Белем бирү эшчәнлеге "Бүлмә гөлләре"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә  экологик тәрбия бирү буенча үткәрелгән  белем бирү эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bulm_gollre.docx17.74 КБ

Предварительный просмотр:

         Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

 башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

 муниципаль учреждениесе

Бүлмә гөлләре

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә

экологик тәрбия бирү буенча үткәрелгән

 белем бирү эшчәнлеге

                                                                 Төзеде һәм үткәрде:

                                                                      1-нче балалар бакчасы  

                                                                тәрбиячесе

                                                               Алексеева А.Т.

                                               

                                                   Түбән Кама

                                                          2013

Тема: Бүлмә гөлләре.

Максат:Балаларны үсеп утыручы гөлләргә карап соклану тудыру, сакчыл караш аша экологик белем бирү.

         Бүлмә гөлләре үсәр өчен шартлар белән таныштыру.

        Табигать почмагындагы үсемлекләргә игътибар итәргә һәм аларга  су сибәргә, яфракларындагы тузаннарын сөртергә өйрәтүне дәвам итү.      Балаларның көндәлек вазыйфаларын башкарырга өйрәтү.

    Бүлмә гөлләрен үстерүгә кызыксыну уяту. Балаларга үзләре башкарган эшнең әһәмиятен аңлату һәм эшләгән эшләре белән горурлана белү хисе уяту.    Өлкәннәргә ярдәм итү теләге тудыру.

    Балаларга эстетик тәрбия бирү.

   Интегральләштерү өлкәләре: танып белү, аралашу, матур әдәбият белән таныштыру, музыка, хезмәт, куркынычсызлык, физкультура.

    Методик алымнар: күрсәтү,аңлату, сорау-җавап, тәҗрибә үткәрү, практик эш эшләү.

    Сүзлек өстендә эш: тәҗрибә, таш, туфрак.

     Җиһазлау:Гөл рәсемнәре, гөлләр, таш,магнитофон, практик эш өчен: салфеткалар ,сулы тазиклар, таякчыклар, кечкенә лейкалар.

     Алдан эшләнгән эш: Гөлләр турында шигырьләр өйрәнү, яран гөл турында сөйләргә өйрәнү. Табигать почмагында системалы рәвештә дежур тору.

     Белем бирү эшчәнлегенең төзелеше:

      1.Гөл турында табышмак әйтү. Гөл рәсемнәре карау.

      2.”Гөлләр безгә нәрсә өчен кирәк? “    -әңгәмә.

      3.Ял минуты. “Без хәзер инде зурлар”

      4. Яран гөл һәм таш белән тәҗрибә үткәрү.

       5.Практик эш: гөлләрне тәрбияләү.

     Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

 Тәрбияче: Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

   Һаваны чистарта,

   Бүлмәне матурлый,

  Тәрәзә төбендә үсә,

   Кыш та чәчәк ата. Нәрсә бу, балалар?

Балалар:  Бүлмә гөле.

Тәрбияче: Әйе, бу бүлмә гөле. Ә сез нинди бүлмә гөлләре беләсез?

Балалар: Бальзамин, фикус, колеус, яран гөл, хлорофитум, миләүшә гөле, алоэ.(рәсемнәре куела)

Тәрбияче:Балалар, ә гөлләр безгә ни өчен кирәк?

Балалар: Алар безнең бүлмәне матурлыйлар.

        Һаваны чистарталар.

        Дәвалый торган гөлләр дә була.

Тәрбияче: Хәзер Гөлия Нур Гайсинның  “Әни гөлләре” шигырен сөйләр.

(1 бала шигырь сөйли)

Әйе , балалар, гөлләр безнең бүлмәне матурлыйлар. Ә гөлләр матур булып үссен өчен аңа нәрсәләр кирәк?

Балалар: Яктылык, дым, җылылык кирәк.

Тәрбияче: Сез гөлләрне ничек тәрбиялисез?

Балалар:Су сибәбез.

Туфрагын йомшартабыз.

Яфраклардан тузанын сөртәбез.

Кипкән яфракларын җыеп торабыз.

Тәрбияче: Хәзер Диләрә безгә яран гөл турында сөйләп күрсәтер.

(Өстәлгә яран гөле куела һәм бала шуңа карап сөйли.)

Бала: Яран гөл бик матур бүлмә гөле. Аның яфраклары түгәрәк формалы, бәрхет сыман йомшак. Чәчәкләре зонтикка охшаган.

Тәрбияче: Рәхмәт, Диләрә. Хәзер без сезнең белән ял итеп алабыз.

Ял минуты: “Без хәзер инде зурлар”

Без хәзер инде зурлар,(Кулларны өскә күтәрәбез)

Күп эшли безнең куллар.(Кул чабабыз.)

Без гөлләр яратабыз,(Уч төбе белән савыт ясыйбыз.)

Тузаннарны сөртәбез,(Кул аркасын ышкыйбыз.)

Аларга су сибәбез.(Су сибү хәрәкәте ясыйбыз)

Менә шундый уңган без !(Баш бармакны өскә күтәреп, алга сузабыз)

Менә шундый булган без!

Тәрбияче:Балалар, без сезнең белән тәҗрибә ясап карарбыз. Менә монда өстәлдә гөл һәм таш тора.Сез ничек уйлыйсыз, боларның кайсы тере, ә кайсысы тере түгел?

Балалар: Гөл тере, ә таш тере түгел.

Тәрбияче: Ни өчен?

Балалар:Чөнки гөл үсә, ә таш үсми.

Тере булган бар әйбер дә сулый, туклана.

Тәрбияче:Ә безнең гөлләребез ашыймы, сулыймы?

Балалар: Гөлләр сулыйлар.

Тәрбияче: Үсемлекләр, гөлләр нәрсәләре белән тукланалар?

Балалар: Алар тамырлары аша тукланалар.

Тәрбияче: (шигырь сөйли)

Сулы савыт янында

Гөлләр сусап утыра.

Кулы юк шул, эчәлми

Суны сузылып кына. (Ш.Галиев)

Тәрбияче: Гөлләр сулый дидек, ә алар нәрсә белән сулыйлар соң?

Балалар: Гөлләр яфраклары белән сулыйлар.

Тәрбияче: Әйе, гөлләр яфраклары ярдәмендә сулыйлар. Алар безнең бүлмәдәге начар һаваны йотып, безгә суларга чиста һава бүлеп чыгаралар. Шуның өчен дә аларның яфракларына кунган тузаннарны сөртеп торырга, ә вак яфраклы гөлләрне су белән коендырырга кирәк.

-Хәзер, балалар, әйдәгез, гөлләребез тагын да матурлансын өчен, без аларны тәрбиялик.,кирәкле әйберләрне алыйк та  бергәләп эшләп алыйк. (Эшләрне үзара бүлешү: гөлләргә су сибү, тузан сөртү, төпләрен йомшарту, су белән коендыру.Эшләгәндә тыныч кына музыка куела.)

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән тырышып эшләдек. Күрәсезме, гөлләребез тагын да матурланып киттеләр. Алар сөенеп, безгә карап елмаялар.

Хәзер бергәләп түгәрәктә “Миңлебай” уенын уйнап алыйк.(Түгәрәктә татар халык уены “Миңлебай” уйнала)

Тәрбияче: Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Балалар: Без бүген гөлләр турында сөйләштек.

Тәрбияче: Менә , балалар, гөлләрне шулай карап, тәрбияләп торсаң гына алар матур булып үсәрләр, тирә-юньгә ямь биреп торырлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия "Зимушка-зима, ты белым-бела"

Материал представляет собой интегрированное занятие по музыкальному воспитанию и изобразительной деятельности для детей старшего дошкольного возраста с интересными методическими приемами....

Мастер-класс по теме: "Зимою белой, белой..." Коллаж с использованием кружева.

Ознакомление педагогов с опытом работы вне занятий путем показа последовательности действий, методов, приемов. форм педагогической деятельности. Коллаж - однин из самых интересных для детей дошкольног...

Сказка. «Как случилось, что Белый Медведь всегда в белой шубке ходит».

Авторская сказка для детей младшего дошкольного возраста в рамках экологической акции в защиту Белого медведя....

СЦЕНАРИЙ РАЗВЛЕЧЕНИЯ «КТО ПОЛЯНЫ БЕЛИТ БЕЛЫМ»

"Давайте детям больше и больше созерцания общего человеческого, мирового, но преимущественно старайтесь знакомить их с этим через родные и национальные явления" В. Г. БелинскийУ каждого народа свои ку...

Проект "Снежинка- белая белая пушинка"

Лознавательно- исследовательская деятельность свойств снега....

Проект "Снежинка- белая белая пушинка"

Лознавательно- исследовательская деятельность свойств снега....

Поделка "Губка Боб" из бросового материала.Для работы использовали:пустую коробку,водоэмульсионка белая,колер желтый,гуашь красная и белая,остатки утеплителя,оракл черный,кусок пласмассовой трубы(рук),пенопласт,клей титан,картон красный,синий,белый. для

Здравствуйте уважаемые коллеги! Предлагаю Вам посмотреть на нашу поделку Губка Боба из бросового материала.А делали мы  Губка Боба с моими  сыновьми дома .Нам захотелось  в детски...