Нәниләрне туган як табигате белән таныштыру.
методическая разработка по окружающему миру (младшая группа) по теме

Нуреева Расима Мударисовна

Нәниләрне туган як табигате белән таныштыру. План сентябрь аеннан май аена кадәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2mama.doc79 КБ

Предварительный просмотр:

Нәниләрне туган як табигате белән таныштыру.

Сентябрь

1.        Бакча участогына чыгу. Биредә үскән агачлар, куаклар, үсемлекләр белән танышу, аларга карата сак караш тәрбияләү, кайда уйнарга кирәклеген аңлату.

2.        Чәчәкләрне, каен агачын карау (елның һәр фасылында күзәтүләр оештырыла, мәсәлән, беренче яфрак чыгу, матурланып китү, яфраклары коелу),

3.        Чыпчык. кугәрченнәрне күзәтү (чыпчык оча. җирдә сикерә, ашарга эзли; аларны куркытырга ярамый; күгәрчен кешеләрдән курыкмый. ул ипи валчыклары, орлыклар, көнбагыш ярата).

4.        Аквариумдагы балыкларны карау, тышкы кыяфәтләре, үз-үздарен тотышлары белән танышу. Балыкларга һәр көнне ризык бирү, суны чиста тоту.

5.        Бүлмә гөлләре белән таныштыру(Яран,кына)

6.        Төркем участогына чыгу, көзге үзгәрешләргә игътибар итү.

7.        Өлкән балаларның яшелчә бакчасында эшләүләрен күзәтү.

8.        Чәчәкләрне бакчадан бүлмәгә кертеп утырту, аларның тамырларын карау.

9.        “Серле янчык”дигән дидактик уен .

10.        Һава торышын күзәтү,аны тәрбияче ярдәмендә билгеләп бару.

Октябрь

1.        Берничә көн рәттән каен агачын күзәтү (кояшлы, болытлы, яңгырлы, җилле көннәр алына), Аны берәр куак яки агач белән чагыштыру.

         Үтте-китте матур җәйләр,

          Көзләр килеп җиттеләр.

          Ак каенның яффраклары

         Саргаешып киптеләр.(К.Нәҗми)шигырен яттан сөйләү.

2.        Бакчадагы чәчәкләрне карау (икенче тапкыр).

3.        Салкын көнне чыпчык һем күгәрченнәрне күзәтү (икенче тапкыр).

4.        Яран гөленең яфраклары, сабаклары, чәчәкләре, тамырлары белән таныштыру. Тамырның әһәмиятен һәм су сибү кагыйдәләрен аңлату.

5.        Өлкәннәрнең табигать почмагындагы эшләрен күзәту.

6.        Алтын көз. Яфраклар коелганда урамдагы үзгәрешләргә игътибар итү. Көзге табигатьнең матурлыгына соклану.

        Көз килде.

.        Үләннәр саргайды,шиңде.

.        Сап-сары яфраклар

          Җиргә сибелде(.шигырен уку).

7.        Читлектәге кошны берничә тапкыр күзәтү.

8.        Аквариумдагы балыкларны күзәтү (аквариумдагы балык канатлары ярдәмендә йөзә, аның күзләре һәм авызы бар).

Ноябрь

1. Кар яуганчы участоктагы үзгәрешләрне күзәтү (үләннәр корып кипкән, җир туңган; агач- куаклар яфракларын койган һ. б.).

2.Кар яуганда кар төшергән бизәкләрне, кар белән капланган агач-куакларны карау, аларның төпләренә кар өю, аны таптау.

3.Яфраклары коелган каен янында булу, аның ялангач калган юан һәм нечкә ботакларына игътибар итү.

4.Чыпчык, күгәрчен, каргалар һ. б ларны күзәтү. Кошлар өчен җимлекләр әзерләү хакында сөйләү.

5.Аквариумдагы балыкларны күзәтү, тышкы кыяфәтләрен, үз-үзләрен тотышларын искә төшерү.

6.Бүлмә гөлләре белән танышуны дәвам итү

(сабагы, яфраклары, тамыры барлыгын искә төшерү). Яфракларны чиста тоту күнекмәләре бирү.

7.«Пыяла савытта нәрсәләр яши?,». (Әңгәмә- дәрес.)

Декабрь

1.        Кар белән капланган участокка чыгу, агач- куакларның ялангач, ә үләннәрнең кар астында калуларын күрсәтү. Агачлар янында уйнарга һәм аларны сындырырга ярамау турында аңлату.

2.        Агач-куаклар турында кайгыртуны дәвам итү, аларга сак караш тәрбияләү.

3.        Кошларны күзәтү. Алар турында кайгырту, азык  бирү кирәклеген искә төшерү.

4.        Урамга чыккач, саескан, кызылтүшне күзәтү, бүлмәдә аларның рәсемнәрен карау.

5.        Әйберләрнең бер халәттән икенче халәткә күчүен (мәсәлән, каты әйберләрнең сыеклануы, сыек әйберләрнең катылануын (суның бозга, бозның суга әйләнүен) сынап карау.

6.        Төркем бүлмәсенә кышкы пейзаж һәм төрле җәнлекләр (куян, таен, аю, бүре, төлке) сурәтләнгән рәсемнәр кертү.

7.        Балаларны табигать почмагында яшәүчеләрне тәрбияләү эшенә тарту.

8.        «Без булмә гөлләрен карап үстерергә өйрәнәбез» (дәрес).

Гыйнвар

1.      Кояшлы гөнне кышкы табигатьне күзәтү, аның матурлыгына соклану.

2.        Яуган карның тирәнлеген үлчәү, билге кую. Кар яуган саен биеклеген билгелән бару. Карның үсемлекләр өчен файдалы булуы турында сөйләү.

3.        Җимлеккә кунган кошларны күзәтү. Алар

өчен өйдән төрле ризыклар алып килү. Кошларның үз-үзләрен тотышларына игьтибар итү.

4.        Салкын көннәрдә кошларга җим сибү.

5.        Ай азагында суган утыртугамы кая, (җылы, кояшлы, якты урынга) урнаштыру турында сөйләшү.

6.        Балаларга гөлләргә су сибәргә, балыкларга җим бирергә һ. б. ш. эшләр кушу.

7.       Кышкы уеннар» рәсемен карау.

8.        Кыргый хайваннарның кышкы тормышлары турында сөйләү.

Февраль

1.        Кояшны, күк йөзен күзәтү. Һава торышын билгеләү өчен, сүзләр сайлап әйтергә өйрәтү.

2.        Көчле җил булган көнне буранны күзәтү. Кар көртләрен карау, аларның биеклеген үлчәү. Җил белән уйнау өчен уенчыклар алын чыгу (тасмалар, флагчыклар һ. б.).

3.        Бураннан соң агачлар һәм куакларны карау, сынган ботакларны җыю һәм, бүлмәгә алып кереп, суга утырту, күзәтүләр үткәрү.

4.        һава шартлары төрле булганда кошлар¬ның (чыпчык, саескан, күгәрчен, кызылтүш) үз- үзларен тотышларын, шулай ук җимлеккә кунган кошларны күзәтү. Чыпчык һәм күгәрченнәрнең кешеләрдән курыкма вына, ә кайбер кошларның балалар булганда җимлек янына килмәвенә игътибар итү.

6      .Суганның үсүен күзәтү, үзгәрешләрне» дәф¬тәргә теркәп бару (4-5 тапкыр).

7.        Аквариумга яңа балык җибәрү. Аларның бер-берсен» охшашлыкларын һәм кайсы яклары белән аерылып торуларын билгеләргә өйрәтү.

8.        Балаларда бүлмә гөлләрен күзәтүгә омтылыш уяту (яна яфрак чыгуын, чәчәк атуын һ. б.), Үсемлекләрдәге үзгәрешләрне кояш һәм җылылык тәэсире белән бәйләү.

9.        Йорт хайваннары сурәтләнгән рәсемнәрне карау.

Март

1.        Кояшлы көндә күк йөзен, тамчыларны, боз сөңгеләрен күзәтү, Кар көртләренең калынлыгын билгеләү, анын кимүен исбатлау. Беренче сулар күренгән һәм кар эрегән урыннарны карау.

2.        Кояшлы көяне каен агачын ерактан һәм якыннан күзәтү (кояш яктысында каенның аеруча матур булып күренүенә игътибар итү).

3.        Кояшлы көнне кошларның үз-үзләреи тотышларын, беренче язгы суларда коенуларын күзәтү.

4.        Өлкән балалар һәм ата-аналарның сыер¬чык ояларын элгәннәрен яки искеләрен чистартканнарын карап тору. Рәсемнәр ярдәмендә кошларның кайсы яктай очып килүләрен, кешеләрнең алар турында кайгыртуларын аңлату.

5.        Бүлмә гөлләрендәге үзгәрешләрне билгеләү. Яктылык, су һәм тәрбиянең үсемлекләргә уңай йогынты ясавы хакында әйтү.

6.        Яфрак ярган тирәк (тополъ), каен ботакларын карау, җылылыкның агачлар өчен файдалы булуын аңлату.

7.        Балаларга табигать почмагындагы үсемлекләр һем хайваннарны тәрбияләү буенча йомышлар кушу.

8.        «Без табигать почмагында эшләргә яратабыз» (әңгәмә).

Апрель

1.        Аяз көнне кояшны, күк йөзен һәм болытларны күзәтү. Язгы көннең матурлыгына соклану. Балаларны табигатьнең гүзәллеген үз сүзләре белән тасвирлап сөйләргә өйрәтү.

2.        Карлар эрүен күзәтү; эремәгән җирне һәм яна тишелеп чыккан яшел үләннәрне табу һем аларның сәбәпләрен аңлату.

3.        Үги ана яфрагы белән танышу.

4.        Каен Һәм башка агачлардагы үзгәрешләрне күзәтү.

5.        Кошлар тормышындагы үзгәрешләрме Аңлату (оя корулар һ. б.).

6.        Табигать почмагындагы эш.

7.        «Сыер һәм бозау» рәсемен карау.

8.        «Сөт каян килә?» (Әңгәмә.)

Май

1.        Кояш, күк йөзе, болытларны күзәтү. Кояш җылыткан урынга кулны куеп карау (күләгәдә дә шулай ук эшләү). Ни өчеп бер җирдә җылы, ә икенче урында салкын икәнлеген төшендерү. (Язгы кояш җылыта, үләннәр яшәрә, чәчәкләр үсә, агачлар яфрак яра һ. б.)

2.        Участокны карау, андагы үзгәрешләрне билгеләү (биредә кар эрегән, чәчәкләр чыккан, яшел үлән ускән һ. б.).

3.        Яфрак ярган агачларны башка агачлар белән чагыштыру (бу агачның яфрагы зур, ә монсыны —кечкенә һ. б ).

4.        Тузганак (одуванчик) чәчәген карау.

5.        Күбәләкләр, яңгыр суалчаннары, камка

                                                                                                                                                                                                                                                    (божья коровка) белән танышу.                              

6.        Түтәлдәге чәчәкләрне карау: лалә (тюльпан), нәркис (нарцисс), маргаритка,кашкарый(астра) һ. б.

7.        Чәчәк атучы агачларны карау (шомырт, чия, алмагач...).

8.       Кошларны күзәтү (чыпчык, күгәрчен, сыерчык, карга...).

9.        Су һәм ком белән уйнау, аларның үзлекләрен аңларга булышу.

Өлкәннәрнең җиләк-җимеш, яшелчә бакчасында эшләүләрен күзәтү.

10.        Суган, кишер, чөгендер һ. б. утырту,

11.        Табигать почмагында яшәүчеләрне күзәтү; аларны ашату, ояларын чистарту.

12.        «Мин исемен әйткән әйберне бир», «Курчак кая яшеренгән?» һ. б ш дидактик уеннар оештыру.

13.        Җәнлекләрнең язгы, җәйге тормышлары турында сөйләү.

Җәйге айларда балаларда үсемлекләр, ,хайваннарга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү, шулай ук яңа агачлар (миләш, өрәнге. юкә» һ. б), чәчәкләр (кыңгырау, кашкарый һ. б.),бөҗәкләр (кырмыска,шөпшә, умарта корты һ. б.) белән таныштыру эшләре дәвам иттерелә.

Шәһәр шартларында булса да, балаларга йорт хайваннары, аларның балалары турында

мәгълүматлар бирелә (колын, бозау, чеби һ. б.). Сабыйларның белемнәрен камилләштерү буенча төрле күңел ачу кичәләре оештырыла.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Газиз туган илем. Россия табигате.

Безнен илебез бик зур. Эле кончыгыштан кояш чыга гына башлый , э инде конбатышта кук йозенде йолдызлар да яна. Шуна курэ илебез кугенде кояш баемый диген эйтем бар...

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

"Туган ягымның табигате."

Максат:          Төрле ел фасылларының характерлы билгеләре, үзенчәлекләре турында күзаллауны ныгыту; көз турында булган белемнәрне системалаштыру; балалар...