Ы, ы хәрефенең язылышы.
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа)
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыле конспекты
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 18.67 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Б. Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге 3номерлы Саба “Шоколад” балалар бакчасы” ның I категорияле тәрбиячесе Фарляхова Гөлнара Фуат кызы
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыле конспекты
Тема: Ы, ы хәрефенең язылышы.
Максат: Басма Ы хәрефен язарга өйрәтү.
Бурычлар
Белем бирү бурычы: “Аваз” һәм “хәреф” төшенчәләрен үзара бәйли торган күнекмәләрен ныгыту.
Үстерү бурычы: Балаларның кызыксынучанлыгын, яңа белемнəр алуга омтылы-шын үстерү.
Тәрбияви: Балаларда бер-берсен игътибар белəн тыңлый һəм дөрес итеп сөйли белүгə омтылыш тəрбиялəү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш: авазларны аеру, хәрефләрне тану, иҗекләргә бүлү.
Сүзлек эше: сарык, тычкан, дуңгыз, тавык.
Методлар һәм алымнар: сүзле, практик, күрсәтмә
Җиһазлар: төсле фишкалар, а- ә, у – ү, и, ы хәрефләре, сарык, тычкан, дуңгыз, тавык
Укыту-методик әдәбият: Шаехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №2. – Казан: Хәтер, 2011. – Б. 30 - 31
Шөгыль барышы
Оештыру өлеше:
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур, матур түгәрәк ясыйк.
Куллар җылысын тойыйк,
Шатланып бер-беребезгә елмаек.
Бер- беребезгә хәерле иртә, имин көннәр теләп,
Эшебезне башлыйк.
Тәрбияче: Бүген сез игътибарлы булсын өчен, дөрес җаваплар һәм кәефләрегез күтәренке һәм яхшы булсын дип, мин тылсымлы йомгак алып килдем. Шушы йомгакны без бер-беребезгә җибәрәбез, матур сүзләр әйтеп, күтәренке кәефебезне бер-беребезгә таратабыз. Менә мин дә кәефемне, изге теләкләремне сезгә җибәрәм, соңыннан ул миңа әйләнеп кайтыр. (Әйбәтем, матурым, җимешем…)
Шөгылебезе башлаганчы , әйдәгез телләрне язып алыйк әле.
Фонетик зарядка. (хәрәкәтләр белән баралар) Поезд бара –дың-дың-дың!
Тәгәрмәчләр –чың-чың-чың!
Поезд тауга менә –пуф-пуф-пуф!
Ничек ардым – уф-уф-уф!
Поезд таудан төшә – дың- дың, чың-чың!
Станциягә җитте – ш-ш,ч-ч!
(станциядә балалар каршына тартма тоткан аю килеп чыга)
Төп өлеш: Тәрбияче: Исәнме, аю. Нишләп йөрисең монда?
Аю: Исәнмесез, ы-ы-ы. Сезне эзләп бик ардым ы-ы-ы. Сезгә тартма китердем ы –ы -ы
Тәрбияче: Рәхмәт, сиңа аю дус.Балалар, аю гел нинди авазны әйтә. (Ы авазын) Ә тартмада нәрсә бар икән? (Балалар җавабы)
Әйдәгез, тартманы ачабыз. (тартма эченнән Ы хәрефен, пластилин алалар)
Балалар, бу нинди хәреф икән.
Балалар: Ы хәрефе.
Тәрбияче: Дөрес, бу Ы хәрефе. Без бүген сезнең белән Ы хәрефен язарга өйрәнербез. (Тәрбияче Ы хәрефен язып күрсәтә) Әйдәгез, сездә урыннарыгызга утырып Ы хәрефен языгыз әле. (Балалар Ы, ы хәрефләрен ( баш һәм юл) язалар.
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән сузык авазларны өйрәндек, хәзер без сезнең белән “Игътибарлы бул” уенын уйнарбыз. Аның өчен безгә командаларга бүленергә кирәк булачак . Хәзер сез бер юлга тезелеп басасыз һәм бер, ике дип саныйсыз. Шуннан соң бер саны туры килгән балалар бер адым алга атлап чыгалар. Шулай итеп, безнең ике команда барлыкка киләчәк. (балалар командаларга бүленә)
“Игътибарлы бул” уены. Тактада һәм балаларның өстәлләрендә аслы-өсле яшел һәм зәңгәр фишкалар. Балалар, а –ә, у- ү, и, ы хәрефләрен тиешле фишкалар артына куярга тиеш. (тактада тәрбияче куя, балалар дөреслекне шуннан тикшерәләр)
“Көн-төн” уены. Тәрбияче “төн” сүзен әйткәч, балалар күзләрен йомалар, шул вакытта ул сузык авазларның урыннарын алыштырып куя. Тәрбияче “көн” сүзен әйткәч, күзләрен ачалар һәм нәрсә үзгәрүен игътибар белән карап әйтергә тиеш булалар. (уен 1-2 мәртәбә кабатлана)
Ял минуты. Без әле бераз ардык.
Ял итәргә уйладык.
Башны алга иябез,
Ә аннары - артка
Унга-сулга борабыз.
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез.
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып.
Күңелле ял итәбез.
“Ы хәрефен яса”. Балаларга пластилиннан Ы хәрефен ясарга бирелә.
“Ы хәрефен язып чык”. Балаларга сарык, тычкан, дуңгыз, тавык рәсемнәре һәм рәсемгә туры китереп кәгазьгә ясалган шакмаклар бирелә. Балалар кызыл карандаш ярдәмендә тиешле хәрефләрне язып куялар.
“Сүзләр чылбыры” уены.
Командалар ике якка тезелеп басалар. Беренче сүзне тәрбияче әйтә. Балалар бү сүзнең соңгы авазын аерып алып, шул ук аваздан башланган икенче сүз әйтергә тиешләр. Уен шулай дәвам итә. Кайсы команда тукталмыйча, сүз әйтә, шул команда җиңүче була.
Йомгаклау: Бүгенге шөгылебез тәмам. Без бүген сезнең белән нишләдек? Сезгә шөгыль ошадымы? Аеруча ошаган өлеше бармы?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«А, а хәрефе, аның хәрефләр кассасындагы урыны һәм язылышы»
А, а хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның язылышын үзләштерү....
Тема: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы.
Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы....
