын җил исеп үтә.

Әле кояш чыгып ала,

Яңгыры явып китә.

Ноябрь

Соңлап кына көн башлана,

Төннәр озая бара.

Карлы яңгырлар да ява,

Җир туңа, катып кала.

А.Б. Козне без яратабыз мул уңышлары өчен, алтын яфраклары өчен һәттә беренче карларыда безне таң калдыра.

КӨЗЛӘР КИЛДЕ

Җәй сизелми дә утте,

Инде көзләр дә җитте.

Кыр казлары, аккошлар

Җылы якларга китте.

Аерыласы килми һич

Мул, алтын, серле көздән.

Озак көттермәс инде,

Ак кышлар килер тиздән.

УҢЫШ

Быел безнең бачабызда

Яшелчәләр бик уңды.

Кабаклар да искитәрлек,

Минем хәтлеләр булды.

Ничек зур булмасын алар,

Бшәүләшеп су сиптек.

Бүген бәлеш пншерәбез,

Әйдәгез безгә киттек.

Җыр: “Өлгерде инде алмалар”

Ишек шакыйлар, почтольон керә, посылка белән.

  • Исәнмесез. Бу 65нче “Бодрә тал” балалар бакчасымы? Мин сезгә посылка тапшырырга тиеш идем тик әзгенә тоткарланып калдым. Соңга калмаганмындыр бит әле.

(Посылка эченнән китап чыга.)

А.Б. Юк-юк, рәхмәт сезгә. Балалар, бу бит өр-яңа китап. Әле аны бер кемдә укырга да өлгермәгән. Безнең әле генә сөйләгән шигырьләребез шушы китапка тупланган. Укылмаганары да анда бик күп әле. Ә аның язучысы бүген бездә кунакта. Аның исеме Гүзәлия апа Галлямова. Ул Әлмәт районының Сөләй авылында туган, бүгенгесе көндә Габдрахман авылында яши, эшли, иҗат итә. Иҗат җимешләре”Хәзинә”, “Әлмәт таңнары”, республика басмаларында даими чыгып тора. Шигырьләре “Балаларга бүләк”, “Илһам чишмәләре”, “Матур булып үсегез”, “Җиләкле җәй” һәм менә шушы “Яфраклар биюе” җыетыкларында урын алды. Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче”Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсенең акив әгъзасы, Рафаил Төхфатуллин исемендәге премия лауреаты.Менә бүгенге очрашуның сәбәбе, мин сезне барыгызны да яңа чыккан китап һәм аның авторы белән таныштырасым килгән иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий проведения мероприятия, посвященного празднованию Дня Победы

текстовой материал сопровождается  тематической презентацией....

Сценарий проведения мероприятия ко Дню 23 февраля (на татарском языке)

23 нче февраль коненэ багышланган мероприятие....

Сценарий проведения мероприятия по ПДД. "Колобок" (старая сказка на новый лад).

Вас приветствует агитбригада «СТОП»: С - соблюдайте, Т –требования, О - осторожного, П – передвижения!Помните, ребята, что стало с героем известной русской сказки, который убежал от дедушки и бабушки ...

Сценарий проведения мероприятий патриотической направленности «Россия- родина моя»

Сценарий проведения мероприятий патриотической направленности...

Сценарий проведения мероприятия "Прощай,Масленица"

Сценарий проведения праздника «Масленица» совместно  с родителями, работниками ДОУ и детьми.                             ...

Сценарий проведения мероприятия, посвященного Году кино “Звучала музыка с экрана”

Сценарий проведения мероприятия, посвященного Году кино “Звучала музыка с экрана”...

Сценарий совместного мероприятия школьников и дошкольников к дню православной книги.

сообщить о новом празднике в нашей культуре, рассказать о деятельности Кирилла и Мефодия, а также о появлении на Руси первой печатной книги и её создателе – Иване Фёдорове, познакомить учащихся ...