Язга сәяхәт
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Ханафиева Лейсан Зульфаровна

Балаларны язгы табигать белән таныштыруны дәвам итү. Яз турында табышмаклар әйтә. Балаларның сөйләм телләрен үстерү өстендә эш алып бару.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazga_syaht.docx19.05 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Дусым  “Кояшкай” балалар бакчасы.

Тәрбияче: Ханафиева Ләйсән.

 Тема: Язга сәяәт.

Максат: балаларның сөйләм телен үстерү;

Яз турында белемнәрен ныгыту;

Күчмә һәм кышлаучы кошлар, җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту;

Мнемотехник элемент белән хикәя төзергә өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: мнемотехник схема, уенчык ак аю, ромашка чәчәге, рәсемнәр, туп, маскалар.

Алдан эшләнгән эш: глобус белән танышу, яз турында рәсемнәр карау, язгы табигатькә сәяхәт итү.

 Шөгыль барышы: Исәнмесез, балалар! Безнең бүгенге шөгылебез гади генә түгел. Без сезнең белән яз турында сөйләшербез. Әйдәгез бер-беребезгә карап бер көлеп алыйк, безгә күңелле һәм рәхәт булсын.  Мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

            Ала сыер ятып кала,

            Ак сыер торып китә.

                                     (Яз.)

  1. Дөрес, бу яз. Без сезнең белән яз ел фасылы турында сөйләшербез.  Безгә бүген кунак та килгән бит әле. Ягез, кем бу, кайсыгыз белә?
  2. Әйе, бу кечкенә ак аю. Ул безгә, үзенең туган якларыннан зур пороход белән килгән. Анда гел кыш һәм салкын гына була икән.

Ак аю: Исәнмесез, балалар! Әйе, мин сезгә ерактан, калын бозлар белән капланган  яктан килдем. Сезнең яз турында сөйләшүегезне  ишеттем. Шуңа күрә тизрәк сезнең бакчага килдем. Минем язны күргәнем юк. Ул нәрсә була? Миңа яз турында сөйли алмассыз микән, минем бик тә беләсем килә.  Мин сезнең янга үземнең дустымны да алып килдем. (балаларга  глобусны күрсәтә.)

Тәрбияче: Балалар , аюга булышабызма? (әйе) Аю безне тыңлап утырсын, ә без яз турында сөйләшик. Яз нинди була ул?

  1. Җылы, яңгырлы, кояшлы.
  2. Әйе, дөрес. Бүген минем сезгә сюрпризым бар. Ул ромашка чәчәге. Бу чәчәк җирне генә бизәп калмый, ә балалар белән уйнарга да ярата. Чәчәкнең нәрсәләре бар?  Ничә таҗы бар һәм нинди төстә? ( ак, 7)
  3. Ромашка чәчәге гади генә түгел. Аның һәр таҗында биремнәр язылган.

1 нче таҗ: табышмак.

                         Лампа түгел – яктырта,

                          Мич түгел – җылыта.

(кояш)

  1. Дөрес.   Язгы кояш нинди була?
  2. Җылы, якты.
  3. Әйдәгез кояшны чакырабыз. Безгә дә җылы булсын.

(балалар белән кояшны чакыру.)

        Кояшкай иртән иртүк,

        Син балкып безне уят.

       Безгә тизрәк торып,

        Язны каршыларга кирәк.

  1. Булдырдыгыз, безгә җылы һәм күңелле булып китте.

2 нче таҗ: табышмак.

                      Ишегалдында таш була,

                       Өйгә керсә су була.

                                              (боз)

  1. Монысы да дөрес булды.   Бозны кайларда күрергә мөмкин?
  2. Елгаларда, өй кыекларында.  
  3. Көннәр җылыткач нишли алар?
  4. Эриләр.
  5. Әйе, өй кыегындагы сөңгеләрдә тамчылар тама һәм гөрләвекләр җыела. ( гөрләвек сүзен кабатлату)

             3 нче таҗ: табышмак.

                                         Яз күңелләндерә,

                                        Җәй ышыклый,

                                Көз ашата,

                               Кыш җылыта.

                              Ул нәрсә?

                                                        ( Агач)

  1. Бик дөрес.   Яз җиткәч агачларда нинди үзгәрешләр күрергә була?
  2. Бөреләр, яфраклар күренә башлый.  
  3. Әйдәгез “Нинди агач?” уенын уйнап алабыз. 4 төрле агач. Балалар яфракларын алып, кайсы агачныкы икәнен аерырга тиешләр. Агачның исемен әйтәләр.

(физ. минут “Яз килде”)

4 нче таҗ: табышмак.

                                  Җәй шакылдый бу чүкеч,

                                   Кыш шакылдый бу чүкеч,

                                   Ничек чыдый бу чүкеч?

                                                              (тукран)

  1. Әйе, бу тукран.     Яз җткәч кошлар нишлиләр? Язын безнең якларга очып кайтучы кошларны ничек атыйлар?  Кыш көне бездә калучы кошлар ничек аталалар?
  2. Молодцы! Дид. уен: “Дүртенчесе артык.”  (кошларны аерып әйтү)

5 нче таҗ: табышмак.

                                 Йөртә ул озын кола

                                Үзе гаҗәеп куркак.

                                  Уйланма инде озак,

                                 Нәрсә ул? Йә әйтеп бак.      (куян)

  1. Әйе, дөрес.   Җәнлекләр тормышында да язын нинди үзгәрешләр була?
  2. Аю йокыдан уяна, куян йонын үзгәртә.  

Хәрәкәтле уен. Туп белән уйнау. Музыка астында җәнлекләр түгәрәк буйлап йөриләр. Тупны аларга ыргыту һәм сорау бирү: Син кем, кайда яшисең?

6 нчы таҗ: табышмак.

                                     Төрле-төрле төстә алар,

                                      Бу төсләр каян килгән?

                                       Хушбуй исе аңкыталар,

                                       Кем аны сөртеп йөргән?             (чәчәк)                                                            - Әйе.  Язгы беренче чәчәкләрнең исемнәрен әйтү.   Дид. уен “Дөрес төзе.”  Чәчәк төзү, аның нәрсәләрдән торуларын әйтү.

7 нче таҗ: мнемотехник элемент белән хикәя төзү.  

Хикәяне “менә яз җитте” җөмләсе белән башлыйбыз. Һәр бала берәр җөмлә әйтә.

Шөгыльгә йомгак ясала.  Аюны озату.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".

Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...

Язгы табигать

Конспект занятия...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

язгы агач

«Язгы агач»Дәреснең төре: белемнәрне ныгыту.Мәсәләләр:Обучающие: балаларны кәгазь белән эш итүне өйрәтергә дәвам итү, аппликацияне ясау ысуллары белән таныштыруны дәвам итү; бармак моторикасын үс...

“Язгы матурлык”

Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыр...