Тукыма
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Салахова Эльвира Баграмовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hzer_elnyn_kaysy_vakyty.docx17.29 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: тукымалар турында төшенчә бирү; аларны көндәлек тормышта куллану.

Бурычлар:1. Балаларда тирә-юньгә сак караш тәрбияләү, аларда игътибарлык үстерү                                                                                                                  2. Тукыманың төзелеше турында белемне үстерү.                                                                                        3. тукыманы танып белергә һәм көндәлек тормышта куллануын  аңлату, аның күп төрле булуын ачыклау.

-Хәзер елның кайсы вакыты?

-Табигатьтә нинди үзгәрешләр бар?(яфраклар коела; кошлар җылы якка китә; көннәр суына; яңгырлар ява)

1 кыз Регина, кара әле минем яңгырда бөтен өстем чыланды.

2 кыз Ә минеке чыланмады.чөнки мин плащ кидем. Кулчатыр да тоттым.кулчатыр бит су үткәрми.

Әйдәгез балалар, безнең янга керегез, без бит бүген тукымалар турында сөйләшәчәкбез.

-Балалар, ә сез нәрсәләр киеп килдегез?

-Ә ни өчен сез курткалар, плащлар киеп килдегез?

Ә яңгыр яуганда нәрсә тотабыз?

Әйдәгез балалар тикшереп карыйк. Мин кулчатыр алам.Су сиптерәм. Су үткәрдеме кулчатыр?

Чыннан да балалар кулчатыр су үткәрмәде. Кулчатырның тукымасы яңгырда үткәрми, җил дә үткәрми, җәй көне кояшта үткәрми. Бу тукымадан курткалар, спорт чалбарлары, палаткалар да тегәләр.

Тукымалар күп төрле  була. Менә сезнең алдыгызда күп тукымалар бар. Бу тукымаларны тотып карагыз әле. Әйдәгез әле тукымалар турында сөйләшеп алабыз.

Бу тукыма нинди? (бу тукыма җиңел, үтә күренмәле)

Бу тукымадан нәрсә тегеп була?  Бу тукымадан бәйрәмнәр өчен матур күлмәкләр тегеп була.

Бу тукыма нинди? (бу тукыма җиңел, үтә күренмәле түгел, йомарланмый)

Бу тукымадан нәрсә тегеп була? Бу тукымадан футболка тегеп була. Әйе, балалар, бу тукымадан эчке киемнәрдә тегеп була.

Бу тукыма нинди? (бу тукыма җиңел, үтә күренмәле, һава үткәрә)

Бу тукыманы ничек кулланып була?

Бу тукыма нинди? (бу тукыма җиңел, үтә күренмәле түгел, йомарланмый)

Бу тукымадан нәрсә тегеп була дип уйлыйсыз? 9бу тукымадан плащлар, курткалар, спорт чалбарлары тегеп була.

Менә балалар тукымалар кү төрле була икән. Уйлап карагыз әле табигатътә тукымага охшаган нәрсәләр бар? (үрмәкечләр пәрәвәз үрәләр).

Әйе балалар, кояшлы матур көннәрне без һәммәбездә белгән үрмәкечләрдә нечкә генә җепләрдән пәрәвәз үрәләр.(рәсем күрсәтелә)

Тагын тукымага охшаган нәрсәләр була? (тукымага охшатып кошлар оя коралар)

Дөрес балалар.һәрбер кошта үзенең оясын чыбыклардан, үләннәрдән үреп ясый. (рәсем күрсәтелә)

Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. Соңыннан тукымалар турында сөйләшүне дәвам итәрбез.

Көзге көн безне чакыра,

Әйдәгез урамга чыгабыз.

Сикереп, йөгереп, кул чабып

Әз генә ял итеп алабыз.

Менә безнең әбиләребез, әниләребез  менә шушындый матур бияләйләр, йон оеклар, матур кофталар бәйлиләр.

Ә бу матур әйберләрне нәрсәдән бәйлиләр соң? (бу әйберләрне йон җепләрдән бәйлиләр).

Әйе балалар бу матур әйберләрне йон җепләрдән бәйләнә.

Ә ул йон җепне каян алалар соң? (йонны кәҗә, сарык, куян бирә)

Дөрес балалар йонны безгә йорт хайваннары бирә. Җепләрне шулай үк мамык  дигән үсемлектән дә алалар.(рәсем күрсәтелә) Мамык җылы якта үстерелә. Мамыкны махсус машина ярдәмендә җыеп алалар. Башта мамыкны киптерәләр, аннары фабрикаларга озаталар. Фабрикаларда мамыктан җеп җитештерәләр. Җепләрдән тукыма ясыйлар, тукымадан киемнәр тегәләр.

Җепләрне балалар күбәләкләр дә җитештерәләр. Менә бу күбәләк тут ефәкчеге дип атала. Бу күбәләкләрне махсус үстерәләр. Бу күбәләкнең башта корты була (гусеница). Бу кортлар көне-төне яфрак ашыйлар икән. Һәм алар бик тиз үсәләр. Менә шушы кортлар ефәк җеп җитештерәләр икән. Бу ефәк җептән ефәк тукыма ясыйлар.(тукыма күрсәтелә)

Шушы җепләрдән элек-электән үк тукыма тукыганнар. Кешеләр  үзләренең хезмәтен  җиңеләйтү өчен, күпләп тукыма чыгарыр өчен менә шундый тукыма станогы уйлап тапканнар. Бу станог агачтан ясалган булган.

Менә шундый станокта безнең әбиләребез бик матур җәймәләр сукканнар.(җәймә күрсәтелә) Менә безнең Гүзәл үзенең әбисенең яшь чагында суккан җәймәсен безгә бүләк итеп алып килгән. Бу җәймәне без үзебезнең музеебызга урнаштырып куярбыз.

Менә балалар бездә бүген сезнең белән тукымалар белән эшләрбез. Тукымадан  без занятиедә кулланыр өчен  салфетка эшләрбез. Безгә тукыманың дүрт ягындагы җепләрен дә чыгарырга кирәк була. Үрнәк эшне карау.  Балаларның эше.

Без бүген нинди яңа әйбер турында белдек?  ( тукымалар турында сөйләштек,һ.б.)

Хәзер мин сезгә йомгак бирәм. Әйдәгез әле  без сезнең  белән дуслык җепләрен сузыйк. Без һәрвакыт дус, бердәм булыйк. Кулларыгызны өскә күтәрик. Безнең дуслык җепләребез нык булсын.