Язгы әкият
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Сайфуллина Ландыш Равилевна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazgy_kiyat.pptx2.41 МБ
Файл yazgy_kiyat.docx22.34 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

                               Конспект: “Язгы әкият” 

Максат:

-Балаларның язгы табигать  турында күзаллауларын ныгыту.

-Йорт һәм кыргый хайваннарның  яшәү шартлары турындагы белемнәрен киңәйтү.

-Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләрне әйтергә өйрәтүне дәвам итү.

-Хайваннар турында кечкенә хикәя төзергә өйрәтү, классификацияләүне, гомумиләштерүче сүзләрне ныгыту.

-Кул һәм бармак чуклары  хәрәкәтләрен үстерү.

-Табигатьне һәм хайваннар дөньясына карата кызыксыну уяту, аларны яклау һәм саклау теләге булдыру, кайгыртучанлык  тәрбияләү.

-Ком анимациясе куллану.

 

Җиһазлау:

урман, авыл, йорт, кыргый хайван рәсемнәре, кояш, чәчәкләр, яңгыр, кар яуган рәсемнәр, киселгән рәсемнәр, чикләвекләр, китап, хат.

 

Методлар һәм алымнар:

проблемалы ситуация, сорау – җавап, күрсәтү, дидактик уеннар, күргәзмәлек.

Шәхси эш:

пассив балаларны әңгәмә барышында активлаштыру.

                                                       Барышы:

Балалар тәрбияче артыннан кереп ярымтүгәрәккә басалар.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшәбез!

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче:Әйдәгез хәзер “Хәерле иртә” уенын уйнап алыйк.

 

                        Хәерле иртә

Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау)

Уяндыгызмы? (биноколь ясау)

Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую)

Хәерле иртә, кулларым (кулларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул чабу)

Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (аяклар белән тыпырдау)

Хәерле иртә, кояш (уң кулны сул куларкасына куеп , беразавыштыру)

Мин уяндым (башны бераз янтайтып, елмаю).

 

Тәрбияче: Хәзер барыбызда матур итеп утырдык. Мин сезгә хәзер  әкият сөйлим.  

Зур бер патшалыкта, еракта да түгел, якын да булмаган,  урманнан ерак  булмаган ,  бик матур бер аланда булган ди “ чэчэк ”  бакчасы. Бу бакчага бер хат килгән. Ул хатны Яз җибәргән. Менә нәрсә яза Яз:

“Кадерле балалар! Миңа ярдәм итегез. Минем патшалыгымда Усал Җил күп начарлыклар эшләде.” Балалар, булышабызмы Язга?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Хатта биремнәр бар. Әгәр ул биремнәрне үтәсәк, без Язга ярдәм итәчәкбез. Әгәр беренче биремне үтәсәк, без сезнең белән, урманга барып чыгачакбыз.

Тәрбияче:  Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар:   Яз.

Тәрбияче:     Әйдәгез аның билгеләрен искә төшерик әле. Яз нинди ул? (Рәсемнәр күрсәтү)

Балалар:  Кояшлы, яңгырлы, карлы, чәчәкле.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Яз көне кояшны бөтенебез дә ярата (кояш рәсемен күрсәтү). Кояш нинди ул?

 Балалар: Якты, матур, җылы, ямьле, түгәрәк, нурлы һ.б.

Тәрбияче:Балалар, без сезнең белән шундый матур сүзләр уйладык, хәттә урманга барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз.

                                             Бармак уены:

Исәнме, урман, серле урман,  куе урман (балалар кул бармакларын җәеп өскә күтәрәләр). Җилдә агачлар ничек селкенә?

Тәрбияче: Балалар урманда безнен нәрсәләр үсә?

Балалар: Агачлар.

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер  без сезнең белән ком ярдәмендә агачларны тасвирлап карыйк. Башта агачның кәүсәсен ясыйбыз. Аннары агачнын ботакларын ясыйбыз.Молодцы балалар булдырдыгыз. Менә нинди матур агачлар булып чыкты.

Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез  сезнең белән урманнын хуш исләрен тоыйк әле. Мин сезгә хәзер тылсымлы капчыклар таратам. Хәзер әкрен генә иснәп карагыз. Нәрсә исе килә?

Балалар: Ылыс исе килә.

Тәрбияче: Борын белән тыныч кына сулыйбыз, авыздан чыгарабыз.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Балалар, карагыз әле, ниндидер китап ята.  

                   Нәрсәләр бар икән анда?Әгәр минем әйткән табышмакларны белсәгез,

                   анда ниләр барын белерсез.Тыңлагыз әле:

 Кешенең дусты, йортның сакчысы. (эт)

 Сакалы бар – акылы юк. (Кәҗә)

 Җәен урманга патша.

 Кышын кардан да аста. (Аю)

 Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

 Чикләвекне ярата, сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

Тәрбияче:Балалар, тиен безгә чикләвекләр алып килгән, әйдәгез әле алар белән бераз

уйнап алыйк. (Таратып чыгам.) Башта баш бармактан тәгәрәтәбез, аннан имән

бармактан, урта бармактан, атсыз бармактан һәм чәнчи бармактан. (Балалар

чикләвекләрне сул кулның һәр бармак арасыннан  үткәрәләр).

Тәрбияче:Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт инде тиенгә. Әйдәгез, бераз урманда ял

                    итеп алабыз.

 

Ял минуты “Язгы урман”

Язгы урманга килдек, (йөрү хәрәкәтләре)

Матур урыннар күрдек, (кулларны як-якка җәяләр)

Ак каен тора –уңда, ямь-яшел чыршы – сулда, (як-якка карап күрсәтү)

Карлар инде эрерләр (кул учларын алга сузу)

Елга булып агарлар (елга аккан хәрәкәтне күрсәтү)

Әнә куян сикерә (сикерү)

Ул бүредән элдертә. (урында йөгерәләр)

Без аннанда качабыз( чүгәләп утыру)

Тапмас ул безне явыз.

(Балалар урыннарына утыралар)

 Тәрбияче: Балалар, болар бөтенесе дә бер сүз белән ничек аталалар?

 Балалар: Хайваннар.

 Тәрбияче:  Балалар монда нинди хайваннар бар?

 Балалар: Урман җәнлекләре һәм йорт хайваннары бар.

 Тәрбияче: Урман җәнлекләре кайда яшиләр?

 Балалар:Урман җәнлекләре урманда яшиләр.

Тәрбияче:  Йорт хайваннары кайда яшиләр?

 Балалар: Йорт хайваннары авылда яшиләр.

 Тәрбияче: Балалар, Усал Җил шундый каты искән һәм бу хайваннарны адаштырган.

                     Әйдәгез аларга үз урыннарын табарга булышабыз.   Сезнең алдыгызда  

                     урман һәм авыл куренеше.        Кайда яши шунда илтеп куярга кирәк.

Уен “Рәсемне җый”

- Балалар, ә хәзер өстәлләр янына килегез әле, анда конвертлар бар. Конвертларда киселгән  рәсемнәр. Шул рәсемнәрне дөрес җыйсагыз нәрсәдер килеп чыгар. (Балалар киселгән рәсемнәрне җыялар һәм нәрсә килеп чыкканын әйтәләр)

- Булдырдыгыз, балалар, әйе, бу рәсемнәр барысы да яз турында сөйли. Балалар, бүген без сезнең белән язга ярдәм иттек. Хайваннарга үз урыннарын табарга булыштык. Бөтенегез дә тырыштыгыз, бик әйбәт итеп җавап бирдегез.

                                         

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".

Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...

Язга сәяхәт

Балаларны язгы табигать белән таныштыруны дәвам итү. Яз турында табышмаклар әйтә. Балаларның сөйләм телләрен үстерү өстендә эш алып бару....

Язгы табигать

Конспект занятия...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

язгы агач

«Язгы агач»Дәреснең төре: белемнәрне ныгыту.Мәсәләләр:Обучающие: балаларны кәгазь белән эш итүне өйрәтергә дәвам итү, аппликацияне ясау ысуллары белән таныштыруны дәвам итү; бармак моторикасын үс...

Язгы әкият.

Конспект НОД по ознакомлению с окружающим  с использованием пальчиковых игр в средней группе....