План конспект занятия по экологии в старшей группе
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Миркасимова Рамиля Ринатовна

Конспект занятия

Скачать:


Предварительный просмотр:

Урман аланына сәяхәт

Максат: балаларга табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Эзерлек эшләре: балалар белән табигать турында төрле хикәяләр,шигырьләр уку; картиналар, слайдлар карау; жырлар, шигырьләр өйрәнү; табышмаклар әйтешү.

Дәрес барышы: ( Урман аланы, кемнеңдер кыштырдавы, пошкыруы ишетелә.)

Алып баручы: Кем ул анда пошкыра, ачулана? Ә …бу керпе икән.(Канәгать

түгел Керпе чыга). Нәрсә булды Керпекәй? Кем сине болай үпкәләтте, кыерсытты?

Керпе:Балалар урманга ял итәргә килгәннәр иде. Ял иттеләр, уйнадылар,чәчәкләр жыйдылар, тирә якны туздырып,аланны чүпләп киттеләр.Алай гына түгел кош ояларын туздырып, агачларны сындырып, кыерсыттылар.Мине уенчык урынына өйлэренэ алып кайтып киттеләр. Кире урманга юлны көчкэ эзләп таптым. Менә минем өем – минем аланым.

Алып баручы: Ай-һай , тәрбиясез балалар булганнар болар. Керпекәй безнең балалар бакчасының балалары мондый тәртипсез түгелләр.Без хәзер ул аланны җыештырырбыз, сиңа ярдәм итәрбез. Әйдәгез, балалар, Керпегә ярдәм итик.(Тәрбияче балалар белән туздырылган аланга киләләр)

Керпе: Менә курәсезме? Агачнын ботагын сындырганнар, кош оясын туздырганнар, бөтен жирдә чуп –чар.

Алып баручы: Балалар, безгә нинди эшләр башкарырга кирәк?

Балаларнын жаваплары:

- кошнын оясын үз урынына куярга

- агачнын ботагын җайлап кына бау белән бәйләргә

- чүпләрне җыеп, чокыр казып, күмәргә

Алып баручы: Балалар  бик дөрес сөйләдегез. Әйдәгез эшкә керешик, аланны чистартыйк.(Балалар жыештыралар).Менә хәзер ял итсәктә була инде һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.

Балаларнын жаваплары:

- агачларны сындырмаска

- чәчәкләрне һәм үләннәрне кирәксезгә өзмәскә

- кырмыска ояларын туздырмаска

- урманы чүпләмәскә

- кош ояларын туздырмаска

-кошларны һәм җәнлекләрне кыерсытмаска һәм өйгә алмаска

- учак якмаска, ут белән шаярмаска

Керпе: Рәхмәт, балалар, Сез урманның чын дуслары, табигатьне яклаучылары икэн шул.Табигатьтә жэнлекләр, кошлар, үсемлекләр бер-берсеннән аерым яши алмыйлар.Мисал өчен яфрак кортын гына алыйк.Ул яфракта яши, әкрен генә шуыша, үзе  үткен тешләре белән яфрак кимерә.Аны юк итсәк, кошларга ризык бетә, чөнки кошлар бөҗәкләр белән тукланалар.

Алып баручы: Дөрес әйтәсең, Керпе дус.Әле бит урманда күпме файдалы үсемлекләр һәм җиләк – җимешләр  үсәләр.Әйдәгез әле, балалар, Керпегә сөйләп күрсәтик.

Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да

      Кешеләр безне җыеп.      (Гөмбә)

Конфетка да яхшы мин,

Компотка да яхшы мин.

Беләсеңме ни өчен

Витаминнар хәзинәсе

Минем һәрбер җимешем.     (Гөлҗимеш)

Суымны эч авырсан:

Йөткерсәң, я  карлыксаң -

Шәп дару юк моннан да.

Дару ясыйлар минем

Хәтта кабыгымнан да.            (Балан)

Яратам мин таң нурын,

Дару минем тамырым,

Шикәре дә җитәрлек

Чәй ясасаң кыздырып,

Тәме исең китәрлек.           (Тузганак)

Керпе:   Без урман белән горурланабыз

              Урман – яшел шифаханә

              Урман әкият патшалыгы кебек

              Бөтен тирә-ягыңда дару үсә.

              Һәрбер үләндә, һәрбер ботакта

              Микстура һәм таблетка.

(Аксап Сукыр тычкан чыга)

Сукыр тычкан: Исәнмесез, зинһар ярдәм итегез. Җир астыннан казыганда ялгыш аягымны  авырттырдым. Аяксыз калам бит.

Керпе: Зыян юк! Аякны дәвалау авыр эш түгел. Чын күңелдән минем киңәшем, чиста аякларыңа бака яфрагы яп син.(Бака яфрагы бирә).

Сукыр тычкан: Рәхмәт ,киңәшеңә.

(Бакылдап,,тамагын бәйләгән Бака керә.)

Бака: Һәр минут саен мин

           Ютәллим һәм бакылдыйм.

Керпе: Менә нарат бөреләре.Дару гына түгел - ә могҗиза, салкын тиюең тиз үтәр.(Керпе  нарат бөреләре бирә).

Бака: Рәхмәт.

Алып баручы: Рәхмәт, Керпе дус. Безгә балалар белән кайтырга вакыт җиткән. Без синең киңэәшләреңне истә тотарбыз.Урманның безнен зур байлыгыбыз  һәм аны сакларга кирәклеген истән чыгармабыз.

Керпе: Сез,дусларым карагыз. Ышанычымны аклагыз,

            Гадел булыгыз һәм яхшы булырга вәгъдә бирегез:

Бер кошны да, чикерткәне дә кимсетмәскә

Кубәләктә тотмаска!

 Балалар: Вәгъдә бирәбез!

Алып баручы: Сау бул, урман,сау бул алан,сау бул. Керпе дус. Менә сиңа күчтәнәч.(Керпегә алма бирә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по экологии в средней группе

Конспект занятия на татарском языке для детей средней группы...

План конспект занятия по экологии в старшей группе

Урман аланына сәяхәтМаксат: балаларга табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту.Эзерлек эшлә...

Конспект занятия по экологии в старшей группе на тему Знакомство с черепахой.Автор Садвакасова Асель Жоламановна -воспитатель старшей группы.

Занятие по знакомству детей дошкольного возраста с рептилиями ( черепахой), с использованием дидактического панно, кругов Эйлера и и видеосюжетов о жизни черепах...

План – конспект НОД по экологии в старшей группе. Тема: «Птицы и животные наших лесов».

План - конспект, разработанный на неделю. Использованы различные формы, методы и виды деятельности....

План-конспект занятия по экологии в старшей дошкольной группе «Превращение воды»

План-конспект занятия по экологии  в старшей  дошкольной группе  «Превращение воды»...

"Грибное царство" Конспект занятия по экологии в старшей группе (старшая группа).

Разыгрался ветер на лесной поляне,Закружил осинку в красном сарафане.И листок с березы золотистой пчелкойВьется и кружится над колючей елкой.Облетели листья клена, клен от холода дрожит.На дорожке бал...