"Туган авылым тарихы"
план-конспект занятия по развитию речи на тему

Мустафина Рамзия Сулеймановна

Әлеге эшемдә мин туган авылымның тарихын,данлыклы кешеләрен,елга,урам атамаларының аңлатмаларын тасвирлап күрсәттем.Аның барлыкка килү тарихын,кемнәр яшәвен,ниләр белән шөгыльләнүләрен яздым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_avylym_tarihy.docx30.98 КБ

Предварительный просмотр:

Номинация  «Мой взгляд на историю родного села»

Тема: «Туган ягым - яшел бишек» (Чирмешән  районы, Кара чишмә авылы тарихы буенча).

Үз   илеңдә  яшәү  бәхеттер  ул  -

 Үләне дә аның бәрхеттер ул   .                                          

Бәхеттер ул үз көеңне көйләү  

Рәхәт бит ул үз телеңдә сөйләү !                                                                                                                              
           Кеше дөньяга килгәннән соң табигать белән аралаша, аның тормышы табигать белән үрелеп, берсен-берсе тулыландырып тора. Кешенең исеме булган кебек, тирә-як табигатьнең дә үз исемнәре булган. Табигать атамалары, авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлыклы үткәнне чагылдыра. Бер атама да юкка гына бирелмәгән, алар нигезендә атама , исем кую өчен берәр сәбәп ята. Безнең Кара Чишмә авылының шушы исем белән аталуының кызыклы тарихы бар. Ул ерак гасырлар аша челтерәп аккан чишмәләргә барып тоташа.
Туган жир, туган авыл, туган авылым чишмәләре... Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, жикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре... Туган ягыбызның кырлары, басулар, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек бирә, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. 

Кара Чишмә авылы халкы арасында бу авылның борынгы булуы турында сөйләүче риваятьләр йөри. Авылыбызның хөрмәтле укытучысы Хаҗәр апа Хуҗаханова (ул 1990 елларда вафат була) авыл тарихы белән бик нык кызыксына, укучыларына да сөйли: 

" 1630 еллар. Апас, Питрәч районнары ягында Явыз Иванның варислары тарафыннан мөселманнарны чукындыру дәвам итә. Көчләп чукындырылудан куркып , Тау ягыннан (Казан ягы) жиде гаилә жыелып, юлга чыгып киткәннәр. Алар Чулман елгасын (хәзер Кама елгасы ) сал белән кичеп, Чистай районнары буласы җирләргә чыгалар. Аннан соң юлларын дәвам итәләр, урманнар, тау - чокырлар аша байтак баралар. Бер ачык урынга житкәч, туктап ял итәләр. Бу урыннан тирә - як бик ачык күренгәнгә, халык телендә ул әле дә Ачыклык башы дип йөртелә. Җиде гаилә арасында Галләм исемлесенең хатыны йөкле була, һәм әлеге Ачыклык болынында ир бала туа. Аңа, бер урыннан икенче урынга күченеп йөргәндә туганга күрә, Күчем диеп исем кушалар. Баланы юындырырга, ашарга-эчәргә әзерләр өчен су кирәк була. Юлаучылар шул тирәдән ерак түгел генә, тау битендә челтерәп агып ятучы чишмәгә тап булалар. Чишмә суын кушучлап алып эчәләр, су бик тәмле була. Тирә-якта кара урман, агачлар ышыгында чишмә суы кап-кара булып күренә. Юлаучылар шушы чишмәдән файдалана башлыйлар. Атна-ун көн ял иткәч, алар тагын юлга кузгалалар, чөнки бу жирләрдә кеше аяк басмаган, бернинди дә кырлар, юллар булмый. Алар көнчыгышка - Акташ якларына (хәзерге Әлмәт районына карый) таба кузгалалар. Җиде гаиләнең икесе Бәкер якларына китә, бишесе – Габдрахман, Газиз, Галләм , Гатаулла, Гатаулла (ике агай бер исемле булалар). Акташ тирәсендә тукталалар. Ләкин алар монда да татарларны чукындыралар дип ишетәләр. Шуннан соң Газиз Гатаулладан сорый: 

- Нишлибез, чукынабызмы ?

- Күрше Гатаулла чукынса, чукынырбыз инде, - ди Газиз (әлеге сүзләр авыл халкы телендә бүген дә кулланыла).

Күрше Гатаулла чукынырга теләми. Ул озын - озак уйлап тормый: 


- Әйдәгез, теге Кара Чишмә янына кайтабыз, анда аулак, безне беркем таба алмас, урманны кисеп жир ясарбыз, - дип киңәш бирә.

Алар уртак фикергә киләләр. Алар килгән юллары белән кире кайтып, Кара Чишмә тирәсенә урнашалар. Агач кисеп, үзләренә урын әзерлиләр. Һәм теге чишмәне гел Кара Чишмә дип йөртәләр. Шулай итеп, Кара Чишмә бу төбәктә иң беренче барлыкка килгән авыл. Кара Чишмәдән тыш авыл янында тагын 4 - 5 чишмә барлыгы ачыклана: Бу чишмәләрнең исемнәре: 

^ Урта кизләү - бик мул чыганаклы; авылның уртасыннан агып тора; 

Сай елга чишмәсе – авылның түбән очында (бу чишмәнең суы сай чүмеч белән алалар иде, хәзер исә зур чан куелган, ике улаклы зур, матур чишмә); 

^ Атау чишмәсе (Сары су чокырындагы чишмә);

Сәмигыл чишмәсе.

Авылның чишмәләргә, эчәргә яраклы суы булган коеларга бай булуы халыкны үзенә тарта. Урман төпләп, иген игәргә җир әзерлиләр. Төп кәсепләре игенчелек булган. Тора-бара тирә - якта да авыллар барлыкка килгән. Күпчелек татарлар яшәгән авыллар: Бәркәтә, Туймәт, Түбән Абдул, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Лашман, Әмир . Бабайларыбыз шулай ук бездән ерак булмаган Ильмово кебек чуваш, Котыш, Шешминка кебек урыс авыллары халкы белән дә аралашып яшәгән.

Кара Чишмә халкы мөселман динен тоткан, авылда ике мәчет, ике мәхәллә булган. Мәчеттә ир балаларны дин дәресләренә өйрәткәннәр, ә кызларны абыстайлар укыткан. Авыл халкы ихлас күңел белән дин юлыннан барганнар. Чукындыручылар гаскәре күрше авылларга кадәр килеп житәләр, Елховой дигән күрше авылның бер очында яшәгән халкын көчләп чукындыра башлыйлар. Халык булдыра алган кадәр каршылык курсәтә. Бу хәбәр безнең авылга да килеп житә. Ике авыл арасы 7-8 км чамасы. Әбиемнең әнисе - Факия әби истәлекләреннән: "Мин кечкенә чакта әби сөйли иде: чукындыручылар килә, патша солдатлар җибәргән. Алар киләсе юлны - Коры елга янындагы калкулыктан әтиләр күзәтеп тордылар, әгәр гаскәрләр безнең якка борылсалар , каршылык күрсәтергә дип".

Бәхеткә каршы, чукындыру миссиясе шул күрше авылның югары очында туктатыла. Кара Чишмә авылы саф татар авылы килеш сакланып кала. Аннан соңрак та авылда тынычлык сөрә. Революция булуы, аклар - кызыллар буталышы тыныч кына уза. Тик егерме беренче елгы ачлык ярты авылны кырып сала. Авылда ятим балалар өчен приют ачыла, тик анда да ач үлемнән кала алмыйлар, күп балалар үләләр. Бераз хәллерәк гаиләләр Красноярск, Казахстан, Донбасс якларына юлга чыгалар. Әмма юлда тиф, дизентерия чирләреннән, ачлыктан үләләр , 

юлаучыларның бик аз өлеше генә максатларына ирешәләр. Гакилә әбием сөйли: ачлыктан качып, әнисе Факия әбиләр (әти – әнисе, алты бала) Красноярскига китәләр. Шентала станциясенә (авылдан 50 -60 км чамасы) жәяү киләләр. Ике ай станциядә яшиләр, поездга утыра алмыйча, ә поездда дизентериядән әтиләре, дүрт балалары үлә. Поезд туктаган арада аларны юл буйларына күмеп калдыралар. Киредән авылга ике елдан соң гына әйләнеп кайталар. Әбинең әтисе - Гариф бабай гражданнар сугышында катнаша, ачлыктан шулай котылып кала.

Авыл халкы колхозлашу елларында күмәк хужалыкта бергәләшеп эшлиләр. Халык игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек өлкәсендә тырышып эшлиләр. Колхозда ике машина була, ил өчен дип колхозчылар тырышып эшлиләр. Сугышка кадәрге чорда жәй көннәрендә бала-чагалар өчен бакча эшләгән. Көндез ашарга балаларны кыр станына алып барганнар (әбием сөйләгәннәрдән), әниләре урак урганнар, эшкә жырлап барганнар:

Без барабыз коммунага,

Кызыл кирпеч калага.

Безнең аяк тузаннары

Күтәрелсен һавага.


Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана. Авылдан 300 гә якын ир-ат сугышка китә. Дәһшәтле сугыш кырларында 181 кеше мәңгелеккә ятып калалар. Машиналарны да сугышка озаталар, барлык авыр хезмәт хатын-кызлар, бала-чага җилкәсенә өелеп кала. Кул көче белән кырларда эшлиләр. 


^ Кара Чишмә авылының микротопономиясе .

Исемнәрне өйрәнү, теге яки бу географик атаманың килеп чыгуы белән кызыксыну ни өчен кирәк соң? Аларның кайчан һәм ничек барлыкка килүе, нинди мәгънә белдерүләре барыбер түгелмени? Шушы сорауларга җавап бирик. Газета укыйбызмы, радио тыңлыйбызмы, телевизор карыйбызмы, без барыбыз да җир йөзендәге вакыйгаларны, ил-жәмгыять тормышындагы үзгәрешләрне географик атамалар яки топонимнар аша кабул итәбез. . Топонимика фәне географик атамаларның жыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын өйрәнә һәм тикшерә. Микротопонимика топонимика фәненең аерым төбәк , шул тирәлек – урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар(микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге. 

Микротопонимнарның барлыкка килүләре жәмгыятьнең барлык чорларына да хас күренеш. Гасырлар үтү белән кайбер географик объектларның баштагы исемнәре онытылган, халык аларга яңа исем кушкан, ә күбесе исә күптәнге, борынгы исемнәре белән хәзер дә кулланышта йөри. Кара Чишмә авылының микротопонимик системасын тәшкил итүче микротопонимнар арасындав бик күптәннән исемләнеп безнең көннәргә килеп житкәннәрен дә, әле генә атала башлаганнарын да очратырга була. 

Мәсәлән, 

^ Ачылык башы кыры – авылга нигез салучылар туктап ял иткән кыр. Бу урыннан тирә- як бик ачык булып күренгән,һаман шулай атала.

Торна сазы – сазлыклы, камышлар үсә торган кыр, торналар шунда төшкәннәр. 

Коры елга башы- Кара Чишмә авылының төньяк өлешендә урнашкан тирән чокырлы, ике-өч километр озынлыгындагы елга башы. Бу елга урыны язгы ташу вакытында гына тула, башка вакытта коры була.

^ Кизләү төбе -әрәмәлектәкөтүчеләр малларны ял иттереп,су эчерә торган чишмә тирәсе;

Ташлык кыры - ул кырдагы туфракта ташлар күп

Күрекле кыр-бераз калкурак, әйләнә-тирә яхшы күренә торган кыр.

^ Каенлык юлы кыры -кыр башында күп каеннар үскән булган, 

Һәрбер кырда урак өстендә кыр станы , кое я чишмә булган. Бу кырлар чокырлар турында миңа Фазыл бабай Массаров сөйләде. Авылда елга-чокырларның да исеме бар.

^ Ает елгасы чокыры, Коры елга чокыры, Кыр Кәминкә чокыры, Мәгубә әби чокыры, Сары су чокыры, Шарап бабай чокыры.

Коры елга чокыры- шул елгадагы иң тирән чокыр.

^ Кыр Кәминкә чокыры- безнең авыл белән күрше Кәминкә авылы арасындагы озын чокыр

Мәгубә әби чокыры- Ает елгасының башланган җирендә чокыр сыман җир. Элек урак өстендә әллә каян гына кара болыт чыгып, каты яңгыр ява башлый. Шул тирәдә урак уручы Мәгубә әбине, ташкын агызып, шушы чокырга китерә. Шуңа күрә бу тирәдәге чокыр да , чишмә дә аның исеме белән аталган. 

^ Сары су чокыры- анда җир сары балчыклы, аккан суы да болганчык, сары төстә. Элегрәк кечкенә генә буа булган, бала-чага шунда коенып уйнаган. Хәзер генә инеш булып калган. 

^ Нүек елгасы, авылдан ике чакрым ераклыгындагы Шушма елгасы , Ташлык елгасы авылыбызны бизәп тора. Күрше Керкәле авылы белән Кыр Кәминкә кырындагы сыртлык- Тәкә юлыдиеп йөртелгөн. Ул юл курше Елховой авылының кырлар аша Чистай якларына китә. Бу -борынгы юл, сәүдәгәрләр товарга шул юлдан йөргәннәр . 


Авыл урамнарының элеккеге исемнәре бүген дә дә халык телендә әйтелә: 

Атау – Чапаев урамы(хәзерге исеме)

Кучарка – Совет урамы

Чокыр - Тельман урамы

Түбән оч- Югары оч –Гагарин урамы Карама тау башы -Вахитов урамы

Аргы як – Чапаев урамы 

^ Кара Чишмә авылының антропонимиясе.

Антропоним термины кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аңлата.

Һәр телнең билгеле бер рәсми һәм рәсми булмаган номинатив категорияләрдән гыйбарәт антропонимик системасы бар. Рәсми антропонимик категория булып, исем , отчество һәм фамилия саналса, рәсми булмаган категориягә кушаматлар да карый. Хәзерге татар телендә, рус теле тәэсирендә формалашкан, өч элементтан торган антропонимик система гамәлдә йөри. Бу система исем-отчество-фамилия категорияләрен үз эченә ала.Татар теленең антропономик системасында иң борынгы атау-эндәшү категорияләре булып исем һәм кушамат санала. Фамилия белән отчество исә боларга караганда соңрак формалаша.

Кара Чишмә авылының антропонимик системасы гомумтатар милли антропонимик системасының бер өлеше, аның бер кисәге булып тора.

^ Кеше исемнәре

Борынгы бабаларыбызның исемнәре жыйнак төзелешле, ике-өч иҗекле , җиңел әйтелешле исемнәр булган: Шәүкәт, Каил, Булат, Гариф, Факиһә, Зәйнәп һ.б.Шулай ук исемнәрне халык үзенчә җайлаштырып, кыскартылып әйтү очраклары да еш очрый: Зөһрә -Зәрә, Хамәтдин -Хамәй, Гобәйделбәр – Тәбәр, Нурмөхәммәт – Нурмый, Габдулла – Габдук, Әгъләметдин – Агли һ.б. .

Ә инде хәзерге вакытта кабат борынгырак исемнәргә игътибар ителә башлады: Ислам, Сөләйман, Рәсүл, Нурислам, Мәликә, Асия, Мәлик, Йосыф, Галия, Әмир, Камилә, Мәдинә, Зөләйха, Зәйнәп, Зөhрә h.б.


Кушаматлар

Авылда сәүдәгәр Әхмәткәрим исемле бабай яшәгән. Ул халыкны кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган, ике-өч кибете, ике хатыны булган, кушаматлары - Борын (мактанчыграк булганга кушылган); 

Озын, ябык чырайлы Бари абзыйның кушаматы -Бурзый; Пыдаукалар - Низам бабай нәселе - барысы да эре сөякле, зур гәүдәлеләр - тегермәнгә он сала торган зур чиләк;

^ Коштык Гариф бабай сакау булган. Аларның өй кыегында күгәрченнәр кышлыйлар икән. Бабай безнең өй кыегында күгәрченнәр кыш тыга, диеп сөйләгәнгә, үзенә Коштык кушаматы кушыла. 

Салих абзый- ул 1941 елнын 22 июнендә туа -^ Гитлер кушаматлы; 

Кырау - Әхәт абзый гел өши торган була,тәмәке тартырга тышка өстенә юрган ябынып чыга торган була;

Чөнки Шәрип абзый һәрвакыт сүзенә чөнки сүзен кыстырган; Педте Гатасы- алар өч ир бала ятим калалар, ашыйсылары бик килгәч, учак ягып, суган пешерергә куялар. Суган пешкәч, Гата абзый:

- Суган педте, суган педте,- ди икән.

Элек-электән Кара Чишмәдә җор телле, киң күңелле халык яши. 

Әби-бабай тапкан чишмә

Әйтте чылтырап "Китмә!"

Һәм мөлдерәп карап калды,

Мин чыгып киттем читкә


Авылдан читкә китүчеләр чишмә буйларын, эчәр суларын сагынып яшиләр,сагынуларын моңга салалар. Безнең авыл кызы, Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичергән Шәрига апа Таһирова "Бәллүр Чишмә" җырына сагынуларын, сагышларын салган:


Безнең чишмә бәллүр, бер килеп күр,

Бер авыз ит саф су ләззәтен,

Безнең гүзәлләрне бер килеп күр, 

Күкрәгендә сүнәр хәсрәтең.

Безнең чишмә бал гына,

Кил иелеп ал гына,

Учларыңнан авыз итсәм,

Йөрәгемә ял була.

Кайгылының кайнар яшен юган,

Гашыйкларның серен чишмәгән.

Ил-якларга кемнәр китмәгән,

Шул суларны эчми үсмәгән.

Безнең чишмә гөлдер, гел килеп йөр.

Таң былбылын тынлап жай гына.

Ерак-еракларда яшәсәңдә ,

Кайтмый калма Туган ягыңа!


Борын - борыннан безнең бабайлар чишмәне изге әйбер итеп кургәннәр, ул бүгенге көндә дә шулай булып кала.Чишмәләрнең суын файдалану гына түгел, анын тирә-ягын карап-чистартып та торырга кирәк. Безнең авыл халкы авыл эчендәге чишмәләрне карап-төзекләндереп торалар.Кара-Чишмәдә ике кизләү(халык телендә шулай атала)- Урта кизләү, Сай елга чишмәсе - бу чишмәләр иң куп кулланыла торган чишмәләр. Авыл кешеләре бу чишмәләрнең бураларын янартып, түбәләрен калайлап торалар.Ә Урта кизләүне нефтьчеләр килеп чишмә тирәсенә ташлар салып, тигезләп, бурасын кызыл кирпечтэн өеп, түбәсен матур калай белән яптылар, түбәсенә мөселманнарның изге тамгасы - Ай куелды. Чишмә буйларын мәктәп укучылары карап, чистартып торалар.

Көмеш чишмә, имән улак,

Жыйналыгыз, 

Кушучлапмы, чиләкләпме

Су алыгыз.

Гомер буе сусаганнар

Сыйланыгыз!



         Шул рәвешле, әти-әниемнең туган авылы тарихын өйрәндем, алар яшәгән һәм үзем печән әзерләшкән болын, басу-кырларның, җиләк-гөмбә җыйган урманнарның, су коенган сулыкларның, үзем басып йөргән һәр юлның-сукмакның тарихи атамаларын белү бәхетенә ирештем. Ә шулай да, шушы гүзәл табигатебезнең нефтьчеләр тарафыннан пычратылуына җаныбыз әрни. . Шушы тискәре күренешләр алдында үзебезне көчсез дип санаудан да авыр хәл бармы икән? Безнең бар җиһанга “Кагылмагыз авылыма, пычратмагыз табигатьне, тимәгез аның бай тарихына!” дип кычкырасыбыз килә. 

Авылыбыз үсә, яңара. Газеталарда күп авылларның бетүе, таркалуы турында язсалар да, Кара Чишмәдә яшь гаиләләр арта, тормышлары гөрли. Елдан-ел балалар саны арта бара.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә Туган якны өйрәнү эшен тагын да киң җәелдерсәк, әлегә исән булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашсак, аларның истәлекләрен һәм сөйләгәннәрен язып алсак, Туган ягыбыз безгә үзенең кабатланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде. Аны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә. 








По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект “Туган авылым –Тайсуган”

Проект“Туган авылым –Тайсуган” Гамәлгә ашыру срогы – 2012-2013, 2013-2014 уку еллары Проектның эчтәлеге:1.Проект “Туган авылым  -Тайсуган”2.Кушымта:Ø “Туган авылым –Тайсуган”, “Туган ав...

"Туган авылым"шөгыле

 Максат: балаларны туган жир, туган як тошенчэсе белэн таныштыру. Узлэре яши торган авылнын исеме , урамнары, жэмэгать биналары, чишмэлэре, халкы белэн таныштыру. Туган якка карата мэхэббэ...

Туган авылым

Туган илне ,туган йорт турында белемнэрен баету,ныгыту.Тэрбия бурычлары:Туган илне,туган йортны ярату,анын белэн горурлану  хислэре тэрбиялэу.Устеру бурычы:Балаларнын сорауларга  ашыкмыйча,э...

Авылым тарихы.

Туган авыл турында реферат....

Конспект - Туган авылым

Конспект - Туган авылым...

Туган авылым

Туган авылым тарихы....