"Көзге матурлык"
план-конспект занятия по физкультуре (младшая группа) на тему

2 нче кечкенәләр төркеме балалары өчен физик тәрбиядән саф һавада күңел ачу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon asya.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

                            2 нче кечкенәләр төркеме балалары өчен

                           физик тәрбиядән саф һавада күңел ачу.

Максаты: Төп хәрәкәт күнекмәләрен өйрәтү һәм ныгыту (йөгерү, сикерү),

                   җитезлелекне, игътибарлылыкны үстерү, физик күнегүләрне эшләүгә

                   мәхәббәт хисе уяту.

Әсбаплар:туплар, кыршаулар, шакмаклар, ленталар, корзинка, өй макеты,

                   яфраклар.

                                                Бәйрәмнең барышы.

Балалар тезелешеп спорт мәйданчыгына киләләр. Балаларны кулына яфраклар тоткан, матур киенгән Көз каршы ала.

  1. Исәнмесез, балалар! Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез шул табышмак ярдәмендә минем кем икәнемне әйтә алырсыз.

 Кырлар буш кала,

 Яңгырлар ява,

 Җирләр дымлана,

 Бу кайчак була? (Көз)

  1. Балалар, хәзер елның кайсы фасылы икән?
  2. Көз.
  3. Әйе, бик дөрес. Балалар, тирә-юньгә күз салыгыз әле. Нинди гүзәллек, нинди матурлык! Агачларның яфраклары сары, кызгылт-сары төстә.Агачларга алтын сибелгән кебек. Көз үзенең матурлыгы белән бергә уңышын да алып килә. Без күпме яшелчә, җиләк – җимеш бакчадан җыеп алабыз. Ә сез нинди яшелчәләр беләсез соң? Мин табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын әйтерсез.

  1. Йөз кат кием, барысы да төймәссез. (Кәбестә)

  1. Ормый, сукмый,

Үзе кешене елата. (Суган)

  1. Өсте яшел, асты кызыл,

Җирдә үсә. (Кишер)

  1. Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

- Молодцы, балалар! Мин сезгә буш кул белән килмәдем. Сезгә мин сары матур көзге яфраклар алып килдем. Шушы яфраклар белән бер биеп алырбыз.(салмак кына бию көю куела)

Көчле җил чыкты          (балалар кулларын өскә күтәрәләр, акрын гына әле бер

                                                якка, әле икенче якка авышалар).

Яфраклар акрын гына   (балалар әле бер кулын, әле икенче кулын өскә күтәрә).

Агачтан коелалар

Яфраклар акрын гына   (балалар акрын гына чүгәлиләр).

Җиргә төшәләр.

  1. Чү, балалар! Кемдер елый түгелме соң? Кем икән ул? (куаклар арасыннан куян баласы килеп чыга).
  2. Бу мин – куян баласы. Минем колакларым да, борыным да туңды. Без әнием белән ризык эзләргә чыккан идек. Шулвакыт мин кошларның сикерешеп уйнаганнарын күрдем. Мин аларны күзәтеп, әниемнән дә калганмын. Шуңа күрә хәзер әниемне сагынып елап утырам.
  3. Борчылма әле, куянкай. Без сиңа ярдәм итәрбез. Әйдә хәзер безнең белән азрак җылынып ал. (гимнастика ясыйлар)

Соры куян утырган, утырган ( утыралар, колакларын селкетәләр).

Куаклардан карыйдыр, карыйдыр (кулны баш өстенә куеп карыйлар).

Сулга да иелә ул, (сулга иелү)

Уңга да иелү ул, (уңга иелү)

Кайда икән кәбестә? (алга иелү)

Куянга бик тә салкын

Кулларын да җылыта, (кул чабу)

Аягын да җылыта (ике аякта сикерү).

  1. Куянкай, җылыңдыңмы инде?
  2. Әйе, мин җылындым. Рәхмәт сезгә.
  3. Куянкай, әйдә безнең белән бераз уйнап ал, аннары без сиңа әниеңне табарга булышырбыз. Балалар, куянкайга ярдәм итәрбезме?
  4. Әйе. Без куянкайга бик теләп ярдәм итәрбез.
  5. Әйдәгез балалар, бергәләп уйнап алабыз.

     Балалар тезелеп басалар.

  1. “Куян кебек сикерү” уены.
  1. Балалар, безгә куян янына куян кебек сикереп барырга кирәк. Кем беренче барып җитәр микән?
  1. “Уңыш җыю” уены.
  1. Балалар, куян нәрсә ярата?
  2. Кәбестә, кишер.
  3. Әйе. Менә бездә куянга күчтәнәч итеп кәбестә җибәрербез. Әйдәгез бергәләп кәбестә җыярбыз.

    Балалар тупны тәгәрәтеп кәрзингә таба алып баралар, барып җиткәч, кәрзингә

    салалар.

  1. Молодцы, балалар. Сез бик тә җитез, өлгер икәнсез.
  1. “Кем беренче?”

Балаларга төрле төстәге ленталар таратыла. Балалар ленталарны кулларына тотып куянга таба йөгерәләр. Куянга таба кем беренче килүе ачыклана.

 

  1. “Эссе бәрәңге” уены.

Балалар түгәрәккә басалар. Куян түгәрәкнең уртасына баса. Түгәрәк буенча тупны бер-берсенә бирәләр. Көй җибәрелә. Көй туктагач, туп берәр балада кала. Ул бала җәза үти. Җәзаны куян әйтеп тора. Мәсәлән, куян булып сикер, аю булып йөреп күрсәт, әтәч булып кычкыр.

5. “Үрдәкләр” бию.

Куянкай елый башлый.

  1. Ни булды сиңа, куянкай? Нигә елыйсыңмы?
  2. Минем өйгә кайтасым килә. Сезнең белән миңа күңелле, ләкин мин әнине сагындым.
  3. Балалар, әйдәгез куянкайны өенә озатып куябыз. Ләкин без барасы юл бик катлаулы. (каршылыклар аша узу).

  1. “Сазлыклар аша чыгу”

  1. “Еланнарга басмыйча узабыз”

  1. Менә без куянның өенә дә килеп җиттек.
  2. Исәнме, кызым! Минем кызыма ярдәм иткәнегеә өчен  рәхмәт сезгә.
  3. Рәхмәт сезгә, дусларым! Мин сезнең белән дуслашуыма бик шат. Саубулыгыз.
  4. Сау бул, куянкай! Балалар, әйдәгез без дә өйләребезгә кайтыйк.  

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матурлык тудыручылар.

Шагыйрә С.Нуриева иҗатыны багышланган кичә....

“Язгы матурлык”

Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыр...

Конспект фрагмента игровой деятельности в подготовительной группе "Чисталыкта - матурлык" по мотивам сказки К. Чуковского "Федорино горе"

Конспект фрагмента игровой деятельности в подготовительной группе по закреплению лексики по татарскому языку, развитию навыков театральной деятельности, воспитанию культурно-гигиенических навыков....

Конспект занятия “Язгы матурлык”

Конспект занятия “Язгы матурлык”  ...

Уртанчылар төркемендә "Көзге матурлык" темасына шөгыль конспекты

Кереш өлеш:Уен "Кояш".Төп өлеш:1. Көз турында табышмак.2. Проектордагы рәсемнәр ярдәмендә көз билгеләрен атау.3. Күчмә кошлар.4. "Шаяннар" ял минуты.5. 3 бала яшелчә турында ...

Конспект итогового занятия в средней группе "Көзге матурлык"

Конспект итогового занятия в средней группе "Көзге матурлык"...