Проект "Космос"
план-конспект занятия (окружающий мир, подготовительная группа) по теме

Хабибуллина Равиля Мирхатовна

Проект "Космос" может быть использован для детей подготовительной к школе группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_kosmos.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сюжетлы-рольле уен “ Космос” проекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Проектның төре –рольле –уенлы төр

Максат:балаларның галәм киңлекләре,Кояш системасы планеталары һәм йолдызлыклар турындагы элементар күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлар:

1.Уен барышында ярдәмләшү,бер-береңә булышу күнекмәләрен тәрбияләү.             2.Тирә-юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле социаль- актив иҗади шәхес тәрбияләү.

3. Балаларны уртак фикергә килеп уйнарга өйрәтү,аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү,вакыйгаларның яңа эзлеклелеген төзү күнекмәләрен (партнер- яшьтәшләргә ориентлашып) формалаштыру.

Проектның дәвамлылыгы:3 ай

Проектның этаплары:

1.Әзерлек этабы:Проблеманы ачыклау. Проект башында балаларның уен күнекмәләренә диагностика үткәрү.Ата-аналарның анкета сорауларына җавап бирүләре.Методик эшләнмәләр белән танышу.

2.Төп этап:Матур әдәбият белән таныштыру.Дидактик уен.Әңгәмә.Тирә-юнь белән танышу.Брейн-ринг..Белем үстерү шөгыле. Сүзле уен.Рәсем ясау.Төзү.Экспериментлар үткәрү.Хәрәкәтле уен.Табышмаклар әйтешү.

3.Йомгаклау этабы.Сюжетлы-рольле уен “Ерак планеталарга сәяхәт”. Уздырылган уен буенча фикер алышу һәм нәтиҗә ясау.Проект ахырында уен күнекмәләренә диагностика үткәрү.  

Көтелгән нәтиҗәләр:

     Балаларның проект барышында туплаган белемнәрен уен эшчәнлегендә куллана белүләре күзәтелде.

     Рольләрне бүлешү, аны  сыйфатлы башкару,  проблемалы ситуацияләрне чишүдә балаларның мөстәкыйльлеге артты.

     Уен барышы балаларның яшьтәшләренә карата мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрүе күзәтелде.

     Балаларның иҗади активлыгы, бәйләнешле һәм диалогик сөйләм теле үсте.

     Ата-аналар  проект  нәтиҗәләре белән кәнагать калдылар. Балалар бакчасында алган белемнәрнең мәктәптә уку чорында куллану мөмкинлеге ассызыкланды.Балалар  бакчасы һәм гаилә арасында хезмәттәшлекне,төрле чараларда аралашу әдәбен тәрбияләүне дәвам итүнең кирәклегенә  басым ясалды.                                                      

Cюжетлы-рольле уен

“Ерак планеталарга сәяхәт”

Максат:  балаларның Кояш системасындагы планеталар турындагы белемнәрне  ныгыту, тыныч һәм бер-береңә ярдәмләшеп уйнарга өйрәтү.

Материал: “марсианнар” өчен антенналы битлекләр,шлем, пульт, космик ракета макеты,Ю.Гагарин портреты,”Кояш системасы” картасы,сәяхәт итү өчен маршрут,фотоаппарат, видеокамера,мед.аптечка

Уен барышы:

1.Космодром өчен материаллар әзерләү.

2.Беренче космонавт Ю.Гагарин,космонавтика көне турында кыскача белешмә бирү.

3.Маршрутны билгеләү, кайсы планеталарда булачакны ачыклау.

4.Рольләрне бүлешү:

а)капитан;б)борт-инженер;в)марсианнар;г)медсестра;д)корреспондент һ.б.

5.Һәркем үз урынын ала һәм музыка астында “очу” оештырыла.

6.Планетага аяк басу.

7.Марсианнар яки венералылар белән очрашу,танышу(Җирнең табигате турында сөйләү,рәсемнәрен күрсәтү һ.б.)

8. Кайбер марсианнарга медицина ярдәме кирәге ачыклана, ашыгыч ярдәм күрсәтү.

9.Планетаны “фотога”,”видеокамерага” төшерү.

10.Бу планета кешеләре белән хушлашу,аларны Җир планетасына кунакка чакыру.

11.Космик ракеталарга утырып Җиргә кайту.

12.Җиргә кайткач сәяхәттә алган тәэсирләр буенча репортаж.

13.Өйдә “фотоларны” ясап килеп, икенче көнне фикер алышу.

Кулланылган әдәбият

1.”Фән һәм мәктәп” журналы ,№8,2002 ел “Метод проектов:история,теория и практика” А.Сиденко

2.”Фән һәм мәктәп” журналы,№3-4,2001 ел, Урок – путешествие” ,Р.Кузнецова.

3.”Уен-милли тәрбия чарасы” Ф.Харисов,Л.Харисова “КамАЗ” нәшрияты,1994

4.”Табигатьнең сафлыгы-күңелеңнең пакълеге” Г.Хәкимова,Яр Чаллы:”Идел-йорт”,2004 ел