Обрядовый праздник на основе национальных традиций "Играем в свадьбу" (Туйлы уйныйбыз) на татарском языке
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Амирова Ильмира Ильясовна

Способствовать знанию культуры своего народа и в игре познакомить дошкольников с одним из важнейших обрядов во всех традиционных культурах - свадьбой.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon igraem_v_svadbu.doc83.5 КБ

Предварительный просмотр:

ОБРЯДОВЫЙ ПРАЗДНИК НА ОСНОВЕ НАЦИОНАЛЬНЫХ ТРАДИЦИЙ

Автор разработки: Амирова Ильмира Ильясовна

Музыкальный руководитель

Группы дошкольного образования

Муниципального образовательного бюджетного учреждения

Средняя образовательная  школа №3

с. Бураево Республики Башкортостан

ПРОГРАММНОЕ СОДЕРЖАНИЕ:

познакомить детей с одним из важнейших обрядов во всех традиционных культурах - свадьбой. Открыть для детей новое этнографическое направление - знакомство со свадебными обычаями и ритуалами. Инсценируя свадьбу, как ролевую игру во взрослую жизнь, сохранять в сознании детей только яркие и понятные им сюжеты: привлекательность в авантюрности похищения невесты, отождествление в детском сознании свадьбы с весельем, ведь никакая свадьба немыслима без веселых национальных игр;

в условиях регионализации образования, способствовать знанию культуры своего народа, воспитывать в детях национальную и этно культурную толерантность;

обогатить детский игровой и словесный фольклор, представляющий собой интересную часть духовной культуры башкирского народа.

ПРЕДВАРИТЕЛЬНАЯ РАБОТА:

повторение названий дней недели на татарском языке;

беседы по знакомым татарским народным сказкам: вспомнить, кто такой Былтыр, почему он себя так представил, как он обманул Шурале; вспомнить названия традиционных национальных блюд башкир и татар;

вышивка девочками ленточек на занятии труда;

роспись или аппликация «свадебных вёдер» на кружке « Умелые руки».

БӘЙРӘМ БАРЫШЬI

Беренче куренеш

Сәхнәдә табигәть күренеше: куаклар, агачлар, су буе.

Татар көе яңгырый. «Атларга» атланып егетләр керәләр, атлы килеш бииләр. Музыка туктый. Бер егет атыннан «төшә».

Егетлар бергәләп: Нинди уй килде башыңа, Таң-батыр?

Taң-батыр: Кәләш алырга булдым әле мин үземә, дуслар.

Егетләр бергәләп: Кемне күзләдең соң, Таң-батыр?

Таң-батыр: Минем сайлаганым - сылу Гөлчәчәк. Аны урлап китергә миңа ярдәм итерсезме?

Егетләр бергәләп: Ярдәм итербез!

Егетләрнең бересе: Бүген нинди көн соң  әле ул, сишәмбе түгелме?

Егетләр бергәләп: Юк, сишәмбе түгел!

Шул ук егет: Шимбә түгелме?

Егетләр бергәләп: Шимбә дә түгел. Буген пәнҗешәмбе!

Егетләрнең бересе: Уңышлы көн! Бу көнне кәләш урлау уңай булачак!

Озакламый кызлар килерләр,

Бергәләшеп бию биерләр.

Син, Таң-батыр, әзер булып тор,

Гөлчәчәкне карап кына тор.

Егетләр куаклар артына качалар.

Сәхнәгә милли киемнәрдә кызлар чыгалар, «Буш чиләгем» җырын биеп җырлыйлар. Уртага Гөлчәчәк чыга, ялгыз бию башкара, дус кызлары читтә чәпәкәйләп торалар. Ул биегән арада, Таң-батыр сиздерми гена Гөлчәчәк янына артыннын якынлаша, кулында - толоп. Кинәт сызгырган тавыш ишетелә. Көй дә туктап кала. Кызлар, колакларын куллары белән каплап, төрле якка таралышып чабалар. Гөлчәчәк аптырап уңга-сулга карана. Шул арада Таң-батыр Гөлчәчәкнең башына толобын каплый, кулыннан тотып яшеренгән дусларына таба алып бара. Егетләр чыгалар, Таң-батыр белән Гөлчәчәкне тирәләп алалар. Батыр, кызын узенең алдына атына «утырта», hәм дуслары белән бергәләп чыгып китәләр.

Чаршау я6ыла. Чаршау артында декорацияләр алыштырыла: хәзер инде анда зур табын өстәле куела - туй табынын хәтерләтә. Өстәлләрдә чәк -чәкләр куелган.

Икенче куренеш

Чаршау алдына скәмиә куелган. Гөлчәчәкнең әнисе - Фатима чыга. Аның янына йөгерешеп кызлар ташланалар.

Кызлар: Фатима апа! Гөлчәчәкне урладыдар!

Фатима: Кем? Кайчан?

lнче кыз: Без бергәләп елга янына килгән идек!

2нче кыз: Бии башлаган идек!

3нче кыз: Әллә кайдан батыр килеп чыкты, Гөлчәчәкне эләктереп алды да үзе белән алып китте!

Фатима: Нинди иде соң ул батыр? Төс-башка килгәнме?

lнче кыз: Килгән, бар ягы да килгән - үзе яшь, үзе чибәр, үзе үткер!

Фатима: Ярый алай_булгач! Димәк,_Гөлчәчәгебезгә кияугә чыгарга_вакыт житкән!

Фатима скәмиәгә 6арып утыра. Көй ишетелә. Ишектән кунаклар күренәләр - Taң-батырның әнисе белән әтисе. Ишектән кергәнче туктап калалар hәм, бер-берсенә карап алып, уң аяктан атлап керәләр.

Таң-батырның әнисе: Саләм әләйкүм, Фатима!

Фатима: Саләм әләйкүм! Нинди хәбәрләр белән килдегез безгә?

Таң-батырның әнисе: Безнең, Фатима, көмешебез бар, синең - алтының бар. Шуларны икесен бергә кушмыйбызмы?

Фатима: Кушабыз, берсүзсез кушабыз! Байлыгыбыз артып кына китер!

Тагын көй яңгырый. Яшь өйләнүшечеләрнең әти-әниләре кунакларга тәм томнар тараталар hәм чаршау артына кереп китәләр.

2нче кыз: Ә хәзер барыгызны да туй табынына чакырабыз! Рәхим итегез!

Чаршау ачыла. «Кунаклар» табын артына җыелалар, аларны яшьләрнең әти-әниләре каршы алып тора: кулларында чак-чак.

Ата-аналар: Tүpгә үтегез, хөрмәтле кунаклар! Безнең белән яшьләребезнең шатлыгын уртаклашыгыз!

Барысы да табын артына утырышалар

Беренче бала: Кунаклар килде туйга,

Иң кадерле кунаклар.

Без аларга тәмле итеп

Әзерләдлек чәк-чәкләр.

Икенче бала: Кунаклар килде безгә,

Кунаклар килде безгә.

Гөлчәчәк hәм Таң-батырның

Туен котлыйбыз бергә.

Өченче бала: Без күңелле, шат балалар

Җырлыйбыз да биибез.

Әйдәгез яшьләребезгә

Матур тирмә төзибез.

Бер төркем балалар «Тирмә» уенын уйнарга чыгалар

«ТИРМӘ» УЕНЫ

Беренче бала: Әй, җырладык, уйнадык,

Җырлап-уйнап арыдык ...

Онытылган доньбыз...

Ә кайда соң егет-кыз?

Икенче бала: Meнә! Каршы алыгыз!

Көй уйный. Егет белән кыз керәләр (Кияу белән Кәләш). Кәләшнең бите ябылган. Таң-батырның әнисе килен аягы астына мендәр сала. Килен aңа баса.

Бер кунак: Кәләшнең битен курәсебез килә!

Таң-батырның әтисе: Ә нәрмә белән түлисез?

Кунаклар: Матур җыр белән!

Кунаклар «Туй җырын» башкаралар

  1. Ай, икегез, икегез

Икегез дә бертигез.

Икегез дә пар килгәнсез

Тигез гомер итегез.

  1. Бездан сезгә - кызыбыз,

Сездән безгә - улыгыз.

Матур теләкләр телибез

Гел бәхетле булыгыз.

Таң-батырның әтисе: Минем килен - алтын кояшым,

Аның нурлы йөзен ачамын!

(Битендәге япмасын ача)

Барысы да алкышлыйлар, килен мендәрдән төшә.

Таң-батыр белән Гөлчәчәкне табын башына, әти-әниләре янына утырталар.

Көй яңгырыЙ. Фатима чәк-чәкне чигелгән кулъяулык белән каплый hәм подносы белән бер кызга тапшыра

Фатима: Яле, Алсу, кунаклар арасыннан йөреп чык. Яшьләребезнең киләчәк тормышына акчаларын жәлләмәсеннәр.

Алсу табын буйлап йөреп чыга, кунаклар кулъяулыкка вак акчалар салалар.

Алсу Фатима янына килә.

Фатима пычак алып, чәк-чәкне дүрт өлешкә бүлә

Фатима: Беренче өлеш – кияүгә, икенче өлеш – кәләшкә, өченчесе - килен йортына, дүртенчесе – кияү йортына.

Таң-батырның әнисе: Ә хәзер киленненң унгңанлыгын тикшереп карыйбыз. Сиңа, Гөлчәчәк, суга барып кайтырга кирәк!

Гөлчәчәк табын артыннан чыга, аңа бизәлгән ике чиләк бирәләр.

Таң-батырның әнисе: Килен су алып кайтсын,

Барсы да авыз итсен.

Су юлы сынатмасын,

Тамчысын да түкмәсен!

Көй яңгырыЙ. Гөлчәчэәк көянтәгә чиләкләрен тагып залның икенче ягына бара, “чишмәдән” су алып, суының тамчысын да түкмәскә тырышып, кирегә кайта. Барысы да алкышлыйлар. Гөлчәчәк урынына утыра.

Бер кунак: Туй бара бездә күптән

Биергә вакыт җиткән.

Ягез төшик биергә,

Тимәсен аяк җиргә.

КУМӘК БИЮ (татар бию көйләренә)

Бию барганда ШҮРӘЛЕ килеп керә, халык белән бергә биергә тотына, бераздан явыз тавыш белән:

Шүрәле. Туктагыз әле, туктагыз, дим! Нәрсәгә шул тиклем шатланасыз, җавап бирегез тиз генә!

Барысы да туктап калалар, бармакларын иреннәренә куеп, дәшмичә торалар

Шүрәле. Нига берни дәшмисез?

Их, ачуга тиясез!

Бар түземлегем бетте ...

«Кети-кети»гә киттем!

Шүрәле кунакларны кытыкламакчы булып кылана, барысы да читкә таралалар. Бер малай уртага чыга, кулбашына пүлән салган, билбауына балта кыстырган.

Малай: Шүрәле, минем исемем - Былтыр, мин синең белән «Кети-кети» уйнарга әзер, тик башта менә бу пүләннең ярыгын гына тикшереп аласы бар!

Шүрәле. Ә нәрсәсен тикшерәсең соң аньң?

Малай: Ярыгының тирәнлеген. Син ярдәм итсәң - эшебез тизерәк бетер, тизерәк уйный да башларбыз. Мин хәзер пүләнне ярам, ә син бармагыңны тыгып тирәнлеген карарсың, килештекме?

Шүрәле. Килештек! Яр пүләнеңне!

Малай пүләнен идәнгә куеп, балтасы белән кизәнеп суга, ярыгы арасына чөй тыгып куя

Малай: әзер, әйдә, тикшер!

Шүрәле бармагын тыгып үлчәмәкче була, малай шул арада чөйне тартып та ала, Шүрәле авыртуыннан кычкырып җибәрә, сызлана, уфтана.

Шүрәле. Көпә-көндез алдатты,

Былтыр бармакны кысты!

Малай: Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар инде. Башкача тәртип бозмаска сүз бирсәң, бармагыңны коткарам!

Шүрәле. Сүз бирәм, билләхи-валләхи!

Бармакны алуга дәртле көй яңгырый башлый, кунаклар, кулга-кул тотынышып, Шүрәлене уртага калдырып җырлый башлыйлар.

ҖЫР “ШҮРӘЛЕ”  

Инде әйбәт булырмын,

Гел тәртипле булырмын,

Ә хәзер сезнең белән бер

Уен уйнап алырмын.

Уен «Чүлмәк сатыш»

Балаларның бер өлеше – чүлмәкләр. Алар түгәрәк ясап утыралар. Һәр чүлмәк артына аның хуҗасы баса. Уртада - сатып алучы. Уен башында сатып алучы вазифасын Шүрәле үти. Ул түгәрәк буйлап үзенә чүлмәк сайлап йөри, охшаганы янына тукатап хуҗасы белән сатулаша башлый:

Шүрәле. Их, нинди чүлмәк,

Әйт, хуҗа, ни хак?

Шүрәле. Бир сатып миңа!

Шүрәле хуҗаның учына өч тапкыр суга. Чүлмәк сикереп торып түгәрәк артыннан уң якка чаба башлый, ә сатып алучы Шүрәле - сул якка. Хуҗа чүлмәк урынына утыра. Чүлмәк өч тапкыр түгәрәкне урап чыгып элеккеге хуҗасы артына басып өлгерергә тиеш. Әгәр сатып алучы алдарак өлгерсә  элеккеге чулмәк сатып алучыга әйләнә, ә Шүрәле - хуҗа булып баса.

Шүрәле. Бик күңелле уйнадык, тик миңа бераз уңайсыз. Сез барыгыз да әнә нинди матур итеп киенгәнсез, ә мин берүзем җеен-пәри кебек кап-карадан киенгәнмен, бер бизәгем дә юк.

Фатима: Аптырама, Шүрәле, безнең кызлар - кул осталары. Алар үзләре чиккән тасмаларны сиңа буләк итәләр, койрыгыңа тагып куерсың.

Кызлар Шүрәленең койрыгына тасмаларын бәйләп куялар. Кәнәгәтләнгән Шүрәле бер кызны кулыннан җитәкләп тота, калган кызлар да тотыныша баралар - озын чылбыр барлыкка килә. Көйгә «чылбыр» елан сыман зал буйлап китә башлый hәм бер-бер артлы барысы да ишектән чыгып китәләр.

Бәйрәм шуның белән тәмамлана.