Кызылтуш безгэ кайтты
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) на тему

Сорауларга тулы, җәенке җөмләләр белән җавап бирергә, схема буенча хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү. Табигать күренешләре белән балалар арасында бәйләнеш булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyltush_bezg_kaytty.docx13.89 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль  мәктәпкәчә белем  бирү учреждениесе     “Актаныш авылы гомуми  үсеш бирүче  №2  балалар                                                                бакчасы”

                     

Кызылтүш безгә кайтты

                 

                                                  Югары категорияле  

                                                        тәрбияче  Мингазова Г.Ә.

Тема: ”Кызылтүш безгә кайтты”- хикәя төзеп сөйләү. “Балыкчылар” дидактик уены.

Максат:

Белем бирү: Сорауларга тулы, җәенке җөмләләр белән җавап бирергә, схема буенча хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү.  Табигать күренешләре белән балалар арасында бәйләнеш булдыру.

Үстерү: Алдагы занятиеләрдә алган белемнәрен ныгыту, дидактик уеннар аша балаларның сөйләм телләрен үстерү, хәтерләрен, иҗадилыкларын арттыру.

Тәрбия бирү:  Табигатьтәге җан ияләренә карата сак караш, шәфкатьлелек тәрбияләү. Матурлыкны күрә белергә, сокланырга өйрәтү.

 Сүзлек өстендә эш: Җәтмә, кармак,балаларның авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтүләренә, басымны дөрес куюларына ирешү.

Материал:  Хикәя төзү өчен схема-рәсемнәр, магнитлы кармак, шигырьләр өчен рәсемнәр, “Нәрсә җитми” дидактик уенына рәсемнәр, су өчен зәңгәрсу тукыма.

Алдан эшләнгән эш: Кошлар турында әңгәмә, рәсемнәрен карау, исемнәрен ныгыту. Ф.Зыятдинова “Кызылтүш” шигырен уку.  Занятие барышы: Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? Җылы яктан безгә нинди кошлар килә? Бер сүз белән аларны ничек атыйлар? Схема элү, сораулар:

-Күчмә кошларның берсе- кызылтүш бездә кунакта. Ул безгә каян килгән? Килгәч нәрсә ясаган? Йомыркалар салгач ул нишләгән? Кызылтүшләр өйдә юкта песи нәрсә эшләгән?

Аннары шул схемага карап балалардан хикәя сөйләтү.(3-4 бала)

Йомгаклау:Кызылтүшләр ояга кемнең дә булса кагылганын белсә, ул ояны ташлап китәләр. Шуңа күрә кош ояларына, гомумән җәнлек балаларына тияргә ярамый.

-Яз көне күп итеп балык тотарга ярыймы?

-Әйе, ярамый, чөнки яз көне балыклар уылдык чәчә, ә ул уылдыктан яңа балыклар үсә. Яз көне җәтмәләр белән балык тотарга ярамый.Ә кармак белән әз генә тотсаң ярый, чөнки балык файдалы ризык. Бераз ял итеп алыйк та балыкка барырбыз.

Физкультминут:

Агыйделкәй бар бездә, безнең авыл янында.

Шаулый куак, агачлар, аның тирә-ягында.

Көзге кебек ялтырап, җем-җем итә сулары.

Балык тотып суда йөзеп, рәхәт соң кайтулары.

(Һәр юл хәрәкәт белән бара)

-Менә сезнең алда Агыйдел елгасы (зәңгәр тукыма). Анда балыклар. Тик балыклар гади түгел, алтын, тылсымлы балыклар. Әйдәгез кармак белән тотып карыйк әле, тылсымы нидә икән.(балалар кармакка балык эләктерә, артында биремнәр):

1.”Бер сүз белән әйт” дидиактик уены.

2.”Нәрсә җитми” дидиактик уены.

3.”Кайда, кем буласың” дидиктик уены.

4.”Капма-каршысын әйт” дидиактик уены.

5.Тизәйткечләр әйтергә.

6.Занятиедә өйрәнгән шигырьләрне сөйләргә (рәсемнәр эленә)

7.”Үскәч ул кем булыр” дидактик уены.

Балыкларны  тотарга әти- әниләрегездән башка барырга ярыймы? Әйе, елга, күл буйларына уйнарга да, балык тотарга да үзегез генә барырга ярамый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алар безгә җиңү алып кайтты"

Хәтер чишмәләре саекмаса Истә кала газиз кешеләр Буыннардан буыннарга күчсә Йөрәкләрдә мәңге яшәрләр....