Суган утырту проекты.
проект по окружающему миру (средняя группа) по теме

Нигматуллина Фарида Гусмановна

 

 “Суган утырту.

Проектның этаплары:

  1. Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.
  2. Проектның план-схемасын төзү.
  3. Кирәкле материаллар туплау.
  4. Проект белән эшләү.
  5. Нәтиҗә ясау, презентация үткәрү.

Проектның максаты:

  • Яшелчә (суган) белән тирәннәнрәк таныштыру.
  • Безнең бакчаларда үсүче яшелчәләрне аерырга өйрәтү.
  • Яшелчәләр турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар, өйрәтү, әкиятләр уку.
  • Караган, өйрәнгән яшелчәләрне рәсемнәргә төшерү,пластилиннар белән әвәләү.
  • Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

 

План-схема

 

Эшнең эчтәлеге

1

Февраль

Үсемлекләргә савыт, туфрак әзерләү.Суган, борчак, су әзерләп кую, утырту.

Утырткан үсемлекләрне күзәтү, су сибү.

 

2

 

Март

Утырткан үсемлекләрне күзәтү, су сибү. Чагыштыра, аера белү. Шигырьләр, табышмаклар өйрәнү. Әкиятләр карау.

3

Апрель

 

Май

Бакча яны участогында да,өйләрендә дә үстергән яшелчәләрне күзәтү.

 

 

                        

 Тәҗрибә үткәрү: “Суган утырту”

Бурычлар:

1. Балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

2. Балаларда логик фикер йөртү күнекмәләре үстерү.

3. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру.

Сүзлек:  Җылылык, яктылык, итләч, йомры.

Җиһазлар: туфрак, тартма, утырту өчен суганчалар, сулы лейка, тартмада һәм түтәлдә үскән суган рәсемнәре.

Эшчәнлек барышы: 

1. Рәсемнәр карау ( түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре.)

- Бу рәсемнәргә карап, сез нәрсә әйтә аласыз?

- Яшелчәләрне түтәл ясап кайсы вакытта утырталар?

- Тартмада суган утыртуның нинди уңай ягы бар?

- Суган үсен өчен нәрсәләр кирәк? ( яктылык, җылылык, су )

 

2. “ Табышмак әйтәм – җавабын тап ”

А) Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (кыяр)

Б) Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. Ул нәрсә? (кишер)

В) Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (кәбестә)

Г) Җир астында җиз бүкән, ул ни икән? (бәрәңге)

Д) Туп түгел – түгәрәк, тычкан түгел койрыклы. (чөгендер)

Е) Итләч, йомры, яшелен, өзеп алдым, яшердем.

    Гаҗәпләндем бераздан – кояшсыз да кызарган .( помидор)

Ж) Үскәндә яфрагын ашыйлар,

      Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. (суган)

. Үстерешле диалог. ( суган үзенчәлекләрен әйтү)

- Ул нинди формада?         - Нинди төстә?

- Катымы, йомшакмы?      - Тәме нинди?  

- Суган ни өчен кирәк?     - Суганның файдасы нинди?

- Суганнан нинди ризыклар пешереп була?

4.Суган утырту. Балалар белән бергәләп суган утырту. Суган утырту тәртибен сөйләмдә ныгыту.

5. Сузле – хәрәкәтле уен: “Аш пешерү .”

Ярдәм көтеп тормыйбыз,     

Яшелчәләр турыйбыз,

Чиста итеп юабыз,

Бераз кишер кырабыз,

Ваклап суган турыйбыз.

Тозлап майлап алабыз.

Яхшылап болгатабыз,

Бигрәк тәмле ашагыз.

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Суган һәм борчак белән танышу, аларны чагыштыру

Яшелчә (суган) һәм кузаклылар семьясы (борчак) белән тирәннәнрәк танышу. Безнең бакчаларда һәм басуларда үсүче үсемлек, яшелчәләрне аерырга өйрәтү....

“ Яшелчә бакчасында кабак , ташкабак һәм патиссон утырту. “

Балаларга яшелчәләрнең орлыклардан үсүен аңлату ; орлыкларын аерырга өйрәтү ( барлык орлыкларда яссы , овал формасында , төсләре һәм зурлыклары буенча аерымлыклары бар . ) Чәчү алымнары белән таныштыр...

Социально-коммуникативное развитие младших дошкольников в рамках реализации ФГОС. Долгосрочный проект «Дорожная грамота». Паспорт проекта. Тип проекта- практико-ориентированный, коллективный. Вид проекта - долгосрочный, сентябрь 2018 года - май 2019 года

Актуальность проекта.Ежедневно в дорожно-транспортных происшествиях получают травмы, и гибнет много людей. Дошкольники составляют четвертую часть от общего числа пострадавших в ДТП дете...

Проект "Спортивная зима" Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здорового образа жизни; • ознакомление с

Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здоро...

Паспорт проекта «Пчёлкин огород». Тип проекта : среднесрочный, исследовательский. Участники проекта : дети, воспитатели, родители воспитанников. Возраст детей: 6 – 7 лет. Цель проекта: Создание условий в группе и на участке для развития познавательного и

Задачи проекта:Расширять знания детей и представления о культурных  растениях и цветах (их строении и полезных свойствах овощей).Знакомить детей с особенностями выращивания цветов и культурных ра...

МАДОУЦРР д/c «Теремок» Проект «Волшебница вода» " в средней группе «Почемучки» Воспитатель: Ганшу О.А.. 2022г. Проект: краткосрочный (с1.02 -20.02.22) Тип проекта: познавательно – исследовательский. Участники проекта: дети средней группы, воспитат

Проблема:  Отсутствие у детей представлений о значении воды в жизни всего живого на земле.Актуальность проекта: Экологическое воспитание, как никогда, является одной из актуальнейших проблем...

Проект в подготовительной группе на тему: «Зимующие птицы» Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочный (1 неделя. С 19.12.2022 – 23.12.2022) Авторы проекта: воспитатель Анисимова

Проект в подготовительной группе на тему:«Зимующие птицы»Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочны...