Кошлар-табигать сакчысы
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Хамидуллина Ильсеяр Иншатовна

Расширение знаний детей о птицах, разучивание загадок, рассказывание сказки "Тукран-яшеллек сакчысы", закрепление знаний о пользе птицах.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koshlar-tabigat_sakchysy.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә. Балалар, мин сезгә бер                                                                                                                              табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз әле.

Югары менә чылбырсыз,

Түбән төшә баскычсыз,

Өйләр сала балтасыз.

Балалар. Кош.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Бүген без сезнең белән кошлар һәм аларның табигатькә күпме файда китерүләре турында сөйләшербез. Ә хәзер кошлар турында табышмак тыңлап китик.

1 нче бала. Җәй тукылдый бу чүкеч,

                    Кыш тукылдый бу чүкеч.

                    Ничек чыдый бу чүкеч?

Балалар. Тукран.

Интерактив тактада «Тукран-яшеллек сакчысы» исемле әкият күсәтелә.

 

Тәрбияче. Балалар, малай нииди ялгышлык  эшләгән?

Балалар. Тукранны куып җибәргән.

Тәрбияче. Әйе балалар, тукранны урман докторы дип йөртәләр. Ул үзенең очлы борыны белән кайры астында качып яткан зарарлы кортларны чүпли. Шулай итеп, яшеллек саклый. Әйдәгез, тагын бер табышмак тыңлыйк.

2 нче бала. Язын ул карлар эрегәнче,

                    Очып кайта туган якка.

                     Карлар инде әз булса да,

                     Кар-кар диеп, ул кычкыра.

Балалар. Кара карга.

Интерактив тактада кара карга сурәте һәм аларның туган якка кайту күренеше.

3 нче бала. Колга башында йорты,

                    Эчендә аның җырчы.

Балалар. Сыерчык.

Тәрбияче.   Сыерчыклар, кара каргалар басу- кырларга нинди файда китерәләр?

Балалар. Җирдән заралы кортларны чүплиләр.

3 нче бала. Кулы юк, балчык ташый, 
                  Балтасы юк, өй ясый.

Балалар. Карлыгач.

Тәрбияче.  Карлыгачлар нинди файда китерәләр?

Балалар. Алар чебен-черкиләрне юк итәләр.

Тәрбияче. Бик дөрес балалар, ә иң күп бөҗәкләрне юк итүче кош-песнәк. Ә    хәзер бераз ял итеп алыйк.

Кулларны өскә күтәрдек һәм селкедек-

Бу агачлар урманда.

Терсәкләрне бөкләдек, кул чукларын селкедек-

Җил чыкларны очыра.

Әкрен генә кулларны селкибез-

Болар кошлар очалар.

Кошлар озак очалар,

Канатларын артка җибәреп

Ял итәргә туктыйлар.

Балалар сүзләрне һәм хәрәкәтләрне кабатлыйлар.

 Тәрбияче. Менә бераз ял итеп алдык, ә хәзер эшкә керешербез. Бүген без сезнең белән каты кәгазьгә төшерелгән сурәткә пластилин сылап песнәк ясарбыз. Эшкә керешкәнче тагын бер кат песнәкнең сурәтен карыйк.

 

Интерактив тактада песнәк сурәте.

Тәрбияче. Песнәкнең түше нинди төстә?

Балалар. Сары төстә.

Тәрбияче. Томшыгы, койрыгы, канаты нинди төстә?

Балалар. Көрән төстә.

Тәрбияче. Сезнең алдыгызда каты кәгазь, ә анда песнәк сурәте. Хәзер сары пластилинны алабыз да песнәкнең түш өлешенә сылыйбыз. ә башка өлешләрен көрән пластилин белән эшлибез.Кошның күзен кара түгәрәк пластилиннан ясыйбыз. Эш беткәч, кулларны салфеткаларга сөртәбез. Ә хәзер эшләребезгә карыйк. Матурмы?

 

Балалар. Әйе матур.

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар бик матур чыккан тырышыш эшләгәнсез.

Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

Балалар. Кошлар турында.

Балалар. Нинди кош исемнәрен истә калдырдыгыз?

Балалар. Кара карга, сыерчык, песнәк, тукран, карлыгач.

Тәрбияче. Тагын нәрсә эшләдек?

Балалар. Песнәкнең сурәтен пластилиннан сылап ясадык.

Тәрбияче. Әйе балалар, сез бүген кошлар аларның  тормышы турында бик күп нәрсәләр белдегез. Шуның белән шөгылебез тәмам, саубулыгыз.

Максат: балаларның кошлар турында белемнәрен киңәйтү, аларны танырга, табышмаклар әйтергә, пластилин белән пөхтә эшләргә өйрәтү.

Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, кул чукларын һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Белем бирү бурычы: кошларның табигатьне саклауга файда китерүләре турында белемнәрен арттыру, җөмләләрне дөрес төзергә, тулы җөмләләр белән җавап бирергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, иҗади эш.

Методик алымнар һәм чаралар: сорау бирү, сөенеч мизгеле, хәрәкәтле уен, әкият күрсәтү, мактау.

Алдан эшләнгән эш: кошлар турында әңгәмә, песнәк сурәте төшерелгән каты кәгазь битләре әзерләү, саф һавада кошларны күзәтү.

Эшчәнлек төзелеше.

 1. Кереш. Табышмак әйтү.

2. «Тукран –яшеллек сакчысы»  исемле әкият карау.

3. Кошлар турында табышмаклар әйтү.

4. Кошлар- табигатьсакчылары исемле әңгәмә оештыру.

5. Ял минуты «Кошкайлар».

6. Нәтиҗәле эш: әзер кош сурәте төшерелгән кәгазьләргә пластилин сылап эшләү.

7. Йомгаклау.

                                     Әлмәт муниципаль районының

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль идарәсе

52 нче гомумүстерелешле «Алтынчәч» балалар бакчасы.

Уртанчылар төркемендә интеграль шөгыль.

Кошлар – табигать сакчылары.

Әзерләде: тәрбияче Хамидуллина И. И.

Әлмәт шәһәре 2014 ел.