“Базарда” Әкият-инсценировка
план-конспект занятия по музыке (старшая группа)

Әкиятләр аша татар теленең матурлыгын, камиллеген күрсәтү, сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү. Төрле жанрдагы музыкаль әсәрләр-гә карата кызыксыну уяту. Эшчәнлек, тырышлык, кеше хәленә керә белү, ярдәмләшү кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләү.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_skazki.docx35.28 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                                                                                                             

                                                                                                                                                                               

                    “Базарда”

                               Әкият-инсценировка

         

                                                                                                                                                                                                                                                     

                                                                                                                             

Баулы, 2017 ел

Максат: Әкиятләр аша татар теленең матурлыгын, камиллеген күрсәтү, сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү. Төрле жанрдагы музыкаль әсәрләр-гә карата кызыксыну уяту. Эшчәнлек, тырышлык, кеше хәленә керә белү, ярдәмләшү кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләү.

                                                                                                                             I-нче бүлек.

(Кулларына чемоданнар күтәреп сәхнәгә ике бала чыга)

Исәнмесез, дуслар!

Беләсезме, без кемнәр?

Без - артистлар!

Без менә шушы чемоданнарны күтәреп  бакчадан-бакчага , клубтан- клубка  йөреп сезгә төрле-төрле кызыклы әкиятләр сөйлибез.

Ә сез әкиятләр яратасызмы?

Ә менә базар турында әкият карарга телисезме?

Алайса башлыйбыз!                              

Баллы икән алмагыз,

Ачы икән тормагыз.

Әкиятебез – булган хәл:

Авыз ачып тыңлагыз.

Базар күренеше. Өстәлләрдә сатучыларның товарлары.

Куян өстәлендә - кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә;

Керпе өстәлендә - алмалар; Тавык өстәлендә - йомыркалар;

Бүредә - уенчык сыбызгы, кабарткыч, туп, һ.б.

Талкын гына музыка уйнап тора. Сатучылар керәләр, сатыла торган товарларын витринага тезәләр.

“Сыер” көе яңгырый  (М.Мөзаффаров музыкасы  . ”Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма , №40)

(Залга чиләкләр тотып Сыер керә.  Иң соңгы булып, кәрзин тотып, йөгерә-йөгерә, Тавык керә.)

“Шаян тавык” көе яңгырый (Ф.Шаймарданова музыкасы. ”Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма,  №36.)

Тавык:Кыт-кыт-кытак! Кыт-кыт-кытак! Ах, соңга калганмын, йомыркала-рымны озак салганмын.

Куян: Юк-юк! Соңга калмадың, без дә хәзер генә килеп җиттек.

(Сатып алучылар күренәләр. Беренче булып 2 бәтие белән  әни-Кәҗә керә, кулында –кәрзин. Бер кәҗә бәтие сәхнәгә йөгереп чыга.)

Кәҗә бәтие:

Мәә-мәэ! Мәә-мәә! Әни кайт, әни кайт, кунак килде, сөт кирэк.

Кәҗә:

Көн дә килгән кунакларга, ничек житкермәк кирәк.

Кәҗә бәтие:

Мәә-мәә! Мәә-мәә! Болай матур итеп тезелеп кая барасыз?

Бәтилэр: Базарга! Әйдә, син дә безнең белән. Бергә  күңелле булыр.

Кәҗә бәтиләр биюе”(Әминә Бикчәнтәева сүзләре, Әнвәр Бакиров музыкасы.)            

Безнең фермада үсә

Бик күп нәни бәтиләр.

-Бә!-диләр.-

Бә!-диләр,

Башка бер сүз  әйтмиләр.

Сезгә ничә яшь?-дигәч,

Аңламыйлар бәтиләр:

-Бә!-диләр.-

Бә!-диләр,

Башка берни әйтмиләр.

Әни-Кәҗә:( бармагын янап)

 Ах, тәртипсез бәтиләр! Тик торыгыз монда!  Без килдек бит базарга, тәмле-томны алырга.

(Сыер тавышы.)

Сыер:

Му-у, мму-у!                                              

Кемнең сөт эчәсе килә,

Кемнең зур үсәсе килә,

Минем янга килегез.

Бар эремчек, каймагым,

Сөтем сатып алыгыз!

Кәҗә:

Рәхмәт, рәхмәт , Сыер дус!

Сөтең әйбәт,беләм бит.

Әмма сөтеңне алмыйм,

Үзем дә сөт бирәм бит.

Куян:                              

Үстердем мин бик күп яшелчә:

Кыяр, кишер, кабак, кәбестә.

Килегез, карап күрегез.

Кабып, тәмен белегез!

Кәҗә:

Исәнме, Куянкай,

Кәбестәң бар. Күп икән.

Беләсе килә, бәясе күпме икән?

Куян: Эй, Кәҗә дус, кабып кара! Катлы-катлы булып үсте кәбестәм, бик файдалы, түп - түгәрәк кәбестә, 5 сум гына хакы да.

Кәҗә: Бир әле, кабып карыйк. Мә сиңа, улым, мә сиңа. Тешләрегез белән нык чәйнәгез (чәйниләр). Нәрсә, кәбестә тәмлеме?

Бәтиләр: Эйе, әйе, әни, кәбестәсе бик тәмле, бәлеш пешерербез, яме.

Кәҗә: Безгә 3 баш кәбестә бирегезче, зинһар.

Менә сиңа, улым, бер кәбестә, икенче кәбестә – сиңа, өченчесе – сиңа, улым.

Кәрзиннәргә салыгыз, күтәреп өйгә кайтыгыз.

Куян: Бәясе унбиш сум була.

Кәҗә: 5,10,15 сум! (Кәҗә акча санап бирә).

Куян: Кәбестәгез тәмле, аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын.

Кәҗәләр: Рәхмәт. Рәхмәт, сау булыгыз!(Тавык янына баралар)

Тавык: Кыт – кыт - кытак! Күкәй сатып алыгыз. Күкәйләрем бик матур:

Бар аклары, сарысы –

Бик зурлар бит барысы. Бәясе өч сум гына!

Бәтиләр: Әни, әни, безгә бәлешкә күкәй кирәк бит!

Әни кәҗә: Әйе, әйе, кирәк шул, бер ун күкәй алыйк.

Тавык: Эй, Кәҗә дус, вакланасың, ун бит ул бик аз, ал бер утызны, хакын соңрак түләрсең.

Кәҗә: Рәхмәт инде, Тавык дус. Кичкә безгә керерсез, кунак булып китәрсез. (Йомыркаларны санап алалар, кәрзингә салалар, чыгып китәләр.)

Керпе:

Алма сатам, алма сатам, 

Ул кып-кызыл, ал гына.

Тәме шикәр-бал гына,

Акчаң булса ал гына.

“Аю” җыры яңгырый.

(Өч баласы белән Аю керә)

Аю балалары: Әнием-әнием, кара әле, нинди матур алмалар! Безгә алып бир әле.

Керпе: Алмалар - татлылар, тышы-ал, эче-бал, ниндиен телисең сайлап ал.

Әни аю: Бәясе күпме икән?

Керпе:

Саный белгән балаларга

Бушка бирәм алмалар.

1нче Аю баласы: Бишкә кадәр саныйм мин,

Саннарны да таныйм мин.

Керпе: Әйдәле, санап күрсәт.

1нче Аю баласы:1,2,3,4,5 алма. (Керпе алмаларны бирә, Аю баласы аларны кәрзингә сала)

2нче Аю баласы: 1,2,3,4,5 алма.

3нче Аю баласы: 1,2,3,4,5,6,7,8,9,10 алма.

Керпе: Күпме алма алдыгыз?

1нче Аю баласы: Бик күп! Миндә 5 алма.

2нче Аю баласы: Миндә дә 5 алма.

3нче Аю баласы: Ә миндә 10 алма!

Әни-Аю: 5 алмага кушабыз 5 алманы, була 10 алма. 10 алмага тагын 10 алма, була 20 алма. Нәниләрем, Керпегә барыгыз да ”рәхмәт” диеп әйтегез.

Аю балалары: Рәхмәт, рәхмәт, Керпе абзый,

Сатуың гөрләп барсын,                      

Сау-сәламәт булыгыз,

Эшегез гөрләп торсын.

Керпе:

Юлларыгыз уң булсын,

Табыныгыз мул булсын,

Арымагыз, талмагыз,

Гаеп итеп калмагыз. 

(Аюлар китәләр)

“Песи” җыры яңгырый.

 (Балалары белән Әни мәче керә)

Бүре:Уенчыклар сатам, уенчыклар:

Туплар, курай, сыбызгы!

Табышмак, мәкаль белгәнгә

Бушка бирәм аларны.

1нче Песи баласы: Әнием, миңа туп алып бирче!

Әни мәче: Туп, туп инде ул. Туп бит тамак туйдырмый.

2нче Песи баласы: Әни, әни! Миңа кызыл кабарткыч

Алып бирсәң иде син,

Шуны чөеп, рәхәтләнеп

Уйнар идем мин!

Әни мәче: Кабарткыч, кабарткыч! Бер-ике чөясең дә, ул шартлый. Кабарт-кыч тамак туйдырмый!

3нче Песи баласы: Әнием, миңа сыбызгы бирче алып!

Әни мәче: Юк-юк, кирәкми! Сыбызгы тавышыннан минем башым авырта.

Песи балалары (бергә): Зинһар өчен, сөекле әниебез,

Ал инде шуларны.

Урамда гына уйнарбыз,

Сиңа борчу тудырмабыз.

(Бүре янына киләләр)

Әни мәче: Ярый инде, алыйк, булмаса. Уенчыкларыгыз бик матур! Безгә туп бирмәссезме икән?

Бүре: Әйе-әйе, тупларым бик матур!

Сез хакын түләрсезме икән?

Бер шигырь сөйләп күрсәтмәссезме икән?

1нче Песи баласы:

Туп, туп, тубыбыз, 

Әйдә бергә уйныйбыз,

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

2нче Песи баласы:

Туп сикерә, син дә сикер,

Тыпыр-тыпыр тыпырда.

Дуслар белән уйна бергә,

Читтә генә утырма.

Бүре: Бик яхшы, булдырдың! Ә хәзер табышмак чишеп күрсәт.

Типтем, очты биек-биек,

Суга төште, батмады.

Әни әйтә: “Шуны чөеп,

Тәрәзәне ватма”, - ди.

1нче Песи баласы: Бу туп була.

Бүре: Менә сиңа туп, югалтма син, оста тот!

2нче Песи баласы: Ә миңа кабарткыч бирегезче, зинһар.

Бүре: Бирермен, мин башлаган мәкальләрне әйтеп бетерсәң?

Доньяда иң йомшак нәрсә...

Песи баласы: Әни кулы.                        

Бүре: Эше барның....(ашы бар.)

Тирләп эшләсәң...(тәмләп ашарсың.)

Бүре: Булдырдың, мә сиңа кабарткыч!

Песи баласы: Рәхмәт, Бүре абзый, зур рәхмәт!

Бүре: Ә сиңа нәрсә кирәк?

3нче Песи баласы: Миңа сыбызгы кирәк.

Бүре: Хакын түләрсең микән-җырлап бирмәссең микән?

Песи балалары бергә:Җырлыйбыз!

“Үсеп китте”татар халык җыры.

Үчтеки, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

Бик матур песи булыр.

Үчти,үчти,үчтеки,

Үсеп китте кечтеки.

Бүре: Менә сиңа сыбызгы.

3нче Песи баласы: Рәхмәт инде, Бүре абзый, сәламәт бул!

Әни мәче: Нәрсә балакайларым, ашыйсыгыз киләме?

Песи балалары: Ашыйсыбыз бик килә! Ашыйсыбыз бик килә!

Әни мәче: Нәрсә сатып алабыз?

Песи балалары: Сөт, каймак, эремчек.

(Сыер тавышы)

Сыер:  Кемнең сөт эчәсе килә,

Кемнең зур үсәсе килә,

Минем янга килегез.

Бар эремчек, каймагым,

Катыгым һәм маем!

Сөтем сатып алыгыз!

Әни мәче: Исәнмесез, Сыер туган!

Бирмәссезме икән сөт,

Ярты кило эремчек,

Булсын иде каймак та.

Сыер: Менә сезгә ярты кило эремчек, ул була 10 сум. (Беренче Песи баласына). Унга хәтле санап күрсәт әле, балам. (Песи баласы 10 га кадәр саный.)

Ярты литр сөт-ул 5 сум була (2нче Песи баласы 5 кә кадәр саный) һәм бер банка каймагым-ул була 8 сум (3нче Песи баласы 8 гә кадәр саный). Барысы бергә 23 сум!

Әни мәче: (акча санап бирә) Менә 23 сум . Рәхмәт, Сыер дус!

Сыер: Балаларыгыз таза, нык булсын! (Чыгып китәләр)

                                     

                                           

   II-нче бүлек.

(Төлке күренә, җырлый-җырлый бара)

Төлке: Көлтә-көлтә койрыгым

Болгый-болгый барамын.

Кетәклеккә кереп мин

Тавык, чеби аламын.

(Базардагы товарларга күз йөртеп чыга)

Эх! Базарда. базарда,

Нәрсә генә юк монда!

Сатып алырга акча юк. (уйланып),

Ничек алыйм икән бушка? (Керпе янына бара)

Ах, Керпе абзый, сез монда икәнсез, хәзер генә чокырда күрдем сезнең балаларыгызны, шуннан чыгалмый яталар. Ах, харап була балалар!

Керпе: Рәхмәт, Төлке, саклап торчы товарымны! (Чыгып йөгерә, Төлке, шатлана-шатлана, алмаларны кәрзингә тутыра, Сыер янына бара)

Төлке: Ах, Сыеркай, мин сине бик кызганам! Елга буйлап этләр бозавыңны куып киттеләр, бар йөгер, аны тизрәк коткар!

Сыер: Рәхмәт,Төлке. Товарымны саклап торчы!

( Чыгып йөгерә, Төлке, шатлана-шатлана, Сыерның товарын кәрзингә тутыра, Куян янына бара)

Төлке:

Ах! Тавыккай, чебиләрең бик нәниләр! Суга кереп киткәннәр. Шуннан чыгалмый яталар. Бар йөгер. Аларны тизрәк коткар!

Тавык: Рәхмәт инде, чибәркәй. Карап торчы товарымны! Кыт-кыт-кытык! Кыт-кыт-кытак!

(Чыгып йөгерә. Төлке йомыркаларны кәрзингә тутыра, Куян янына бара)

Төлке:

Ах, Куянкай-йомшагым,

Сездә бит янгын чыкты!

Балларың , йөгерешеп,

Як-якка чыгып чапты.

Куян: Рәхмәт-рәхмәт, чибәркәй. Карап торчы товарымны!

(Чыгып йөгерә,Төлке алмаларны кәрзингә сала, Бүре янына бара)

Төлке: Бүре абзый, без синең белән күптән танышлар. Уенчыкларың шундый матурлар! Тупларыңны биреп тор әле!

Бүре: Дусны таныйм ерактан! Мин сине күптән күзәтәм.

(Бүре сыбызгы сызгырта).

Охрана! Килегез монда! Килегез монда! Тотыгыз бу төлкене! Тотыгыз бу төлкене! (Йөгереп Сыер, Тавык, Куян керәләр.)

Бергә:

Ак, карак, карак!

Безгә ялган сөйләгән.

Товарларны урлаган,

Аны полициягә озатыйк!

Төлке: Зинһар өчен, мине коткар-рыгыз! Бәлки гафу итәрсез?

Куян: Алай гына булмый ул,

Тәүбә ит илек!

Барысы да:

Әйе, әйе, тәүбә ит!

Төлке: Ант итәм шушы койрыгым белән,

Мондый эшләрне эшләмәм бүтән!

Бүре: Төлке дус, шуны онытма:

Куян: Караклык – хурлык бит ул.

Керпе: Хезмәт төбе-хәзинә.

Тавык: Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Керпе: Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

Куян: Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй. 

(Барысы да сәхнәгә чыгалар)

Төлке: (чигүле тастымал өстендә чәк-чәк)

Рәхим итеп алыгыз ипи - тозыбызны,

Баллы чәкчәгебезне.

Тозлы сүзләр әйтеп оялта күрмәгез,

Зинһар, үзебезне!

Алина:(Самавыр тотып)

Тагын бер бүләгебез

Самавырда чәебез.

Эчендә татлы су,

Мактауларга бераз шифалы су кушсагыз,

Җитешсезлекләребезне тәмле су белән юсагыз,

Һәркайсыбыз булыр шат һәм кәнәгать!

“Чәй эчәбез бергәләп” җыры (А.Минһаҗев сүзләре, Р.Сәрваров музыкасы. “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”, №129)

Оста кулларга һәрвакыт

Теләсәң эш табыла.

Эш эшләгәч тәмле була

Аш та, чәй дә табында.

Кушымта: Бигрәкләр дә тәмле инде

Бергә эчкән чәйләре,

Рәхәтләнеп дуслар белән, Чәй эчәек, әйдә әле.