"Куянкайга кишер согы"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Мәктәпкә әзерлек төркеме. Күңел ачу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyankayga_kisher.docx18.02 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Күңел ачу “Куянкайга кишер согы”

    Максат: Балаларны ел фасылларының иң бае - көз белән таныштыруны дәвам итү. Балаларның кәефләрен күтәрү.

 

Тәрбия бурычлары: Тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлылык, ярдәмчеллек тәрбияләү. Шәхси чисталык кагыйдәләре тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: Көз билгеләрен күрә белергә өйрәтү. Яшелчәләр, җиләк-җимешләрнең көз байлыгы икәнен аңлату. Тәҗрибәләр ярдәмендә дөньяны танып белүне үстерү.

Җиһаз: куян киеме, 2 кәрзин, яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары, һәр балага кишер, кыргыч, марля кисәге, кашык, стакан, аудиоязмалар, “дүмгәкләр” , ноутбук, экран, презентация “Төсләр балкышы”.

-Хәерле иртә, балалар. Сез бүген бигрәк матур. Карагыз әле кояш та сезгә карап елмая. Балалар, хәзер елның кайсы вакыты әле?

-Әйе, балалар, җиһанга көз килде.

-Кем әйтә ала, нинди була ул көз? Көзнең билгеләрен әйтеп күрсәтегез әле. (Балаларның җаваплары.)

Призентация карау “Төсләр балкышы”

-Әйе, балалар, көз безгә байлык, матурлык алып килә. Җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә.

Җыр С.Айгөл “Көз”.

-Булдырдың, Айгөл. Хәзер без сезнең белән “Кем тизрәк җыя?” уены уйнап алырбыз. Менә бу кәрзингә яшелчәләр җыярга, монсына җиләк-җимешләр җыярга. Ягез, кем җитезрәк? (Яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары белән “Кем тизрәк җыя?” уены)

                            Уен 2-3 тапкыр кабатлана.

    Ишек шакыйлар.

-Балалар, кемдер ишек шакый түгелме? Кем бар икән анда?

                    Куян керә, елый.(Кече тәрбияче)

Куян: Исәнмесез, балалар, исәнмесез, апалар.

Тәрбияче: Исәнме, Куянкай. Нәрсә булды, нигә елыйсың? Кем рәнҗетте сине? Әллә Бүре куркыттымы?

Куян: Юк-юк, эш Бүредә түгел. Тыңлагыз әле, мин сезгә хәзер барысын да сөйлим. Беркөнне дустым Озынколак белән урманда куышлы уйнаганда бер төпкә абынып егылдым. Шунда тешемне авырттырдым, кишер ашый алмыйм. Балалар, сез беләсез бит инде мин бик кишер яратам. Ә ул бик каты, авырткан теш белән ашап булмый. Сез миңа ярдәм итә алмассыз микән?!

-Балалар, я сезгә Куян кызганычмы? Аңа ярдәм итәсегез киләме?

-Балалар, кишерне нишләтсәң каты булмый?

-Әйе, балалар, пешкән кишер йомшак була. Тагын нинди кишер каты түгел? Сезгә Энҗе апа (пешекче) кишерне нишләтеп бирә?

-Дөрес, балалар, кыргычтан кырып салат итеп бирә. Әле кишердән сок та ясыйлар. Сезнең кишер согы эчкәнегез бармы?

-Әйдәгез, балалар, Куянкайга кишер согы ясап бирәбез. Син ризамы Куянкай?

Куян: Мин бик шат булыр идем.

Тәрбияче: Куянкай, эш башлаганчы безнең балалар сиңа

“Куяннар” биюе бүләк итәрләр, күңеллерәк булып китәр. Син дә кушыла аласың.

Җыр: “Ак куян”

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, хәзер килегез монда. Бу өстәлдә сезгә кирәкле әйберләр куелган. Кишерне алабыз, кыргычтан кырабыз. Кырылган кишерне чиста марляга салабыз һәм стаканга сыгабыз.

-Айбар, эшнең тәртибен аңладыңмы? Сөйләп күрсәт әле.

                             Бала сөйли.

-Барыгызга да аңлашылса кулларны юып керәбез дә эшли башлыйбыз.

      Балалар 1 кишерне кыргычтан кыралар. Марляга салып сыгалар.

                (Кирәк булса балаларга булышу.)

-Балалар, барыгыз да төгәлләдеме? Күрәм сез бик тырышлар. Әйдәгез болай итәбез, әзер сокның яртысын Куянкайның стаканына салыгыз, яртысын үзегез татып карагыз.              

-Куянкай, менә монсы сиңа, эчеп кара әле.

Куян: Рәхмәт сезгә, балалар. Кишер суы бигрәк тәмле. Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.

           

Уен “Сазлыкта” дип атала. Минем арттан “дүмгәкләргә” басып барырга кирәк. Кем читкә баса, шул уеннан чыга бара.

- Рәхмәт, Куянкай син безгә бик матур уен алып килгәнсең.

 Куян: Мин урманыма китим инде. Сау булыгыз!

-Сау бул, Куянкай!

-Балалар, сезгә күңелле булдымы бүген? Әйе, барыбыз да шат.

-Хәерле иртә, балалар. Сез бүген бигрәк матур. Карагыз әле кояш та сезгә карап елмая. Балалар, хәзер елның кайсы вакыты әле?

-Әйе, балалар, җиһанга көз килде.

-Кем әйтә ала, нинди була ул көз? Көзнең билгеләрен әйтеп күрсәтегез әле. (Балаларның җаваплары.)

-Әйе, балалар, көз безгә байлык алып килә. Җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә.

-Азалия, син нинди яшелчәләр беләсең? Санап чык әле.

-Гүзәл безгә җиләк-җимешләрне әйтер.

-Балалар, Гүзәл бик дөрес әйтте.

-Гөлнара, Гүзәл кайсыларын әйтмәде, әйтеп бетер әле.

-Булдырдыгыз, балалар. Хәзер без сезнең белән “Кем тизрәк җыя?” уены уйнап алырбыз. Менә бу кәрзингә яшелчәләр җыярга, монсына җиләк-җимешләр җыярга. Ягез, кем җитезрәк? (Яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары белән “Кем тизрәк җыя?” уены)

                            Уен 2-3 тапкыр кабатлана.

    Ишек шакыйлар.

-Балалар, кемдер ишек шакый түгелме? Кем бар икән анда?

                    Куян керә, елый.(Кече тәрбияче)

Куян: Исәнмесез, балалар, исәнмесез, апалар.

Тәрбияче: Исәнме, Куянкай. Нәрсә булды, нигә елыйсың? Кем рәнҗетте сине? Әллә Бүре куркыттымы?

Куян: Юк-юк, эш Бүредә түгел. Тыңлагыз әле, мин сезгә хәзер барысын да сөйлим. Беркөнне дустым Озынколак белән урманда куышлы уйнаганда бер төпкә абынып егылдым. Шунда тешемне авырттырдым, кишер ашый алмыйм. Балалар, сез беләсез бит инде мин бик кишер яратам. Ә ул бик каты, авырткан теш белән ашап булмый. Сез миңа ярдәм итә алмассыз микән?!

-Балалар, я сезгә Куян кызганычмы? Аңа ярдәм итәсегез киләме?

-Балалар, кишерне нишләтсәң каты булмый?

-Әйе, балалар, пешкән кишер йомшак була. Тагын нинди кишер каты түгел? Сезгә Энҗе апа (пешекче) кишерне нишләтеп бирә?

-Дөрес, балалар, кыргычтан кырып салат итеп бирә. Әле кишердән сок та ясыйлар. Сезнең кишер согы эчкәнегез бармы?

-Әйдәгез, балалар, Куянкайга кишер согы ясап бирәбез. Син ризамы Куянкай?

Куян: Мин бик шат булыр идем.

Тәрбияче: Балалар, килегез әле монда. Бу өстәлдә сезгә кирәкле әйберләр куелган. Кишерне алабыз, кыргычтан кырабыз. Кырылган кишерне чиста марляга салабыз һәм стаканга сыгабыз.

-Айбар, эшнең тәртибен аңладыңмы? Сөйләп күрсәт әле.

                             Бала сөйли.

-Барыгызга да аңлашылса эшли башларга була.

      Балалар 1 кишерне кыргычтан кыралар. Марляга салып сыгалар.

                (Кирәк булса балаларга булышу.)

-Балалар, барыгыз да төгәлләдеме? Күрәм сез бик тырышлар. Әйдәгез болай итәбез, әзер сокның яртысын Куянкайның стаканына салыгыз, яртысын үзегез татып карагыз.              

-Куянкай, менә монсы сиңа, эчеп кара әле.

Куян: Рәхмәт сезгә, балалар. Кишер суы бигрәк тәмле. Мин урманыма китим инде. Сау булыгыз!

-Сау бул, Куянкай!

-Балалар, бүгенге шөгылебез сезгә ошадымы? Кишер согын ничек ясыйлар икән?

-Булдырдыгыз, балалар. Өйләрегезгә кайткач әти-әниләрегезне дә сыйларсыз. Алар да шат булырлар.      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в старшей группе на тему:“Куян ничек кишер үстергән...”

Конспект открытого занятия в старшей группе на тему: “Куян ничек кишер үстергән...” Разработали воспитатель по обучению детей татарскому языку, 1 квалификационной категории Каримова Р.А. и воспитатель...

“Куянкайга ярдәм итик!” II кечкенәләр төркемендә математика шөгыле

Программа эчтәлеге: Балаларның сәләтләрен үстерү, математик терминнар: “тәбәнәк” – “биек”, “зур”, “кечкенә” – “озын” – “кыска” истә калдыру, предметларның төсләре буенча классификацияләр, геометрик фи...