Программа дополнительного образования по развитию познавательных и исследовательских навыков у старших дошкольников через экспериментальную деятельность
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) по теме

Хасанова Ильсияр Рашидовна

Программа дополнительного образования по развитию познавательных и исследовательских навыков у старших дошкольников через экспериментальную деятельность “Хочу все знать”

   Направление программы дополнительного образования

             Познавательная деятельность

             Экспериментальная деятельность

             Развитие речи

             Экологическое образование

Актуальность, новизна, педагогическое использование:                       

Использование познавательной и экспериментальной деятельности в работе дополнительного образования открывает  возможности  дать детям полную информацию об изучаемом объекте, раскрывать связи между предметами и оружающим миром.

Во время наблюдений и опытов у детей развивается память, активизируются мыслительные процессы, улучшаются качества операций анализа и синтеза, обобщения и классификации. Дети научатся рассказать, схематически нарисовать, показать результаты  и сделать выводы об увиденном, о проделанной творческой работе. Именно эти бесценные качества ребенка играют большую роль в его будущей жизни и деятельности. Стремление к новизне, желание узнать побольше, старательность, поисковая активность, творческие способности – вот показатели успешной личности.  С помощью экспериментальной деятельности дошкольников осуществляется развивающие обучение всего педагогического процесса в детском саду.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khasanova_i.r._minem_belsem_kil.docx38.87 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә балаларның эзләнү һәм танып-белү күнекмәләрен үстерү буенча түгәрәк эше

                                   “Минем беләсем килә”

Өстәмә белем бирү программасының юнәлеше

  • Балаларның танып белү эшчәнлеге
  • Эксперименталь эшчәнлек
  • Сөйләм теле
  • Экологик белем бирү

Актуальлелеге, яңалыгы, педагогик яктан кулланылышы:                     

Танып белү эшчәнлеген түгәрәк эшендә оештыру - балаларга өйрәнелә торган объект турында һәръяктан тулырак мәгълүмәт бирергә, аның башка объектлар һәм әйләнә-тирәлек белән бәйләнешен күбрәк ачыкларга мөмкинлек бирә.

Тәҗрибәләр, күзәтүләр вакытында балаларның хәтере  байый,  уйлау һәм фикер йөртү процесслары активлаша, анализ-синтез, чагыштыру, төркемләү, күмәкләү операцияләренең сыйфаты яхшыра. Балалар үзләре күргәнне, ясаганны  һәм иҗат иткәнне схемалы рәвештә күрсәтергә, сөйләргә һәм нәтиҗә ясарга өйрәнәләр. Ә менә нәкъ шушы сыйфатлар баланың киләчәк тормышында бик мөһим урын алып торачаклар. Яңалыкка омтылу, күбрәк белергә тырышу, эзләнүчәнлелек, аралашучанлылык  – уңышлы шәхеснең төп күрсәткечләре.

Программаның максаты:

Эксперименталь эшчәнлек аша эзләнүчән, кызыксынучан, иҗади шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

  • табигый-фәнни һәм экологик белемнәрне киңәйтү, эзлеклелекне тәэмин итү;
  • алынган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү;
  • гади тәҗрибәләр аша дөрес нәтиҗәләр ясарга, эзләп табу мәсьәләләрен чишәргә өйрәтү;
  • кызыксыну, иҗат итү, күзаллау һәм уйлап табу сыйфатларын тәрбияләү.

Программаның башка өстәмә белем бирү программаларыннан аермалы үзенчәлекләре:

Программаны тормышка ашыру барышында үстерелешле, алга китешле тәрбия һәм белем бирү эшенең яңа алымнары кулланыла. Бу программа  балаларның иҗади потенциалын тулысынча куллану, уй-хыялларын  тормышка ашыруга шартлар тудыруга нигезләнгән. Күп санлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, башлангыч мәктәптә төрле кыенлыклар белән белеме җитәрлек булмаган балалар түгел, ә менә нәкъ уйларга теләге булмаган, иҗади яктан өлгермәгән, эзләнүчәнлелек, яңалыкка омтылышы  җитеп бетмәгән балалар очраша. Программада иң төп урынны алып торган эксперимент эшчәнлеге – дөньяны танып белергә кызыксынучан-сизгер мөнәсәбәт тәрбияли, баланың һәръяктан үсешендә зур роль уйный. Бу исә үз чиратында мәктәптә өйрәнелә торган фәннәргә кызыксыну уята.

Айга ике тапкыр үткәрелә торган түгәрәк эшенең берсе ачык һавада үткәрелә. Ул тирә-якны күзәтүне, тере һәм тере булмаган табигатьне өйрәнүне үз эченә алган. Балалар кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләр тормышы белән танышып, үзләре нәтиҗәләр ясыйлар, гади фәнни аңлатмалар ясауга ирешәләр.

Икенче шөгыль төркем шартларында, тәҗрибәләр формасында үтә. Ясалган ачышларның күп өлеше – балаларның мөстәкыйль эшенә нигезләнгән. Тәрбияче бары тик проблеманы чишү, билгесезлекне эзләү эшендә баланы дөрес юнәлешкә җибәрә, ярдәмче ролен үти.

Түгәрәк эшендә алынган белемнәр балаларның башка төр эшчәнлекләрендә  (уен, хезмәт, сәнгать, физик сәламәтләндерү, аралашу, социальләштерү) киң кулланылыш таба.

Тәҗрибәләр нәтиҗәсендә алынган информация шартлы билгеләр, схематик модельләр аша күрсәтелә. Теге яки бу материалның үзлекләре, башкалардан үзенчәлекле аерымлыклары таблицада чагыла. Өстәмә рәвештә, күзәтүләр өчен көндәлек алып барырга була.                                                    

Программада катнашучыларның яше:

Зурлар төркеме балалары (5-6 яшь) белән эшләү өчен тәкъдим ителә.

Программаны тормышка ашыру вакыты:

Октябрь – май

Шөгыльләрне үткәрү вакыты һәм формалары:

Шөгыльләр айга ике тапкыр үткәрелә, вакыты – 25 мин.

Шөгыльләр балаларның танып-белү күнекмәләрен үстерүгә, эзләнүчәнлелек, кызыксынучанлык сыйфатларын тәрбияләүгә, экологик белем бирүгә юнәлдерелгән. Үз эченә ул түбәндәге эш төрләрен ала:

  • үстерелешле уеннар
  • фикер алыш яки интеллектуаль уеннар
  • кызыклы фактлар, мәгълүмәтләр белән танышу
  • презентацияләр карау
  • тәҗрибәләр
  • күзәтүләр
  • экскурсияләр, походлар
  • матур әдәбият уку
  • конкурслар, күргәзмәләр
  • табигый материаллар җыю, гербарийлар төзү
  • әти-әниләр белән эш

Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларның дәрәҗәсен ачыклау

Экспериментлар  барышында балаларда түбәндәге күнекмәләр формалаша:

  • гипотеза чыгару (ничек, нәрсә ярдәмендә, нәрсә килеп чыгачак)
  • тикшереп карау (кирәкле әйберләрне сайлап алу)
  • проблеманы таба һәм күрә белү, максатны ачыклау
  • проблеманы чишәргә тырышу: объект яки күренешләргә анализ ясау, аермалы билгеләрен һәм бәйләнешләрне күрсәтә алу, мөстәкыйль эшчәнлек өчен материаллар, чимал һәм чыганаклар таба белү
  • экспериментны үткәрүдә катнашу, нәтиҗәләр ясау
  • эш барышын, нәтиҗәләрне схематик рәвештә күрсәтә белү
  • биремнәрне аңлап, эшне мөстәкыйль башкарырга өйрәнү
  • үзконтроль һәм үзбәя бирә белү.

Көтелгән нәтиҗәләр балаларда аерым аңлатмалар барлыкка килү һәм күзаллауны үстерүне генә күздә тотмый, ә аларның акыл үсешенә этәргеч бирүне, катлаулы очраклардан куркып калмыйча алга барырга өйрәтүне, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләүне дә үз эченә ала.

 Логик фикер йөртергә сәләтле, үзенең идеяләрен нигезләп тәкъдим итә ала һәм уйлап эшләүче киләчәк кешесен тәрбияли алабыз икән, димәк, без үзебезнең максатыбызга ирештек дип санарга хаклыбыз.

Программаны тормышка ашыруның йомгаклау чаралары  

       Конкурслар, викториналар

Өстәмә белем-тәрбия бирү буенча тематик план теоретик һәм практик рәвештә шөгыльләнүгә юнәлдерелгән.

             Шөгыльләр эчтәлеге балаларда түбәндәге темалар буенча белешмәләр барлыкка килүне күздә тота:

              Предметлар дөньясы: материаллар, савыт-саба, җиһазлар, уенчыклар, киемнәр, транспорт.

              Азык-төлек һәм аны әзерләү: яшелчә, җиләк-җимеш, салат ясау, ботка пешерү, бутерброд эзерләү.

              Кеше тормышы һәм аның табигать белән бәйләнеше: сәламәт яшәү рәвеше, табигый байлыклардан рациональ файдалану, экологик культура тәрбияләү.

               Тере һәм тере булмаган табигать, табигать күренешләре: су, һава, галәм җисемнәре, һава торышы, явым-төшем, сезонлы үзгәрешләр.

                Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы: үрчү һәм үсеш шартлары, аларның табигатьтә үзара бәйләнеше.

                Октябрь – 2 шөгыль

                Ноябрь  - 2 шөгыль

                Декабрь – 2 шөгыль

                Январь – 2 шөгыль

                Февраль – 2 шөгыль

               

                Март – 2 шөгыль

                Апрель – 2 шөгыль

                Май – 2 шөгыль    

 

Октябрь

Тема:  Тәмле витаминнар

Максат:

  • яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында, аларның кеше организмы өчен файдалы булуы турында белемнәрне киңәйтү;
  • балаларны салат ясау барышы – алгоритмы белән таныштыру;
  • мөстәкыйльлек, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

1. Дидактик уеннар: “Тылсымлы капчык”, “Тәме буенча тап”, “Лото”.

2. Презентацияләр: “Җиләк-җимешләр”, “Яшелчәләр”, “Витаминлы тәлинкә”

3. Табышмаклар кичәсе: “Загадки из грядки”

Тема:  Ни өчен яфраклар саргая?

Максат:

  • һава торышына бәйле рәвештә яфракларның төсләре үзгәрүен аңлату;
  • үсемлекләр тормышындагы сезонлы үзгәрешләрне күзәтү эшчәнлеген оештыру;
  • күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

1. Экскурсияләр, экологик сукмакта күзәтүләр оештыру.

2. Дидактик уеннар: “Кайсы агач яфрагы?”, “Яфраклар һәм җимешләр”, “Ел фасыллары”

3. Матур әдәбият үрнәкләре белән танышу.

4. Экибаналар, көзге этюдлар, композицияләр ясау.

                                           Ноябрь        

Тема:  Һаваны күреп буламы?

Максат:

  • һаваның үзлекләрен, үзенчәлекләрен ачыклау;
  • һава торышы, һава хәрәкәте, саф һава, һава шары төшенчәләре белән танышу;
  • җир йөзендәге барлык җан ияләренә дә һаваның бик мөһим булуын тәҗрибәләр, күзәтүләр аша аңлату.

Эшчәнлек төрләре:

1. Җанлы табигатьне күзәтү – хайваннар, кошлар, балыклар, үсемлекләр тормышын өйрәнү;

2.“Сабын куыклары” күренешен карау;

3. Сәламәт яшәү рәвешен ачыклауга экологик мәсьәләләр чишү, шөгыльләр үткәрү.

Тема:  Җил исә, исә, исә...

Максат:

  • табигать күренешенең бер төре буларак, җил белән, аның килеп чыгу сәбәпләре белән танышу;
  • кеше тормышында һәм табигатьтә җилнең ролен ачыклау;
  • балаларның иҗади үсешенә шартлар тудыру.

Эшчәнлек төрләре:

1. Җил тегермәне эше белән танышу.

2. “Яхшы – начар” уены аша җилнең уңай һәм тискәре якларын ачыклау;

3. “Җил каян килә?” китабы аша җилнең төрләре – өермә, давыл, торнада, шторм кебек күренешләр белән танышу, Р. Мәннан “Нәрсә ул җил?” әсәрен уку.

                                           Декабрь

Тема: Тылсымлы агач

Максат:

  • балаларны агачтан ясалган әйберләрне танырга өйрәтү;
  • агачның үзлекләре (катылыгы, янучанлыгы, суда бату-батмавы) турында мәгълүмәт бирү;
  • балаларда кызыксыну хисе уяту, күбрәк белергә омтылыш тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

1. Агачтан ясалган әйберләрнең килеп чыгышына карата алгоритм төзү;

2. Агачның үзлекләре буенча схематик модель ясау;

3. “Әгәр урманнар юкка чыкса...” – проблемалы информацион уен.

Тема: Кар белән боз – алар да су.

Максат:

  • тәҗрибәләр аша кар белән бозның су булуын ачыклау;
  • табигатьтәге явым-төшемнәр турындагы белемнәрне үстерү;
  • кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек сыйфатларын тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

1. Ачык һавада күзәтүләр оештыру;

2. Кар һәм боз белән тәҗрибәләр үткәрү;

              3. Әдәби әсәрләр уку – И. Никитин “Жгуч мороз да трескуч”, Б. Заходер “Первый снег”, мәкаль-әйтемнәр өйрәнү.

                                     

                                                         Январь

Тема: Үсемлекләргә кышын кар кирәкме?

Максат:

  • үсемлекләр тормышында кышын карның мөһимлеген ачыклау;
  • тәҗрибәләр аша алган белемнәрне ныгыту;
  • күзәтүчәнлелек, игътибарлылык тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

1. Ачык  һавада эксперимент “Кайда су тизрәк ката?”

2. “Яхшы – начар” уены аша кар катламының табигатьтәге уңай һәм тискәре якларын күрсәтү.

3. Тәҗрибәләр буенча алгоритм, модель-схемалар төзү.

Тема: Тукымалар илендә

Максат:

  • балаларга тукымаларның килеп чыгышы турында мәгълүмәт бирү;
  • тукыманың төре һәм  аның кулланылышы арасындагы бәйләнешне күрә һәм төзи белергә өйрәтү;
  • матурлыкны күрә белү хисе һәм аңа омтылылыш тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

1. “Матроскиннан посылка”, “Мин – дизайнер”, “Тукымалар кибетендә” сюжетлы-рольле уеннарын уйнау;

2. Һөнәрләр белән танышу – тегүче, модельер, дизайнер.

3. Төрле тукымаларның үзлекләре турында схематик модельләр ясау.

                                                 Февраль

Тема: Төсле бозчыклар

Максат:

  • суның үзлекләре, агрегат халәте турында белемнәрне үстерү;
  • тәҗрибәләр аша суның буяуны эретүен һәм салкында катуын ачыклау;
  • балаларда үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә һәм бәя бирү, дөрес нәтиҗә ясый белә алу сыйфатларын формалаштыру.

Эшчәнлек төрләре:

1. Тәҗрибәләр, экспериментлар үткәрү;

2. “Большая энциклопедия”, “Я познаю мир” , интернет чыганаклары аша күпъеллык бозлыклар турында белемнәрне баету;

3. Бакча тирәсендә, паркларда күзәтүләр оештыру, күзәтүчәнлек, игътибарлылыкны үстерү.

Тема: Пластмасса патшалыгы

Максат:

  • балаларны пластмасса төрләре (полиэтилен, пенопласт, оргстекло, целлулоид) белән таныштыру;
  • пластмассадан ясалган әйберләрне чагыштырып, нәтиҗәләр ясарга өйрәтү;
  • пластмасс әйберләрнең киң кулланылышын (көнкүрештә, производствода, авыр һәм җиңел промышленностьта) ачыклау.

Эшчәнлек төрләре:

1. Материалның үзлекләре һәм тәҗрибә күрсәткечләре буенча таблица төзү;

2. “Уенчыкларны төркемлә”, “Нәрсә артык?”, “Нәрсәдән ясалган?” кебек үстерелешле уеннар уйнау;

3. Презентацияләр карау, альбом һәм мәгълүмәтләр туплау.

                        Март

Тема: Тылсымлы кәгазь

Максат:

  • балаларны кәгазьнең килеп чыгышы белән таныштыру, тарихи мәгълүмәтләр бирү;
  • кәгазьнең төрләрен (язу , төрү, сызымнар ясау өчен кулланыла торган, салфетка, картон) аера белергә өйрәтү, кайда кулланылышын ачыклау;
  • кәгазьдән ясалган әйберләрдән дөрес куллана белү сыйфатларын, экологик культураны формалаштыру.

Эшчәнлек төрләре:

1. “Тылсымлы оригами”, “Чәчәкле дөнья”, “Тырыш куллар” күргәзмәләре ясау;

2. Китапханәгә, типографиягә экскурсияләр оештыру; 

3. “Макулатура җыябыз – урманны коткарабыз” атналыгы уздыру.

Тема: Күлдәвекләр кайдан хасил була?

Максат:

  • табигатьтәге язгы үзгәрешләр турындагы белемнәрне үстерү;
  • кояш нурларының салкын карны эретергә сәләтле икәнен ачыклау;
  • логик фикерләү  һәм уйлау сәләтен үстерү, күзәтүчәнлелек, игътибарлылык тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре:

1. Әти-әниләргә балалар белән паркларга, су буйларына экскурсияләр ясарга тәкъдим итү;

2. И.Левитанның “Весна. Большая вода”, С.Жуковның “Ледоход” репродукцияләрен карау.

3. Яз турында шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр өйрәнү:

             

                                               Апрель    

Тема: Кызыклы галәм киңлекләре

Максат:

  • балаларның галәм җисемнәре (ай, кояш, йолдызлар, комета, планеталар)  турында белемнәрен  баету;
  • компас, телескоп белән таныштыру;
  • балаларда кызыксыну, күбрәк белергә теләк уяту.

Эшчәнлек төрләре:

1. “Космос”, “Йолдызлар һәм планеталар” альбомнарын карау;

2. Әдәби әсәрләр белән танышу, шигырьләр өйрәнү: К.Курбатов “Я хочу в космос”, татар халык әкияте “Ай белән Кояш”,Йолдыз ”Сәлам, Галәм!”.

3. “Галәм киңлекләре”, “Планетарий” күренешләрен карау;

4. Кызыклы викториналар, интеллектуаль уеннар, конкурслар үткәрү

Тема:  Тәрәзә төбе тулы гөл

Максат:

  • бүлмә гөлләрен утыртырга өйрәнү, алар турында белемнәрне баету;
  • гөлләр үссен өчен нинди шартлар кирәген ачыклау;
  • матурлыкка, яшеллекне сакларга омтылыш, теләк тәрбияләү.

Эшчәнлек тәрләре:

1. Үстерелешле уеннар “Бу нинди гөл?”, “Гөлнең өлешләрен ата”, “Чәчәкле лото” уйнау;

2. Табигать почмагында күмәк хезмәт: гөлләр утырту, тәрбияләү;

3. Презентацияләр карау, рәсемнәр ясау;

4. Әти-әниләр белән берлектә “Безнең өйдәге гөлләр” дигән фотокүргәзмә оештыру.

                                               Май

Тема: Ут – дус, ут – дошман

Максат:

  • балаларның  ут эшчәнлеге турындагы белемнәрен ныгыту;
  • янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү: өйдә, табигатьтә ул кагыйдәләрне дөрес кулланырга икәнен аңлату;
  • балаларны фикер алышырга, чыгыш ясарга, үз фикереңне раслый белергә күнектерү.

Эшчәнлек төрләре:

1. “Урмандагы янгын”, “Янгыннар” презентацияләрен карау

2. “Ут-дус, ут-дошман” темасына дискуссия

3. “Җирдәге урманнарның юкка чыгу сәбәпләре” – экологик хәбәр

4. Агитбригада чыгышлары, экотеатр эшчәнлеген оештыру.

Тема: Алтыаяклы нәниләр

Максат:

  • балаларда бөҗәкләр турында беренчел фәнни белемнәр булдыру;
  • табигатьтәге тере организмнар арасында азык чылбырын төзергә өйрәтү;
  • бөҗәкләрнең файдасы һәм зарары турында күзаллауны үстерү.

Эшчәнлек төрләре:

1. “Кем ничек хәрәкәт итә?”, “Оча – очмый”, “Зарарлы – файдалы” кебек үстерелешле уеннар уйнау;

2. Күзәтүләр көндәлеген тутыру, кызыклы фактлар һәм рәсемнәр җыйнау;

3. Театральләштерелгән күренешләр кую, сюжетлы-рольле уеннар уйнау.

Өстәмә тәрбия һәм белем бирү программасын методик яктан тулыландыру  

  • Конспектлар (шөгыль-тәҗрибәләр, экскурсия, КВНнар, уен-сәяхәтләр)
  • Дидактик һәм үстерелешле уеннар
  • Күрсәтмә материал (рәсемнәр, табигать күренешләре сүрәтләнгән пейзажлар, схемалар, таблицалар, пиктограммалар)
  • Коллекцияләр һәм табигый материаллар (орлыклар, кабырчыклар, ташлар, агач күркәләре, гербарий, тукыма төрләре, агач, пластмасс, металл әйберләр)
  • Тәҗрибәләр өчен приборлар (лупа, микроскоп, үлчәү, ком сәгате, магнит, компас, термометр, градусник, шәм, пробиркалар, пластмасс савытлар, шкалалы стакан, сито, угыч)
  • Галәм һәм җир күренешләре картасы
  • Күзәтү көндәлекләре, тәҗрибәләрнең нәтиҗәләрен күрсәтүче эш альбомы
  • Махсус башлыклар, алъяпкычлар, резин перчаткалар, салфеткалар
  • Темалар буенча презентацияләр, аудио, видео язмалар
  • Кызыклы фактлар, рәсемнәр тупланган картотека

     

                  Кулланылынган әдәбият чыганаклары

1. Борһанова Р. А. Туган як табигате белән таныштыру: балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен кулланма. 1 кисәк. – Казан: ИПКРО РТ, 2002.

2. Воронкевич О. А. Добро пожаловать в экологию! – СПб.: Издательство “ДЕТСТВО - ПРЕСС”, 2006.

3. Дыбина О. В. Из чего сделаны предметы. – М.: ТЦ Сфера, 2005.

4. Иванова А. И. Экологические наблюдения и эксперименты в детском саду. – М.: ТЦ Сфера, 2005.

5. Исакова Н. В. Развитие познавательных процессов у старших дошкольников через экспериментальную деятельность. СПб.: ООО “Издтельство “Детство-ПРЕСС”, 2013.

6. Природа и ребенок // Программа экологического образования дошкольников / Авторы-составители: Т. М. Енакай, Г. Ш. Мазитова, В. З. Шигапова и др. / Под науч. ред. Р. К. Шаеховой – Казань: РИЦ «Школа», 2002

 7. Современные технологии обучения дошкольников / авт.-сост. Е. В. Михеева. – Волгоград:  Учитель, 2013.

8. Җил каян килә? / авт.-төз. Л. Шәех. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008.

9. Шәехова Р. К., Закирова К. В. Иҗат баскычлары. – Казан: РИЦ «Школа», 2001.

10. Шаехова Р. К. Играя – учимся творить. – Казань. ИССО РАО, 1997.


Балаларның эксперименталь эшчәнлек белән шөгыльләнә белү дәрәҗәсе

Күрсәткеч

Эксперименталь

эшчәнлеккә мөнәсәбәт

Проблеманы күрә белү

Планлаштыру

Тормышка

ашыру

Нәтиҗә

ясау

Югары

Бала катлаулы мәсьәләләрне чишүдә иҗади сәләт күрсәтә. Танып-белүгә омтылышы һәрвакыт төпле.

Проблеманы мөстәкыйль ачыклый, чишелеш юлларын таба. Гипотезалар чыгара, уйлап чамалый, җавабын исбатлый белә.

Киләчәк эшчәнлеген планлаштыра. Кирәкле әйберләрне (материалларны) сыйфаты, үзлеге, кирәклелеге буенча сайлап ала белә.

Эшчәнлек буенча максатны истә тота. Эш барышын аңлата белә, эшне ахырына җиткерә.

Нәтиҗәне ясый, максатка ирешү дәрәҗәсен, җибәрелгән хаталарны ачыклый белә. Вакытлы, бер-бер артлы, сәбәпле бәйләнешләрне күрә ала. Сөйләме дөрес, ачык.

Уртача

Күп очракта танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну күрсәтә, активлыгы уртача.

Проблеманы  үзе, яки тәрбияче, иптәшләре ярдәмендә күрә ала, ничек чишү юлларын эзли.

Эшчәнлекне планлаштырганда өлкәннәр белән актив фикер алыша.

Экспериментлар өчен материалларны

мөстәкыйль әзерли. Максатка ирешүчән.

Нәтиҗәләрне бирелгән сораулар ярдәмендә ясый. Фикер йөртү, исбатлау дәрәҗәсе уртача.

Түбән

Танып-белүгә омтылышы түбән, кызыксынуы аз.

Проблеманы күп вакыт аңлап бетерми. Гипотеза куя белми, башкаларны да аңлап җиткерми.

Мөстәкыльлеккә омтылышы юк дәрәҗәдә. Материалларның үзлекләрен белмәү сәбәпле, аларны сайлап алуда хаталар җибәрә.

Тәҗрибә барышында эшнең максатын онытырга мөмкин. Эш алгоритмында ялгыша, бәйләнешләрне күреп бетерми.

Башкалар ярдәме белән дә нәтиҗә ясарга кыенсына. Эш эчтәлеген сөйли алмый, сөйләм дәрәҗәсе түбән.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа дополнительного образования по развитию познавательных и исследовательских навыков у старших дошкольников через экспериментальную деятельность

Программа дополнительного образования по развитию познавательных и исследовательских навыков у старших дошкольников через экспериментальную деятельность “Хочу все знать”   Направление п...

«Развитие познавательной активности старших дошкольников через экспериментальную деятельность»

гТе«Развитие познавательной активности старших дошкольников через экспериментальную деятельность»познавательной активности старших дошкольников через эксТема пма педагогического проекта: «Развитие...

«Развитие познавательных процессов у старших дошкольников через экспериментальную деятельность в подготовительной группе « Цветики – семицветики»

Продуктивная деятельность ( эксперименты)         «Развитие познавательных процессов у старших  дошкольников через экспериментальную деятел...

Конспект познавательного занятия для старших дошкольников через экспериментальную деятельность «Волшебный магнит».

Формирование и расширение представлений у детей об объектах живой и неживой природы через практическое самостоятельное познание....

«Лаборатория чудес» квест-игра по развитию познавательных процессов у старших дошкольников через экспериментальную деятельность.

laquo;Лаборатория чудес»Конспект НОД в формате квест-игрыпо  развитию познавательных процессов у старших дошкольников через экспериментальную деятельность....

ВКР "Развитие познавательного интереса к природе у старших дошкольников в экспериментальной деятельности"

Выпускная квалификационная работа состоит из введения, двух глав, заключения, списка литературы и приложений.Во введении определена актуальность выбранной темы, цель исследования, объект исследования,...