Сценария "Наш веселый сабантуй"
учебно-методический материал по музыке

Наш веселый сабантуй

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sabantui.doc58.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Усадский детский сад «Волшебный замок»

Республики Татарстан.

СЦЕНАРИЙ  НАЦИОНАЛЬНОГО  ПРАЗДНИКА

Наш веселый Сабантуй

(на татарском языке)

Подготовила:

Воспитатель по обучению

 татарскому языку:

Гильманова Гулия Рафкатовна

I

Цели и задачи:

   1.Продолжать знакомить детей с традициями татарского народа: дать представления о празднике Сабантуй.

   2.Воспитывать ответственное отношение к выполнению правил и заданий.

   3.Формировать умение качественно выполнять двигательные действия различного характера. Способствовать развитию физических качеств у детей: ловкость, быстрота, сила и т. д.

   4.Содействовать развитию положительных эмоций, умения общаться со своими сверстниками, взаимопонимания и сопереживания.

   Оборудования и материалы: флажки, шары,  музыкальная  аппаратура, горшки, мешки, ложки, яйца, канат, веревка с игрушками, ножницы, палки,  вёдра, коромысло и т. д.

   “Сабантуй“ җыры яңгырый. Мәйдан шарлар,  флажоклар  белән бизәлгән.

     

    Сабан туе-хезмәт туе

    Шатлык һәм бәхет туе шул,

    Уйнап,биеп,җырлап,көлеп,

    Бәйрәм итик көн буе.

    Шау-гөр килә киң болыннар

    Кырлар һәм су буйлары шул

    Котлы булсын,гөрләп торсын,

    Ямьле сабантуйлары

  Алып баручы:

   

   Сабан туе шәһәр-авылларда

   Үзәнлеккә килгән бар халык

   Көч сынашу бара-кем көчлерәк,

   Җиңүчегә бүләк- бер сарык

   Гер күтәрә ирләр гайрәтләнеп

   Су ташыйлар уңган киленнәр

   Кашык кабып йөгерә бала-чага

   Уйный гармун,кызлар бииләр.

  Алып баручы:

   

   Исәнмесез,кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн сезгә! Без бүген халкыбызның олы бәйрәме-Сабантуена җыелдык. Бу көн һәркем өчен дә зур бәйрәм.Сабантуе һәр ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач үткәрелә. Сука бәйрәме, игенчеләрнең хезмәт бәйрәме ул - Сабантуй!

   Татарлар бу бәйрәмне урман аланнары, яшел чирәмле матур җирләрдә үткәргәннәр. Мәйдан алдан әзерләнгән, бизәлгән була.

   Без сезнең барыгызны да Сабантуй бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә  бәхет, шатлык, сәламәтлек , тыныч көннәр телибез.

  1 бала:

   Сабан туе, Сабан туе

   Халык белән мәйдан тулы.

   Сабан туе,Сабан туе

   Җырлый урман,гөрли урман.

   Бие,җырла-шундый заман!

  “Әбием чәе” биюе. (З.Минһаҗева сүзләре.М.Минһаҗев көе.)

  2 бала:

   Шатлыклар күңелебездә,

   Ак кояш күгебездә.

   Килегез, дуслар, кунакка,

   Сабантуе бүген бездә.                                  

    Җыр “Кояшлы ил”

   Кояшлы ил-безнең ил

   Күге аның гел аяз

   Кыш китерсә Кыш бабай,

   Чәчәк алып килә яз.

   Һавасы да,җиле дә,

   Салават күпере дә,

   Яңгыры да,кары да,

   Безгә якын бары да.

   Ашлык тулы кырлары,

   Сандугачлы урманы.

   Бөтен җиргә яңгырый

   Безнең бәхет җырлары.

  3 бала:

   Без уйныйбыз, уйныйбыз,

   Якты көннән туймыйбыз.

   Сабантуе гөрләп торсын

   Биибез дә, җырлыйбыз.

  Заманча бию “Аерылмас дуслар”(«Неразлучные друзья»)

   Ехать замечательно

   На плечах, на папиных.

   Доставать макушкою

   До сигнала: «Стоп»

   Папы, даже важные,

   Все одноэтажные,

   А вот так с Сережею

   Папа-небоскреб.

   Неразлучные друзья,

   Неразлучные друзья

   Есть на белом свете

   Неразлучные друзья

   Неразлучные друзья

   Взрослые и дети.

   До чего же вкусная

   Булка с абрикосами

   Постовой не сердится,

   Транспорт подождёт.

   Вот идёт по улице

   Мама двухсерийная

   И вторую серию

   За руку ведёт.                                                        

  Дети могут по морю

   Плавать капитанами,

   Докторскими каплями

   Насморки лечить.

   Управлять послушными

   Башенными кранами,

   Этому лишь только их

   Надо научить.

  Алып баручы:

  • Балалар, карагыз әле,безгә “Күчтәнәч” тапшыруын  алып  баручы Дәү әти белән  Дәү  әни кунакка килгән. Әйдәгез, үзләрен бирегә чакырыйк әле!

 

  Балалар:

   -Дәү әти, Дәү әни килегез бирегә!

  Дәү әни:

   -Исәнмесез,балалар!Исәнмесез,кадерле кунаклар!

   Дәү әти:

   -Исәнмесез,балалар!Барыгызны да Сабантуе бәйрәме белән котлыйм!

  Алып баручы:

   -Әйдәгез,кадерле кунаклар,түрдән узыгыз.Безнең белән бергә бәйрәм итәрсез,җырлап-  биеп күңел ачарсыз.

  Дәү әни:

  -Рәхмәт сезгә,зур рәхмәт!

  Алып баручы:

  -Ә хәзер сезнең игътибарыгызга кызлар һәм малайлар чыгышы тәкъдим итәбез.

  “Кәрия-Зәкәрия” уены

   Балалар, кулга-кул тотынышып,түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың булган сәләте,уңганлыгы мактала:

   Бу бик яхшы биюче,

   Бу бик яхшы биюче.

   Аның биюе матур,

   Аннан үрнәк алыгыз.

  Җырдан соң  түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып такмак әйтәләр:

                                                                       

   Кәрия-Зәкәрия коммая,

   Кәрия-Зәкәрия коммая

   Кәри комма,

   Зәкәр комма

   Зәкәрия коммая.

   Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып, әйләнеп тора.Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып,түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

   Бу бик яхшы җырлаучы,

   Бу бик яхшы җырлаучы.

   Арың җырлавы матур,

   Аннан үрнәк алыгыз.

   Шулай йөзүче,биюче һ.б.дип төрлечә әйтеп,җырлап-бииләр.

  Алып баручы:

   -Сабантуенда уеннар

   Төрле булла, күп була.

   Уеннарсыз Сабантуе

   Булмаган да күк була.

  4 бала:

   Кем икән ул җитез?

   Капчык киеп алыгыз.

   Ямьле Сабан туйларында

   Көч сынашып калыгыз!

 

  “Капчык киеп йөгерү” уены.

  5 бала:

   Матур агач кашыкка

   Күкәйләрне салыйк та,

   Әйдә,бер узышып алыйк

   Кызык ясап халыкка

 

  “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уены.

  6 бала:

   Менә сиңа сулы чиләк

   Көянтә ал иңеңә.

   Йөгер тизрәк,иң алдан кил,

   Егыла гына күрмә.

  “Сулы чиләк белән йөгерү” уены.

 

  7 Бала:

   Мактана дип уйламагыз,

   Мин урынлы мактанам.                                    

   Чөнки менә бу чүлмәкне

   Күрмичә дә ваталам!

  Алып баручы:

  -Балалар,әйдәгез,чүлмәк ватарга  Дәү әтине дә чакырыйк әле.

  Балалар:

   -Әйдәгез,әйдәгез!

  Дәү әти:

   -Хәзер,чүлмәкне күрми дә калырсыз әле, ватырмын да куярмын.

 “ Чүлмәк вату “ уены.

   Алып баручы:

   -Күрәсезме,бауга бәйләп

   Күпме әйбер тагылганын

   Килегез,күзләрне бәйлик әле,

   Кисәрсез ошаганын.

  Дәү әни:

   -Дәү әтиегез чүлмәк ватты,ә менә мин сезгә күзне бәйләп кисеп күрсәтим әле.

  “ Күзне бәйләп әйбер кисеш “ уены.

  Дәү әни:

   -Балалар,сез безгә төрле уеннар күрсәттегез, рәхмәт сезгә! Менә без дә күчтәнәчкә бер  уен  алып  килдек. Без яшь чакта ”Аркан тартыш”  уены уйнарга  ярата идек, әйдәгез, бергәләп шуны уйнап алыйк әле.

  “Аркан тартыш” уены.

   Алып баручы:

   -Менә,дуслар, көтеп алган Сабантуй бәйрәмебез ахырына якынлашты. Тагын бер елга саубул, Сабантуй!!!

   Сабантуе белән котлыйбыз.

   Телибез зур уңышлар.

   Муллыкта, тыныч тормышта

   Яшәгез сез, яшь дуслар!

   Алып баручы:

   -Балалар, бүгенге Сабантуйдан алган кичерешләрегезне, истә калган күңелле мизгелләрегезне рәсем итеп ясап, Дәү әти белән Дәү әнигә “Күчтәнәч” телевизион тапшыруына җибәрербез.

   Дәү әти:

   -Ярый, балалар, без күчтәнәчләрегезне көтеп калабыз. Ә хәзер инде безгә китәргә вакыт. Сау булыгыз!

   Алып баручы:

   -Кадерле балалар, хөрмәтле килгән кунаклар, сезне тагын бер тапкыр Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итәм. Илләр имин, дөньялар тыныч булсын. Һәр җирдә балаларның шат авазлары яңгырап торсын. Сау булыгыз!

  Күмәк җыр ”Бәйрәм бүген”(Җ.Фәйзи көе.Г.Тукай сүзләре)

  Бар күңеллелек бөтен дөньяда,бар бер ямь бүген!

  -Нәрсәдән бу?- Мин беләм:бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!

  Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

  Уйный сазым да минем бәйрәм көен:бәйрәм бүген!

  Арттыра,күрдем,кояш гадәттәгедән балкуын;

  -Ул киенгәндер!-дидем,бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!

  Хис итеп һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын;

  “Ислемай сөрткән икән дөнья»-дидем,бәйрәм бүген!

  Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

  Сөйләшәләр үзара:”Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!”

  Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

  Ансы да сөйли тагын:”Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "Наш веселый Сабантуй!"

Сабантуй, наверно единственный  татарский народный праздник, который празднуется до сегоднешнего дня, с сохранением своего национального колорита. Праздник, который празднуется не только у нас в ...

Сценарий спортивно-музыкального развлечения "Наш веселый Сабантуй",приуроченный к Универсиаде-2013 г.

`Каждый год в нашем детском саду стало доброй традицией проведение татарского национального праздника «Сабантуй», где принимают активное участие не только дети, но и их родители. Эти мероприятия спосо...

Проект "Наш веселый Сабантуй"

Презентация к проекту "Наш веселый Сабантуй"...

Веселый сабантуй.

Спортивный праздник для детей....

Конспект НОД по ознакомлению с окружающим миром "Наш веселый Сабантуй!"

Конспект занятия в части реализации проекта самообразования "Сибирь многоликая" по мини-проекту "Сибирские татары", ознакомление детей с праздниками и подвижными играми коренного н...

«Сабантуй — веселый праздник»

laquo;Сабантуй — веселый праздник»...