Конспект - Туган авылым
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна

Конспект - Туган авылым

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt-tugan_avyl.docx26.84 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Тема : Минем туган авылым.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше , аралашу ,социальләштерү, иҗади сәнгать, хезмәт.

       Икенче кечкенәләр өчен максат: Балаларда туган якка карата кызыксыну, ярату хисләре тәрбияләү, туган авыл һәм табигате турында белемнәрен арттыру, туган авылыңның исемен белүләренә ирешү.

       Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен максат: Балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, туган як белән горурлану хисләре уяту, авылның күренекле шәхесләре, авыл тарихы белән таныштыру; туган якка ак караш, патриотик хисләр уяту.

      Методик алымнар: әңгәмә, сораулар. уен, мактау, җыр тыңлау, слайд күрсәтү.

       Җиһазлау: “Туган авыл” җыры (Г.Тукай сүзләре), проектр, төзү материаллары, авыл рәсемнәре, хикәя төзү өчен схема.

       Алдан эшләнгән эшләр: авыл буйлап экскурсияләр, әңгәмәләр үткәрү, җырлар, шигырьләр уку, күренекле шәхесләр белән танышу.

                     Эшчәнлек барышы.

      Тәрбияче: Хәерле көн, балалар. Әйдәгез әле бер – беребезгә карап, елмаеп алыйк әле – кәефләребез күтәрелсен.

      Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле, нинди матур көй ишетелә!

(Г.Тукайның “Туган авыл” җыры яңгырый)

- Сез бу җыр турында нәрсә әйтә аласыз?

( Бу “Туган авыл” җыры. Бу җыр Г.Тукай сүзләренә язылган)

  • Бик дөрес, балалар. Ә менә Г.Тукайның туган авылы нинди авыл соң?

(Кушлавыч авылы)

  • Әйе, Г.Тукайның туган авылы – Кушлавыч авылы. Ул тау башына урнашкан. Аның янында бер чишмә аккан. Ә сез үзегезнең авылыгыз турында нәрсә әйтә аласыз?

1 бала сөйли: Минем туган авылым – Әтәс. Авылым бик матур. Анда каенлык бакчасы бар. Җәй көне каенлыкта матур итеп кошлар сайрый, гөмбәләр үсә.

2 бала сөйли: Минем туган авылым – Апач. Авыл башында бик матур алмагач бакчасы бар. Өйләре матур, юллары тигез.

3 бала сөйли: Минем туган авылым – Чирү. Ул тигез урында урнашкан. Анда кечкенә генә күл бар. Җәй көне без әти белән балык тотарга барабыз.

4 бала сөйли: Минем туган авылым – Әтәс. Авыл уртасында һәйкәл бар. 9 май бәйрәмендә без анда барып шигырьләр сөйләдек. Анда мәктәп урнашкан. Мәктәптә экскурсиядә булдык.

5 бала сөйли: Минем туган авылым – Апач. Авыл яныннан Шәбез елгасы ага. Елгада алабуга табан балыклары бар. Ел саен су буена акчарлаклар, челәннәр килә, суда бобр яши.

Тәрбияче: Балалар, сезнең туган авылыгыз бик матур икән. Күреп торам, сез туган авылыгызны яратасыз. Сезгә авылда бик рәхәт. Ләкин авылда гел рәхәт кенә булып тормый икән. Кайчан безгә авылда бик рәхәт түгел? – уйлап карагыз әле. Авылның тискәре якларын әйтеп китик әле.

  • яңгыр яугач авылда пычрак була;
  • аның юллары асвальт түгел;
  • авылда эш күп;
  • авылда көтү көтәргә кирәк;
  • урамда автобуслар йөрми;
  • кибетләр күп түгел;
  • больница юк, һ.б.

Тәрбияче: Сезнең урындык асларыгызда рәсемнәр бар. Бу рәсемнәрдә авылның яхшы һәм начар яклары күрсәтелгән. Хәзер сез рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен әйтеп тактадагы кояш астына урнаштырырсыз.

  • авылда матур, саф һава, төрле чәчәкләр үсә, күбәләкләр оча – елмайган кояш астына куям;
  • яңгыр яугач, юллар пычрак була – боек кояш астына куям;
  • иртән әтәч кычкырып йокыдан уята – күңелле була;
  • кич урамда утлар аз яна, һ.б.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле сезнең үскәч , авылда яшисегез киләме, әллә шәһәрдәме? Ни өчен?

   Балалар җавабы тыңлана.

Тәрбияче: Әйдәгез әле менә бу битләрдәге биремнәрне эшлик әле.

Монда нәрсәләр сурәтләнгән? (Слайд күрсәтелә)

  • Транспорт төрләре.
  • Нинди транспорт төрләре?
  • Авыл хуҗалыгы транспортлары.
  • Җәмәгать транспортлары.
  • Йөк транспортлары.

Тәрбияче: Хәзер бер сызык белән бу транспорт төрләренең күбрәк кайда очратып булуын билгеләгез – шәһәрдәме әллә авылдамы?

(Балалар эшлиләр. Дөреслеген слайдка карап тикшерәләр)

  • Балалар, дөрес эшләдегезме, тикшерегез әле. Барыгыз да дөрес эшләдегезме?
  • Ә менә монда төзү материаллары. Хәзер кечкенәләр авыл урамы, ә зурлар шәһәр урамы (өйләр) төзерләр.

Балалар төзиләр.

  • Кечкенәләрнең авыл урамы төзелде. Сез өйләр төзү өчен нинди төзү материаллары кулландыгыз? (кирпич, кубик, өчпочмак) Сез бүген нәрсәләр эшләдегез? Нәрсәләр эшләргә өйрәндегез?

Сез бүген миңа бик тә ошадыгыз. Менә бу смайликлар кебек гел елмаеп торыгыз, шат күңелле булыгыз дип, мин сезгә смайликлар бүләк итәм.

 2 кечкенәләр чыгып китә. Мәктәпкә әзерлек белән дәвам итә.

Тәрбияче: Балалар, шәһәрдә йортлар нинди? (биек, зур, кирпичтән төзелгән)

  • ..., син нинди өй төзедең?
  • Ә синең өй нинди төзү материалларыннан төзелгән?
  • Әйдәгез әле, без Г.Тукайга кире әйләнеп кайтыйк. Без бөтенебез дә Кушлавыч авылын ишетеп беләбез. Ни өчен?
  • Чөнки анда Г.Тукай туган.
  • Бик дөрес. Һәр авылны читләргә танытучы, шул авылда туып – үскән шәхесләр була. Алар кемнәр булырга мөмкин? (композиторлар, җырчылар, язучылар, биючеләр, төзүчеләр, һ.б.)
  • Безнең авылда да бар андый шәхесләр. Әйдәгез аларны искә төшереп китик.

Слайд күрсәтелә.

  • Бу кем?
  • Бу Рәис Нәгыймов. Ул композитор. Чирү авылында туган, Әлмәт шәһәрендә яшәгән.
  • Бу Азат Хөсәнов. Әтәс авылында туган. Хәзер Казан шәһәрендә яши, ул да композитор, бик күп җырлар иҗат иткән.

    Мин сезне бүген тагын бер шәхес белән таныштырам. Ул – Фикус абый Зарипов. Апач авылында туып үскән, хәзер Әлмәт шәһәрендә яши. (Слайдта күрсәтелә) Минем кулымда Апач авылы тарихы язылган китап. Фикус абый Закиров бу китапны чыгаруда бик күп көч куйган. Ул үзенең авылы өчен тагын бер зур эш эшләгән – безнең бакча янында урнашкан мәчетне төзүдә матди ярдәм күрсәткән, эшне беренче башлап җибәргән.

Кабатлап китик әле – без кем белән таныштык? Ул туган авылы өчен нинди эшләр башкарган? (җаваплар тыңлана)

  •    Әйе, мондый кешеләр авылның патриотлары. Алар үзләренең туган авылларын, авыл кешеләрен бик яраталар, авылга кайтып йөриләр. Авылдашлары белән горурланалар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп яшиләр.

   Без бүгенге эшчәнлегебездә туган авылыбыз турында бик күп сөйләштек, күп яңалыклар белдек. Хәзер барлык белгәннәребезне, өйрәнгәннәребезне схемага карап, хикәя итеп сөйлик әле.

     ( 2-3 баладан сөйләтү)

Йомгаклау. Балалар, сезгә бүгенге эшчәнлектә нәрсәләр ошады?

Сез бүген бик актив булдыгыз, мин сезгә дә смайликлар әзерләдем.

            “Гүзәл туган ягыбыз” җыры белән төгәллибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект “Туган авылым –Тайсуган”

Проект“Туган авылым –Тайсуган” Гамәлгә ашыру срогы – 2012-2013, 2013-2014 уку еллары Проектның эчтәлеге:1.Проект “Туган авылым  -Тайсуган”2.Кушымта:Ø “Туган авылым –Тайсуган”, “Туган ав...

"Туган авылым"шөгыле

 Максат: балаларны туган жир, туган як тошенчэсе белэн таныштыру. Узлэре яши торган авылнын исеме , урамнары, жэмэгать биналары, чишмэлэре, халкы белэн таныштыру. Туган якка карата мэхэббэ...

Туган авылым

Туган илне ,туган йорт турында белемнэрен баету,ныгыту.Тэрбия бурычлары:Туган илне,туган йортны ярату,анын белэн горурлану  хислэре тэрбиялэу.Устеру бурычы:Балаларнын сорауларга  ашыкмыйча,э...

"Туган авылым тарихы"

Әлеге эшемдә мин туган авылымның тарихын,данлыклы кешеләрен,елга,урам атамаларының аңлатмаларын тасвирлап күрсәттем.Аның барлыкка килү тарихын,кемнәр яшәвен,ниләр белән шөгыльләнүләрен яздым....

Туган авылым

Туган авылым тарихы....

Минем туган авылым

Презентация https://drive.google.com/open?id=0B197IyC1YgZmZFB4NGRWcDJLSEU...

"Туган авылым Янил"

Балаларны  Янил авылының истәлекле урыннарының тарихы белән таныштыру....