Конспект итогового занятия в средней группе "Көзге матурлык"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Конспект итогового занятия в средней группе "Көзге матурлык"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_maturlyk_urtanch.docx24 КБ

Предварительный просмотр:

Яшь үзенчәлекләре буенча төркем: уртанчылар.

Белем бирүөлкәсе: танып белү, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив.

Тема: “Көзге матурлык”. 

Программа эчтәлеге:

1.Балаларны табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзнең  характерлы билгеләрен атый белергә өйрәтүне дәвам итү; көзге уңыш турында белемнәрен киңәйтү; җәнлекләрнең кышка ничек әзерләнүләрен аңлатып бирә белүләренә ирешү; балаларның бездə кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; тәрбияче белән берлектә яшелчәләрдән салат ясау;

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, хәтерен, сөйләмен үстерү, уенның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясау осталыгы булдыру.

3. Көзге табигатькә, тереклек ияләренә карата  уңай караш тәрбияләү.

 

Җиһазлар: проектор, ноутбук, күчмә кошларның рәсемнәре, ике кәрзин, яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары, һәр балага косынкалар, салат өчен кирәкле савыт-сабалар, яшелчәләр.

Шәхси эш: Латифа белән татарча сүзләрне кабатлау.

Сүзлек өстендә эш: чикләвек, күркә, җимлек, күчмә

Методик алымнар һәм чаралар: психогимнастика, табышмак әйтү, сөенеч мизгеле, сорауларга җавап, әңгәмә, техник чаралар куллану, хәрәкәтле уен, эш алымнарын күрсәтү, мактау.

Алдан эшләнгән эш: рәсемнәр карау, әңгәмә, күзәтүләр, эшчәнлеккә презентация әзерләү, ял минуты өйрәнү.

Шөгыльнең төзелеше:

1.Кереш өлеш (дәвамы 2 мин.) - уен “Кояш”.

Максат: балаларның игътибарын җәлеп итү, шөгыльгә кызыксыну уяту.

2.Төп өлеш ( дәвамы 15 мин.)

 Структура:

 1. Табышмакка җавап табу.Проектордагы рәсемнәр ярдәмендә көз билгеләрен әйтү.

 2. Проектордагы рәсемнәр ярдәмендә көз билгеләрен әйтү.

 3. Күчмә кошларның исемнәрен атау.

4.  Ял минуты “Шаяннар” уены.

5. 3 баланың яшелчә турында шигыре.

6. Әзер, туралган яшелчәләрдән салат ясау.

3. Йомгаклау өлеше ( дәвамы 3 мин).

Максат: Шөгыльне йомгаклау, нәтиҗә ясау.

Барышы:

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Балалар: Хәерле иртә.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк.

 (түгәрәктә кулга-кул тотынышу)

 Бергәләшеп без басыйк,

 Бик зур түгәрәк ясыйк.

 Татулашыйк, дуслашыйк,

 Шөгылебезне башлыйк.

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле.

Кырлар буш кала

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була?

Нинди ел фасылы турында сүз бара, балалар?

Балалар: Көз фасылы.

Тәрбияче: Көз билгеләрен искә төшереп китик әле.

( проектордан көз билгеләре төшкән рәсемнәр күрсәтелә, балалар ярымтүгәрәктә урындыкларга утыралар )

Тәрбияче:  Ясмин, бу рәсемдә нәрсә күрәсең?

Бала: Көз көне агачларның яфраклары саргаялар, коелалар.

Тәрбияче: Дөрес. Алинә,  көз көне кояш ничек җылыта? Кешеләр ничек киенәләр?

 Бала : Кояш азрак җылыта, без җылы итеп киенәбез.

Тәрбияче:  Әйе. Рәсемгә кара әле, Рияз, бу рәсемдә көз турында нәрсә әйтә аласың?

Бала : Көз көне яңгырлар ява.

Тәрбияче: Вадим, бу рәсемдә нәрсә күрәсең?

Балалар:  Җәнлекләр кышка әзерләнә.

Тәрбияче: Бик дөрес, нинди җәнлекләр кыш көне йоклыйлар?

Бала: Керпе, аю, бурсык.

Тәрбияче: Тиен, куян ничек әзерләнә кышка?

Бала : Тиен кышка чикләвек, гөмбә, күркәләр җыя, тунын алмаштыра.

Тәрбияче: Кабатла әле, Латифа, чикләвек, күркә. 

Тәрбияче: Куян ничек әзерләнә?

Бала : Ак төсле җылы тун кия.

Тәрбияче: Артур, бу рәсемдә ниләр күрәсең?  

Балалар: Кошлар җылы якка китәләр.

Тәрбияче: Кошларны таныйсыз микән, карыйк әле?

Балалар: Аккош, кыр үрдәге, карлыгач, кара карга, карлыгач, тургай, сыерчык.

Тәрбияче: Бер сүз белән ничек әйтәбез?

Балалар: Күчмә кошлар.

Тәрбияче: Балалар, ни өчен кошлар җылы якка китә, ничек уйлыйсыз? Кышлаучы кошларга без ничек ярдәм итә алабыз?

Бала: Аларга кыш көне азык табырга авыр, салкын. Җимлекләр куеп, ашарга салырга кирәк.

Тәрбияче: Дөрес, ә хәзер ял итеп алыйк.

(түгәрәктә ял минуты оештыру)

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз,

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез

Аннары төшерәбез,

Тирән итеп сулыйбыз.

(ике кәрзиндә өстәлдә яшелчә һәм җиләк-җимешләр тутырылган)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бу кәрзингә нәрсәләр салынган? Ничек әйтәбез?

Бала: Җиләк-җимешләр, икенчесендә яшелчәләр.

Тәрбияче: Әйдә әле, Азалия шигыреңне сөйләп кит.

Бала: Минем исемем- кишер

Теләсәң болай пешер.

Теләсәң ашка тура.

Мине ашаган бала

Озын гомерле була.

Тәрбияче: Раянаны тыңлап китик.

Бала: Чөгендер булам мин менә

Мине бар халык  белә.

Төсем матур. Үзем тәмле

Ашым була бик тәмле.

Тәрбияче: Ривальгә сүз бирик.

Бала: Ә мин булам кәбестә

Үзем яшел-ак төстә.

Күлмәгем күп катлы

Үзем мин бик татлы.

Тәрбияче: Хәзер мин сезне пешекчеләр булырга чакырам. Килегез әле өстәл янына. Савытларда нәрсәләр салынган?

Балалар: Кәбестә, кыяр, кишер, суган, помидор, сарымсак.

Тәрбияче: Ничек уйлыйсыз, нәрсә ясап бу әзер яшелчәләрдән?

 (балалар җавабы)

Тәрбияче: Салат ясаганчы безгә нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?

Тәрбияче: Кулларны салфеткалар белән сөртик, башларга киик. Без әзерме?

Балалар: Әзер.

Тәрбияче: Әйдәгез, ике төркемгә бүленик. Әйдә, Ярослав, син кәбестәне сал табакка. Галиаскар кыярны салсын, ә син нәрсә саласың Анжелика?

Тәрбияче: Яшелчәләрне салып бетердек, тагын нәрсә салырга кирәк дип уйлыйсыз?

Бала: Тоз, май.

Тәрбияче: Әкрен генә болгатабыз, менә безнең салат әзер. Без тырыштыкмы, балалар? Әйдәгез әле, бер-беребеәне мактап кул чабыйк. Ә хәзер үзебезне мактыйк (башларны сыпыру). 

Тәрбияче: Сезгә бүген кызык, күңелле булдымы?  Күрсәтик әле кунакларга.

(уч төбен ышку, баш бармакны күрсәтү)

Тәрбияче: Без бүген төшке аш вакытында салаттан авыз итербез, рәхмәт сезгә.

(тәмамлау)

 

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект итогового занятия в средней группе

Тема: Формирование у дошкольников элементарных геометрических представлений...

КОНСПЕКТ ИТОГОВОГО ЗАНЯТИЯ В СРЕДНЕЙ ГРУППЕ. ТЕМА: «ПОСУДА».

Программное  содержание:               - систематизировать  представления  о посуде и...

Конспект итогового занятия в средней группе "Дорога в старшую группу!"

Конспект итогового занятия в средней группе "Дорога в старшую группу!"...

Конспект итогового занятия для средней группы

Комплексное итоговое занятие...

Конспект итогового занятия в средней логопедической группе

Конспект  итогового логопедического занятия для средней группы с ОНР...

Конспект итогового занятия в средней группе по ФЭМП. Тема занятия: «У зайчика в гостях»

Программное содержание: Закрепить понятия много, один, по одному, ни одного; понимать вопрос «Сколько?»Закрепить понятие о величине, ширине, длине, высоте.Уточнить в речи употребление...

Конспект итогового занятия в средней группе. Тема: ««Моя малая Родина». Средний дошкольный возраст »

Задачи: - Образовательная:Закрепить знания детей о нашей стране, о нашем городе, о семье.Закрепить умение узнавать и называть государственные символы страны.Закрепить умение узнавать достопр...