“Язгы матурлык”
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (старшая группа) на тему

Мухамедрахимова Альбина Фаилевна

Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_otkrytogo_uroka.docx24.14 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Язгы матурлык”

Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, лексик базаны баету.

Белем бирү бурычы: табигатьтәге үзгәрешне күрә белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, музыка,иҗади-сәнгать.

Методик алымнар hәм чаралар:уен мизгеле, күрсәтмә материал, әңгәмә, аңлату, үссендерү – мактау, сораулар.

Җиһазлау: компьютер (ноутбук), мультимедийный проектр, язгы күренешләрһәмкояш,кошлар,хайваннар,агачлар,чәчәкләррәсемнәре, магнитофон язмасында көй,пластилин, картон,клей,салфетка.

Алдан эшләгән эшләр:

- Язгы табигатьне күзәтү;

- “Яз”, “Язгы урман” темасына иллюстрацияләр карау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

 Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Ничек хәлләрегез?

 Балалар: Яхшы, рәхмәт.

 Тәрбияче:  Балалар, карагыз әле, бʏген бездә кунаклар, әйдәгез әле урындыклар янына басыйк та кунакларыбыз, бер-беребез белән исәнләшеп алыйк.

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!

– Булдырдыгыз, балалар. Афәрин!

- Без сезнең белән бүген экология эшчәнлегендә яз, язгы урман турында сөйләшербез.

Тәрбияче: Әйдәгез, күзләрне йомабыз, 5кә кадәр саныйбыз, үзебезне матур, cерле, язгы урманда дип хис итәбез.

Музыка яңгырый(кошлар тавышы).

Тәрбияче: Балалар күзләрегезне ачыгыз, без сезнең белән язгы урманга килеп тә җиттек. Сезгә язгы урман ошыймы? 

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Балалар язгы урманга кергәнче, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик әле.

«Ярый-ярамый» дигән уен уйнап алыйк.

• Агачларны һәм ботакларны сындырырга (ярамый).

• Күбрәк агачлар утыртырга(ярый)

•Кырмыска оясын таптарга,күбәләкләрне тотарга(ярамый)

•Чәчәкләрне таптарга (ярамый)

•Сукмактан гына йөрергә(ярый)

• Урманда чүп калдырырга (ярамый).

• Урманда шауларга (ярамый).

Тәрбияче:Булдырдыгыз, балалар. Менә без сезнең белән урманда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен дә карап чыктык.

-Урманда бик күп агачлар үсә, кошлар, кыргый хайваннар яши. Урман – ул кешенең дусты.

Тәрбияче: Язгы урман бигрәк матур,сихри тоела. Балалар әйтегез әле миңа,яз килгәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

 Балалар. Кар эри, гөрләвекләр ага. Агачлар яфрак яралар, чәчәк аталар, кошлар кайталар.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Ә менә язгы табигатьнең тагын нинди билгеләрен беләсез?

Балалар: Кояш җылыта. Тамчы тама. Яңгырлар ява. Көннәр озая, төннәр кыскара.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес балалар.

-Балалар, урманда кояш төсендә нинди чәчәкләр бар? Без сезнең белән ул чәчәкне инде урамда да күзәткән идек инде.

Балалар: Тузганак.

Тәрбияче: Бик дөрес,бу тузганак чәчәге.

Ул нинди төстә була?(сары).Ләкин ул гел шул килеш кенә тормый, озак та үтми ул ап-ак йомшак чәчәккә әверелә.

 Кояштай сары тузганак

Әйтерсең безне көтә,

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

 - Тузганак җил чыккач нишли, балалар?

Балалар:  Әйе, дөрес, очып китә.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, без дә тузганак кебек уйнап алыйк.

 Сары матур чәчәкләр

Тын гына ачылалар.

Җил искәндә серләшәләр

Пышылдап чайкалалар.

Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

- Балалар, чәчәккә өрик әле, аның парашют сыман орлыклары очып китсен.

Балалар учларына өрәләр.

Тәрбияче: - Булдырдыгыз, балалар. Хәзер без тузганак чәчәген картон битенә ябыштырырбыз.  

Тәрбияче: Безнең тузганак чәчәге нинди өлешләрдән тора әле балалар?

Балалар: Сабак, яфрак, чәчәк.

Тәрбияче: Иң башта пластилиннан тузганакның сабагын әвәләрбез. Аннан яфракларын ябыштырабыз һәм иң соңыннан гына әзер мамыктын ясалган чәчәген ябыштырырбыз.

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер безнең кайтыр вакыт та җитте. Әйдәгез, урыннарыбызга басыйк та 5 кадәр санап, кире төркемебезгә кайтыйк. 

– Менә, балалар, кайтып та җиттек. Балалар, без сезнең белән кая бардык бүген? Сезгә сәяхәтебез ошадымы? Без нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди чәчәкне картонга ябыштырдык?

Балалар җавабы тыңлана.

Тәрбияче: Сез барыгызда бик акыллылар, уңган-булган балалар икәнсез, молодцы! Шуның белән безнең белем бирү эшчәнлеге тәмам. Кунакларыбыз белән саубуллашыйк.

– Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көзге матурлык"

2 нче кечкенәләр төркеме балалары өчен физик тәрбиядән саф һавада күңел ачу....

Матурлык тудыручылар.

Шагыйрә С.Нуриева иҗатыны багышланган кичә....

Конспект фрагмента игровой деятельности в подготовительной группе "Чисталыкта - матурлык" по мотивам сказки К. Чуковского "Федорино горе"

Конспект фрагмента игровой деятельности в подготовительной группе по закреплению лексики по татарскому языку, развитию навыков театральной деятельности, воспитанию культурно-гигиенических навыков....

Конспект занятия “Язгы матурлык”

Конспект занятия “Язгы матурлык”  ...

Уртанчылар төркемендә "Көзге матурлык" темасына шөгыль конспекты

Кереш өлеш:Уен "Кояш".Төп өлеш:1. Көз турында табышмак.2. Проектордагы рәсемнәр ярдәмендә көз билгеләрен атау.3. Күчмә кошлар.4. "Шаяннар" ял минуты.5. 3 бала яшелчә турында ...

Конспект итогового занятия в средней группе "Көзге матурлык"

Конспект итогового занятия в средней группе "Көзге матурлык"...