"Яз җитә..."
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Шафигуллина Ландыш Расиховна

Уртанчылар төркемендә танып - белү эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_yaz-koshlar.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

372 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль

автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Тема: «Яз җитә...»

(Уртанчыла төркемендә үткәрелгән танып – белү эшчәнлегенең конспекты)

                                                                                               

                                                                                      Төркем тәрбиячесе: Шафигуллина Л. Р.

                                                                 Казан, 2015

Максат: балаларның яз турындагы белемнәрен киңәйтү, язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып, сүзлек байлыгын арттыру.

Бурычлар: 1.Табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

2. Хәрәкәт координациясен,  бәйләнешле сөйләм телен үстерү, лексик базаны баету.

3. Табигатьтәге үзгәрешне күрә белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Ачык төстә тартма, кар тутырылган савыт, хат, кош рәсемнәре, кош тавышлары яздырылган язма, яз темасына рәсем – карточкалар, мендәрчекләр, сикергеч,  интерактив такта.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, мин ишек төбендә менә нәрсә таптым.  Сез ничек уйлыйсыз, ни булыр икән бу? (Ачык төстә тартма)

-Бу серле тартманы ачып карыйк әле. (Ачып карый). Тартма нигәдер ачылмый, балалар. Бәлки без кулларны чәбәкләп карарбыз.(Балалар кулларын чәбәклиләр, тартма ачылмый)

- Бәлки каты итеп өрербез (балалар өрәләр, тартма ачыла)

- Балалар, күрегез әле, нәрсә бу? (Кар тутырылган савыт, хат)

- Балалар, кулларыгыз белән карга кагылып карагыз, ул нинди? (Җаваплар)

- Безгә хат җибәргәннәр, монда “Яз” дип язылган. Укып карыйк. (Тәрбияче хатны укый)

- “Балалар, ярдәм итегез, усал кыш мине сихерләде. Савыттагы тылсымлы кар суга әйләнгәч, мин сезгә килеп җитәчәкмен.”

- Бу хатны безгә кем җибәргән?

Балалар: - Яз җибәргән.

Тәрбияче: - Әйе, дөрес. Язга булышабызмы?

- Язга ничек булышырга кирәклеген мин беләм. Яз җибәргән биремнәрне дөрес итеп үтәсәк, яз безгә бик тиз килеп җитәчәк. (Тәрбияче табышмаклар әйтә)

1. Иртә таңнан кичкә чаклы

    Чык – чырык та, чык – чырык.          (Чыпчык)

(Экранда чыпчык рәсеме чыга)

2. Күлмәге күгелҗем,

    Ә түше җем – җем.

   Яз җитә: гү-гү-гү!

   Дустыбыз ич безнең бу!                    (Күгәрчен)

(Экранда күгәрчен рәсеме чыга)

3. Җәй тукылдый бу чүкеч,

    Кыш тукылдый бу чүкеч,

    Ничек чыдый бу чүкеч?                    (Тукран)

(Экранда тукран рәсеме чыга)

4. Кар-р-р, кар-р-р,

   Оябызда кар бар.

   Йоклап булмый карда...

   Бу сүзләр кайсы кош турында?        (Карга)

(Экранда ала карга рәсеме чыга)

 Тәрбияче: - Булдырдыгыз, балалар, молодцы! Сез кошларны тавышларыннан таный беләсезме икән, шуны тикшереп карыйк . ( Төрле кош тавышлары яздырылган  язма куела , балалар җавап әйтә баралар, экранда шул кош рәсеме күрсәтелә  бара)

  1. Сыерчык
  2. Кара карга
  3. Күке
  4. Кыр үрдәге
  5. Кыр казы

- Балалар, без кошларны нинди төркемнәргә бүлеп карыйбыз? (Кышлаучы, күчмә)

- Экранда бу ике төркемгә керүче кошлар бик ачык күренә.

(Экранда алда санап үтелгән кошлар ике төркемгә аерылып күрсәтелә, кышлаучы һәм күчмә төркемнәргә нинди кошлар караганлыгы кабатлап үтелә )

- Балалар, сезнең белән хәзер уен уйнап алабыз. Сезне 2 командага бүләбез. Өстәлдә төрле кош рәсемнәре ята. 1нче команда күчмә кошларны, 2нче команда кышлаучы кошларны аерып ала.

                           

                                 (Дидактик уен “Күчмә һәм кышлаучы кошларга аер”)

- Балалар, әзрәк ял итеп алыйк. Ташларга басып, язгы гөрләвекне үтеп чыгарга кирәк. (Таш – кабарынкы берәр әйбер,  язгы гөрләвек - сикергеч) Икенче якта, урындыкта, сезне рәсемнәр көтеп тора. Һәркем бер рәсем алып тактага урнаштыра. (Кояш, болыт, агач, сыерчык оясы , умырзаялар, сулыклар )

- Нинди матур табигать рәсеме килеп чыкты!

                          (Рәсем буенча әңгәмә)

  • Рәсемдә нинди вакыт сурәтләнгән?
  • Яз икәнен каян белдегез? Яз билгеләрен санап үтегез.
  • Рәсемдә нинди чәчәкләр күрсәтелгән?
  • Яз фасылы сезгә ошыймы?

Тәрбияче: - Әйдәгез әле, балалар, язны җырлап каршы алыйк!

Яз, яз, яз җитә,                                   (Кулларны чәбәклиләр)
Тәрәзәне ачтылар.                             (Тәрәзә ачу хәрәкәте ясыйлар)
Тып-тып-тып-тып-тып итә               (Учка бармак белән сугалар)
Эре-эре тамчылар.                             (Кулларны аска, өскә хәрәкәтләндерәләр)

Тәрбияче: - Тылсымлы савытыбызга күз салыйк! Балалар, кар нишләгән? (кар эрегән, суга әйләнгән) Димәк, без язга булыша алдык. Табигатькә ямьле, җылы яз килде!