Юл билгелеләре иленә сәяхәт.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл юл билгеләре белән танышу.24.69 КБ

Предварительный просмотр:

ЮЛ   БИЛГЕЛӘРЕ  ИЛЕНӘ  СӘЯХӘТ.

Зурлар  төркеме өчен  күңел ачу кичәсе.

Максат: балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен ,юл билгеләрен үзләштерү .

Сөйләм телен ,игътибарлылык күнекмәләрен, зиһенне үстерү,дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: юл, җәяүле сукмагы, тротуар,юл билгеләре,велосипед, светофор,нутбук,видеопроектор,презентация,уенчык машиналар.

Белем бирү өлкәләрен интегральләштерү :        “Сәламәтлек”, “Физик культура”,”Социальләштерү”, “Куркынычсызлык”,”Аралашу”,”Танып-белү”,

“Музыка”.

Сүзлек өстендә эшләү:кискен борылыш,куркыныч борылыш,кинәт менү, кинәт төшү,светофор, җәяүлеләрчыга торган юл.

        Кичә  барышы.

Тәрбияче:  Кояшның шаян нурлары

        Иркәли безне иртән.

        Күңелле , тапкыр уеннар

                     Күптәннән безне көткән.

Айзилә       Ә инде әти-әниләр

                      Бик борчылмасын өчен,

                       Машинада шофер абый    

           Тынычлап барсын өчен,

           Юл йөрү кагыйдәләрен

            Әйбәт белергә кирәк.

            Белгәннәребезне күрсәтик

            Бәйрәмне башлыйк тизрәк.

Рамиль:        Без  бәйрәмгә килдек бүген

                      Бәйрәм күңнлле узсын.

                      Җырлыйк,уйныйк,уйлыйк,дуслар,

                      Җаваплар дөрес булсын.

ЮХИДИ   инспекторы:    Балалар, сезнең бакчага килгәндә миңа хат бирделәр.Сезгә бирергә куштылар.        

Тәрбияче: Әйдәгез әле укып карыйк.

“Без, юл билгеләре илендә яшәүчеләр, бик зур кайгыда.Убырлыга әсирлеккә төштек.Хазер безнең илебездә гел юл һәлакәтләре булып тора.Ярдәм итегез безгә! Светофорны коткарыгыз! ”

ЮХИДИ инспеторы: Балалар ,бәләгә юлыгучыларга ярдәмгә ашыгыгыз.Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? Светофорны коткарасызмы?

Балалар:  Әлбәттә . Без әзер.

        Шулчак Убырлы үзе килеп керә.

Тәрбияче : Гафу итегез,сез кем буласыз?

Убырлы: Мин Убырлы. Мин хаттагы сүзләрне ишетеп тордым.Зарланалармы? Юлдан аркылы чыгу юлы бетсә нәрсә була? Юлчылар юлны чыгу өчен үзләренә урынны үзләре сайласыннар.Светофор янмый, дисезме? Ә янмаса ни булган? Яшел ни дә,кызыл ни,сары булды ни? Алардан бит барыбер бер мәгнә дә юк!

Тәрбияче: Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз? Светофор ни өчен кирәк?Юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәкме? Ни өчен?

Балалар  җавап  бирә. Светофор юлда аварияләр булмас өчен,машина хәрәкәтен дөрес итеп күрсәтер өчен кирәк.

Убырлы  хатны эләктереп ала ,хатның ахыргы юлларын укый. Ха ярдәм кирәк булган мыни?Бернинди  дә ярдәм булмаячак! Бер уйлаганда кем ярдәм итсен соң аларга?

Тәрбияче:  Без.ярдәм итәрбез, шулай бит балалар.

Убырлы:  Ә сез кемнәр соң?

Тәрбияче:  Без  “Светлячок” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары.

Убырлы: Ярдәм итәсегез киләмени?Сез беркайчанда ярдәм итә алмаячаксыз.Чөнки мин светофор белән юл билгеләренбик әйбәтләп яшереп куйдым.Сез аларны тапмаячаксыз.Ул илгә бару юлы бик озын,авыр һәм бернинди юл билгеләре белән дә күрсәтелмәгән. (Китә.)

Тәрбияче: Балалар, сез анардан курыктыгызмы?(Юк курыкмадык.) Алай булгач ,әйдәгез,вакытны әрәмгә үткәрмичә ,юлга кузгалыйк,автобуска утырыйк.Кайсы ишегеннән керәбез?Ә чыкканда кайсы ишегеннән чыгврга кирәк?    (Балалар җавабы.)Арт кы ишектән керәбез, ал ишектән чыгабыз.

“Мин шофер”-җыры башкарыла.

Тәрбияче:  Менә без тукталу урынына килеп тә җиттек, ләкин монда нәрсәдер булган. (Елый-елый юл билгесе керә.)

Тәрбияче : Кем син?

Юл билгесе: Мин борылышларны күрсәтүче юл билгесе идем.Убырлы минем тамгамны бетерде.Хазер мин беркемгә дә юл күрсәтә алмыйм.Әгәр сез шушы табышмакларга җавап тапсагыз,бәлки,ул буяган буяу бетәр иде.

(Тәрбиячегә табышмаклар бирә.)

        Юл билгеләре турында табышмаклар.

1 Ягымлы  да ,усал да ул                                      2  Барам, барам

Аны  белә бөтен җир.                                         Очы юк.                 (Юл)

Киң һәм матур урамда

Ул кирәкле командир.       (Светофор)

Юл билгесе:  Менә хазер буяу бетте-тамгам күренә.Зирәк балалар икәнсез.Рәхмәт сезгә! Хазер инде мин борылышларны күрсәтә алам.

Тәрбияче: Әйдәгез “Борылыш билгесен ”үзебез белән сәяхәткә чакырыйк.Ул безнең “Кем тизрәк?” ярышыбызда судья булыр.

        Уен : “Кем тизрәк?”

Шулчак велосипедка утырган песи керә һәм юл тамгасына бәрелә.Юл билгесе ава.

Юл билгесе: Син нәрсә,песи. Үзеңнеюлда ничек тотасыңны белмисеңме ни?Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыр бит син?

Песи:  Әлбәттә, таныш. Мин  бөтен  кагыйдәләрне дә яхшы беләм.

Тәрбияче:  Ярый ,алайса,хазер тикшереп карарбыз.Урамны ничек аркылы чыгарга кирәк?

Песи: Ничек,ничек? Уңга-сулга карамыйча ,дүрт аяклап чабасың.(күрсәтә)

Тәрбияче: Булдырдың ,песи дус.Ә хазер балалардан сорыйк инде.Юлны аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?(Башта сулга карарга ,юлның яртысына җиткәч ,уңга карыйбыз.Юл буш булса ,юл аркылы чыгабыз.)

Тәрбияче: Песи дус,сиңа икенче сорау:автобустан төшкәч ,юлның икенче ягына чыгарга кирәк булса,син нишләр идең?

Песи:Сикергәләп чыксам  да  була .Ә тәгәрмәчләр арасыннан мүкәләп чыгу тагын да ансатрак.

Тәрбияче: Юк,юк! Алай эшләргә һич тә ярамый.Балалар,ничек дөрес итеп чыгарга кирәк?(Автобустан төшкәч,автобусның узганын көтеп торасың ,юлда машиналар булмаса “җәяүлеләр юлы”белән чыгасың.)

Юл билгесе: Песи дус,”җәяүлеләр юлы” билгесен эзләп тап  та,балаларга күсәт әле.

Песи (идәндә мүкәләп йөри, “Ашханә” не күрсәтүче билгене ала ) Миңа  менә бу билге ошый.Монда чәнечке дә ,пычак та бар, тәлинкә генә җитми.

Юл билгесе:Эх, син! Балалар, әйдәгез песигә “җәяүлеләр юлы ” билгесен табарга булышыйк әле.

Тәрбияче:Ә хәзер сиңа соңгы сорау,песи дус. Машиналар йөри торган юлда уйнарга ярыймы?

Песи: Ярый, билгеле,рәхәтләнеп.Шахмат кына уйнарга ярамый.

Тәрбияче: Ә ни өчен?

Песи: Шахмат фигураларын машиналар бәреп китә бит.Ә менә туп уйнарга ярый.

Тәрбияче: Балалар,ә сез песи белән килешәсезме? Юлда уйнарга ярыймы?Ни өчен ярамый? (Юлда уйнарга ярамый.,чөнки юл һаләкәтләре булырга мөмкин ,балаларга аерым уен мәйданчыклары бар, шунда уйнарга кирәк.)

Ләйлә :        Озын юллар нинди серле

        Без күрмәгән җирләр гел алда.

        Ерак барып шуны күрер өчен

        Юл тамгасын кирәк белергә.

Тәрбияче: Шулай ,балалар.Сәламәт булып каласың килсә,юлда ярамый уйнарга,ярамый шуарга.

Убырлы (йөгереп керә,песигә эндәшә) Песи, тыңлама син аларны ,тыңлама!Юлда уйнавы шул кадәр рәхәт!Синең белән бит без күпме авариялар ясадык бит.Нәрсә дип алар сиңа һамн сорау бирәләр әле? Үзләре нәрсә дә булса беләләрме соң?

Песи: Беләләр, әлбәттә. Бик күп беләләр.Миңа алар белән кызык,күңелле.Ә син кит моннан ,Убырлы ,кит. Яме.

Убырлы: Тыңлама, дим,тыңлама! Кагыйдә буенча  гына  яшәү кызык буламы соң? Әйдә,авария ясарга киттек.

        Машина чиелдаган тавыш ишетелә.

Тәрбияче: Балалар ,бу авария .ахрысы? Бәлки безнең ярдәм кирәктер?

(Шулчак  аксаклый-аксаклый песи керә.)

Тәрбияче:Нәрсә булды ,песи, дус?

Песи:  Мин авариягә эләктем. Тәнемне авырттырдым.Балалар, мин сезнең янда калыйм әле.? Юл кагыйдәләрен, тамгаларны белмәүнең начар булуын бик әйбәт төшендем мин.Ярдәм итегез.минем дә юл йөрү кагыйдәләрен беләсем килә! Мин сезгә бер сер ачам:светофорның ничек коткарырга  кирәклеген әйтәм!

Тәрбияче: Ничек соң?

Убырлы (керә) Әйтмә, әйтмә!.

Песи: Юк ,әйтәм.Светофорның нинди төсләре булуын ,аларның нәрсә аңлатуын да белергә кирәк.

Тәрбияче: Балалар , бу нәрсә?  (Светофор)

Аның нәрсәләре бар?   (Утлары)

Ә нинди төстә алар?     (Кызыл,сары,яшел.)

Кызыл ут нәрсә аңлата? (Туктарга куша. )

Сары  ут – сабыр ит ди.

Яшел ут- юл ачык –әйдә чык.

                            Светофор керә.

Убырлы:   Бетте! Хазер минем явызлыгым көчсез инде.Барысыв да миңа каршы. Мин китәм сездән.

Светофор:  Рәхмәт , дуслар, мине коткаруыгыз өчен .Бу мин- Светофор һәм минем өч дустым.

   Аэлита      Кызыл:

Иң кырыйсы-мин-Кызыл төс,

Син һәрчак миңа кара.

Алдыңда кызыл ут янса,

Ашыгып алга барма.

Амирхан        Сары:

Юлдан тыныч чыгу өчен

Минем  киңәшләрне тыңла.

Көт! Күрерсең ,Сары янар

Өч төснең уртасында.

  Амалия      Яшел:

Артыннан ук мин-Яшел төс

Янармын синең алда.

Әйтермен,каршылыклар юк,

Курыкмый ,алга атла.

        “Светофор” турында  җыр башкарыла.

Тәрбияче:   Әйдәгез, “Светофор”биюен  уйнап-биеп алыйк әле.Әгәр алда Яшел төс чыкса-күңелле бию башкарырга.Сары төс-бер урында биеп торырга кирәк. Ә инде Кызыл төс чыкса-бер-берегезгә бармак янарсыз.

Тәрбияче:     Ә хазер юл  йөрү кагыйдәләре турында өйрәнгән шигырьләрне искә төшерик.

                             Шигырьләр.

Тәрбияче: Балалар , безнең  сәяхатебез  шуның белән тәмам. Светофорны коткардык.Ә хазер инде бакчага кайтырга вакыт.Әйдәгез урыннарыбызга утырыйк.Балалар ,сезгә сәяхат ошадымы? Балалар , сез автобус тәрәзәсеннән күзәтеп барыгыз. Мин сезгә юлдагы билгеләрне күрсәтеп барырмын.

Презентация   күрсәтү.

ЮХИДИ  инспекторы каршы ала.

Инспектор: Сез бүген бик зур эш эшләдегез, балалар. Убырлыдан юл билгеләрен, светофорны коткардыгыз.Юл билгеләре илендә башка тәртипсезлекләр булмас диеп уйлыйм.

Юл тәртип ярата диләр-

Шуны чыгармыйк истән.