“Хуш киләсен яңа ел!”
методическая разработка (старшая группа) по теме

Галимуллина Ландыш Маликовна

     МБДОУ “Янгуловский детский сад”

Музыкальный руководитель: Галимуллина Ландыш Маликовна

 “Хуш киләсен, яңа ел!”

(зурлар төркеме)

Күңелле көй астында  әбиләр чыга.

1 Әби.  Кая йөри соң бу Хөппиҗамал? Әйдә, ахирәт, соңга калабыз  бит инде.

2 әби. Нәрсә карыйбыз дисең?

1 әби: Нәрсә карамыйбыз, бәйрәмгә соңга калабыз дим мин сиңа.

2 әби: Кая барабыз? Нинди бәйрәм?

1 әби: Нишлисең инде шушы бакча хуҗасы Рәмзия Накиповна  чакырды бит безне бәйрәмгә.

2 әби. Ә-ә-ә,шулай шул, үпкәләмә,  ахирәт   хәтерләр шулкадәрле начарайды. Барысын да тиз онытам.

1 әби. Үзеңә кирәклесен онытмыйсың син. Әллә кайчангы әҗәтләрне сорап тилмертәсең.   Яңа ел! Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

2 әби. Абау, ахирәт без сөйләшеп онтылып киткәнбез, ахры. Бәйрәмгә кунаклар да килә башлады түгелме!

Көй астында бизәнгән, чәчләрен ясаган, заманча итеп киенгән Убырлы керә.

Убырлы: Исәнмесез, бабушкалар! 

1 әби. Әбәү, урман карчыгы, танырлык та булмагансың!

2 әби: Кем ул, ахирәт?

1 әби: Убырлы бит,әллә күрмисеңдәме7

2 әби. Убырлы?! Нинди убырлы булсын бу, мондый кәттә убырлы буламыни?

Убырлы: Ничек кенә була әле.(көлә) Бизәнеп, матур итеп киенеп бәйрәмгә килдем әле менә, барыбер чакырмас идегез. Жидкокристаллический экранлы телевизорымны саттым, пластик операция ясаттым. Заграничный себеркемә утырып, кичә генә Париждан кайтып төштем.

1 әби: (Убырлыны әйләндергәләп карый) Ну ты даешь Убыр! Кая югалды бу дигән идем аны?

Убырлы: Шул булырсыз инде, кеше тикшерүдән башканы белмисез, әйдәгез, бәйрәмгә соңга калабыз, киттек!

Бергә:

 Яңа  елны  каршыларга

Әйдә,  барабыз.

Кыңгыраулы  атлар  белән

Шунда  чабабыз.

Китәләр. Залга балалар керә.

                                    “Вальс”- биюе башкарыла

Җыелдык без барыбыз да

Киң, иркен бүлмәбезгә.

Кунаклар да сөенешеп

Бәйрәмгә килгән безгә.

Ап-ак мамык карлар ява,

 Акка төреп дөньяны.

 Бүген безне үз янына

 Яшел чыршы  җыйнады.

Ян яктырак,   чыршыкай

Балкысын утларың.

Бүген синең яныңа

Җыелган дусларың.

Көтә ул сабыр гына

Безнең җыр җырлаганны.

Тирәсендә әйлән-бәйлән

 Уеннар уйнаганны.

                                       Җыр “Чыршыкай, купшыкай”

А.Б. Тик чыршыбызның утлары янмый бит әле. Без бит тылсымлы сүзләрне әйтергә онытканбыз. Әйдәгез, бергәләп әйтик:

Бергә: Чыршы, чыршы кабын син!

            Утларыңны балкыт син!

Чыршыда утлар кабына.

Яшел чыршы, басып торчы

 Залның түрендә.

 Утлар сибеп балкып тор син

 Бәйрәм көнендә.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз  чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Бергә:      Котлы булсын Яңа ел!

А.Б. Килегез чыршы  янына

Түгәрәккә басыгыз.

Яңа елны уйнап-көлеп,

Җырлап каршы алыгыз.

                                        Убырлы керә.

Убырлы: Исәнмесез, балалар, килгән кунаклар! Сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән тәбрик итәм. Яңа елда яңа уңышлар, сәламәтлек телим!

Алып баручы. Убырлы, син бүген нишләптер, үзең шикле, үзең юмарт күренәсең.

Убырлы.  Син нәрсә, матуркаем. Өйрәнеп беткәнсез, мине гел начар итеп күрәсез. Мин яхшы да була алам. Сезнең балаларны да шатландыра алам.

Алып баручы.   Без мәрхәмәтле кунакларга бик шат.Бәйрәмебезгә рәхим ит.

Убырлы.  Мин бәйрәмгә шундый әзерләнеп, бизәнеп, матур итеп киенеп килдем. Сезнең белән чыршы   тирәсендә йөрисем, җырлыйсым килә.

Алып баручы:Алай бик әзерләнеп килгәч ,балалар белән   ярышып  ал.Кем җитезрәк булыр икән.

                                   Уен:Киез итекләр киеп чыршы  тирәли йөгерү.

Убырлы.  Ярар, сез җитезлек белән, мин хәйләкәрлек  белән алдырдым. Минем турыда матур итеп  шигырьләр  сөйләсәгез, Кыш бабагызны китерәм.  Алайса гел Кыш бабай да, Кыш бабай...

Балалар.      Убырлы-убырлы

                  Бөтен бите пудырлы.

                  Әй бизәнгән,  ясанган,

                  Караучысы  булырмы?

                  Аяклары кәкре,

                  Аркалары бөкере.

                  Үзе шундый кылтая,

                   Мин чибәр, дип, масая.

                    Киткән Убырлы биеп,

                    Җыртык күлмәген киеп.

                    Аннан куркып  урманда

                    Калмаган бер җанвар да.

Убырлы.     Нишләп качсыннар ди, минем дусларым бик күп. Шүрәле, Дию, җен-пәриләр нихәтле. Сез мине үпкәләтәсез, менә аларны чакырсаммы? Ух!

Алып баручы.       Тынычлан,  Убырлы. Шигырьләребезне тыңлап бетер.

Безнең Убырлы карчыкның

Сумсалары бер дигән.

Кәбестәсе, алмалысы

Барысы да көеп беткән.

Сумсалар җанландылар,

Бик тиз аякландылар.

Йөгерделәр, качтык, дип,

Убырлы ач калсын дип.

Убырлы.   Ничек ач? Сез мине үпкәләтәсезме? Ярар.

Алып баручы.  Убырлы, без бит шаярдык кына.

Убырлы.   Ярар, ярар. Мин дә шаярырга  яратам. Сезгә Кыш бабай кирәкме, хәзер булдырабыз аны..  Һе, минем бит сездән аермалы буларак всемогущий себеркем бар. Хәзер булдырабыз аны.

            Әфсен-төфсен, җилфер –җилфер

            Кыш бабайны бирегә китер.

 (Себеркесе белән сихерли.Турахан керә.)

Убырлы. Менә сезгә Кыш бабай! Заграничный себерке заграничный Кыш бабайны китерде.

Турахан.   Исәнмесез, кадерле кунаклар. Әссәламәгәләйкем!

Алып баручы.  Исәнмесез.

Турахан.  Матурларның матурлары, акыллыларның акыллылары, дөньяларыгыз имин  булсын.  (Кинәт үзгәреп.)  Тукта әле,  матурым. Мин кая эләктем? Нинди энәле гөл үсеп утыра монда?

Алып баручы.  Сез Яңа ел бәйрәменә килдегез.Бу энәле гөл түгел, бу чыршы. Ә без  Кыш бабайны көтәбез.

Турахан.  Нинди суык?  Зинһар өчен суык кирәк түгел. Мин яшәгән җирдә һәрвакыт җылы, рәхәт.

Алып баручы.  Ә сез кем буласыз? Кайда яшисез?

Турахан. Мин яшәгән җирдә ел буе җәй була.Мондый агачлар да үсми, анда хөрмәләр генә үсә, анда дөяләр белән йөриләр. Ә мин үзем мәрхәмәтле  Турахан карт булам. Сезнеңчә Кыш бабай. Без бит Яңа елны яз көне каршылыйбыз.

Алып баручы. Турахан, көнчыгышта Яңа елны яз көне каршылыйлар шул, ә без кыш көне каршылыйбыз.

Турахан. Бик хуп. Минем сезнең бәйрәмгә  бүләк бирәсем килә. Минем чибәр кызларым, чыгыгыз, биегез.

                                           Восточный биюе.

Алып баручы.  Рәхмәт, Турахан, синең бүләгең өчен. Әйдә әле, син дә безнең белән татар халык уенын  уйнап ал.

                                             Уен  «Капкалы»

Турахан.  Сезнең  уеныгыз бик  күңелле. Үз илемә кайткач, балаларга өйрәтермен әле. Сезне Яңа ел белән котлыйм! Бәхетле булыгыз.(Китә)

А.Б. Убырлы,бу бит безнең бабаебыз булмады.

Убырлы: Нәрсәсе ошамый сезгә? Бүреге- чалмасы бар. Юка гына булса да тун кигән, бүләк тә алып килгән.

.

А.Б. И убыр, башка ил бабайлары кирәк түгел, безгә үзебезнең Кыш бабай кирәк , нәрсә дә булса эшлә инде.

Убырлы. Балалар, мин бу Кыш бабайлар белән буталып беттем инде. Ниндирәк соң әле ул безнең кыш бабай? Һай ти-ти баш!

                          “У тебя дед Мороз”-җыры башкарыла.

Убырлы. Әллә гаеп заграничный себеркедә микән? Кая, булмаса үз себеркемне китер әле?

(каен себеркесен алып килә, убырлы сихерли.)

Әфсен-төфсен, җилфер –җилфер

Кыш бабайны бирегә китер.

А.Б. Әйдәгез, җыр  белән дә чакырыйк

(Ерактан кыш бабай атлары тавышы килә)

                                   Җыр “Кыш бабай”

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!

                      Исәнмесез, әбиләр!

                      Тирән карларны ерып

                       Бар җиргә суык өреп,

                       Озын юллар үттем мин

                       Сезгә килеп җиттем мин

                         Котлы булсын Яңа ел!

            Кар кызы. Ак сакаллы, ак күңелле

                                Бабам белән без 

                                Җир өстенә аклык – пакьлек

                                Алып киләбез.

                               Яңа ел белән сезне,

                     Яңа бәхетләр белән!

Кыш бабай У-у-у, туңдырам, өшетәм бар дөньяны!  Суыкмы сезгә, балалар? (Юк)

Бергә: Әй,  Кыш бабай, Кыш бабай.

             Туңдырма безне болай.

Кыш бабай.            Юк, юк!  Суык-салкыннарны

                              Җилләрне,  бураннарны.

                              Барысын да калдырып килдем,

                              Барлык йөрәк җылысын

                              Сезгә бүген китердем.

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен.

 Яңа елга һәммәбезне

 Матур   бизәгән өчен.

Кыш  бабай.    Чыршы янына чакырам,

                          Матур итеп басыгыз.

                           Яңа елда әйлән-бәйлән

                          Җырлап-биеп алыгыз.

А.б:Безгә кунукка петрушкалар килгән.Әйдәгез аларның биюләрен карап китик.

                               Петрушкалар биюе.

А. б. Кыш бабай сез юлдан килгән кеше.Арыгансыздыр да инде. Утырып бераз ял итегез. Бабакай, безнең балалар синең турында бик күп шигырьләр беләләр. Тыңлагыз әле :

Яшел  чыршы  тирәсендә

Җыелып  бертугандай,

Әйлән-бәйлән  уйный  идек,

Килеп  керде  Кыш  бабай.

Кыш  бабай  килде  выжлап,

Урман- кырлар  буйлап.

Ул  бик  шат  йөри  дулап,

Карлар  белән  уйнап.

Ак  таягың  кулыңда,

Ап-ак  туның  кигәнсең.

Бөтен  төшең  бәсләнгән,

Күп  җирләр  гизгән  икәнсең.

Бәйрәмебез  син  килгәч,

Матурланды  тагын  да.

Бик  күңелле  уйнавы

Яшел  чыршы  янында.

Үзең  шаян,  үзең  юмарт,

Үзең  һаман  шулай  карт.

 Безнең  белән  бие,  җырла,

 Бүлмәбезгә  ямь  тарат.

             Рәхмәт сиңа, Кыш бабай

             Чыршы китергән өчен

             Яңа елда һәммәбезне

             Сөендергәнең  өчен.

Кыш  бабай, кадерлем,

Озак көттек без сине.

Сагындырдың килмичә,

Китмисең  биемичә.

Башта безне карап тор,

Аннан үзең әзер бул.

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай.

Сагынырбыз, бер елдан соң

Тагын кил син, хуш бабай.

К.б. Биим, биим шатланып,

       Чыршы бәйрәменә килеп

        Булмас биеми калып.

Уф,  арыдым,  җылындым.

Кайда минем    суыгым.

Яусыннар ап-ак карлар.

Минем дусларым алар.

                                  Кар бөртекләре биюе.

А.Б.   Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

            Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел!

                            Яңа ел керә                                                  

                         Җыр:”Яңа ел”

.

Кыш бабай

     Изге уйда өйдән-өйгә йөреп,

Зур ышаныч белән сузып кул.

   Гадел хуҗа булып якты түрдән,

                                     Кыю атлап уз син, Яңа ел!

Яңа ел.        

Мине каршы алыгыз,

Һәм танышып калыгыз

Исемем минем -Яңа ел,

Мин –бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Үз телемдә, үз җиремдә,

Бәйрәм белән котлыйм сезне

Барысы бергә: рәхмәт Яңа ел ! Түргә уз!

Убырлы:  Ә безгә бүләкләр алып килдеңме соң бабай?

Кыш бабай.  Алып килмичә- килдем, бүләкләремне ишек төбендә калдырган идем. Убыр,  дусларым, әйдә  булышыгыз әле, бүләкләрне алып керегез. Шундый акыллы балалар икәнсез, бик булдырдыгыз! (Кыш бабай бүләкләр өләшә)

Менә сезгә бүләкләр

Рәхим итеп алыгыз.

Яңа елның күчтәнәчен

Өйгә алып кайтыгыз.

Чәй эчегез  тәмле итеп

                                                Әти-әниләр белән.

        Сезнең белән саубуллашып

Тагын бер елга китәм.

Исән-имин булыгыз,

Тагын да  зур   үсегез.

Киләсе елга бәйрәмгә

Барыгыз да килегез.

Яңа ел котлы булсын,

Яңа ел нурлы булсын!

 Сәламәтлек, шатлыклар

Телим бары уңышлар!

Убырлы.  

                   Бик күңелле сезнең белән

                  Мине  яратасыз,  беләм.

                  Онытмагыз чакырырга

                  Киләсе елга да киләм.

-         Хушыгыз, балалар, сау булыгыз кунаклар!
(Кыш бабай чыгып китә, кыңгырау чыңы ишетелә. Барысы да бергә).
Рәхмәт, Хуш, сау бул, Кыш бабай!

Убырлы. Һай, кыш бабайдан калмам дигән идем.  Кайда әле минем себеркем! Хәзер куып җитәбез аны! Сау булыгыз дусларым!

Алып баручы: Сау бул, убырлы!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush_kilsen_yana_el.docx30.02 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >

Предварительный просмотр:

Кыш бабай.  

     Изге уйда өйдән-өйгә йөреп,

Зур ышаныч белән сузып кул.

   Гадел хуҗа булып якты түрдән,

                                     Кыю атлап уз син, Яңа ел!

Яңа ел.         

Мине каршы алыгыз,

Һәм танышып калыгыз

Исемем минем -Яңа ел,

Мин –бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Үз телемдә, үз җиремдә,

Бәйрәм белән котлыйм сезне

Барысы бергә: рәхмәт Яңа ел ! Түргә уз!

Убырлы:  Ә безгә бүләкләр алып килдеңме соң бабай?

Кыш бабай.  Алып килмичә- килдем, бүләкләремне ишек төбендә калдырган идем. Убыр,  дусларым, әйдә  булышыгыз әле, бүләкләрне алып керегез. Шундый акыллы балалар икәнсез, бик булдырдыгыз! (Кыш бабай бүләкләр өләшә)

Менә сезгә бүләкләр

Рәхим итеп алыгыз.

Яңа елның күчтәнәчен

Өйгә алып кайтыгыз.

Чәй эчегез  тәмле итеп

                                                Әти-әниләр белән.

        Сезнең белән саубуллашып

Тагын бер елга китәм.

Исән-имин булыгыз,

Тагын да  зур   үсегез.

Киләсе елга бәйрәмгә

Барыгыз да килегез.

Яңа ел котлы булсын,

Яңа ел нурлы булсын!

 Сәламәтлек, шатлыклар

Телим бары уңышлар!

Убырлы.   

                   Бик күңелле сезнең белән

                  Мине  яратасыз,  беләм.

                  Онытмагыз чакырырга

                  Киләсе елга да киләм.

  • Хушыгыз, балалар, сау булыгыз кунаклар!