Тема: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы.
план-конспект

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл in_yahshy_deres.docx195.22 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы.

Максаты: зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен үзләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

•        метапредмет-  ысул кулланып мөстәкыйль биремнәр эшли белү;

•        предмет –  зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен һәм дөрес язылышын белү;

•        шәхескә кагылышлы – иптәшләреңнең сөйләменә игътибар булу.

Җиһазлау., компьютер, карточкалар, тест,презентация.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәтү.

Методлар: әңгәмә, индивидуаль эш, эзләнү.

Дәрес барышы.

Уңай халәт булдыру.

-Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Тәрбияле,матур  гадәтле.

Дөрес,матур утырыйк,

        Тырышып җавап бирик.

       -Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

         - Число, сыйныф эше, матур  язу

2.Актуальләштерү.

2.Актуальләштерү. 

Укучылар , ребусны  чишсәк  бүгенге  дәресебезнең  темасы  килеп  чыгар.(Слайд)https://virginmg.com/media/catalog/product/cache/2/image/9df78eab33525d08d6e5fb8d27136e95/2/7/2700_20__3.jpg

https://images.vfl.ru/ii/1534841200/8ae1c17d/22976335.pnghttps://pro-color.ru/wa-data/public/shop/products/64/94/9464/images/27483/27483.750x0.jpg

             

-Нинди сүз килеп чыкты?  (АЛМАШЛЫК)

-Укучылар ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән? (Бүген  дәрестә АЛМАШЛЫК    турында сөйләшербез.)

  Сорауларга телдән җавап   бирү.

  1. Алмашлык сүзе нинди сүздән барлыкка килгән? (алмаштыру)
  2. Ә нинди сүз төркемен  алмаштыра соң ул? (Исемне)

3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Шигырь уку.

1) Ә мин син йөрисе юл буенда,

Гөлләр булып үрелеп үсәрмен.

Я бер моңлы җырга әверелеп,

Көн дә синең исеңә төшәрмен.   (Г.Зәйнәшева)

 -Бу шигырьдә нинди алмашлыклар бар?( Мин,син,синең)

2)   -Сез тагын нинди алмашлыклар беләсез?    (Мин,син,ул,без,сез,алар)

     -   Сөйләүче зат кайсысы? (мин )

  • Тыңлаучы затны әйтегез. ( син )

-Ул турында нәрсә әйтә аласыз? (Ул сөйләмдә катнашмый )

(Мин,син,ул,без, сез,алар) нинди алмашлыклар?

(Зат алмашлыклары )(Слайд)

1з.алмашлыклары – мин,без.

2з.алмашлыклары – син,сез.

3з.алмашлыклары – ул,алар.

4. Проблема кую.

 -Укучылар нинди сүз төркеме килешләр белән төрләнде?(Исем)

 Башта килешләрне искә төшереп китик әле. Алар ничә һәм ниндиләр?

 Сезнең алдыгызда карточкалар, алардагы сүз төркемнәренең исемнәрен килеш белән төрләндерегез. Тикшерәбез.(1 вариант – исем,2 вариант – алмашлык)

 Б.к.  нәрсә?             исем                          алмашлык

И.к.  нәрсәнең?       исемнең                    алмашлыкның

Ю.к.нәрсәгә?          исемгә                       алмашлыкка

Т.к.  нәрсәне?         исемне                       алмашлыкны

Ч.к. нәрсәдән?       исемнән                     алмашлыктан

У.в.к.нәрсәдә?       исемдә                        алмашлыкта (Слайд)

   

  4)Берлек сандагы зат алмашлыкларын әйтегез? (Мин,син,ул).  Дөрес.

Бүгенге дәрестә без Мин, син һәм ул алмашлыкларының да  килешләр белән төрләнешен, аларның җөмләдә кулланылышын карарбыз, сүзлек составын баетырбыз. (Мин, син, ул  алмашлыкларын төрләндерү- такта  янында  эшләү)

     Б.к. кем?            мин                   син                    ул

И.к.кемнең?      минем               синең                аның

Ю.к. кемгә?       миңа                 сиңа                  аңа   

Т.к. кемне?        мине                 сине                  аны

Ч.к. кемнән?     миннән              синнән              аннан

У-в.к. кемдә?    миндә                синдә                анда   (Дәфтәргә язу)

(Кайсы зат алмашлыгы төрләнгәндә үзгәрә?)

-Зат алмашлыклары төрләнеше белән исемнәрнең төрләнеше арасында аерма бармы? (Иялек һәм юнәлеш килешендә)

5.ФИЗМИНУТКА

6.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Сүзлек диктанты.

 Бабай,мин, туган,син,әби,ул,  Самат,без,апа ,сез,әни,алар.(Бүген өйрәнгән алмашлыклар астына сызыгыз).

Тикшерү ( мин,син,ул)     (Слайд)  

-Ә хәзер шул сүзләр белән бик матур җөмләләр уйлап карагыз (.Җөмләләрне  тыңлау).(Әти-әиләрне ярату турында  да  җөмләләр  булды,ә хәзер эйтегез  әле: (вариант  буларак)

(Иртә белән торгач әти-әниләрегезгә нинди матур сүзләр әйтәсез?)

Әйе,укучылар бик дөрес.Яхшы сүз ул - җанны җылыта,аны ишеткәннән соң кеше көне буе сөенеп,рәхәтләнеп йөри.Ә начар сүз күңелне әрнетә.Начар сүз әйткәнче башта уйларга кирәк.Бер кешене дә рәнҗетергә ярамый. Татар  халкында  бу  темага  бик  күп  мәкальләр  бар. Менә  шуларның  берничәсе  генә.

  • Яхшы  сүз-җан  азыгы.
  • Яхшы  сүз  -җан  азыгы,  яман  сүз –баш  казыгы.
  • Яхшылык  итсәң яхшылык  күрерсең.

 Бу  мәкальләр  безне  нинди  булырга  өйрәтә?

Дәреслек  белән эшләү.

Күнегү 21

7.Тест белән эшләү 

1.Мин,  син,  ул, без, сез , алар -

а) исемнәр

б) сыйфатлар

в) зат  алмашлыклары

2. Алмашлыклар җөмләдә түбәндәге сүз төркемен алмаштырып киләләр:

а) фигыльне

б) сыйфатны

в) исемне

3. Төшем килешендәге алмашлыкны тап

а) синнән

б) аны

в) миндә

4.Өлкәннәргә мөрәҗәгать иткәндә,нинди алмашлыкны кулланырга кирәк:

а) син

б)Сез

в)сиңа

5. Минем, синең, аның алмашлыклары түбәндәге килештә:

а) баш килеш

б) иялек килеше

в) юнәлеш килеше

8.. Өй эше:  индивидуаль  карточкалар

9. Рефлексия.

-  Дәрес  сиңа  ошадымы? Ни  өчен?

- Бу  дәрестән  үзеңә  берәр  файдалы  киңәш  алдыңмы?

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«А, а хәрефе, аның хәрефләр кассасындагы урыны һәм язылышы»

А, а хәрефе үзенчәлекләрен  һәм аның язылышын үзләштерү....

Эмоция һәм сөйләм теле бәйләнеше

Эмоция һәм сөйләм теле бәйләнеше.       Бала тууга ук социаль күрстәкечләргә күмелә:    сүзләр,  образлар, хәрәкәтләр. Баланың уңышлы социализациясе һ...

“Суның табигатьтәге әйләнеше һәм үзлекләре”

Балаларны суның табигатьтәге әйләнеше белән таныштыру....

Спортивный досуг "Веселые старты в нешем саду"

Привлечть детей к здоровому образу жизни через спортивные развлечения....

Зат алмашлыкларын кабатлау

Зат алмашлыкларын кабатлау...

Тәрбиәселәр өсөн консультация «Балалар баҡсаһының ғаилә менән бәйләнеше»

Тәрбиәселәр өсөн консультация«Балалар баҡсаһының ғаилә менән бәйләнеше»...