Авылым тарихы һәм яшьләр.
статья на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

Фәнни эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avyl_irtse.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

                   Авылым тарихы һәм яшьләр.

                                    Фәнни эш

                                           

                                                       Сахапова Гөлнара Салих кызы.

                                                      МБМББУ «Таңбатыр» балалар

                                                     бакчасы  тәрбиячесе.

                                                    Тукай районы Күзкәй авылы         

Авыл иртәсе…Якты нурларын чәчеп кояш калка. Күрше Нәзилә әбинең абзар артыннан күтәрелә күк. Әйтерсең ул шунда гына яшереп  торган. Еракка күз салсаң, таулыклар, юлларны озатып тезелеп китккән агачлар, урманнар. Нинди матурлык! Бу минем туган ягым, туган  авылым - Күзкәем!

Күзкәй авылы  барлыкка килү тарихы белән 1660 нчы елларга барып тоташа. Рифкат Салихов язып калдырган мәгълүматларга күз салсак авылга нигезне Сөрмәт атлы бабайдан башланган дип белдерә ул. Ул чакта бу якларны куе урманнар биләгән. Салагаш авылында туып – үскән Сөрмәт һәм Каташ исемле ике егет яңа җиргә килеп  тормыш  корырга  ниятләгәннәр. Хәзерге  көндә дә  халык телендә «Каташ басуы» һәм  «Сөрмәт басуы», «Сөрмәт чокыры» дип атаучы урыннар  бар. Соңрак XVI гасыр  ахырында  хәзерге Күзкәй урынына урнашканнар. Тик бу вакытта Күзкәй  җирлегендә яшәеш булган инде. Чөнки 1964 нче елны археологлар килеп иске зираттагы каберне өйрәнгәннәр. Ул каберне XVI  гасырга туры килүен раслаганнар.

Ә «Күзкәй» сүзе кеше исеменнән барлыкка килгән дип тә фаразлыйлар Рәсәй дворяннары «Кузкеевлар», Казан морзасы Күзкәй, мишәрләр старшинасы Сөләймән Күзкәев, Ык елгасы буйларында Урак Кусюкеев кебек кешеләрнең янәшәсе билгеле.

Ә буыннардан-буыннарга балалар  телендә гап-гади бер фараз яшәп килә. Имеш, урманнарны кисеп үзләренә яшәргә урын әзерләп йөргәндә бер абзыйның күзенә агач ботагы кергән һәм ул «күзкәем!»-дип кычкырып җибәргән. Кешеләр шунда төпләнеп калганнар, гомер иткәннәр һәм ул минем бүгенге авылым.

Күзкәй  халкы башка төбәкләрдәге кешеләр кебек үк игенчелек, терлек-

челек, кошчылык, бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнгәннәр.

Соңгы икесе татар халыкларына ятрак  нәрсэ булган, яшәү дәверендә генә шомарганнар. «Атсыз ир канатсыз кош» әйтеме ул елларда бик тә үтемле булган. Атың бар эшең бара, сыер бар – ашарыңа ризык. Безнең  авылда кешеләр берничә, ягъни 2-3 ат яки сыер асрарга тырышканнар. Малайны башка  чыгарганда бирелә торган иң зур бүләк шул булган.

1918 нче елда Галимҗан Вәлиевнең  әтисе башка чыкканда  бабай  тиешле кеше ат, кыз ягы кәҗә биргән. Егеткә «Малларны яхшы  карасаң, берсе үзеңә булыр»,- дип тәрбияләгәннәр. Монда хезмәткә дип өйрәтү, килэчәк  тормышны  да кайгырту булган. Алга таба тормышны алып бару яшьлэрнең үзләренә йөкләгән.

     Шунсы сөендерә, авылыбызда XIX-XX  гасыр башыннан  яшәп  килгән туй йолалары   бүгенге  көндә   янәдән  яшәеш  тапты. Кыз ягына  килеп ата-ана ризалыгы, никах көннәре туган тумачаларның  бүләк бирешүләре. Ә бүләкәре нинди бит: намазлык, түбәтәй, мөселманча чигелгән яулыклар, дисбе. Бу күренеш  мине дә сөендерә. Киленне  мендәргә  төшерү, аңа  су юлы күрсәтү, өлкәннәрнең җыелып  дога  укып  яшьләргә бәхетле   тормыш  теләүләре  берничек тә заманага  иярү дип  кабул итмим.

Кием-салымны алсак та, гасырлар  дәвәмында кешеләр матур,  пөхтә киенергә тырышканнар. Күзкәйдә дә үз вакытында  ыспай  кызлар өчен «Кызлар чабатасы»  дип аталган  ак  һәм  җиңел, юкә агачы кайрысыннан аяк киемле җитештергәннәр. Күзкәйдә андый чабатаны атаклы көтүче Борһанетдин ясаган.

Аяк киеме генә түгел, ә баш киеме дә яңалык таләп иткән.Чөнки татарлар  кигән  «мескен бүрек» колаксыз булган. Иң беренче колакчынлы һәм йонлы бүрекне Күзкәйгә 1907 нче елда Гайфуллин Исмәгыйль  атлы кеше киеп кайткан була.

Сугышка  чаклы  чорларда матур өс киемнәре тегүчеләр Гайфуллина Мәймүнә, Моратов Гельметдин, Моратов Мәгъдән булган.

Минем балаларым, аларның  яшьтәшләре, замандашларымны зурлап та, мактап та әйтер сүзләрем бар. Күрше егетебез Вәҗиев Рамил эретеп-ябыштыручы  буларак үзебездә  һәм  күрше-тирә авылларда дан тота. Аның ясаган койма-капкалар, теплицаларның  саны йөзләргә  тула торгандыр. Ә үзләренә һәм иптәш кызларына  матур җилетлар, кофталар  бәйләүче  яшьләр Салахова  Язилә  һәм Фирүзә, Шафигуллина Лилия  мактауга лаек кызлар түгелмени?

Агач остасы Акмалов Айратка тиңнәр юк. Еракка бармыйча  томыш иптәшем, әтиебезне мактыйм әле. Ул инде  икенче йорт салды, дөрес үзебезгә дип. Агач һәм таш материалларыннан  күпме йортлар төзүдә  катнашты. Ә безнең җирлектә «Ярыш» җитештерү  кооперативы, гади итеп әйткәндә колхозда баш агроном вазифасын  башкаручы  Шәмсиев Илнур,  җәйләр буе комбайнда  хезмәт куючы Шәмсиев Фәнис, бозау караучы Вәлиева Сәрия  кебек уңган, булган егет-кызларыбыз  барында җир анабыз рәнҗеп ятмас дип уйлыйм. Ә бит  Күзкәйдә күмәк  хуҗалык 1929 ел башында ук төзелә, аңа «Яңа тормыш» дип исем кушыла. Колхоз  авылының  ярлы 20 хуҗалыгын берләштерә: Шәйхетдинов Гыльметдин, Нәбиуллин Ярулла, Шәйхаттар, Сәхипгәрәев Сырур һ.б. Колхозга рәис итеп Г.Шәйхетдиновны  сайлыйлар. Бүгенге көндә колхоз белән Шәйхаттаров Рәсим Мансур улы  җитәкчелек итә. Ул бар яшьлеген җиргә, туган  ягына  багышлаган. Гади колхозчыдан  җитәкче дәрәҗәсенә үскән  кеше. Рәсим Мансур улының да йөрәге  чыннан да  яралы дыр. Чөнки туган җирдә  калып эшләүче яшьләр  санаулы гына. Бәлки эшләрләр иде, тик аның кадәр эш тә юк бит. Җирдә эш бетми диләр, ләкин  замана  санаулы кешеләр  һәм инвесторлар  таләп итә. Ярый ла инвестор дигән абыйлар минем авылымны  яратсалар һәм  аңа файда китерсәләр.

   Тик минем  фикерем  шундый, шушы  җирлектә  үскән егет-кызлар  һәр басуны беләләр, аның белән ничек эшләргә  кирәген  тоялар һәм авылга гына түгел, ә бар дөньяга  файданы  икеләтә  китерерләр  иде, әгәр дә аларга  туган  туфрагында колач җәеп  эшләргә  ирек бирсәләр.

Мин Күзкәй җирлегеннән Бөек Ватан сугышына киткән, башларын салган  авылдаш  егетләр  алдында баш иям, исән-сау әйләнеп  кайтканнарга  рәхмәтемне  әйтәм, алар белән горурланам.Инде дошманнарны  җиңгәнгә дә дистәләгән еллар үтте. Ветераннарыбызны  ничек   кенә зурласак та аз булыр кебек.

Бүгенге  көндә җирлектә Сизов Рамиль, Нәбиуллин  Фәрит кебек егетләрне  дә һәркем белә. Алар Афганистан  җирлегендә, ә Вәҗиев Рамиль, Шәйхуллин  Фәрит кебек япь-яшь егетләр Чечнә сугышында  катнашалар. Беркемдә минем авылдашларымны куркак  димәс. Безнең  җирлектә  Армия хезмәтеннән   качып яткан егетләр булмады һәм булмас та.

Мин үз улым - Сахапов Илнар белән дә горурланам. Аңа 22 яшь. Ул Алабуга шәһәрндә суворов училищесында укып чыкты. Аның 14 яшеннән  үз теләге белән армия  хезмәтенә тиң тормышына кереп китүе, әти-әниләрдән еракта офицерлары тәрбиясендә  яшәүе һәркем булдыра алырдай  эш түгел  дип саныйм мин.Үз илен  яраткан, аның  өчен  борчылган  кеше генә тәүлегенә 24 сәгать сакта тора ала. Ә аның белән янәшә  шундый  ук 125 егет укыды һәм бүгенге көндә аларның күбесе хәрби хезмәттә.

Авылдашларым  гомерләре  дәверендә хезмәт  кенә куймаганнар, ә күңелле  ял да итә белгәннәр. Күзкәй авылының беренче клуб йорты  1920 нче еллар тирәсендә  төзелә. Аның беренче мөдире  Мәсрүрә атлы хатын була. Клубка  күбесенчә ир-егетләр  йөргән, чөнки кызларны чыгудан ата-аналары тыйган. Беренче китапханә дә шунда тупланган. Халык аны «Избач» дип йөрткән (изба-читальня) Бүгенге көндә эшләп килә торган мәдәният йорты 1969 нчы елны  ачылган.

Беләсез инде сез нинди талантлар  бар бездә! 1986 елдан бирле эшләп килүче « Әллүки » фольклор ансамбле эшләп килә. Ничә буын тәрбияләгән  җыр-бию, уеннар буыннан-буынга тапшырылып бара. Аларны  без дә  яратып башкарабыз. Ә « Әллүки » гә  « Халык фольклор ансамбле  » дигән  мактаулы  исемне 2001 нче  елда  бирәләр. Бу фольклорда яшьлегеннән  бирле  Гөлнәзирә әбиебез чыгыш ясады, кечкенәдән сеңлем Роза кияүебез   Фидаил Асылмардановлар,  энекәшем Руслан Шайдуллин, улыбыз Илнар  катнашты.

1931 ел көзендә Күзкәй авылына Әнәс Камал килә һәм  андагы  яшьләрдән театр оештыра. Аның үз бай  тарихы бар. Бүгенге көндә дә күп  төрле әсәрләрне  сәхнәләштерәләр. Бүгенге көндә авылыбызда яңа мәдәният йорты эшләп килә һәм сәхнә түрендә – яшьләр!

     Яшьлек! Ничә  ел гомер бирелә аңа. Түрәләр тарафыннан  30 яшькә кадәр икән. Аз мы бу, күпме, нәрсәгә салып үлчәргә була? Бәлки яхшы эшләр белән дер. Минем  бүгенге  авылым яшьләренең  зурларга тупас  дәшкәннәрен, колак-иреннәргә тимер такканын , наркотик кулланганнарын  ишеткәнем дә, күргәнем дә  булмады. Димәк, монда дөрес тәрбия бирелә. Авылыбызның матур киләчәге бар дип ышанып яшисе килә. Киләчәктә бүгенге чор яшьләр, авылның тарихы  турында да матур китаплар язсыннар иде.

   Минем хыялым да тормышка ашмастай түгел:  балаларымның яланаяк җиргә  басып  аның  җылысын, көчен  тоюларын, авылның үткәне, киләчәге  белән горурлануларын телим!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

Балалар бакчасында тарихи - мәдәни мирасыбыз сыйфатын күтәрү

 2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы.  Без дә Миңлебай “Шатлык” балалар бакчасында мирас булып буыннан буынга күчеп килә торган байлыкка зур игътибар бирәбез. Йола, гореф-гадәт һәм ...

Юл хәрәкәте иминлегенең 80 – еллыгын пропагандылау һәм тарихи мирас елына багышланган “Уткүзкәй – 2012” смотр – конкурсының эшкәртмәсе

Сценарий мероприятия по профилактике детского дорожного травматизма на татарском языке для старшего дошкольного возраста...

"Туган авылым тарихы"

Әлеге эшемдә мин туган авылымның тарихын,данлыклы кешеләрен,елга,урам атамаларының аңлатмаларын тасвирлап күрсәттем.Аның барлыкка килү тарихын,кемнәр яшәвен,ниләр белән шөгыльләнүләрен яздым....

Авылым тарихы.

Туган авыл турында реферат....

Күз яшьләре белән килгән җиңү

Тема: Күз яшьләре белән килгән җиңү көне.Чараның максаты: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез ба...